поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2019 Авыл

Чура авылында тракторчы егет ничек Инстаграм йолдызына әверелгән?

Кукмара районының Чура авылы егете Василий Ивановның инстаграм сәхифәсендә унике меңнән артык язылучысы бар. Ул артист та, язучы да, түрә дә түгел - гап-гади авыл тракторчысы. Үзен дә ул “тракторчы-профи” дип таныштыра.

Василий төшергән видеолар гап-гади, сөйли торган сүзләре дә бернинди дә “кәнфит кәгазе”нә төреп тәкъдим ителмәгән. Ул язылучыларына татар телендә авыл тормышы, аның яшәеше, дуслары, тракторлары турында яратып сөйли. Видеоларны да купшы рестораннардан, концерт залларыннан, сәхнә артыннан, яки кибетләрдән түгел, ә гаражда, ишегалдында, басуга тирес түгәргә барган җирендә, ватылып киткән тракторын ремонтлаганда төшерә. Һәм шулар белән халыкта кызыксыну уята бит. Аның видеоларын көнгә берничә мең кеше кереп карый.  
 
Василийның видеоларын кызыксынып күзәтеп баручылар арасында танылган шәхесләр дә шактый. Алар арасында җырчылар, алып баручылар, блогерлар бар. Инстаграмда танылу серен без Василийның үзеннән сораштык.
 
- Инстаграмга теркәлүемә бер ел да юк әле. Үзем бу өлкәдә берни дә аңламагач, хатыным Алисә теркәп биргән иде. Башта башкаларны гына күзәтеп тордым, ә үземнең видео-постларны җәй көне куя башладым, – ди ул.
 
Шуннан соң, ни гаҗәп, Василийның язылучылары көнләп түгел, сәгатьләп арткан. Ә популярлыгының серен ул гадилеккә бәйләп аңлата.
- Халык минем селфи-видеоларымны гади булганым өчен үз иткәндер дип уйлыйм, чөнки барысын да ничек бар, шулай  сөйлим. Ялганламыйм бит мин. Ниндидер популярлык казану турында башыма да китермәгән идем. Төшерә торган видеоларым, гади авыл тормышы кешеләрдә шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламаган да идем, – ди Василий.    
 
Инстаграм “йолдызы” безгә үзенең гаилә тормышын да сөйләде. Аңа 40 яшь икән. Хатыны Алисә белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хатыны да, үзе кебек үк, авылда фермада эшли. Василий – “Вахит” исемендәге хуҗалыкның алдынгы механизаторы.
 
- Техникада эшләвемә егерме елдан артык инде. Эшемне дә, авылны да, хезмәттәшләремне дә бик яратам. Халык арасында видеоларым популяр булса да, көнозынына телефонда утырмыйм, чөнки эшем күп. Вакытым булганда, берничә минут кына яздырам да, социаль челтәргә эләм. Аннан соң бераз утыргач, интернетны сүндереп куям. Алайса смс-хатлар, комментарийлар күп килә. Көне буе телефонда гына утырып булмый бит, – ди ул.  
 
Василий Инстаграмдагы аккаунтын киләчәктә тагын да киңрәк җәелдерергә тели.
- Видеоларыңны “Ютуб-канал”га урнаштырырга ярдәм итикме, камера алып бирикме, дип шалтыраталар. Аларга җавап бирмәдем әле. Ләкин авыл темасын  үзгәртмиячәкмен. Моңа кадәр ничек төшергәнмен, шулай дәвам итәчәкмен. Соңгы вакытта реклама тәкъдим итүчеләр дә артты. Киләчәктә моның буенча да шөгыльләнмәкче булам, – диде гап-гади авылның “йолдыз” механизаторы Василий.    
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.02.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»