поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2019 Язмыш

«Көндәшләр» булып яшәде безнең әниләр

Без, өч бертуган малай, һәр елның май ахырлары җитүгә Кызылбайга барырга җыена башлыйбыз. Кызылбай туган авылыбыз булса да, хәзер башка жирдә — әни туып-үскән авылда яшибез. Әтиебез сугыш ярасыннан бик яшьли үлгәч, карт атагыз белән карт әниегез янында тормыш итү җиңелрәк булыр дип, әни өйне сатып, калган мөлкәтне берничә арбага төяп, сыер, бозауны шуларга бәйләп, безне төенчекләр, мендәрләр, бәбкәле каз оялары арасына утыртып, үзе туып-үскән авылына төянеп кайтты.

Искерә башлаган дүрт почмаклы өй сатып алып, яңа урында тормыш көтә башладык. Еллар үтеп, буйга җиткәч, анысын да туган авылым дип әйтергә була. Сүз чыкканда без аларның икесен дә, бер дә тартынмый, уңайсызланмый, «туган авыл» дип йөртәбез. Миндә, малай, хәзер ике мин, дигәндәй, ике төбәк тә бер дәрәҗәдә кадерле.
 
Кызылбайдан күчеп киткәндә миңа, өч малайның иң олысына, биш яшь тулып кына килсә дә, без анда кунакка баруны айлар, еллар буе сагынып көтә идек. Ул заманда, узган гасырның уртасында, аттан башка транспорт юк диярлек чорда, без ятимнәрне кем һаман кунакка йөртсен инде. Алай да, 12-13 яшьләремдә бугай, кышкы каникулда кемдер толыпка төреп кошевкага утыртып, ике тапкыр берәр атнага «утырмага» алып барды. Авылдан бер чакрым читтә урнашкан Терке авылында (бу якта наратны терке дип йөртәләр), Бакый исемле борынгы карттайларда бик күңелле итеп кунак булуымны хәзер дә җылы итеп искә алам. Кем соң алар борындык карттай һәм борындык картнәй? Ул елларда, хәзерге күзлектән караганда, кызык кына традиция бар иде Урал татарлары арасында. Туганлык җепләре бөтенләй булмаган, ләкин бер-берсен якын итеп озак кына аралашып, кунакка барышып яшәгән яшь һәм олырак ирле-хатынлы гаиләләр, дуслыкны ныгыту өчен зур мәҗлес оештырып, шунда, чакырылган башка парлар катнашыңда, өлкәнрәкләрен «борындык әни», «борындык әти», яшьрәкләрне «ул» һәм «кыз» исемнәре белән атап, яна «нәсел» нигезлиләр, ягъни ясалма әти-әни, ясалма ул һәм кыз ячейкасын төзиләр. Шул көннән башлап ике гаилә арасы чын туганнарча ныгый. Бу якынлык балаларына да күчеп, аларның да дуслыгы зур була.
 
Кызылбайга кунакка — әни белән әтинең борындык әти-әнисенә җибәрү үзенчә туган авылыбыз белән ара бөтенләй өзелмәсен өчен эшләнгәндер инде. Борындык бабайның үзенең дә сигез баласы булып, берничәсенең шәһәрдә эшләгәне, укыганы хәтердә. Улы Рәкыйп белән күрше авылда урта мәктәпне бергә тәмамладык. Ул күп еллар эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгәннән соң ялга чыкты.
 
Безнең әле Кызылбайда дәү әниебез дә яши. Аның исеме бу якларда очрамый торган исем — Мөсәтыйха. Бәлки аны халык телендә бозып әйткәннәрдер, бәлки мулла шулай кушкандыр, белешмәләрдә, татар исемнәре китабында очратканым булмады. Иң мөһиме исемнең ничек язылуы яки әйтелүе түгел, ә дәү әнинең безгә якын булуы.
 
Иң гаҗәбе шунда: дәү әни ул — әтинең беренче хатыны. Бөек Ватан сугышы башланганчы бергә яшәгәннәр, Рәфкать исемле малайлары туган. Шул ук елны әти фронтка китә. Сугыштан кайткач, гаиләсен ташлап, ялгыз яши башлый.
 
