поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2019 Ана теле

Телнең тәртип канунын үтәсәң, сөйләмең – тәртиптә (АХЫРЫ)

Соңгы язмабызны болай тәмамлаган идек: “Сүзтезмәдә барлыкка килә торган мантыйкый хата, кытыршылыкларны, ягъни мәгънә хилафлыкларын аерым төркемнәргә туплап анализларга була. Бу тезиска тәфсиллерәк тукталу сорала”. Дәвам иттерик.

А) Бер сүзтезмәдә (синтагмада) ике, хәтта өч төрле мәгънә төсмере чагылуы ихтимал, ягъни омоним (омофон) күренеше. Язма сүзтезмә белән әйтмә сүзтезмә (синтагма) арасында буталчык аерма килеп туа. Мәсәлән, “...Урысларның алты айда эшләгәнен искә алганда...”. (“Азатлык” радиосы). Язуда нинди дә булса кыенлык күзәтелмәсә дә әйтүдә Алтайда омофоны буталчыклык китереп чыгара. Сүз тәртибен үзгәрткәндә моннан котылып була.
   
Яисә “Икенче эфирда очрашканчыга кадәр сау булыгыз” (“Татарстан” радиосы) мисалында омофон күренеше аңлашылмауга юл калдыра. Аны булдырмас өчен “Икенче эфир” тезмәсен әйтүдә үзгә интонация яисә пауза кулланырга туры килә: икенче // эфирда. Ә язуда омонимнан котылу өчен сүзнең урынын алыштыру сорала: “...эфирда икенче очрашканчыга кадәр...”.
   Ә) Бер үк мәгънәле ике яки берничә сүзтезмә (синоним) ясалу мөмкинлеге булганда нәкъ шушы сөйләмгә муафыйгын сайлап ала белмәү. Сүзтезмә синтаксисы, бәхәссез ки, ике төп бүлектән тора: беренчесе, мәгълүм грамматик бәйләү чаралары ярдәмендә бер мәгънәле, бербөтен берәмлек төзү, аны сөйләмдә дөрес куллану алымнарын өйрәтә; икенчесе, иң күләмлесе һәм әһәмиятлесе, нәкъ менә синонимия мәсьәләсен ачыклый. Тик бүгенге грамматика мәктәптә менә бу соңгысы белән канәгатьләнерлек шөгыльләнми.
   
Менә уйланыр өчен берничә синоним вариант: исәбе-хисабы юк – бик күп; Мөдире Хәбибуллин булган ферма – Хәбибуллин мөдирлек иткән ферма; буйсыну сүзенә – баш ору, баш салмак (борыңгы әдәбияттән); җитәкчелегендә – кул астында. Шушы берничә генә мисалдан да күренгәнчә, сөйләмдә мәгънәдәш берәмлекләр сүзгә сүз генә түгел, ә бәлки сүзгә сүзтезмә дә, сүзтезмәгә сүзтезмә дә, гади сүзтезмәгә фразеологик тезмә һәм бүтән төрле катлаулы синтаксик конструкцияләр дә була ала икән. Уйла гына, сайла, яисә үзең төзе генә!
   
Тик берәмлекне кабатламыйм, яңасын ясыйм, дип мәгънә төгәллегенә хилафлык китерергә  ярамый. Менә бу вариантларны чагыштырыгыз әле: имән төслеләр, ди радиотапшыруда бер автор, ә сөйләм агышы имәннәр төсле вариантын сорый. Яисә бер газет “станция исемнәрен укыр өчен тамбурга чыгып карарга кирәк”, ди. Станцияләр исемен түгелме?
   
Мондый төрләндерү (монипуляция) очракларында беренче таләп – мәгънә төгәллеген саклау, мантыйкый “китекләргә” сизгер була алу. “Нефтьчеләр быел да сынатырга уйламыйлар” дигән фразада “сынатмаска уйлыйлар”ы төгәлрәк булыр иде бит. Яисә “Буш вакытлары күңелсез узмый” мисалында “күңелле уза” сорала түгелме? Күрәсез, бер караганда болар синоним кебек, әмма уйлый калсаң, мәгънәви аерымлыклары тоемлана.
   
