поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2019 Язмыш

“Таш йөрәк микән әллә ул балада?”

Тормыш иткәндә төрле чаклар була, ләкин яши-яши әнисә бер нәрсәгә нык инанды: эш­ләгән этлек, иртәме-соңмы, барыбер әйләнеп кайта икән. Икеләтә авырлык белән кайта, шул чагында гына җаныңа үкенү хисе тула.

...Өченче балалары — кызлары әнисә тугач, Сәриянең бик югары урында эшләүче сеңлесе ире белән бәби ашына кайтты. Бәби шулкадәр матур иде, бүгенгә кадәр баласыз яшә­гән, бала дип исе дә китмәгән Роза бишек яныннан китмәскә әйләнде. Кызчык йөзеннән нидер эзләгән кебек аңа текәлеп-текәлеп, озаклап каравын искәргән апасы, яратмыйча: “Роза, шулкадәр текәлеп карама, яңа туган сабыйга күз бик тиз тия!” — диде. әмма ул апасының сүзен колагына да элмәде, бәбине кү­зә­түдән, ун минут саен бишектән алып күтәреп йө­рүдән тыела алмады.
 
— И-и, апа, белмисез генә хәлемне, барыгыз да шул затлы өс-башымны, яхшы фатирымны, шәһәр читендәге шәп йортымны, яңадан-яңага алышынып торган машиналарымны гына күрәсез, — дип өзгәләнде ул. — Эчем тулы ут, авызымнан сулышым белән ут ургыла — күзгә генә күренми... Менә синең өченче балаң туды, ә мин мәңгегә кысыр, табиблар, профессорлар барчасы бер авыздан: “Беркайчан да балаң булмаячак”, — диләр. Чит ил врачлары да шул сүзне әйттеләр. Менә бу сабыйны кулыма алгач кына тойдым: нинди бәхет икән ул бала булуы! Аны бернинди байлык та, әллә нинди югары эш урыны да алыштыра алмый икән. Иремнең бизнесы гөрләп бара, тиздән чит илләр белән килешү төзиячәк, үзем югары баскычка үрлим, тик бала юк... Ирем бала сорый, әгәр минем кысыр икәнлегемне белсә, аерылу котылгысыз булачак. Чит бала аласым килми, апа, бир син безгә әнисәне?! әгәр син риза булсаң, мин иремне күндерермен, җизни дә ризалашыр. Мин баланы үстереп, югары белем бирермен, ә сезгә гомерегез азагына җитәрлек акча бирербез. Син бит әле тагын бала алып кайта аласың, бир, зинһар, әнисәне!..
 
Сәрия хәйран калып сеңлесенә текәлде.
 
— Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, сеңлем? Үз акылыңда көенчә саташасың, мин сиңа ничек бала бирим?! Бу турыда бүтән авызыңны ачасы булма, сатып җибәрергә бала сарык бәтиеме әллә? — дип ярсыды ул.
 
Апа белән сеңел үпкәләшеп аерылдылар. Әни­сәгә 13 яшь чакта, кышкы каникул вакытында, Роза апасы кайтып аны шәһәр күрсәтергә дип үзе белән алып китте. Беренче көнне фатирда ял иттеләр. Ә икенче көнне апаларының шәһәр читендәге йортларын, андагы байлыкны күреп, әнисәнең ис-акылы китте, үзләренең өйләрен күз алдына китерде дә, ирексездән күзләрен йомды. әкәмәт зур иде шул аерма. Мондагы матурлык, муллык әнисәнең күзен томалады. үзләренең нинди хәерчелектә яшәүләрен бер көн эчендә бөтен шәрәлеге белән аңлады ул. Апасы аны икенче көнне үзенең матурлык салонына, аннан үз ресторанына алып барып, үсмер кызны тәмам һушсыз итте. өченче көн кибетләрдә йөреп үтте. Кызга машина багажнигы тутырып кием җыйдылар. үзен көзгедән карарга бик ярата иде әни­сә. Карап кына торырлык шул, үз сыйныфларында гына түгел, бөтен мәктәпләрендә иң сылуы, иң чибәре бит ул. Шул матурлыгы белән әти-әнисе нинди хәерче киендереп йөртәләр икән бит аны! Әле бер киемне, әле икенчесен киеп көзге алдында бөтерелгән кызга карап, Роза кызның кайсы кылыннан тартасы икәнлегенә тәмам инанып, иркен сулыш алды. Димәк, хәзер инде курыкмыйча әнисәнең үзе белән сөйләшсәң дә була: аны монда, үзләрендә, яшәргә чакырырга. Роза инде бик яхшы түләүле мәктәпне дә белешеп куйды, кыз яхшы укый, әнисе бик әйбәт тәрбия биргән. Ләкин шунысы яман, кыз чәнечке-пычак белән бөтенләй ашый белми, үз-үзен тотышында да авыллыгы күзгә бәрелеп тора, кыскасы, баланы ныклап шәһәр культурасына өйрәтергә, бик яхшылап “кыргычларга” кирәк. Роза бе­лән ире ничә еллар хыялланалар бит инде әнисәне үзләренә алу турында. Сәрия аяк терәп каршы тормаса, әнисә күптән инде аларның кызлары булыр иде. Роза белән ире кичке табынга утырганда әнисә әле һаман көзге каршында бөтерелә иде. Ашарга пешереп, фатирны җыештырып торучы хатынга бүген иртәрәк китәргә кушып, зал ягына узган Роза бермәлгә югалып калды: көзге каршындагы сылу кыз бала әйтерсең лә әнисә түгел, ә Розаның яшь чагы! Охшаса да охшар икән кыз апасына! Сәрия кызы түгел, Розаның үз кызы да бу кадәр охшамас иде аңа! Күзенә бөялгән яшьне тиз генә сыпырып төшереп, ул әнисәне күкрәгенә кысты. Әйе, бүген әнисәнең аларга күчү-күчмәү мәсьәләсе ачыкланырга тиеш — күпме кө­тәргә була?! Ире дә кирле-мырлы йөри, соңгы елларда “балалар йортыннан бала алыйк” дип әйтә башлады. Аны да аңларга була: шулкадәр байлыкны кемгә калдырасың — варис кирәк. Әнисәнең күзе сукыр түгел, күрде ничек яшәп булганын.
 
