|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2019 Шоу-бизнес
Эльмира Кәлимуллина Казанда искиткеч зәвыклы тамаша тәкъдим итә15 март 19:00да Пирамида концертлар залында Татарстанның атказанган артисты, "Голос"телевизион проекты финалисткасы Эльмира Кәлимуллина үзенең күптән көтелгән концертын куячак. Эльмира тамашачыларга матур музыкаль программа гына түгел, искиткеч зәвыклы тамаша да тәкъдим итәчәк. Тавышның уникаль тембры, киң диапазон, искиткеч башкару Эльмирага "Алтын Барс" премиясендә "Кабатланмас тавыш" номинациясендә җиңүче итте.
Концерт программасында халык яраткан җырлар, хис-тойгылы, мелодик романслар башкарылачак. Эльмираның һәрбер чыгышы тамашачы белән ачыктан-ачык аралашу, серләшүгә корылган. Нәкъ менә шуның өчен җырчының концертлары һәрвакыт зур уңыш белән уза да инде.
Концертта сезне дә көтеп калабыз.
--- |
Иң күп укылган
|