Дөрес, мәгънә төгәллегенә бәяне сөйләмне (текстны) тулаем анализлагач кына биреп була. Мәгънәви каршылык, кытыршылыкларны, хәтта мәгънәсезлекләрне  махсус куллану хәлләре дә очрый. Моңа аерым тукталыйк әле. Мәсәлән, “Җырламыйм мин җырларымны” – тискәре мәгънәле берәмлек, ә җырны тыңлаганда контекстта аның уңай мәгънәлелегенә шик калмый. Янә менә бу мисалларны анализлап, андагы “тәртип бозу” (инверсия, парцелляция) очракларының  сезгә тискәреме, уңаймы булып тоелуын ачыклагыз әле: “Кемне сөяр, кемне алыр, кемне итәр бәхетле”; “Сине генә килә күрәсем”; Бик сагындым, бик саргайдым // Килә күрәселәрем;  Күзләр тия күрмәсен;  Сагындым авылым, сагындым сине өзелеп; Сиземләве кыен түгел: шигьри сөйләмдә сурәт чарасы буларак,  ритм, рифма, сүз уйнату максатында да грамматик “бозык” тезмәләр махсус кулланыла, шагыйрьләр аннан оста файдалана. Телне бик нечкә белеп, оста кулланган шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗан иҗатыннан бер генә мисал:
Чикерткәле өй. Нәрсә ашап торды алар икән, дим.//Гөл яфрагы, гөл туфрагы микән, дим.//Вакытлыча гына булса да, нигә//Миндә яшәп торды алар икән?– дим.
   Б) Сүзтезмәдә мәгънә күләме әйтергә теләгән төшенчәдән дә кимрәк, йә артыграк була. Мәгънә күләме артыграк тезмәләр – татар сөйләмендә үзенә бер закон бозу “чире” ул. Мисалларга үзегез бәя бирегез: “җыелышлар монда регуляр төстә уза”, “аларда кимчелекләр даими рәвештә тәнкыйть ителә”; “иң төпчек кыз”; “муенына шарф буды”; бәяне югары күтәрү”; бәйрәм итү көннәре”; басуга ашлама кертү агрегаты чыкты”; “халык товарлары җитештерү буенча килешү” һ.б.
   
Бер уйласаң, астына сызылган мондый өстәмәләр мәгънә төгәллеге өчен кирәк сыман, чынында алар кирәксез тавтологиягә генә нигез була. Андый артыклыкларның сүзләр белән генә түгел, ә бәлки телнең башка чаралары (кушымча, бәйләгечләр һ.б.) белән дә барлыкка килү ихтималын күз алдында тотарга кирәк: “үзләренең тырышлыклары һәм эшкә булган мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар...”. Һәр радио диярлек “Безнең тапшыруларыбыз...” ди, безнең өстәмәсе язуда соралса, үзен акласа да, әйтмә сөйләмдә ул артык – аны интонация белән тәгаенләп була.
   
Мәгънә күләменең ким булу очрагына да мисал китереп китик әле. “Җитәкчеләрнең белә торып та  килүләренә түздек...” дигән фразада “йомып”ның мәгънәсен ачыкларга туры килә. Йому ул яшерүнең синонимы. Ә бу очракта фикер төсмере яшерү турында түгел, ә күрмәмешкә сабышу, күз йому турында бара икән.
   В) Тезмәнең мәгънә төгәллегенә ике юл белән ирешелә: бәйләгеч чараларның грамматик дөрес, “законлы” булуы һәм тезмә тәшкил иткән сүзләрнең мантыйкый дөрес нисбәттә булуы. Беренчесенә мисалларны инде китергән идек; икенче таләп үтәлеп җитмәүгә берничә мисал: “Иң мөһиме – дәүләт келәтләренә күбрәк ашлык салу”. Биредә “дәүләт келәтләре” – күптән күнегелгән, фразеологизм хәленә җиткән тезмә, шул ук вакытта журналист уйланырга да тиеш, келәт сүзе күпчелек яшь укучыга аңлашылмаганга, тезмәне тулаем камил дип буламы?
   
Яисә укытучы язмасындагы менә бу “Мәктәптә минем түгәрәк әгъзаларым тырышып эшли” дигән җөмләдә “түгәрәк”, “әгъза” сүзләре аңлашылса да, үзара бәйләнешкә кергәч, аларның “суммасы” мантыйкый томанлырак килеп чыга – тезмә шундук аңлашылмый, өстәмә уйлау таләп ителә.  
   
Тәртип законын төшендергәндә Гыйбадулла Алпаров җөмләгә, анда сүзләрнең нәкъ урынында кулланылуына зур әһәмият бирә. Чыннан да, тәртип законының гамәлдә үтәлүе җөмләдә сүз (сүзтезмә) тәртибенә нык бәйле. Шөкер, бу мәсьәләгә татар тел гыйлеменең җөмлә синтаксисы (М.Зәкиев һ.б.), синтаксик синонимия (С.Ибраһимов һ.б.), сүз тәртибе (Ф.Сафиуллина һ.б.) дигән махсус юнәлеш-бүлекләре багышланган. Бу язмада инде мәгълүм кагыйдәләрне кабатлап тормыйбыз, көндәлек сөйләм оештырганда туып тора торган кайбер кыенлыкларга гына тукталырбыз.
   