— Мөсәтыйханы калдырып чыкканда, иңбашына бер балта гына салып чыгып киткән әтиегез, — дип сөйләде әни без бераз үскәч. — Авыл кырыендарак буш өйгә барып кергән, акчасын соңыннан эшли-эшли түләгән. Миңа яучы җибәргәндә йортын рәтләп, өй эчен чистартып, өстәл, кровать, савыт-саба алып, килен төшерерлек хәлгә китергән иде. Фронтовикка күршеләре дә хәлләреннән килгәнчә булышкан.
 
— Әни, әти ни өчен күрше авылдан өйләнергә булды икән? Ике авыл арасында юньле юл да булмаган бит ул елларда.
 
— Авыл белән авыл арасында юл булмый тормый инде. Ә менә язгы ташкын вакытында Әй елгасы ел саен күперне агызып китеп, су кайтып, май
 
ахыры җитмичә яңа күпер салып булмый. Мине күрергә әтиең күпер салгач тарантаска утырып килгән иде.
 
— Сезне кем таныштырды соң?
 
— Кем булсын, Кәримә әбиең. Аның әнисе Кызылбайдан килен булып төшкән булган. Алар нәселе әтиеңнең ата-әнкәсе исән чагында аралашып яшәгәннәр. Әтиең, ялгыз калгач, тегеләргә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән. Алар мине димләргә булганнар. Безне күрештерделәр. Бер-беребезне ошатканбыздыр инде. Әтиең икенче атнартында килде дә, никах укыттык. Печәнгә төшкәнче төяп алып кайтып та китте.
 
— Әти ниндирәк кеше иде соң?
 
— Әйбәт кеше иде. Ул миннән күпкә сабыр, йомшак, хатын-кызга юл куя белә торган ир булды. Бер чакны, син әле тумаган да идең, шулкадәр әтиләргә кайтасым килеп китте. Рафил абыең да аларда торып калгач, бигрәк кенә күрәсем килә. Әтиеңә, сагындым, авылыма кайтып киләсе иде, дип әйтергә куркам. Килен өч ай тормаган, уттай эш вакытында ничек өйне ташлап китмәк кирәк, дип сүгеп ташлаудан котым чыга. Ә туган йортка кайтасы килә. Нишләргә? Уйладым, уйладым да, тәвәккәлләп ныклы карарга килдем: әтиеңнең кесә сәгатен чалбар кесәсенә салдым да чалбары белән бергә юдым. Сәгать сугыштан соң сирәк кешедә генә була торган бик кадерле нәрсә икәнен белеп эшләдем. Әтиең детдомнан төшке ашка кайткач, хәлне аңлатырмын, ул мин юньсезне сүгеп ташлар, хурлыклы сүзләр әйтер, дип уйладым. Мин, чын-чынлап үпкәләгән булып, әтиләр өенә кайтып китәрмен — ара унбиш чакрым гына бит. Ике-өч кич кунгач, гафу үтенеп, шыпырт кына янына кайтып төшәрмен.
 
Юк шул, мин уйлаганча барып чыкмады. Сәгатьне сабынлы суда юганны белгәч: «Сәлиха, син әле ирләр кесәсен актарып өйрәнмәгәнсең икән, бер дә хафаланма. — диде. — Без аның капкачын ачабыз да, кояшка каратып куеп киптерәбез. Һичшиксез, йөреп китәчәк».
 
Син туып тәпи йөри башлагач, түзми сөйләдем әтиеңә сәгать юу серен. Шунда, мине кызганып, бер кичкә булса да әтиләргә алып барып кайтырга башы җитмәгәне өчен, үзен битәрләде. Мин берәр гаеп эш эшләсәм, йә көтелмәгән бәла-каза килеп чыкса, хафаланмыйк дөнья малы өчен, кеше дә ятып үлә, дип гел тынычландыра иде. Иң мөһиме — бала күңелле кеше булуы. Авылда яшәп, көне-төне мәшәкатькә чумып яшәсә дә, эт булып арып кайтса да, иң элек сезне кулларына алып, сөеп, сөйләндереп күңеле булгач кына өстәл артына утыра. Йомшак, кешелекле холкы өчен бөтен авыл яратты үзен. Төрмәгә эләгүдән курыкса да, мохтаҗларга, хәленнән килгәнчә, ярдәм итте. Шуңа күрәдер инде, үлгәч бөтен авыл озата барды.
 
