|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2019 Җәмгыять
"Юк, юк, йөрмим бүтән күршеләргә..."Мин – җомга малае. Бүтән көннәргә дә карашым уңай анысы, әмма... Юк инде, үземнеке – үзәктә. Тормышта төрле хәлләр килеп чыга, күршеләрсез бер дә булмый. Шимбәгә кереп, хәл-әхвәл сорашырга өлгермим, якшәмбе эндәшеп ала. Нәрсәсе белән тартадыр, монысында инде исәнлек-саулык сорашып кына тукталып калды юк, табын җәелә, ашы-бәрәңгесе, ите-кәтлите, кишере-чөгендере, мае-балы – өстәл түрендә. Менә шуннан башлана инде тормышның онытылмас, сүнмәс-сүрелмәс мизгелләре, көн узганын сизми башлыйсың, килүеңнең сәбәпләре онытыла. Вакытында кире әйләнеп кайтасы иде, юк шул, якшәмбе хозурына бер кереп урнашкач, ничек тирәнгә тәгәрәгәнеңне чамаламый да каласың. Якшәмбенең тәэсире шулкадәр көчле ки, вакыты белән үзеңнең җомгадан икәнеңне тоймый башлыйсың, артка әйләнеп тә карыйсы килми. Шимбәгә тукталмый гына туган нигезгә кайтып урнашасы, югыйсә. Бүтән чара юк, ярдәм сорап дүшәмбегә мөрәҗәгать итми булмый. Болай зарланырлык түгел лә дүшәмбе күршем, тик юк инде, якшәмбе шаукымы үз эшен эшли, бәргәләнеп-сугылып алҗыгач, сишәмбегә кереп егылам. Монысы минем өчен гомумән авыр, кай ягыннан карасаң да батмый... Якынлык сизелми, безнеке түгел бу, озаклый алмыйм – чәршәмбегә ишек кагам. Сүзем юк, бик дустанә мөнәсәбәттә һәйбәтләп каршы ала чәршәмбе күршем. Күренеп тора: ниндидер уртаклык сизелә, яңа күршемнең җылы карашларын тоям. Фикерләшеп, шактый утырыла, тик кайтырга кирәк, кунактан-кунакка йөрүләре бик күңелле, ләкин йортны озакка ташлап булмый. Шактый ерак кителгән, юллар урап кайтасы килми – кыскасын сайлыйм. Чәршәмбе белән матур гына саубуллашып, алга юл тотам. И-и, пәнҗешәмбекәем-җаныкаем, ут күршем, атнакичем, сагынган идем үзеңне, күптән күренмисең бит. Гадәттәгечә, чәйләп алып, ипләп кенә гәпләшеп утырабыз, менә тамаша – әле кереп өлгермәдем, инде көн кичкә авышкан. Кояшкайның тау артына төшеп югалуы булды, мин дә мыштым гына үз өемә кереп урнаштым. Күршедән-күршегә йөреп бик алҗыган идем, мин, җомга малае, ниһаять, үз өемдә. Кайсысына сугылсаң да, көнең үтә дә китә икән. Көн артыннан атна үтә, ае атнасына тормый, айлар узып ел дигәненең артта калганын да сизмисең.
Күп йөрдем күршеләрдә, бик күп йөрдем. Һәркайсының үз борчуы, үз мәшәкате. Тегесенең күңелен күрәсең, монысының, алай тынычландырасың, болай ярдәм итәргә телисең, шулай итеп, үзең турында уйларга вакыт та калмый. Бигрәк тә якшәмбесе алҗыта, керсәм, карурманнарда адашкандай тоям үземне, һай чыга алмый интегәм, аяк-кулларым богауланамыни!
Юк, юк, йөрмим бүтән күршеләргә, мин җомга малае, миңа җомгада рәхәт, күрше көен көйли-көйли үз ихатам бар яктан кыйшая башлаган, каралты-курамның карарлык җире юк, капкасы авышып бара, коймалары турында әйтәсе дә түгел, инде череп авасылары гына калган. Булды, җитте, үз өеңә хуҗа булырга кирәк! Һәр көннең үз малы, үз җае. Шул ара-тирә кергәләрмен. Шимбә малаеның ашына күпме тоз сипкәнен карап, чәендәге писүгенә күз төшерермен. Артыгы кирәкмәс, чөнки мин җомга малае, мин җомга өчен җаваплы. Бетә торган дөньясында да, бетми торган дөньяга күчкәч тә җомга өчен җавап тотачакмын. Өйдәшләрем-кардәшләрем, сезгә дә киңәшем: җомгада булыгыз, җомгада калыгыз, йөрмәгез өй борынча, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир. Кай ягыннан карасаң да җомгага җитми инде – чишмәләре саф, инешләре тирән, һавалары чиста, урманнары төз, киң кырларда уңган-булган, чибәр, яулыклы кызлар урак ура, артларыннан баһадирдай гәүдәле, түбәтәйле, эшчән егетләр эскерт кора. Галәмнәрне сискәндергән сихри азан тавышы яңгырый, мөнбәрләрдән күңелләрне айкап, үзәкләрне өзәрдәй вәгазьләр сөйләнә, иң яшерен изге ниятләр тормышка аша, кылган саваплы гамәлләр җуелмаслык булып, һәрберебезнең гамәл дәфтәренә беркетелә...
Барча дөнья халкы кызыгып караучы изге көнебез турында күп язарга булыр иде, тик артык киңәеп, сезне ялыктырасым килми, якташлар. Турысын әйтәм, Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ мине узган гасырның алтмышынчы елларында җомга көнне фани дөньяга китергән, җомга өммәтеннән яралтып, иксез-чиксез бәхетле иткән. Һәм фәкыйрегезнең иң олы теләге – гомеренең калган өлешен дә җомга йортында уздырып, Хак Тәгаләбез һәм Аның коллары каршындагы бурычларымны тулысынча үтәп, нәкъ менә изге җомга көнне соңгы сулышларымны: “Ләәә иләәһә иллаллаһ”, – диеп алып, бакыйлыкка күчү. Галәмнәр хуҗасыннан үземә сораганнарны барыгызга да сорыйм. Аллаһ сезне бу дөньяда да, киләчәк дөньяда да зур нигъмәтләр белән бүләкләсен, Аллаһ сезне утлардан сакласын! Җомгаларыбыз һәрвакыттагыча мөбарәк булсын!
Рәсүл ГӘРӘЕВ. Мамадыш районы, Шәмәк авылы.
--- |
Иң күп укылган
|