Җөмлә – ул (гарәпчә бер бөтен, бер рәт, бер исәп дигәнгә туры килә) аралашу максатында сөйләм иясеннән сөйләм адресатына фикер җиткерү өчен салынган юл. Беренче таләп: ул ачык, туры, кыска булсын. Керәле-чыгалы, сикәлтәле-чокырлы, бормалы-сырмалы җөмләләр белән аралашу кыен. Иң надан, булдыксыз кешене халык үзе дә “ике сүзне бәйли белми”, ди. Бик гади генә сөйләм дә ике генә сүздән тормый, ул инде төрледән-төрле сүзтезмәләр рәтеннән дә, төрледән-төрле җөмләләр, микротекстлар рәтеннән дә укмаша. Аларны оештырганда барлык синтаксик конструкцияләрнең, беренче чиратта, әлбәттә, барлык төр җөмләләрнең бәйләнү чараларын да, бер-берсен алыштыра алу мөмкинлекләрен (синонимнарын) бик яхшы үзләштергән булырга тиешсең. Тәртип законы шуны куша.
   
Нинди генә өлеш-кисәктән торса да (төшенчә, синтагма, җөмлә кисәге һ.б.) алар бер-берсе белән мәгънәви дөрес нисбәттәге, грамматик дөрес, әдәби нормаларга җавап бирә торган, аралашучылар күнеккән бәйләү чаралары белән беркетелгән булырга тиеш. Ә нинди кимчелекләр күзәтелә соң?
    1) Тәртип законы һәр җөмлә кисәгенең җөмләдә үз урынын билгели. Аны бозарга ярамый. Әйтик, әүвәл ия, аннары хәбәр һ.б. Ни кызганыч, бу кагыйдә хәтта язма сөйләмдә дә еш бозыла. Тискәре инверсия бүген татар сөйләменең чиренә әйләнде.
   
Һәрхәлдә грамматик тәртипнең беренче бурычы – ул мәгънә төгәллегенә хилафлык китермәү. Менә бер җөмлә: “Италиядә яңа ел алдыннан урамда йөрүе дә куркыныч: тәрәзәдән артык-портык, кирәкмәгән әйберләр ташлыйлар, баш төбәңне җимереп, иске-москы төшүе бар”. Монда хәрәкәт һәм нәтиҗә эзлеклелеге сакланмаган – иске-москы элек төшә, аннары җимерәдер, ләбаса.
   
Татар кешесе сөйләменең гадәти агышын, көен, аһәңен тоярга тиеш. Мондый тәрбия алмаган, “татарча” сөйләргә күнекмәгән кеше сүз тәртибен бозуга җиңелрәк бирелә. Менә мондый кытыршылыклар аларга ят булып тоелмый: “Минем башта аның бизәкләп бәйләнгән йон фуфайкасына, затлы күлмәгенә, ялтырап торган туфлиенә күзем төште”; “...Төзелеш беткәч, тоткан чыгымнар тиз капланачакмы? Акыллы хуҗа әнә шуларны ачык күз алдына китереп эш башларга тиеш”; “Музейда күренекле йөздән артык авторның иҗат җимешләре куелган”.
   
Болар җөмләдә кайбер сүзләрнең фактик (физик) урынын алыштыру кебек зарарсыз китеклек кебек кенә тоеладыр (бүтән тупас хаталары да баштин ашкан бит), яшь журналистлар хәзер “кушылманың урыны үзгәрүдән сумма үзгәрми”, дип кенә җибәрә. Үзгәрә шул! Мисалларны кабат укып карагыз әле – мәгънә китеклеген дә тоймый калмассыз.
    2) Мәгънә төгәллеге таләпләрен башка кисәкләргә куела торган закончалыкларны үтәгән очракта гына җиренә җиткереп була. Әйтик, грамматика тиңдәш кисәкләргә махсус таләпләр куя. Аларны да мәгънәгә хилафлык китермичә үтәргә тиешбез. Менә бу җөмләне ничек аңларга: “Ул Татарстан радиосын тыңлый, телевидениесен карый алмый”. Бактың исә, зарланучы автор радионы да тыңлый алмый, телевидениене дә карый алмый икән.
   
Тәртип законы, әлбәттә, сүзтезмә һәм җөмлә белән генә чикләнми, ул сөйләм төзелешенең барлык тел чараларына да кагыла (микротекст – синтаксик бөтен, макротекст һәм текст тулаем). Тик, кызганыч ки, бүгенге тел фәне әле, соңгы елларда текст синтаксисы өлкәсендә кыю-кыю адымнар ясалса да (Ф.Сафиуллина, В.Гарифуллин, И.Низамов һ.б.) синтаксис материалының сөйләм таләп иткән эчтәлеге өйрәнелеп беткәне юк, булган нәтиҗәләр дә укытуга җәлеп ителеп бетми, кыскасы, тәртип законын бозмас өчен оештыручыларга фәнни нәтиҗәләргә таянып кабул ителгән кагыйдәләрне катгый үтәгәндә тәртип законы сакланачак, сөйләмебез аңлаешлы, үтемле, тәэсирле булачак.

Илдар  Низамов,
        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»