— Ә ни өчен дәү әнине ташлаган?
 
— Ни сәбәптән аларның юллары аерылышкандыр, анык кына әйтә алмыйм. Бу хакта сөйләшүне тыйды ул. Без өйләнешкәнче үк булган күңелсез хәлләр хакында сүләшмәскә сүз куештык. Мин дә бит сугыш башланганчы башка ирдә идем. Рафил абыегызның әтисе фронтта үлмәсә, әтиегез белән очрашмаган булыр идек, сез дә булмас идегез. И балалар, сүләп китсәң, аның осына сыгарлык түгел.
 
Мөсәтыйха дәү әнигә кайчан, кем өйрәтүе буенча «дәү әни» дип әйтә башлавыбызны хәтерләмим. Шунысы хак: бер тапкыр да дәү әнине безнең әнинең көндәше итеп уйлаган чак булмады. Билгеле булганча, көндәшләрнең 99 проценты бер-берсен өнәми, хәтта гомер буе дошман булып, бер-берсеннән кара көнләшү белән яшиләр. Ә безнең әниләр үлгәнче аралашып, яшьрәк, көчлерәк вакытта күрешеп, балалары, оныклары өчен бергә сөенеп көн күрделәр. Аларны ничек «көндәшләр» дип әйтәсең инде. Кыз туганнар кебек башкаларны көнләштереп яшәделәр. Ә бит икесе дә җебек, төшеп калган хатын түгел; кирәк булса, чәйнәми йотарга да күп сорамаслар.
 
Әйткән идем бит, Кызылбайга кунакка баруны ел буе көтәбез, дип. Быел да, май ахырында соңгы кыңгырау чылтырау белән өчәүләшеп — 12, 9, 7 яшьлек балалар, юлга чыгып киттек. Барасы җиребез безнең өчен шактый ерак — турыдан унбиш чакрым булыр. Зират яныннан менеп китеп, Красноуфим тракты аша чыгасы да, Урыс күлгә алып баручы юлдан сиптерәсе. "Сиптерәсе" диюем шуңа: барасы юлның беренче яртысын уйный-уйный, сикерә-сикерә узасың. Кояш кыздыра башлап, тамак кипкәч, аяклар хәлсезләнә, кәеф бераз кырыла. Совхозның «Второе отделение» дип аталган урыс авылына янынды коедан тешне сындырырлык салкын су эчеп, утырып аз гына ял итеп алгач, тагын хәл керә, сәфәрне дәвам итәргә дә була. Бик җәелеп утырсаң, урыс малайларының кыйнавы да бар. Андый ямьсез очракларга үзебезнең юлыккан булмаса да, барыбер күңел шикләнә. Тизрәк комлы машина юлыннан туган авылга таба элдертергә кирәк. Кояш кыздыруына түзеп, төпчек малайны хәлдән тайдырмыйча ике чакрым үтә алсак, оҗмах рәхәтлеге башланачак: юл катнаш урманга — усак, каен агачлары арасына барып керәчәк. Күләгәдә кошлар сайравын тыңлап, тәмле исләр иснәп баруы никадәр рәхәт!
 
Дәү әни белән Рәфкать абый безне якты йөз белән каршылый. Тормышлары ишсез гаиләдәгечә тыйнак булса да, дәү әнинең чиста өе, матур ишегалды, капка төбенә терәлеп диярлек аккан Әй елгасы, әгәр азрак арттырып җибәрсәң, шул минутта ук арыганны оныттыра.
 
Юлга чыгар алдыннан әни яхшы инструкция бирде: үзара сугышмаска, талашмаска, өстәл артында үзеңне кунактагы кебек тыйнак тотарга; ярамаган эш эшләмәскә («зыян итсәгез — җаныгызны алырмын»); өч кич кунгач, рәхмәт әйтеп кайтып китәргә («абыегыз училище бетереп эшкә башлый гына, дәү әниегезнең әндрәй казнасы юк»).
 
Без киләсен белгәнгә (телефон булмаса да, әнкәй берәр кеше аша алдан хәбәр итә), абый кармак таякларын киптереп, күптән әзерләп, өй артына сөяп куйган. Икенче көнне йокыдан торуга дүрт малай — Хөрмәтнең дүрт улы — дәү әни зур табага өеп пешергән коймакны яки кәртүк шәңгәне корсакка төеп тутырып, сөтле чәй белән бастыргач, суалчан казып, балыкка китәбез. Кунакта үзебезне ничек тотканбыздыр, анысын хәтерләмим, ә менә бер зур чиләк алабуга тотып кайткан ул җәйге көн әле дә булса сагындыра.
 
