|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2010 «65»
ЙОЛДЫЗЛЫ КАПКАЛАРТелевизор карарга яратучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан күрсәтелгән фильмнарны карап барадыр. Болай дип язам язуын, ләкин мин карамыйм. Мылтык тавышлары, танкларның йортларны җимерүе, кешеләрне таптауларын карый алмыйм. Телевизор каршысыннан үтеп киткәндә генә күз төшереп алган чакта күргәннәр генә бу. Әмма, шундый куркыныч булып китә: бабайлар үлем, ут эчендә йөргән бит. Минем бер бабаем – әбиемнең әтисе Солтан исемле булган. Сугыш башлануга алып киткәннәр аны. Гармунда уйнап җырлап китте дип сөйли иде әбием. – Мин кечкенә идем әле. Кызым, әти бүләге дип карарсың, мә сиңа мәрҗәннәр, дип күзем төсле зәп-зәңгәр мәрҗәннәр салды да учыма, утын пүләне өстенә куйган тальянын алып җырлый-җырлый китеп барды, – дип сөйли иде әбием. Бабай сугышта күп тапкырлар яралана. Госпитальләрдә дә еш дәвалана. Пуля тигән уң як аягы төзәлә алмый, кисәләр. Бабай сугыш кырында бер аягын калдырып кайта. Агач аяклы булса да әбиемнең әбисе белән бергәләп җиде бала үстерә. Мин аны фотолардан гына күреп беләм. Шулай да бабаем белән горурланам.
Икенче бер бабаемның да балачагы сугыш чорына туры килгән. үзе катнашмаган. Әмма аның Габделбәр һәм Мөхәммәтхади исемле ике абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Фамилияләре Хәйретдинов. Алар истәлегенә авылдагы зур зәңгәр капкада ике йолдыз да куелды әле. Аларны әнием укыган Саба районы Түбән Шытсу урта мәктәбендә хезмәт укыткан Шәйхенур абый Әхмәдуллин укучылар белән бергә ясаган булган. Йолдызлы капкалар башка капкалардан аерылып торса да, яңа капкаларга андый йолдызлар кадакланмасын иде инде.
Сугышта егетләр, абыйлар гына түгел кызлар да катнашкан бит әле. Безнең Теләче районының Күкчә авылында да яши андый апа. Таисия Павловна хәтта башка санитар врач яки пешекче дә булмаган. Пулеметтан атарга туры килгән аңа. Зур шәһәрләр янында күперләр саклаган.
Миңа ул апа турында әнием сөйләде. Әтиләре сугышка киткәч ашарга юклыктан кычыткан, черек бәрәңге ашаган балалар турында ишеткәч, хикәяләр укыгач чипс, кириешкига караганда икмәк нең тагын да тәмлерәк, кадерлерәк булуын аңлыйбыз!
Рәсемдәге бабайлар арасыннан минем агач аяклы бабайны эзләп табу кыен түгел.
Сугыш кабатланмасын
Сугыш килеп алып китте Кемдер исән, кемдер үлеп калды. Исәннәрнең хәтерендә сугыш, Үлгәннәрнең баш очында Йолдыз булып янды.
Күпме балаларның яшен койган сугыш Күпме аналарны ялгыз калдырган. Хәтта җир үзе дә елагандыр Илгә килгән олы кайгыдан.
Яшь кызлар да курыкмыйча Яуга кергән мылтык асып. Бик күпләре чит-ят җирдә Иле өчен калган ятып.
Кайтканнары инде бүген әби-бабай, Күзләреннән яшьләр тама. Армиягә киткән оныгын Сагынып көтеп ала.
Авыр еллар егетләрне Сугышка алып китмәсен. Мәрхәмәтле җаннарны да Яманга ул илтмәсен.
Дөньялар тыныч торсын, Сугыш кабатланмасын. Безнең өчен әниләрнең Күз яшьләре таммасын!
Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
Ләйсән МУСИНА |
Иң күп укылган
|