поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2019 Фаҗига

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Габделкәрим хәзрәтне озатырга ике меңләп кеше килгән иде»

Узган атнада Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе Казаннан кайтып барганда, Мәскәү-Уфа трассасының 966 нчы километрында юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булды, хәзрәтнең берсеннән-берсе алты кечкенә баласы ятим калды. Аларның барысы да ир малайлар. Иң кечкенәсенә яшь тә юк.

Габделкәрим хәзрәт Моратов, үләргә бер көн кала, Россия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклаган. Хәзрәтнең якын дусты – Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, фаҗига буласы көн алдыннан гына алар күрешеп сөйләшкән.
– Шул көнне ул үзенең магистрлык эшен яклады һәм шатлыгыннан кояш кебек балкып Кабан арты мәчетенә килеп керде. Куанычы белән бүлешеп: “Әйдәгез, кичен берәр кафеда җыелышып чәй эчәбез”, – диде. Аннан кичке җидедә шалтыратып искә төшерде. Мин аңа: “Хәзрәт, бераз авырып киттем бит әле, өйдә ятам”, – дип гафу үтендем. Ул: “Ярый инде, алайса, мин иртәрәк йокларга ятам да, иртәнге өчтә Мөслимгә кайтып китәм. Иртәнге 9.00 очрашуым бар. Әле дипломны алырга киләсем бар, чәйне шунда эчәрбез”, – диде. Кәрим, син күп нәрсәдә миннән яхшырак булдың, Аллаһ синнән разый булсын. Җәннәттә очрашып, эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын, дип эндәшәм бүген мин аңа.
 
 
Мөнир улы Габделкәрим хәзрәт Моратов һәрвакыт көләч йөзле, югары әхлаклы һәм тугры кеше иде. Габделкәрим хәзрәт белән 2005 елдан бирле Түбән Кама мөхтәсибәтендә эшләдек. Кызыл дипломлы педагог буларак, үз өстенә балалар белән эшләү өлкәсен алды. Иртәнге тугызга балаларга дәрес бирергә өлгерәм дип кайтып барышы булган. Йоклап киткән, күрәсең. Магистрлык эше дә балаларның ялын оештыру турында иде. Аның җитәкчелеге астында ел саен 200-300 балага республика күләмендә җәйге яллар оештырылып килде. Вожатыйларны да үзе туплап, аларга ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп йөрде. Шушы эшкә бөтен күңелен бирде. Аннан хәзрәт берничә ел Ташлык авылы имамы булып эшләде. Соңгы ике елда Мөслим районы имам-мөхтәсибе булып хезмәт итте. Әлхәмдүлилләһ, Кәрим ихлас йөрәкле, бик тыйнак, йомшак күңелле, бик тәрбияле егет иде. Сөйләм теле матур, кыяфәте күркәм булу сәбәпле, аны һәрвакыт никахларга, төрле мәҗлесләргә яратып чакыра иделәр. Тол калган хатынына, ятим калган алты баласына, әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар, чиксез әҗерләр булса иде, – диде Йосыф хәзрәт.
 
Мәрхүмгә җеназа намазы Минзәлә районы Аю авылында укылды. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. Мөфти җеназа намазына барлык районнарның имам-мөхтәсибләре, имамнар һәм дин әһелләренең күп килүе мәрхүмнең никадәр хөрмәтле кеше булуын күрсәтә, дип билгеләп үтте.
 
 
Йосыф хәзрәт тә, Габделкәрим дустымны озатырга ике меңләп кеше килгән иде дип әйттеләр, диде.
– Авыл халкы гына түгел, мин үзем дә шаккаттым. Моның кадәр кешене бер җеназада да күргәнем юк иде. Авылдашлары да, безнең авыл Сабан туена да бу кадәр кеше җыелмый иде, диделәр. Кешенең дәрәҗәсе аның җеназасына килүчеләрнең күпме булуына карап бәяләнә. Димәк, хәзрәтне дә халык яраткан, хөрмәт иткән. Хәзрәтне күтәреп бардык дип тә әйтеп булмый, төркем буенча ул агып барган кебек кенә булды. Гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый булды. Халыктан шушы көнгә биш миллион сумга якын акча җыелды. Бу да хәзрәткә, аның гаиләсенә карата хөрмәтне күрсәтә. Җыелган акчага Мөслимдә бер матур урында зур йорт салырга ниятләнелә. Хәзрәтнең гаиләсе вакытлыча гына бер авылда яшәп торган иде, аларга йорт кирәк иде. Район җитәкчелегенә дә, мөфтиебезгә дә рәхмәт. Алар да шактый зур ярдәм күрсәтте, – дип сөйләде Йосыф хәзрәт.
Фото: соцсети

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.02.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»