поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.02.2019 Язмыш

"Шәехтимер абый 8 бала белән ялгыз торып кала..." (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Батыр йөрәкле күршем авыр сынауларны да лаеклы җиңеп чыга алды. Кеше язмышын үзе яза. Әнием еш кына: “Һәркемнең бәхете үз кулында”, — дип кабатлый иде. Чыннан да, Ходай Тәгалә безне бөтен яклап та камил итеп яраткан, кешегә бары тик лаеклы тормыш юлы үтәргә генә кирәк.

Күршем Илнура Шәехтимер кызы — Татарстанның Актаныш районы Семиостров авылында дөньяга килгән. Авыл Кама белән Агыйдел елгалары кушылган урында урнашкан. Бу җирләр урман-кырларга, җиләк-җимешкә бик бай. Табигатькә гашыйк булган Шәехтимер абый белән Заһира апа шушы төбәктә төпләнеп, 7 балага гомер биргән. 3 кыз һәм 4 малайның бик тату, эшсөяр булып кул арасына кергән чаклары. Әтиләре авыл Советы рәисе, бригадир булып эшли, әниләре — сатучы.
 
Тормыш шулай үз агымы белән барганда, Заһира сигезенчегә йөкле икәнлеген аңлый һәм район дәваханәсенә юллана. “Кан басымың бик югары, сиңа бала тудырырга ярамый. 7 балаң бар бит инде, аларга сау-сәламәт әни кирәк. Бу балаңны алдыру дөрес булыр”, — дип үгетли табиб. Заһира ире белән киңәшләшергә була. Юл буена табиб әйткән сүзләр турында уйлый. Ничек йөрәк астында яшәгән сабыен үтерсен ул? 4 малай янында 4 кыз үссә — балаларга тагын да күңеллерәк булачак бит, дигән уйлар китми хатынның башыннан.
 
Ходай ярдәменнән ташламас, туасы бала ничек тә дөньяга килергә тиеш, дигән ныклы карарга килеп, гаиләсе янына күтәренке кәеф белән кайта хатын. Шулай итеп, август ахырында, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә ишелеп уңган мәлдә зәңгәр күзле кыз бала дөньяга килә. Кызчыкка исемне дә әнисе сайлый. Илнураның исем туен бик зурлап үткәрәләр. Сабый әти-әнисен, туганнарын сөендереп үсүен дәвам итә, көннән-көн матурлана. Бер көнне гаилә башлыгы өлкән улы белән урманга утын кисәргә китә, ә Заһира апа өлкән кызы белән аш-су бүлмәсендә бөтерелгәндә кинәт кенә башы әйләнеп, идәнгә егыла.
 
Идәндә яткан әнисен кызы да торгыза алмый. 10-15 минут үтүгә, Заһира апа мәңге­леккә күзләрен йома. Бу вакытта Илнурага бары тик 2 ай гына була. Шулай Шәехтимер абый 8 бала белән ялгыз торып кала. Сабыйны тәрбияләшергә туганнары да, авылдашлары да ярдәм итсә дә, законга каршы килеп булмый. Бу коточкыч вакыйгадан соң күп тә үтми, баланы Менделеевск шәһәренең сабыйлар йортына алалар. Илнурадан өлкәнрәк тагын ике баланы да алырга тиеш булалар, әмма Шәехтимер абый аларны зур тырышлык белән үзе янында калдыра. Илнураны балалар йортына тапшырганда язган гаризасында сабыйга 3 яшь тулгач, килеп алачагы турында да билгели.
 
Ничек кенә булмасын, яшәү дәвам итә. 7 баланың киемнәрен пөхтә тотарга да, аларга ашарга әзерләргә дә кирәк. Әнисез калган балалар — ятим, хуҗа­бикәсез өй — нурсызга әйләнә. Шәех­тимер абый туганнары белән киңәш­ләшеп, күрше авылдан Кифая исемле хатынга өйләнергә ниятли. Бәхеткә, Кифая бик сабыр холыклы була, балаларны үзенеке кебек ярата.
 