Шулай итеп, дүртәүләшеп балык тотарга чыгып киттек. Киттек дип, барасы да юк — елга абыйлар өеннән күп булса ике йөз метрда гына. Хет ярдан аякларыңны салындырып утырып, хет биек, озын күпер өстеннән кармак ташла. Әмма абыйның үз планы бар. Ярты чакрым чамасы ераклыктагы Әй борылышында алабуга яхшы чиртә икән. Кармак суга батканчы ук суалчанга ябышалар, ди. Бер-ике сәгать утырсаң — бер чиләк алабуга! Шундый шәп урын була торып, ник күпер башында ятарга, колыннар кебек уйный-уйный барабыз абыйның бер алдына, биш артына чыгып.
 
Быел яз аеруча соң килгәнгәме, май бетеп баруга карамастан, шомырт чәчәкләре коела гына башлаган. Шулай булмый, ай башында чәчүгә төшүгә, гомердә булмаганча, тездән кар яуды бит. Агачлар чәчәк атарга соңлаган кебек, балык та уылдык чәчәргә бераз су җылынганын көткәндер.
 
Елга борылышында язгы су казанда аш кайнаган кебек күбекләнеп, болганып ага икән. Ялгыш төшеп китсәң, котыла да алмыйсың, коткара да алмыйлар. Ака елгасына төшеп, әздән генә батып үлүдән калган чак та булды. Ә Әй елгасы Ака гына түгел — киңлеге йөз метрлар белән исәпләнә. Олылар әйткәнчә, аңда сыртларына мүк үсеп беткән чуртаннар, өстәлгә сыймаслык корбан балыклары яши, тобада яшеренеп яткан җәеннәр каз-үрдәкләрне тереләй йота.
 
Серле Әй елгасы турында сөйләшә-сөйләшә тиешле урынга килеп җиткәнне сизми дә калдык. Абый дөрес әйткән икән, суалчанны эләктереп кармак салуга, шуны гына көтеп торган кебек, балык секунды белән йота да аска, тирәнгә сөйрәп алып китә. Менә шул мизгелдә артык кабаланмый гына кармак таягын күтәреп җибәрәсең дә — алабуга кояшта ялтырап, яр өстенә килеп төшә. Ул минутларның рәхәтлеген сүз белән аңлатырлык түгел. Елга култыгында су чыннан да тыныч түгел, ә кайнап торган сыман. Шул су өстендә бертуктаусыз балык сикереп уйный. Мин моңа кадәр дә, моннан соң да бер урында балык җыелып шулай «кайнаганын» күрмәдем. Балыкчылар еш кына ялганлап мактанырга яратсалар да, без алабуга тоткан көн чын мәгънәсендә мактанырлык иде. Абый юкка гына чиләк алдырмаган икән — өч кармак белән, оста балыкчылар булмасак та, сәгать эчендә савытны эре-эре алабуга белән тутырдык та куйдык. Аннан соң нәфесләнеп китеп әллә ничә тал чыбыгына балык тезеп, бәйрәмнән кайткан кебек юлга кузгалдык.
 
Алабуганы чистарту бик авыр. Шуңа күрә дәү әни, кулыгызны кисәрсез, дип, безне якын җибәрмәде, бик озак маташса да, үзе генә чистартты. Ул көнне без туйганчы табада кыздырган ап-ак итле балык ашадык. Ә иртән йокыдан торуга дәү әни иң эреләрен салып балык бәлеше пешергән иде.
 
