поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.02.2019 Мәдәният

Йолдыздан туган йолдыз

«Фортепиано партиясен Мөнирә Хәбибуллина алып бара» — эфир аша балачактан бирле көн саен диярлек ишетеп килгәнгәдер, Казанның затлы тамаша залларында узган зур концертларда без аны аерым бер якынлык хисе белән сокланып күзәтә идек. Озын чәчле, нәфис гәүдәле пианистка, зал ягына бер күз сирпеп тыйнак кына сәламли дә, тамашачыны илаһи моң дәрьясына алып кереп китә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә ханым Хәбибуллинаны без бары шул образда гына күрергә күнеккәнгәдер, мөгаен, ул сәхнәгә чыгып, ягымлы тавыш белән саф әдәби телдә сөйли башлагач, күңелне сокланудан тыш беркадәр гаҗәпләнү хисе дә биләп алды. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Мөнирә ханымның әтисе — шагыйрь Мөнир Мазуновка багышланган әдәби-музыкаль кичә иде бу. Әлеге кичәдә Мөнирә ханым, концертмейстерлык итү белән бергә, үзенең якты истәлек-хатирәләрен, алай гына да түгел, соңгы елларда иҗат иткән ихлас-самими шигырьләрен сөйләп, тамашачы күңелен чын мәгънәсендә әсир итте.
 
«Мин бүген бик нык дулкынландым, — диде Мөнирә ханым кичәнең азагында. — Әйтәсе килгәннәрем шулкадәр күп иде, күңелем тулып, әйтеп бетерә алмадым...»
 
Әнә шул сүзләр күңелне кичәдән соң гел тынгысызлап торды. Һәм без бөтен гомерен музыка сәнгатенә багышлаган, татарның профессиональ музыкасын, бер үк вакытта халыкның көй зәвыгын үстерүгә үзеннән бәяләп бетерә алмаслык өлеш керткән әлеге олуг һәм фидакарь зат белән иркенләбрәк аралашу өчен, уңайлы вакыт табып, аның фатирына юл алдык.
 
Мөнирә ханым без килүгә, хасиятләп, төргәк-төргәк хатлар, фотоальбомнар әзерләп куйган иде. «Профессия турында сөйләшмибез, яме, — диде ул. — Минем бүген башка нәрсәләр хакында сөйлисем килә...» Без, әлбәттә, аны үз ирегенә куйдык...
 
— Гомернең билгеле бер чорына кергәч, кайчандыр хәтер сандыгына салып куйган истәлек-хатирәләр белән яши башлыйсың икән. Менә инде өч ел буена, буш вакытым килеп чыкты исә, шушы хатларны, фотоларны актарам. Моннан өч ел элек, һич көтмәгәндә, абыем яшәгән фатирда әтием белән әниемнең бер-берсенә язган хатларына тап булдым, — Мөнирә ханым, хатларның берничәсен аерып, өстәл читенә җәеп сала. — Әни, әтине аеруча юксынган чакларында, «Их, кемдер яндыргандыр инде безнең хатларны!» — дип уфтана иде. Кырыкмаса-кырык тапкыр укыдым инде мин боларны. Укыйм да, гомер мизгелләремне муенса төймәләре кебек бер җепкә тезә башлыйм. Муенсаның бер очында — ике яшьләр чамасындагы кыз бала. Әнә ул, урындык өстенә менеп баскан да, зәңгәр күзләрен тәрәзәгә төбәп, дөнья белән таныша. Тәрәзә төбендә әнием ашарга пешерә. Бу — безнең Брестта яшәгән чагыбыз.
 
— Сез Брест кызы алайса?
 
— Юк, алай түгел. Әтием Мөнир Мазунов — ул чыгышы белән Пенза өлкәсенең Иске Карлыган авылыннан — армиядә чакта сугышка алына. Ул «Тревога» дигән фронт газетасының корреспонденты була, газетада татар шагыйрьләренең шигырьләрен бастыра. 1946 елда Казанга кайта. Өйләнә. 1947 елда абыем Илдар, 1949да мин туам. Аннары әтине, хәрби кеше буларак, Брест шәһәренә җибәрәләр. Әтием безне дә үз янына алдыра. Брестта ике елга якын яшәгәч, Казанга әйләнеп кайтабыз. Аннары әтине Польшага җибәрәләр. Анда ул поляк телендәге газетада эшли. Һәм, әлбәттә инде, каләм әһеле, шагыйрь күңелле кеше буларак, безгә бер-бер артлы искиткеч матур, җылы хатларын яудырып кына тора. Чиксез мәхәббәт, сагыну, кайгырту тулы ул хатлар, бер яктан, сугыштан соңгы катлаулы чорда ике баласы, әнисе янында гаилә башы булып калган япь-яшь әниебез өчен ныклык, сабырлык чыганагы булса, икенче яктан, дөньяга әле сабый күзе белән бага гына башлаган абый белән минем өчен чын мәгънәсендә тормыш дәресләре булган. Мин моны хәзер, инде дәү әни булып оныклар сөя башлагач, бөтен тулылыгы белән күз алдыма китерәм.
 
