|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразованың ЗУР ПРОЕКТЫ өстендә 200гә якын кеше көч куяГүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның март аена гастрольләр графигы билгеле. Киләсе айда барлыгы 19 концерт куярга планлаштыралар. Җырчылар алны-ялны белми эшләргә җыена. 2 март көнне Буада башланасы масштаблы тур грандиоз тамаша белән 30 март көнне Мәскәүдә тәмамланачак. Үз шәһәр-төбәгегезне моннан эзләгез:
3 март Йошкар-Ола
4 март Мәләкәс (Димитровград)
6 - 7 март Уфа
9 март Стәрлетамак
10 март Самара
11 март Тольятти
12 март Сызрань
13 март Кузнецк
14 март Сарытау
15 март Саранск
16 март Баулы
17 март Ырынбур
18 март Зәй
20 март Чүпрәле
21 март Тәтеш
22 март Кама Тамагы
Алданрак хәбәр ителгәнчә, 30 март көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның зур концерты булачак. Бүген бу проект өстендә 200гә якын кеше көч куя. Алла Духованың “Тодес” бию төркеме махсус биюләр куя. Витас, Динә Гарипова, Согдиана белән дуэтлар булачак. “Казан” бию ансамбле һәм Дагестаннан “Лезгинка” дәүләт ансамбле киләчәк. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм тагын бик күп артистлар көтелә. Сәхнә бизәлеше, махсус эффектлар, сценография өстендә танылган Мәскәү режиссерлары эшли.
Билетлар сатуда.
--- |
Иң күп укылган
|