|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2019 Шоу-бизнес
"Болай итсәң, эш бармый". Рафинә Ганиуллина турында 5 кызыклы фактСоңгы вакытта артистлар арасында "блиц-опрос" үткәрү модага кереп китте. Ул тамашачылар җибәргән кыска гына сорауларга ачык җавап бирүдән гыйбарәт. Җырчы Рафинә Ганиуллина да укучыларыбыз белән, үзе әйтмешли, "башындагы капма-каршы фикерләре" белән бүлешергә булган: 1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң - эш бармый;
2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим;
3. Укырга яратмыйм дип ялгышкан булганмын, китаплардан үзем өчен бик күп ачышлар ясыйм;
4. Минем турында нәрсә уйларлар икән дип артык кайгырмыйм, ләкин үзем ышанган, үрнәк алырдай кешеләрнең фикеренә колак салам;
5. Мин бик реалист кеше булуга карамастан, гел хыялларыма чумып яшим;
"Куйган максатларыма ирешеп, хыялларыма тугры буласым килә" дип йомгаклый җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|