поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.02.2019 Әдәбият

Күшеккән көчек (Марс Яһудин хикәясе)

Яңгыр, үз эшеннән аерым бер ләззәт тапкандай, кызның битен камчылый. Шәһәр йортлары болытлардан качамы, әллә инде кызны таптап китәргәме исәпләре – аның өстенә авып килгән кебекләр.

Кыз адымнарын тизләтте. Юк, болай гына котылып булмас, йөгерергә!.. Менә сукыр тәрәзә уемнары белән кешеләрне куркытып утыручы егерме биш катлы йорт. Кыз, карак кебек, як-ягына каранып алды һәм, котылу юлы тапкандай, әлеге төзелеп бетмәгән йорт куенына чумды. Кирпеч ватыклары, каткан измә кисәкләре, пластик шешәләр һәм башка чүп-чар сибелгән баскыч буйлап өскә менеп китте...
 
***
 
Нәфисә кечкенәдән әтисе белән әнисенең кычкырышуына ачынып яшәде. Ә талашлар көн дә булып тора иде.
 
– Күзең чыкканмыни, идән юам бит! Аз гына көтәргә булмыймы тышта?
 
– Аны нәкъ менә мин эштән кайткан вакытта юарга кирәкме?
 
– Үзең ю алайса, мә! Башка юмам.
 
Алар сүзгә килә башласа, берәр почмакка кереп сыена да, колакларын учы белән каплап елый иде кыз. Соңрак бу гауганы ишетмәс өчен көчле музыка куярга күнегеп китте. Инде килеп әнисе, акыртма әле шул нәрсәңне, дия башлагач, наушниклар сатып алды һәм шуннан соң дөнья тавышларын ишетмәс булды. Дөмегеп китмәгәйләре!..
 
Бервакыт Нәфисәне дус кызы Алия танцы кичәсенә чакырды. Әнисенең помадасын алып иреннәрен буяды, колак артына хушбуй сөртеп куйды. Зур өметләр белән өеннән чыкты.
 
Алар килгәндә, танцының иң кызган чагы иде. Алия монда тәүге тапкыр гына түгел икән. Таныш егете аны шунда ук биергә дә чакырды. Нәфисә үзе генә басып калды. Ләкин озак тормады, аның янында да бер егет пәйда булды.
 
Егетне һич тә сүз остасы дип әйтеп булмый иде. Биюгә чакыруны аңлаткан ишарә генә ясады да, кызны биленнән алып, әйләндерә дә башлады. Беренче тапкыр егет кочагында булу рәхәтен кичерде кыз. Аның фикеренчә, егетләр матур сүзләр сөйләргә, кызның күңелен табарга тиеш иде. Ләкин сүзсез генә бию дә аңарда уңайсызлык, читенсенү тойгылары уятмады. Алар бит сөйләшә иде. Егетнең һәр хәрәкәте: “Син минекеме?” – ди иде. Кыз, күкрәге белән егеткә ныграк сыена барып, “әйе”, дип җавап бирә иде шикелле.
 
Музыка тынган арада читкә чыгып тордылар. Менә тагын музыка, алар тагын танцы өермәсендә. Шулчак ниндидер таныш шәүлә чагылып узгандай булды. Тагын, тагын... Нәфисә, егетне читкәрәк этәреп, туктап калды. Ләкин шәүлә юк иде инде. Кыз ишеккә таба йөгерде. Атылып урамга чыкты. Чыннан да, сиземләве дөрес булган икән, шәүлә дигәне әтисе иде. Ниндидер ят хатын белән култыклашып, ашыга-ашыга урамны аркылы чыгып бара иде.
 
Сәер, бик сәер иде бу. Әтисе бит башка шәһәрдә командировкада булырга тиеш иде. Нәфисә аларның артларыннан китте...
 
Әнисе аны:
 
– Кайда йөрисең төне белән? Әтиең кайтсын әле... – дип каршы алды.
 
– Кайтыр микән соң ул? – диде кыз, авыз эченнән генә.
 
Иртәгесен Нәфисә кичәге йорт каршында озак көтте. Егетләр аңа карап-карап узалар иде, берничәсе икеле-микеле сүзләр әйтергә дә маташып карады. Караңгы төште. Әллә инде кичә күземә күренгәнме, дип уйлый башлады кыз. Шулчак йорт ишегеннән әтисе белән әлеге хатын күренде. Артларыннан озак барырга туры килмәде. Бер квартал да үтмәделәр, серле караңгылыгы белән үзенә тартып торучы ресторанга кереп чумдылар.
 
Кыз әнисенә шалтыратты...
 
Нигә шалтыратты ул? Гаделлек урнаштырырга теләдеме? Менә хәзер барысы да гадел. Әнисенең күзләре ачылды. Әтисе китте. Киткәндә Нәфисәгә шундый итеп карады. Аның карашы: “Күңелең булдымы?” – ди иде кебек.
 
Буталчык уйларына түзә алмыйча, бүген Нәфисә янә танцы мәйданчыгына юл тотты. Теге чакта биегән егет аның хыялыннан китми иде. Ул инде аны үзенең яратканы, мәңгелек яры итеп күз алдына китерә. Алар, имеш, гаилә корганнар, балалар үстерәләр...
 
Менә музыка тавышы, менә биючеләр. Кыз, хыялында күкләргә чөелгән кешесен, бер күрүдә яратып өлгергән егетен эзли. Һи, әнә бит!.. Егет, нәкъ Нәфисә белән биегәндәге кебек, башка бер кызны кысып кочаклаган да, әйләндерә генә. Кызның колагына нәрсәләрдер пышылдый. Икесе дә чиксез бәхетле...
 
***
 
Нәфисә очсыз-кырыйсыз тоелган баскыч буйлап егерме биш катлы йортның түбәсенә күтәрелде. Кинәт авыраеп калган аякларын көчкә сөйрәп, түбәнең кырыена ук килде. Үрелеп, аска карады. Берничә яңгыр тамчысы, юеш чәченнән аерылып, төпсез бушлыкка очты...
 
Шулчак әлеге бушлыкта ниндидер хәрәкәт сизелгәндәй булды. Каршы як йорт янында, яңгырга артын куеп, мескен бер кыяфәттә көчек утыра иде. Йоны, юешләнеп, тәненә ябышкан, колак очларыннан су ага, үзе бөрешкән, дер калтырый. Күз яшьләреннән арынырга теләгәндәй, башын селкеп ала. Туктаусыз як-ягына карана. Кемнедер көткәнгә охшый. Әйе, көтәдер. Муенында бит каеш, димәк, урам эте түгел. Кемне көтә? Озакмы инде шулай утыра? Хуҗасы аны ташлаганмы әллә югалткан гынамы? Әлеге сораулар, кылычтай ялтырап, кызның йөрәген телеп узды.
 
Ә чәченнән аерылган тамчылар һаман төпсез бушлыкка оча... Юк, моның булуы мөмкин түгел! Зур гына бер тамчы, кызның чәченнән аерылды да, төшеп китмичә, аның күзләре турысында асылынып калды. Ә бушлык төпсез түгел икән, кыз инде аның төбен күрә. Нәрсә бу?! Нигә җир шулкадәр тизлек белән аңа таба күтәрелә? Ю-у-у-к!..
 
**************************
 
Марс Нәфикъ улы Яһудин, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Унөч китап авторы, Чаллы шәһәрендә яши.

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»