|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2019 Фаҗига
Татарстанда фаҗига: өйдә үзләре калган ике бала янып үлгән (ВИДЕО)Фаҗига Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында бүген булган. Янгында 3 һәм 6 яшьлек ике сабыйның гомере өзелгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Беренче мәгълүмат буенча, балаларның әти-әниләре эш белән Кукмара шәһәренә китеп, сабыйларны әби карамагында калдырган. Өлкән яшьтәге ханым, малайларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Ялкын телләрен күргәч, ул өйгә керергә теләгән, тик төтен исенә агуланып, аңын югалткан. Әбине күршеләр күреп коткарып калырга өлгерә. Ләкин, кызганычка каршы, сабыйларга ярдәм итә алмыйлар - алар янгында һәлак була. Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|