|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Аллергик балага манту ясаган бакча хезмәткәрләрен нинди җәза көтә?Чаллы прокуратурасы балага манту ясаган балалар бакчасы хезмәткәрләренә җәза бирүне таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «86нчы балалар бакчасында тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирде», - дип сөйләде Руслан Галиев.
Элегрәк «Татар-информ» гыйнвар урталарында гаммәви мәгълүмат чаралары «Электроник» балалар бакчасында балага манту ясалуы һәм шуннан соң хәле начарлануы турында мәгълүмат бастырган иде, дип хәбәр иткән иде.
Тикшерү күрсәткәнчә, әнисе туберкулин диагностикасыннан язмача баш тартуга карамастан ир балага манту ясаганнар.
Ана бала табиб-аллергологта диспансер исәптә торуы сәбәпле манту ясатудан баш тарткан булган.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|