поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.02.2019 Ир белән хатын

Хатын мендәрем астына тәре куйган (КЛАССИК ОЧРАК)

Кыскасы, килеп каптым мин, яшьти. Башта өйләнә алмый йөрдем, ә хәзер ничек котылырга белмим. Юк, хатын хатын инде анысы. Аның белән яшәп тә булыр иде әле. Бәлки. Тик мин бит бер хатынны түгел, берьюлы өчесен эләктергәнмен булып чыга. Үзем килеп капканмын, дисәң, дөресрәк инде. Менә, яшәп ятабыз хрущевкада дүртәүләп күңелле генә. Берүземә өч хатын бит!

Өйләнешкәннән соң без хатын белән тещаның ике бүлмәле фатирында яшибез.  Без – залда, йокы бүлмәсендә – тещаның җитмеш бер яшьлек анасы. Безнең диван белән аның караваты – дивар аркылы. Берзаман әбине паралич сукты да, теща аны бу фатирга күчерде. Имеш, икенче катта әбигә җайлырак булыр (ул үзе дүртенчедә яши), врачка-фәләнгә алып барасы булса да мәшәкате азрак. Билгеле инде, әби үлгәннән соң фатир минем хатынга күчәчәк, дип тә “кызыктырып” куйды. “Борчылмагыз, әбиегезне үзем кереп карыйм, сезгә һичбер нужасы тимәс, барасы җирегезгә барыгыз, күгәрченнәр сыман гөрләшеп яшәгез”...  Әйе, гөрләшәбез. Әби урында гына ята. Төне буе аның ыңгырашканын тыңлап чыгам. Телдән калса да, әби аңында, колагы  нечкә, ул да безнең диван кыштырдавыннан йоклый алмый. Ул йокламый дип, кымшанырга да куркып ятаргамы инде хәзер?! Кымшану артыгракка китсә, ыңгырашып кына калмый, кычкырып ук җибәрә бу, аннан төн уртасында күршеләр дөбердәтә башлый. Ни әйтерсең, күңелле. Кузгатырга кирәк булса, аналы-кызлы мине көтәләр, ванныйга күтәреп кертергә дә мин кирәк. Хатын-кыздан ничек күтәртәсең – әбинең  авырлыгы центнердан ким түгелдер, шәт. Анысына түзәсең инде, авыруын сатып алмаган ла ул. Әле безгә нинди картлык килер менә... Тик бу эт тормышында картайганчы яшәп буламы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә.
 
Тёща күрше подъездда ялгызы тора. Үз квартирына йокларга чыгып китә – берничә сәгатькә сулыш иркенәеп кала хет! Таң тишегеннән торып, теща күренгәләнче эшкә чыгып китү ягын карыйм. Төнге “дискотека”га карамастан, кәеф шәп, бәдрәфкә кереп китәм. Ишекне ачып чыгуым була– борыным нәҗес тулы “хуш” исле савытка төртелә. Тещам килеп җиткән, инде менә мин бәдрәфтән чыкканны көтеп,  каршымда “утка” күтәреп тора! Көн саен шулай: әллә юри алдыма б..к китереп тери, белмәссең. 
Хатынны күптән кисәттем инде мин, брат, – анасына әйткән. Тегесе кызыл тырнаклы бармагын селки-селки, мәрхәмәтле булу кирәге турында сәгать буе мораль укыды миңа. Маңка малай шикелле, тыңлап тордым үзен. “Йортка кергәнче, утка кер” дигән сүзнең мәгънәсен аңладым хәзер – кеше өендә син таракан гына. Берәр көнне тулы “утка”сын тещаның башына кигезүдән  тыелып торам әле, торуын, тик белмим шул...
 
...Анысы үземә дә сәер инде, өйләнгәнемне сизмичә дә калдым, яшьти. Татар кызлары белән йөреп караган да булды инде үзе, тик кайсылары минем күңелгә ятмый, кайсылары үзләре, бер-ике тапкыр очрашуга, юкка чыга. Менә син ике бала атасы, башкалар да әллә кайчан өйләнгән, сыйныфтан берүзем өйләнмәгән идем бит. Әни янына кайтсаң, әни үзәккә үтә: “Син Казанга чыгып киткәннән бирле гел ялгызым, ичмаса, юанырга оныклар да юк бит”, ди. Соңгы араларда инде “өйлән” дип тә әйтми башлаган иде. Әллә йөрәге алдан сизгән?! 
 
