|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2019 Фаҗига
Әлмәттә ике яшүсмер фаҗигале рәвештә үлгәнӘлмәттә ике яшүсмернең газ исеннән агуланып үлүенә бәйле нечкәлекләр ачыкланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Соңрак ачыкланганча, мунчада беренче булып әти-әниләре юынган, аннары 13 һәм 17 яшьлек туганнар парланырга кергән, дип яза агентлык.
«Яшүсмерләрнең ис газы белән агулануы турындагы хәбәр Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә 7 февраль көнне 22.44 сәгатьтә килгән», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Яшүсмерләрнең әти-әнисе дә күпмедер дәрәҗәдә ис газыннан агуланган дип фаразлана, чөнки алар мунчадан чыгу белән йокыга талган. Берникадәр вакыттан соң әтиләре уянып мунчага киткән һәм аңсыз яткан улларына тап булган.
Чакыру буенча килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары ярты сәгать дәвамында яшүсмерләргә ярдәм күрсәтергә тырышса да, аларны мәңгелек йокыдан уята алмаган.
Әлеге фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|