|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2019 Шоу-бизнес
"Бер-беребезне аңлап азапланмыйбыз" - Рафинә Ганиуллина 5 апа-сеңел арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләдеБиш кызлы танылган гаиләдән булган җырчы Рафинә Ганиуллина "Туганың белән дус булу авырмы?" дигән сорауга җавап бирде. Уртак эш берләштергәндә, дөрестән дә җиңел түгел, дип саный җырчы. «Кызлы йорт» проектына ни өчен нокта куелуын ул болай дип аңлата: "Безне күп җирдә «Кызлы йорт» - биш бертуган кыз проекты буларак көтәләр. Əмма, без туганлык җепләренең никадәр нечкә икәнлеген аңлап алгач, бу проектка нокта куйдык. Бүгенге көндә ике сеңлем — безнең концерт программасында чыгыш ясый, «иң стойкийлары». Дүртенче сеңлем - Аишаның дөньяга карата үз фикере, сәхнәдә үз йөзе. Без бер дулкында, шуңа күрә бер-беребезне аңлап азапланмыйбыз. Үзе бүләк иткән мендәрчек сыман, бер якка сыпырсаң - кытыршы, икенче ягы - шома, безнең арада - менә шундый баланс", - ди Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|