Бер көнне Кифая апаны туганнары кунакка чакыра. Туганнарының күршесе Менделеевск шәһәрендәге балалар йортында эшли икән. Күрше кызы Ил­нураның бик матур, үткен кыз булып үсеп килүе турында сөйли.
 
Авылга кайту белән Кифая апа Илнурага кирәкле әйберләр төяп, ирен һәм өлкән кызын Илнураны алып кайтырга җибәрә. Балалар йортыннан пристаньгә пароход белән кайта Шәехтимер абый. Баланы каршы алырга бөтен авыл халкы җыела. Берәүләрнең, баланың исән-имин, инде берникадәр үскәнен күреп — шатлыктан, икенчеләренең — аның шундый язмышка дучар булуын кызганып, күзләренә яшь тула.
Шәһәрдә үскән Илнура татар телендә сөйләшә белми. Биредә яшәүчеләр урыс телен аңламый. Шулай булса да, үҗәт кыз өлкән туганнарының сүзләрен кабатлап, акрынлап туган телен өйрәнә. Әтисе белән балыкка йөрергә, чаңгыда шуарга, мотоциклда йөрергә, атта чабарга да куркып тормый ул. Чыннан да, туганнарының, әти-әнисенең назына, игътибарына күмелеп үсә кыз.
 
Түбән Кама сусаклагычын төзи башлагач, авылга су басу куркынычы яный. Шәехтимер абый гаиләсе белән Бүләк авылына күчә. 12 яшьлек сөйкемле кыз көянтәләре белән суга баргач, бер апа үтеп барышлый: “Син бит Заһира кызы”, — ди. “Юк, мин — Кифая кызы”, — дип каршы төшә Илнура. Бу хатын, кызга әтисеннән сорашырга кушып, юлын дәвам итә. Илнура шунда ук йөгереп кайтып, әтисеннән барысын да сораша башлый. Шәехтимер абый сабыр гына кызына барсын да сөйләп бирә. “Әниемнең миңа үги икәнен белгәч, аны тагын да ныграк ярата башладым. Моңа кадәр ниндидер шуклыкларым булса, моннан соң әнине беркайчан да борчымаска тырыштым”, — дип искә ала балачагын Илнура.
 
Инде тыныч кына яшәгәндә Шәехти­мер абый авыр чиргә дучар була. Әйе, сугыш яугирнең сәламәтлегенә йогынты ясамый калмаган. 5 ел авырып, урында ятканнан соң, бакыйлыкка күчә ул.
 
Илнура чибәр, акыллы кыз булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Актаныштагы һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Соңрак Сарапул шәһәрендәге заводта эшләп, кичке укуларга йөри. Берникадәр вакыттан соң, Илнура Агыйдел шәһәре егете белән танышып, кавыша. Икесе дә уңган, булдыклы яшьләр күпләргә үрнәк булырлык итеп дөнья көтә башлый. Гаиләне тулыландырып, тәүдә уллары — Илнар, аннары кызлары Эльвина дөньяга килә. Әмма язмыш Илнураны сынавын дәвам итә. Гаилә таркалгач, Илнура ике баласы белән ялгызы кала.
 
Кечкенәдән авырлыкларга биреш­мәгән хатын бу юлы да югалып калмады. Балаларына үрнәкле әни булды. Улы, Уфаның энергетиклар колледжын тәмамлап, Себер якларында эшли, читтән торып Казанның энергетиклар институтын тәмамлады. Бүген инженер-программист булып эшли. Кызы 11нче сыйныфны тәмамлап, авиация институтында белем алып, Казанның вертолет заводында инженер-проектлаучы булып хезмәт итә.
 
Илнура әнисе Кифая апаны ахыргы көненә кадәр үзендә тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Әле дә ике әнисенә, әтисенә багышлап ел саен Коръән укыта. Күрше-күләнгә, туганнарына, якташларына да һәрвакыт ярдәм итә. Гөрләтеп бакча үстереп, авылдашлары арасында абруй казанып яши ул. Киләчәктә дә шундый батыр йөрәкле булып яшә, күршем!
 
Зөлфирә Шәрәфетдинова.
Нуриман районы. Кызыл таң
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»