|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2019 Мәдәният
Идел Кыямов: "Никах узды. Ә туй турында әле уйлаган юк"Бу көннәрдә актер, радио дикторы, аудиокитаплар тавышландыручы Идел Кыямов никахын укытты. Иделне һәм кәләш кызны чын күңелдән котлыйбыз, бәхетле гаилә тормышы телибез! Идел үзе тормыш иптәше турында болай ди: "Хатынымның исеме Сөмбел. Без Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың "Ишек" дигән уртак проектларында таныштык.
Үзе Тукай районыннан, опера җырчысы.
"Мин кыю, максатчан, әйткән сүземдә тора торган, югарыга омтыла торган егет, куйган максатларыма тулысынча ирешер өчен янымда ягымлы, әдәпле, мине күтәреп ега алырлык, көчле, кыю фикерле, кыскасы әнием шикелле хатын кирәк. Чык миңа кияүгә" дидем. Ризалашты.
Никах аның ягында, туган йортында барлык гореф-гадәтләрне үтәп узды. Никах минем өчен иң мөһим мәҗелес. Ә туй турында әле уйлаган юк.
--- |
Иң күп укылган
|