поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.02.2019 Мәдәният

Гөлназ Фәйзрахманова: “Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим”

Быел 17 сентябрь көнне «Болгар радиосы»нда эфирга чыгучы «Нокта» тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. «Нокта» тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

- Гөлназ, радиода «Нокта» тапшыруына ничек кереп киттең? Юридик белемне махсус шушы тапшыру өчен алдыңмы?

 
- 2014 елда “радиога яңа проект кирәк” дигән сүзләр йөри башлагач, ул вакытта PR бүлегендә эшләүче кызлар Айсылу белән Катя “Әйдәгез, Гөлназга юридик тапшыру алып барырга киңәш итик!” дигән тәкьдим белән чыкты. Бу - август ае иде, ә июль аенда мин икенче югары белем алу өчен юридик факультетка укырга кердем. Кызлар бу турыда, әлбәттә, белә иде. “Укырга керәм” дип янып-көеп йөрүләремне дә күрделәр. Белем махсус бу тапшыру өчен түгел, үзем өчен алынды. Гомумән, бу белемгә китергән юллар бик урау. Әле 2006 елларда мин бала белән өйдә утырган вакытта икенче югары белем алу турында уйлана башладым. Декретта хатын-кызның энергиясе күп бит ул. Көнкүреш эшләрдән арса да, аңа үзен эштәме, укудамы файдалы, кирәкле итеп тою да кирәк. Тик ул вакытта канатларым тиз сынды- кеше сүзен тыңлый идем. Аннары 2013 ел ахырында чын-чынлап икенче югары белем алу турында кабаттан уйлана башладым. Күпкатлы йорт проблемаларын чишү дисеңме, кибеттән алган товарның сыйфатсыз булып аны кире кайтартумы, кибет эшчәнлеген, интернет кибетләрне туктату, прокуратуга хатлар язу - юрист һөнәрен алганчы, мин боларның барысын да үттем. Дөреслекне яклау, үземнең генә түгел, башкаларның да мәнфагатен кайгырту миңа ошый иде. Психолог, юрист булырга теләвемнең асылында кешегә риясыз ярдәм итү тора.
 
- “Нокта” тапшыруы халыкка ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә? Үзең бу тапшырудан канәгатьме?
 
- Әлбәттә, мин канәгать. Ничәмә мең кеше тапшыруга хат язып, шалтыратып бушка ярдәм алды. Күпмесе әле алачак. Буш сүз генә сөйләмичә, күзгә күренә, тотып карый торган, тоя торган, күңелне тынычландыра торган ярдәм бит ул. Кызганыч, бездә халык юридик яктан белемсез. Ә без тапшыруда бу белемнәрне арттырабыз. Бер соравың булмаса да, тик кенә тыңлап утырсаң да, “Нокта” тапшыруын тыңлап бик күп файдалы мәгьлүмат алырга була.

- Кайвакыт тапшыруны тыңлаганда, син килгән кунакларыңнан да белемлерәк дигән фикер туа. Чөнки кайбер сорауларга җавапны белгечләр түгел, ә син бирәсең. Бу хакта үзең ни уйлыйсың?
 
- Белгечләрнең икеләнеп торуын күрәм дә, остарып үзем тотынам шул. Минем бик тәнкыйди тыңлаучым бар - әни. Ул мине гел кисәтеп тора: “Бүген тагын кешегә сөйләргә ирек бирмәдең инде”, - ди. Үземне тыям инде мин, тик алар дәшми утыргач, тизрәк кешегә сөйлисе, проблемаларына аңлатма бирәсе килә бит. Кайчагында белгечләр үзләре “Гөлназ, без белмибез”, дип ишарә ясыйлар да, мин үзем җавап бирәм. Алай да булганы бар. Юридик белемем булмаса, төгәл җавапны белмәсәм, кысылмас идем. Ә болай гаеп итмәсеннәр инде, ярдәм итәргә теләп сөйләвем ул.

- Тормышта юридик проблемалар белән очрашканың бармы? Аларны ничек хәл итәсең? Кемгә мөрәҗәгать итәсең?
 
- Әлбәттә очрашканым бар. Төрле сораулар белән судта да булырга туры килде. Үземнең сораулар белән генә түгел, юрист буларак шәхси консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Судта катнашу, иск язу, теге яки бу проблема белән бәйле сорауларга аңлатма һ.б. Бу өлкәдә эшләгәч, яхшы, белемле, җаваплы адвокатларны беләм. Үземнең генә баш җитмәсә, алар белән киңәшәм.

- “Нокта” – җитди тапшыру. Җиңел рухтагы тапшыру алып бару теләге юкмы?
 
- Вакыт-вакыт эфирда артистлар белән әңгәмә оештырап алам мин. Йә ул түләүле тапшыру була, йә кисәк кенә кунак килеп төшә дә, бу вакытта син эфирда буласың, артист белән сөйләшеп аласың. Сагындырган икән, дип уйлап куям аннары. Мин эшемне яратам. Кем генә килмәсен кунакка - президентмы, эшмәкәрме, яшь әниме - син алар белән кызыклы, җиңел, мәгьлүматка бай әңгәмә кора белергә тиеш. Димәк, үзең һәр яклап үскән, камил, белемле булырга тиеш. Яшь барган саен җитди тапшыруларга тарта, анысы - дөрес.
 
