|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразованың ата-бабалары нинди милләттән булган? Җырчы кызыклы сорауларга җавап бирәГүзәл Уразованың YouTube каналында кызыклы видео пәйда булды. Җырчы анда коймак пешергән арада кыска сорауларга җавап бирә. Сораулар арасында яраткан китабы (спойлер - "Ак чәчәкләр"), киносы, ризыгы, киеме кебек гадирәкләре дә, "мәхәббәтне ничек сакларга?", "13 яшьлек кызга нинди киңәш бирер идең?", "бүгенге тормышыңны нинди сүз белән атар идең?" кебек уйланырга мәҗбүр итәрдәйләре дә бар. Блиц-опрос вакытында Гүзәл Уразова кунакларын "гусь по-уразовски" һәм манты белән сыйлавы, "Санта Барбара" сериалына кереп, Сиси Кэпвеллга сүз катарга теләве, беркайчан да кыска шорты кимәячәге турында да сөйләп алды.
Җырчыга "ата-бабаларың арасында башка милләт кешеләре бармы?" дигән көтелмәгәнрәк сорау да бирелде. "Юк. Үзебезнекеләр генә", - диде Гүзәл.
Ә инде Гүзәл Уразованың балаларына ничек дәшүен, җырчы булмаса, кем булырга җыенуын, кеше белмәгән нинди таланты барлыгын, йоклар алдыннан нишләвен белер өчен видеоны карагыз.
--- |
Иң күп укылган
|