Безнең әни Кызылбайда әтиебез белән яши башлауга ук, аның беренче хатыныннан булган алты яшьлек улы Рәфкатьне якын итә. Ап-ак тәнле, сары чәчле бу мөлаем бала да әнидән бер дә тарсынмый, җае чыккан саен йөгереп килә дә җитә. Әни аның аркасыннан сөеп, хәленнән килгәнчә сыйлап, кичкә таба: «Улым, әниең югалтмасын, бар кайт, иртәгә килерсең», — дип озата. Әти бу дуслыкка бик сөенә, әлбәттә. Әнинең Рәфкатьне якын итүендә тагын бер сәбәп бар: беренче иреннән туган җиде яшьлек улын әтиләренә калдырып кияүгә чыккан бит ул. Үги әтисе Хөрмәт баланы Кызылбайга алып килергә бик риза булса да, картлар, үзебезгә иптәш, йорт арасында булышырга кирәк, дип, җибәрмиләр. Әни, мөгаен, Рәфкатьне олы улын сагынып, бу да ярым ятим үсә дип, аркасыннан сөйгәндер. Кыскасы, малай ике арада йөреп үсә. Берәм-берәм без — энеләре туа башлагач, әнигә (ул аны әнкәй ди) бала карарга булыша.
 
Рәфкать үги әнисен якын иткәнгә Мөсәтыйха дәү әни бер дә көнләшмәгән. Элекке иренең яшь хатыны турында башка хатын-кызларның да гайбәт сөйләүләрен өнәмәгән. Берничә класс кына белеме булган авыл хатынына мондый тәрбиялелек каян килгән? Моны мин бүген дә аңлый алмыйм. Безнең әни дә ашка таш белән атмый. Рәфкать абый аркасында тәмам якынаялар. Бер-берсенә кунакка йөрмәсәләр дә, очрашканда үзләрен кешеләрчә тоталар, йөз чытмыйлар.
 
Сер түгел, ирле йортта ашау-эчү дә яхшырак. Сугыштан соңгы авыр елларда Хөрмәт әтиебез бик «блатной» урыннарда эшли: башта балалар йортыңда (әти үзе дә детдомда үскән) склад, хуҗалык мөдире була,
 
ятимнәрне башка районга күчергәч, колхозның склад мөдире итеп билгелиләр. Әни, көндәшенең тормышы җиңел булмавын яхшы белгәнгә, җае чыккан саен ансын-монсын биреп, ярдәм кулы суза. Әти мондый дуслыкны бик өнәп бетермәсә дә, олы малае хакына әнкәйгә каты бәрелми. Яшь хатыны исә күп кенә «кырын эшләрен» иренә сиздермәскә тырыша.
 
Шулай тату яшәгәнгәдер инде, әти үлгәч Кызылбайны калдырып киткәндә, Рәфкать абый, дәү әни белән аерылышу бик авыр булды. Безнең мал-мөлкәт төялгән атлар Әй елгасы аша салынган күпер янына җиткәч, шактый туктап торды: озату озакка сузылды. Хатын-кызлар яулык очлары, кул сыртлары белән яшьләрен сөртә. Әнкәй аларның һәрберсен кочаклап чыккач, дәү әни белән иң ахырдан күреште. Алар бер-берсенә җылы сүзләр әйттеләр, хәзер без икебез дә тол хатын, дип юатыштылар. Әмма озатышуның иң авыры безгә төште: Рәфкать абый, энеләремнән аермагыз, мин дә алар белән китәм, дип елый. Аңа карап без үкерәбез. Аптыраган олылар ярсыган балаларны ничек тынычландырырга белми. Алай да әни Рәфкать абыйның «ачкычын» ничектер табып, калырга ризалатты. Каникул җиткән саен безгә кунакка киләчәгенә ышандырды. Хәтта, юатып, бишлек кәгазь акча биргәне дә хәтердә.
 
Безнең туганлык җепләребез үскәндә өзелмәде. Абый, җае чыккан саен, безгә килеп сөендерде. Үсә төшкәч, алда сөйләгәнчә, без дә аларга барып йөри башладык. Студент чакларда да дәү әниебезне — безне көтеп, җылы сүзләр белән каршы алган кешебезне — күрергә сагынып кайта идек. Безнең өчен ике авылда ике әни яшәде. Әниләребез дуслыгы ятимлек елларын да җиңелрәк уздырырга ярдәм иткәндер, мөгаен. Әти үлгәч, алар тагын да якынайдылар. Очрашканда сөйләшеп (безнең турында инде) сүзләре бетми. Ә пенсиягә чыккач, кунакка йөрешергә дә, малайларның туйларыңда утырырга да насыйп булды аларга. Менә шундый «көндәшләр» булып яшәде безнең әниләр.

Разит СИБАТОВ
Түгәрәк уен
№ --- | 13.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»