- “Болгар радиосы” тормышыңда нинди роль уйный?
 
- Мин 1999 елдан бирле радиода эшлим. Рәсми рәвештә эшкә 2000 елда урнаштым. 19 ел! 1999 елның 30 мартында беренче тапкыр “Фәридә-Алсу” дуэтыннан әңгәмә алдым. Калтырап беттем. Бер сорауны ике тапкыр биреп, буталдым, тик ерып чыктым (көлә). Дулкынлану да, ялгышулар да, күңел төшкән вакытлар да булды. Тик мин һәрвакыт монда “канатлы”. Эшем, коллектив ошамаса күптән китәр идем.
 
- Гөлназ, соңгы арада гаилә хәлең турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауга ачыклык керт әле, зинһар.
 
- Мин гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим. Сораган кешегә җавап бирәм. Илнур белән минем арада булган ир-хатын мөнәсәбәтләре тәмам. Әле генә түгел, рәсми рәвештә 2017 елның язында ук аерылыштык. Быел май аенда аерылышканга ике ел була. Кисәк кенә хәл итеп аерылышмадык, күп елларга сузылды. Күңелгә авыр вакытлар узды. Аның да, минем дә бар да яхшы. Без яхшы әти-әни, бер-беребезгә карата начар мөнәсәбәттә түгел, аралашабыз.

- Үзең турындагы гайбәтләргә нинди мөнәсәбәттә син? Шыпырт кына узып китәсеңме, ятып елыйсыңмы?
 
- Элек борчыла идем. Хәзер юк. Исем дә китми.
 
- Син – малай һәм кыз әнисе. Бервакыт инстаграмда “Улларны, алар чын ир-ат булып җитешсен өчен, ничек тәрбиялисе соң ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттең. Бу сорауга җавап таптыңмы?
 
- Җавапларны таба барам, яңа сораулар туа тора. Сәет - беренче бала. Мин үзем аның белән бергә үсәм, үзгәрәм. Тик шунысын анык әйтә алам, кечкенә баламы ул, яшүсмерме, буй җиткән егетме - син балаң белән ихлас булырга тиеш. Аның тормышы белән кызыксынып яшәүче әни булырга тиешсең. Төрле вакыт була, сораулар туса, уртага салып сөйләшәбез. Йомгакны сүтеп, борчыган сорауның асылына җитәргә тырышабыз. Кайчагында “нәрсә әйтергә теләде икән балам?” дип уйланып йөрим. Аннары җавапны аңлап алам да, бу сорауга бөтенләй башкача карыйм. Үземне аның яшендә нинди идем әле, дип искә төшерәм. Китаплар күп укыйм, төрле тренинглар узам.
 
- Үзеңдә яраткан һәм яратмаган сыйфатларың?
 
- Мин үземне ничек бар, шулай кабул итәм. Минем кебек кеше дөньяда башка юк. Беркемнең дә күчермәсе юк. Бу - эгоизм белән түгел, асылын аңлап әйтелгән сүзләр. И яратабыз инде “мин тегенди”, “мин мондый” дип үзебезне сүгәргә... Үзебезне, тормышыбызны үзгәртүнең коралы үзебездә икәнен онытабыз. Ниндидер сыйфатың ошамый икән, башта кабул ит, синеке икәнен аңла, шул сыйфатың аркасында кылган ялгышлыкларың өчен үзеңне кичер. Ә аннары кирәкме сиңа бу сыйфатың алга таба, юкмы икәнен хәл ит. Кирәк булмаса, төшереп калдыр. Кешенең эчке дөньясы аның тышкы, материаль тормышына турыдан-туры тәэсир итә. Без күргән материаль тормыш - ул булган тормышның бары 1 проценты гына. 99 процент тормыш кешенең эчке дөньясында бара. Аны аңлап, яши белгән кеше гаҗәеп дәрәҗәләргә ирешә ала.
 
- Нинди шөгыльләрең бар, Гөлназ?
 
- Инстаграмда яңа аккаунт ачтым. Шунда кызлар, егетләр белән квант кыры, кешенең мөмкинлекләре, хыялларны тормышка ашыру, үз-үзеңне дәвалау турында сөйләшәбез. Соңгы вакытта миңа шул тема бик кызыклы, чөнки үзем квант сикерешен (квантовый скачок) уздым. Аннары мин укырга, пешерергә, машинада йөрергә, биергә, җырларга, табигатьтә булырга, тик кенә утырып үземне тыңлап утырырга яратам.
 
- Яшь һәм матур булып калуыңның сере нәрсәдә?
 
- Озак яшәүнең сере гомер узу турында уйламауга барып тоташа. Гомумән, “мин инде карт, миңа инде соң”, димәскә кирәк. 60 яшьтә дә шпагатка утырырга була, беренче бизнесыңны ачарга, парашюттан сикерергә мөмкин. Гомер бер генә! Шул еллар барысы да синеке! Аларны ничек итеп уздыру бары үзеңнән тора. Ә матурлыкка килгәндә, дөньяда ямьсез кеше юк. Кешедәге матурлыкны күрә белмәүчеләр генә бар. Елмаеп, позитив рухта, күбрәк яхшылык кылып яшәсәң, дөрес туклансаң, күбрәк хәрәкәт итсәң, яшь тә буласың, озак та яшисең!

 


---
ТНВ
№ --- | 08.02.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»