Әтиемнең төп таләпләренең берсе — гаиләдә без гел татарча гына сөйләшергә тиеш. (Ул таләп гомер буена кагылгысыз рәвештә үтәлеп килде.)
 
«Карчык, балаларга көн саен әкият укы!» дигән «наказын» исә хат саен диярлек кабатлап торган. «Татар халык иҗады» дигән, Ленин, Сталин портретлары төшерелгән, инде таушалып беткән ул китапны әле дә булса кадерле истәлек итеп саклыйм. Аңымны үстергән, күңелемне баеткан китап бит ул.
 
 
Көн саен әкият тыңлаган баланың бераздан үзе дә «әкият чыгара» башлавы гаҗәп түгел. Үзем чыгарган әкиятләрне чатнатып сөйләп бирәм икән дә, «менә шулай була ул тыңламасаң!» дип, сабагын чыгарып куям икән.
 
Өч яшьтә инде мин эленмә такталардагы язуларны укый башлаганмын. Һәм озакламый өзелеп-өзелеп сагынган әтиемә «хатлар язарга» керешкәнмен. Мин сөйләгәннәрне, кәгазьгә тырмалаганнарны әнием, кайвакытларда абыем язып барган. «Әтием, җаныем, хатың нигә килми? Мин сине бик сагындым. Мин сине бик жәллим. Авырый икән дип, әнием дә, әбием дә, абыем да җыладык. Безгә рәхәт түгел!»
 
Мөнирә ханым бер открытканы кулына ала.
 
— Карагыз әле бу открыткадагы рәсемне: шау чәчәккә күмелгән алмагач, үрдәк бәбкәләре һәм нәни кызчык. Инде артындагы язуын укыйк: «Кызыма ике яшь тулу уңае белән истәлек. Безнең дә алма агачлары шундый булып үсеп җитәрләр, шулай чәчәк атырлар. Әбиең сиңа да үрдәк бәбкәләре алыр. Мин кайтканчы син дә шулай зур булырсың. Әбиеңә булышырсың, үрдәк бәбкәләренә җим салырсың. Ә без барыбыз да сиңа карап шатланырбыз, менә кызыбыз нинди зур булган, диярбез...»
 
Әти Польшада өч ел эшләп кайтты. Бу вакытта безнең гаилә хәзерге цирк урынындагы Ярминкә урамында яши иде. Кышын бүгенге Кол Шәриф мәчете турысыннан чанада шуып төшүләребез, җәен Казансуны җәяүләп кенә аркылы чыгып — ул чакта су бу тирәгә килмәгән әле — аргы якта, авыл өйләре каршындагы хәтфә чирәмдә йөрүләр хәтердә калган. Һәм бакча эчендәге агач йортыбыз. Әниемнең әнисе Хәдичә әби сатып алган йорт иде ул.
 
— Йорт кадәр йорт сатып алгач, әбиегез хәлле кеше булган алайса?
 
— Әни ягы Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылыннан. Хәдичә әбинең әтисе Низаметдин бабай казый булган, шуңа күрә әбине авылда «казый Хәдичәсе» дип
 
йөрткәннәр. Әби биш яшьлек кызы, ягъни әнием Миңҗамал белән Казанга күчеп килә. (Совет власте урнашкан елларда авылдан чыгып китүе бәлки нәкъ менә социаль чыгышы белән бәйле булгандыр.) Ифрат дәрәҗәдә уңган, булдыклы иде әби. Мин аның утырып торган чагын гомумән хәтерләмим, гел чатыр-чотыр чабуда иде: ике мичне ягып, сигез бүлмәле өебезне җылыта, ашарга пешерә, ике баланы мәктәпкә озатып каршы ала һәм башка бик күп мәшәкатьләр артыннан йөрергә дә өлгерә. Әти-әни иртәдән кичкә кадәр эштә. Әтием, Казанга кайткач, радиокомитетка эшкә урнашты. Әнием һөнәре буенча музыкант иде. Бала вакытыннан ук әбине «гармун алыйк!» дип аптыраткан. Гармунда өйрәнеп, Казанның 80-мәктәбендә укыган вакытта бәйрәм саен чыгышлар ясый башлаган. Мәктәпкә бер килүендә әнине Сара Садыйкова күргән һәм уйнавын ошатып, филармониядәге халык уен кораллары оркестрына барырга тәкъдим иткән. Әни оркестрда дүрт ел эшли. Филармония артистлары белән гастрольләргә дә чыгып йөри. Аннары медицина училищесына барып керә... Әмма юллама белән эшкә җибәрелүдән куркып, соңгы имтиханга бармый һәм музыка училищесының баян классында укый башлый. Шунысын да искәртеп үтим: әнием Миңҗамал Мазунова (кыз фамилиясе Хафизова) татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы да әле. Ул озак еллар буена Казанның 2нче һәм 5нче музыка мәктәпләрендә баян, аккордеон класслары алып барды. Әнинең шәкертләренең берсе — танылган музыкантыбыз Рәшит Мостафин.
 