Сөйләшү нәкъ Роза те­ләгәнчә килеп чыкты. Әни­сә бик рәхәтләнеп шәһәргә күчеп килергә ризалык бирде. Әнисенең, әтисенең ялыну-ялварулары бернинди нәтиҗә бирмәде, җәйге каникул башлануга, кыз апасы янына күчеп тә килде.
 
Баласы чыгып киткәч, Сә­риянең нинди хәлдә кал­ганы язып тормасам да аңлашыладыр. Бик рәнҗеде Сәрия сеңлесенең шулкадәр астыртын эш йөртүенә. Бер уллары армиядә, икенчесе Мәскәүдә төзелештә эшли, бердәнбер юанычлары — әни­сәләре генә калган иде, ул ташлап китте. Чыгып киткәндә бик авыр сүзләр әйтте.
 
Шәһәр тормышына, байлыкка тиз ияләште әнисә, әйтерсең, 13 яшенә кадәр авылда яшәмәгән дә! Монда сыер-сарык асларын чистартасы да, ишегалды себерәсе дә, идән юасы да юк. Шәһәр читендәге йортта да, шәһәрдәге коточкыч зур фатирда да барлык эшне хезмәтчеләр башкара, хәтта караватын да шулар җыя-җәя. Ничек яшәде икән ул авылда?! Шул хәерчелек дөньясында?! Унҗиде яшендә әнисә инде шәһәрнең барлык модалы кызларының борыннарына чиртеп, бары тик Париждан, Италиядән кайтарылган киемнәр генә кия иде. әти-әнисен бер тапкыр да кайтып күрмәде, ә аларның үзләренең ки­лүләрен Роза апасы белән җизнәсе өнәмәде. Кызларын бер күрергә тилмергән ата белән ана күп очракта аны күрә дә алмыйча кайтып китәләр иде. Чөнки әнисәнең вакыты юк: ул йә матурлык салонында, йә кибеттә, йә институтта. Укуына бер дә теләми генә йөри, апасы “хәзер дипломсыз берни эшләп булмый” дигәнгә генә укырга керде. әти-әнисеннән, аларның хәерче киемнәреннән, авылча кыяфәтләреннән ул гарьләнә иде, шунлыктан кеше алдында хурлыкка калдырмасыннар өчен ныклап кисәтеп куйды: аны эзләп институтка, бүтән җиргә килмәскә! Сәрия баласының шулкадәр мәрхәмәтсезлегенә хәйран калды, көне-төне әнисәне уйлап еласа да, шәһәр юлын бөтенләй онытырга тырышты. үзәге өзелеп баласын сагынулар ана өчен эзсез үтмәде. Беркөнне күршеләре сыер абзарыннан аның җансыз гәүдәсен алып чык­тылар. Ярырга алып киттеләр — баш миенә кан сауган икән бичараның. Әнисә Роза апасы, җизнәсе белән кайтып, барлык чыгымнарны үз өсләренә алсалар да, әти кешенең хәлен аңлаучы булмады. Сәриянең өчесен уздырганнан соң шәһәрләр китеп тә бардылар. Әнисәнең күзеннән бер тамчы яшь таммавына авыл халкы шаккатты. өстәвенә инфаркт кичергән, авыру йө­рәкле әтисе берүзе торып калды. әнисә әтисе белән сөйләшеп утырырга ярты сәгать вакыт тапмады. әтисенең авыр хәле, күзләрендәге әрнү-газап гүя аңа бөтенләй кагылмый, әйтерсең, ул бөтенләй чит-ят кеше... әнисә мо­­ңарчы ничек рәхәттә яшә­сә, шулай дәвам итте. Хәле көннән-көн начарлана барган әтисенең хәлен бе­лү, аны дәваларга салу турында уйлап та карамады.
 
