поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2019 Киңәш-табыш

Кредитмы, әллә рассрочкамы: кайсы отышлырак?

Еш кына кибетләрдә товарны йә кредитка, йә рассрочкага алырга тәкъдим итәләр. Өлешләп түләүнең өстенлекләре нәрсәдә, әллә кредит рәсмиләштерү отышлыракмы? Халык арасында киң таралган бу ике төр килешү турында юрист Марсель Шаһидуллин белән сөйләштек.

Аермасы
 
Кредиттан аермалы буларак, рассрочка вакытында товар өчен өлешләп түләргә туры килә. Бу очракта гадәттә беренчел кертем таләп ителә. Игътибарлы булырга кирәк, комиссия, өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин. Кайбер кеше рассрочкага товар сатып алганда банкка катнашы юк дип уйлый, әмма бу алай түгел. Рассрочканы алганда, килешү төзелә, банк заемы бирелә. Кыскасы, кешенең кредит тарихына бу хакта мәгълүмат теркәлә.
Кредит – акчаларны йә товарны процентка бирү дигән сүз. Бу вакытта килешүдә товар өчен өстәмә күпме түләнәчәге, кредит шартлары – барысы да аңлатыла. Озак вакытка кредит алганда, процентлар аркасында товар суммасының яртысын диярлек өстәмә түләргә туры килүе бар.
 
Үзенчәлекләре
 
Кредитны бары банк аша гына рәсмиләштереп була, рассрочка турындагы килешүне товар сатыла торган кибетләрдә дә төзиләр. Өлешләп түләү турындагы килешү өчен паспорт кына да җитә, ул 15-20 минут эчендә әзер булса, кредит биргәндә банк керем, эш урыны турында документлар соратырга хаклы. Клиентның кредит тарихы да җентекләп тикшерелә. Кайбер җитди сәбәпләр аркасында, банк кредит бирмәскә дә мөмкин. Рассрочка вакытында залог кирәк түгел, шуңа да сатып алучылар өчен бу төр килешү күпкә җайлырак. Дөрес, бөтен товар да рассрочкага бирелми. Аеруча кыйммәтле товарларны өлешләп түләү нигезендә сәүдә итү сатучы өчен куркыныч булуы бар, сатып алучы акчаны түләмичә югалырга мөмкин.
 
Киңәшләр
 
Теге яки бу килешүне төзер алдыннан барлык таләпләр, кагыйдәләр белән җентекләп танышып чыгыгыз. Еш кына, рассрочка дигән булып, яшерен кредит тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
 
Әгәр нәрсәдер шик уята яки аңлашылмый икән, килешүне төзүче кешедән кабатлап сорарга кыенсынмагыз.
 
Кредит, рассрочка рәсмиләштергәнче, ул товарны чынлап та хәзер сатып алырга кирәкме икәнен ныклап уйлагыз.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 15.02.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»