поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.02.2019 Мәдәният

Буяулары аның кара алтын

Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иҗади сәләтне яшереп булмый шул, кайчан да булса тишелеп чыга, диләр. Бу сүзләр Уфада яшәүче милләттәшебез Марсель Шәйдуллин турында. Ул үзе югары белемле нефтьче, нефть һәм газ компанияләрендә бораулау буенча инженер булып эшли. Ә моннан берничә ел элек, балачак хыялын тормышка ашырып, рәсемнәр ясый башлаган. Буялар урынына ул гадәти булмаган материал - нефть куллана.

- Мин Бакалы районының Яңа Балыклы авылында (Башкортостан) туып-үстем. Әтием Наил гомере буе машина йөртүче булып эшләде, ә әнием Рәсимә - мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүген алар икесе дә лаеклы ялда инде.
 
Кечкенәдән рәсем ясарга яратсам да, рәссам булырмын дип уйламаган идем. Уфа нефть техник университетын тәмамлаганнан соң белгечлегем буенча эшли башладым. Унөч ел дәверендә Россиянең төрле почмакларында эшләргә туры килде. Ә бүген мин Себергә вахта буенча йөреп эшлим, - дип үзе турында сөйли милләттәшебез.
 
Моннан өч ел элек ул кулына кабат каләм ала. Бер айлык махсус курслар тәмамлаганнан соң Марсель майлы буяулар белән рәсемнәр иҗат итә башлый. Ә бервакыт, эш киеменә буялган нефть тапларының төрле сурәтләргә охшаганлыгын күреп, буяуларын кара алтынга алыштыра.
 
 
Рәсемнәренең төп темасы да нефть чыганаклары һәм нефтьчеләр белән бәйле. Төньяк Россиянең сихри табигате, кояшлы матур иртә фонында калыккан бораулау каланчалары, платформалар, нефть күчерүче баржалар, һәм, әлбәттә, хезмәт кешесе. “Коллегаларымның ярты гомере эштә, кырыс һава шартларында үтә. Гаиләләреннән еракта, вагоннарда яшәп, илебезне кара алтын белән тәэмин итүче бу кешеләр картиналарда сурәтләнергә, әлбәттә, лаек. Кешеләр аларның хезмәте турында күбрәк белсен иде”, - дип сөйли Марсель.
 
Нефть - сыек матдә, шуның өчен рәсем ясау өчен бик әйбәт материал түгел. Ул куерсын, тигез ятсын, тиз кипсен өчен милләттәшебез күп тәҗрибәләр үткәрә. Бүген аның иҗат җимешләрен профессиональ рәссамнар да, нефть тармагы хезмәткәрләре дә югары бәяли.
 
Уфада Марсель Наил улының җиде шәхси күргәзмәсе узган инде. Шуларның берсен Самара Дәүләт техник университетының өлкән мөгәллиме Георгий Морозов та күргән. Марсельнең рәсемнәре белән соклануын яшерә алмаган якташыбыз аңардан иҗат җимешләрен техника университеты студентларына да күрсәтүен сорала.
 
Менә шушы көннәрдә Самара Дәүләт техник университетында Марсель Шәйдуллинның “Минем нефтькә таба юлым” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Чараны ачу тантанасында өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, рәссам, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Азат Надиров та катнаштылар.
 
 
- Советлар чорында сәнгатьтә хезмәт, эшче халыкны зурлау традициясе бар иде. Бу тема Марсельнең рәсемнәрендә дә чагыла. Тик кешеләрнең йөзләре күренми, ә бу аларның кичерешләрен тоярга комачаулый. Көрән төснең өстен булуы да күңелне боектыра, - дип фикерләре белән уртаклашты Азат әфәнде.
 
- Нефть белән генә ясаган рәсемнәр өчен бу табигый хәл. Ә менә боларын кара алтынга майлы буяу кушып ясадым, - дип төсле рәсемнәргә күрсәтте рәссам. Бу техника белән кызыксынучылар өчен Марсель мастер-класс та оештырды.
 
Яңа юнәлеш рәссамының иҗат җимешләре белән күргәзмәгә килүчеләр бик озак хозурландылар. “Марсель кешеләрне, табигатьне шундый оста итеп тасвирлый ки, хәтта ерактан аларны фотосурәтләргә охшатырга мөмкин. Кызганычка, студентларыбыз кышкы каникулларда. Бу матурлыкны күрә алмыйча калдылар”, - дип уфтанды тәрбия эшләре буенча бүлек җитәк-чесе Наталья Сергеева.
 
Күргәзмә Дәүләт техник университетында (Первомайская урамы, 18 йорт) 11 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бәлки студентлар аның турында ишетеп, килеп җитәрләр әле. Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, Марсель Шәйдуллинның иҗат җимешләрен үз күзләрегез белән күрә аласыз.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»