Чираттагы тапкыр эштән киткәч (эшнең миңа никтер гел начары гына эләгә: йә акчасы әз, йә начальнигы мокыт булып чыга), матур гына йөреп киткән кыз да шалтыратуларыма җавап бирми башлагач: “Инде марҗа булса да ярый, туйдым буйдак тормышыннан”, - дип әйтеп ташладым. Бик ачынган көннәрем иде. Бер атна да узмады, иртән тукталышта бер кыз кул күтәреп тора, эшенә соңга кала икән. Гомер туктамаганны, моңа туктадым. Әллә ни ис китәрлек җире дә юк инде, буялган пумала чәч, ябыштырылган керфек-тырнак.  Ну, телефонымны сорады – бирдем, жәлме әллә. Марҗа икәнен белгәч тә исем китмәде, әллә, утызга җитеп, марҗа исен иснәмәгән егетме мин? Йөрсәм дә, өйләнергә җыенмыйм ич. Эх, малай,  ялгышканмын, теге көнне ычкындырган сүзләрем Ходайга барып җиткәндер, ахры... Икенче тапкыр күрешкән идек, өенә алып китте бу мине, анасы белән әбисе янына. Ничек “келәйләделәр”? Юк,  ничек арканладылар мине – хәзер дә аңламыйм.
 
Шуннан шул. Әни йөрәген тотып егылмаса ярар иде, ничек әйтим икән, дим, загска барыр алдыннан. Ял көнне, олы-олы бүксәле өч марҗа, өебезгә такси белән килеп төшмәсенме?! Тещам буласы марҗа бер шешә коньяк та, өч розаны әнинең кулына китереп тоттыргач, әнекәем ап-ак булып агарды. Без кыз сорарга барасы урынга, мине кияүлеккә сорарга килгән болар!
 
Аерылырга дисең син, яшьти. Бөтенләй ул сазлыкка баш тыкмаска гына булган да бит... Хатын корсаклы, гомер алимент түләүдән баш чыкмаячак, әгәр аерылсам. Өйләнгәч, машинаны алмаштырган идем – сатып, аның да яртысын хатынга түләргә туры киләчәк.Теща белән хатын кредит өстенә кредит җыйды, шул исәптән, минем исемгә дә. Аларны миннән түләттерсәләр? Аралар бозылса, алар берни алдында да туктап калмаячак, моңа төшендем инде. Хәер, алар мине болай җиңел генә тырнагыннан ычкындырмаячак, чөнки минсез яши алмыйлар. Чынлап әйтәм! Нәселләрендә миннән гайре бер ир-ат та юк чөнки! Ике фатир, дача йорты белән бакча – һәркайсында чүкеч-пычкы  тота белә торган ир кулы кирәк. Шунысы кызганыч, яшьти, әни янына сирәк кайтыла хәзер...
 
Тәмам аптырадым инде, дустым, нишләргә дә белгән юк. Хатын белән үзебезгә фатир яллап торыр идем, тик ай саен артык 10-15 мең сумны кайдан җиткерим соң? Акча күктән яумый ич! Үземә фатир алу турында  әлегә хыялланасы да түгел. 
 
Беләсеңме, эчне иң пошырганы болары да түгел әле аның. Чыгырдан чыгарган нәрсә башкасы: мин белә башлаганда дингә гел битараф булган хатын, өйләнешкәннән соң, почмак саен иконалар элеп чыккан! Мендәр астында ниндидер каты әйбер тойдым. Тыгылып карасам – тәре! Ник алай эшлисең, дип сораган идем. Җавабы үтерә язды: “Батюшку привезли, чтобы он бабку отмолил. Так он всю квартиру святой водой окропил,  очистил от дьявола. Представляешь, у нас поселился дьявол! Батюшка велел иконы и кресты везде поставить, свечки зажигать”, - ди бу. Аналы-кызлы әллә нинди чиркәү исләре чыгаралар, косасылар килә. Авыру яткан бүлмәдәге исләр пүчтәк икән, чиркәү исләре тончыктыра...
 
...Ярый, ашыга идем мин, яшьти. Казанга килеп чыксаң, безгә дә сугыл әле. Анысы шулай, шулаен – тещаның нинди чырай күрсәтәсен алдан белеп булмый. Соң, кафеда булса да сөйләшеп утырырбыз. Ичмаса, акыл бирер идең – бигрәк башлар каткан вакыт бит әле. Нишләргә дә белгән юк инде, дустым: аптыраган мин, аптыраган...

(Монолог уйлап чыгарылмаган. Энекәшемнең сыйныфташ дусты башына төшкән язмыш бу. Энекәштән мин : “Синең Д. исемле иптәшең бар иде, ни хәлләрдә соң ул, өйләнмәдеме әле?” дип сорадым. Энекәш күптән түгел Д. белән очрашуын, аның нинди хәлдә калуын һәм дустына берничек тә ярдәм итәргә кулыннан килмәвен тетрәнеп сөйләде).
Фото: Пиксабай

Рузия САФИУЛЛИНА
Идел
№ --- | 19.02.2019
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»