Сәриясе кинәт үлеп киткәннән соң Рәшит абый башта яшереп, аннан ачык­тан-ачык эчә башлады. Бер мәртәбә инфаркт кичергән йөрәк бу авырлыкны күтәрә алмыйча, чәнчеп-чәнчеп авыртса да, ул ныклап эчә иде инде. Врачларга үзе бармады, алып баручы булмады. әнисә белән Розага әйтеп карасалар да, алар кайтып күренмәде. Сәрия үлгәч Рәшит абыйның бу дөньяда яшисе кимәде, бу турыда ул күршеләренә дә берничә тапкыр әйтте. Алар исерек сүзе дип кенә кабул иттеләр. Малаеның армиядән кайтыр вакыты җитә дип көткәндә аннан “контракт төзеп, армиядә калам” дигән хәбәр килеп төште. Мәскәүдәге улыннан күптән хәбәр юк, адресы да билгеле түгел, әнисен күмәргә дә кайта алмады — хәбәр итәргә ад­рес тапмадылар. Шулай итеп, өч бала атасы иң авыр вакытында ялгыз калды. Морҗасыннан ике көн төтен чыкмагач, хәлен белергә кергән күршесе Рәшит абыйның күзләрен түшәмгә төбәп, хәрәкәтсез ятуын күргәч, куркып китте, Рәшит абый торып утыргач кына тез буыннарына хәл керде.
 
— Күрше, нигә мичеңә якмыйсың? Ике көн төтен чыгармадың, өеңдә тараканнар катып үләрлек бит!
 
— Гомер азагына атлаганда ялгыз калуы бик авыр икән, күрше, — диде Рәшит абый хәлсез тавыш белән. — Әнисәм кул сузымы җирдә генә яшәсә дә хәл белергә кайтмый. әнисенең каберен дә күмгән көнне генә күрде, таш йө­рәк микән әллә ул балада?
 
Әти кеше агып төшкән кайнар яшьләрен сөртте. Күршеләрнең соңгы очрашуы иде бу. Икенче көнне тагын хәл белергә кергән күршесе Рәшит абыйның бишек ыргагында асылынып торган гәүдәсен күреп, беренче булып сөрән салды. Әти кешене күмәргә бер баласы да кайтмады...
 
Әнисәләр хәбәрне вакытында алсалар да, авылдашларының шелтәле карашларыннан курыктылар. Рәшит абыйның ялгызлыкка түзә алмыйча упкынга тәгәрәве һәркемгә билгеле иде. Бу арада бик җитди эш белән шөгыльләнәләр: әнисәне җизнәсенең аркадашының улы белән кавыштырып, бизнесны ки­ңәйтеп, киләчәктә барлык мал-мөлкәтне алар кулына тапшырырга исәпләре. Инде туй көне дә билгеле. Бү­ген соңгы вак-төяк турында сөйләшергә баралар.
 
Руль артына җизнәсе үзе утырырга булды. Роза апасы алда аның белән янәшә. Нәрсә булганын аңламый да калдылар, коточкыч шатырдаудан соң бар дөнья караңгылыкка чумды...
 
Менә биш ел инде әнисә инвалид арбасында утыра. Апасы белән җизнәсе үлделәр дә котылдылар. Ә әнисә авариядән соң ике ел селкенә дә алмыйча урын өстендә ятты. Бердәнбер варис булса да, апаларыннан калган байлык аңа бернинди куаныч китермәде. Кияү буласы егет аның янына аяк та басмады. Апасы белән җизнәсен читләр күмде. үзенә уннан артык операция ясадылар. Чит илләрдәге кыйммәтле клиникаларга миллионлаган акча түксә дә, андагы врачлар да могҗиза ясый алмадылар, ул гомерлеккә инвалид арбасына берегеп калды.
 
Хәзер вакыты күп, уйланып үткәннәрне исенә төшерә ул. Их, үткәннәрне кире кайтарып булса икән! әти-әнисенең рәнҗеше генә төште аңа. Аларны ялгыз итеп, үлемнәренә ул гына сәбәпче булды. Хәзерге акылы булса ничекләр кадерләр иде ул иң якын кешеләрен — газиз әтисе белән әнисен!.. Терсәк якын да бит, тешләп булмый, хәзер инде шушы газаплы уйлар эчендә әнисәгә ялгыз көе яшисе дә яшисе.
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.02.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»