Әти-әнинең профессияләре иҗат белән, сәнгать белән бәйле булгач, безнең йорттан әдәбият-сәнгать әһелләре (Әнвәр Бакиров, Бату Мулюков, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев һ.б.) өзелеп тормый иде. Җыр язулар, көй тыңлаулар, көйне башкарып караулар. Әти белән әни үзләре дә еш кына берсе кулына скрипка (әти бу уен коралында үзлегеннән уйнарга өйрәнгән), икенчесе баян алып, халкыбызның моңлы, озын көйләрен парлап башкара торганнар иде.
 
 
— Сезнең музыка сукмагыннан китүегез бик тә табигый хәл булган алайса.
 
— Әлбәттә. Җиде яшемдә мине музыка мәктәбенә бирделәр. Дүрт елдан Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыкаль сәләтле балалар мәктәбендә укый башладым. Аннары — консерваториянең фортепиано классында белем алу.
 
Дүртенче курста укыганда тормышка чыктым һәм 1974 елда Татарстан радиосына концертмейстер булып эшкә килдем. 32 ел буена радиода хезмәт иткәннән соң, Казан музыка көллиятенә күчтем. Кече улым Ренат та анда укыта — бергәләп, кулга-кул тотынышып дигәндәй эшлибез. Мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегендә дә эшлим әле. Билгеле ки, эшчәнлегем болар белән генә чикләнми. Әледән-әле концертмейстер сыйфатында да чыгыш ясарга туры килә. Саный китсәң, күп инде алар. Аерып, Хәйдәр Бигичев белән Финляндиягә барып яздырган «Китмә, сандугач!» дигән аудиодискны, үзем әзерләп чыгарган ике җырлар җыентыгын — «Йолдызлы кичләр» (Рөстәм Яхин) һәм «Чишмә» (Хөснул Вәлиуллин) әйтер идем.
 
— Бер уңайдан, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев белән алып барган эшчәнлегегезгә дә тукталып үтик инде.
 
— Татар халкының атаклы сәнгать әһелләренә (Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Солтан Габәши) багышланган телефильмнар сериясе эшләүдә булыштым мин Идрискә. Идрис гаҗәп дәрәҗәдә кызыксынучан, эзләнүчән шәхес. Бүгенге көндә ул XX гасыр башында татарның танылган җырчысы булган Камил Мотыйгый иҗаты белән мәшгуль. Каяндыр шуның граммофон язмаларын табып алган да, яңадан торгызып, дөньяга чыгарырга, халыкка кайтарырга хыяллана. Мин ул көйләрнең фортепиано, виолончель, скрипка өчен партияләрен эшкәртеп ясадым. Эш фильм төшерүгә барып терәлде.
 
— Сез әтиегез мирасының да сакчысы бит әле. Соңгы, 19нчы шигырь китабын үзегез җыеп, әзерләп тапшыргансыз. Кичәдә үзегез чыгарган шигырьләрегезне дә сөйләдегез. Бу сәләтегезне шагыйрь әтиегез белә идеме?
 
— Шигырьләр соңгы чорда гына туа башлады. Төннәрен уянып китәм дә күңелемә ап-ачык булып килгән юлларны дәфтәргә язып куям. Беренчесе Хәйдәр Бигичев вафатыннан соң туды. Әтигә багышланганнары бар. Мин әтине бик еш төштә күрәм. Аннары күңелемнән аның белән сөйләшеп йөрим. Шигырь телендә.
 
Синең төсең, холкың миндә,
 
Үстердең мине сөеп.
 
Үз исемеңне бирдең миңа,
 
Йолдызым булыр диеп.
 
Бүген үзең йолдыз булып
 
Янасың, нурлар сибеп,
 
Юлларымда, эшләремдә
 
Рухландырып, моң биреп.
 
Аз сүзле кеше иде әтием. Искиткеч сабыр, түзем иде. Яшьлегендә авыр газаплар, ятимлек ачысы күреп үскән кеше шул. Әтисе, дини зат, сәфәргә киткән җиреннән югала. Әнисен, чормаларында дини китаплар табып, төрмәгә ябып куялар. Ул шуннан әйләнеп кайтмый. Әтигә 15 яшьләр була. Аларның берсен дә сөйләп утырганы булмады. Соңыннан гына белдек.
 
— Бүгенге көндә туганнарыгыз белән элемтәгез бармы?
 
— Әти ягыннан туганнарыбыз Интернет аша олы улым Маратны эзләп таптылар. Инде алар янына — Пенза өлкәсенә кайтып та килдек. Бик матур яклар. Әни ягыннан булганнарның да хәбәрен белеп торабыз.
 
Мөнирә апа алдыбызга иске фотолар җәеп сала.
 
— Менә боларны берәмтекләп карап, тәртипкә салып утырам хәзер. Нәсел сакчысы кебек. Татар кешесе җиде бабасын белергә тиеш бит. Әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Улларым, оныкларым белән бергә...
 
Гөлсинә Хәмидуллина сөйләште.

---
Түгәрәк уен
№ --- | 19.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»