поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2010 Милләт

КЕМ СИН, ТАТАР КЕШЕСЕ?

“Татар кешесенең милли портретын булдырырга кирәк. Без зур халык, бөек халык, дияргә яратабыз. Чынлыкта татар кешесенең этник йөзе юк. Безнең турыда анекдотлар да бик аз. Урыслар, яһүдләр, Европа халыклары турында, мәсәлән, анекдотларны җыеп, китаплар чыгаралар. Аларны тану да җиңел”, – ди галим Азат Ахунов.

Ул үзе тавышланып йөри торган шәхес түгел.. Гыйльми эзләнүләрен журналистлык эше белән бергә алып бара. Темасы – татарның мәшһүр шәхесләре, тарихы, милләт язмышы. Бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында директор урынбасары булып эшли.

 

– Азат Марсович, татар шәхесләре, зыялылары турында язганда, иң элек нәрсәгә игътибар итәсез?

 

– Мәкаләләремдә кызыклы мизгелләргә тукталырга тырышам. Мәсәлән, Габдулла Тукай турындагы мәкаләне язганда, мин Кәбир Бәкернең “Тукай Петербургта” дигән китабына таяндым. Максатым – Тукайны уңай да, кимчелекле дә яклары булган кеше итеп күрсәтү иде. Бу мәкалә бәхәсләр уятты, зур галимнәргә ошамады. Тукайны мондый формада күрсәтергә ярамый, ул безнең символ дип каршы чыктылар. Бер яктан, мин моның белән килешәм. Тукай, Җәлил – безне башка халыкларга таныта торган шәхесләр. Әмма аларны үзебез өчен төрле яклап өйрәнергә кирәк, аларны кеше буларак белү зыян китермәс иде. Мәсәлән, урыслар Пушкинны төрле яклап күрсәтәләр. Аңа карап кына Пушкинның бөеклеге кимеми.

 

Татар зыялылары еш кына “без бөек халык, борынгы халык” дип кабатларга ярата. Чынлыкта безгә үзебезгә читтән карау җитми. Читтән караганда проблемалар ачыграк күренә. Проблеманың барлыгын тану һәм аны кычкырып әйтә алу – зур адым.

 

– Нинди проблемалар турында сүз бара?

 

– Татар халкы, аның тарихы, язмышы турында. Кем без, башкалар безне нинди халык итеп күрә? Шушы сорауларга җавап эзләгәндә, проблемалар да күренә. Без зур, бердәм халык, дибез. Чынлыкта үзебез төрле оешмаларга, төркемнәргә бүленәбез. Соңгы елларда якташлык җәмгыятьләре оешу модага кереп китте, милләтне себер татарлары, типтәрләр, мишәрләр, керәшеннәр һәм башкаларга бүлгәләү башланды. Минемчә, бу милләтне таркатуга китерә. Революциягә кадәр мондый бүленешләр булмаган. Безне халык буларак шушы бөтенлек саклап калган, дип уйлыйм. Югыйсә, ул вакытта дәүләттән милли мәсьәләләргә бер тиен дә бирелмәгән.

 

Икенчесе – үзебезне белмәү. Безгә үзебезне тирәннән өйрәнергә, кемлегебезне ачыкларга кирәк. Татар кешесе кем ул? Нинди ул? Шушы сораулардан башларга кирәк. Монда этнографларның сүзе генә аз. Башка, стандарт булмаган караш кирәк. Үзебезне үзебез “сүтеп җыярга” тиешбез. Менә генетика фәне алга китте, ул бик нык ярдәм итәргә мөмкин. Татарларның генетикасын өйрәнгән кайбер хезмәтләр белән танышканым бар. Мәсәлән, Нижгар татарлары активлашты, алар үзләрен-үзләре өйрәнә башлады. Нәтиҗәдә мишәрләр кыпчак белән фин-угыр халыкларының кушылуыннан барлыкка килгән дигән фикергә килә башладылар. Генетика бик конкрет фән, хәтта безнең геннар начар икән дигән нәтиҗә ясалса да, без кул кушырып утырырга тиеш түгел.

 

– Татар бөек халык дигән сүз бер нигезсез генә барлыкка килмәгән бит. Шул ук вакытта татарның кунакчыллыгы, хөсетлеге дигән сыйфатларны да аерып билгелиләр.

 

– Һичшиксез, татарларның уңай сыйфатлары бик күп. Чисталык, пөхтәлек, кунакчыллык, үҗәтлек. Татар халкының потенциалы зур. Мин дөньяда татарлар турында кем нәрсә әйткән, нәрсә язган – шуларны туплап барырга тырышам. Аларны өйрәнәм дә, үзебезгә читләр күзлегеннән карыйм. Чыннан да, кайбер сыйфатларны аерып күрсәтеп була. Татарның потенциалы, рухи көче зур булмаса, 500 ел изелеп яшәп, исән калмас иде ул. Гумилев теориясе буенча, без, гомумән, балигъ булмаган халыклар төркеменә керәбез. Шулай булгач, сүз картаю турында түгел, үсү турында бара.

 

Татарлар үҗәт, тырыш халык. Татарның мәһабәт йортта матур итеп яшисе, яхшы машинада йөрисе килә. Шуңа ул туктаусыз хәрәкәттә. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигән әйтем безнең халыкның лозунгы ул. Аерым-аерым алганда, бу сыйфат һәр татарга хас, тик безгә берләшү җитми. Мәсәлән, авылда берәрсе йорт салып чыкса, икенчесе аңа сөенми, көнләшә, тагын да зуррак итеп салырга акча җыя башлый. Бер-берсенә ярдәм итешү онытыла.

 

Татар киң күңелле халык. Аңа гафу итә белү хас. Бу Ислам белән бәйле, дип уйлыйм.

 

Татарга мескенлек хас. Котылырга кирәк бу чирдән. Курку хисеннән котылырга кирәк. Мәскәү сүзеннән, урыстан курку көчле бездә. Бу 70 ел советларча яшәү нәтиҗәсе. Революциягә кадәр Казан икегә: татар һәм рус бистәләренә бүленгән. Татар белән рус һәркайсы үз мохитендә яшәгән, бер-берсенең эшләренә тыкшынмаган, кирәк вакытта тәрҗемәче аша аралашкан.

 

Кеше камилләшергә, үз өстендә эшләргә тиеш. Мин Татарстан милли архивында “Татарская ратуша” дигән оешманың документларын өйрәндем. Бу оешма 1700 еллардан 1850 елга кадәр эшләгән. Анда Казан кешеләре мөрәҗәгать иткәннәр, бик еш үтенеч, төрле проблемалар, гозерләр белән килә торган булганнар. Ул вакытта да нәкъ безнең көннәргә туры килә торган бер-берсе өстеннән шикаять язу, гайбәт сөйләү, зарлану булган. Инде гасыр ярым вакыт үткән, ә безнең холкыбызда бер үзгәреш тә юк диярлек...

 

– Татар зыялылары, халыкның интеллектуаль катламы, ХХ йөз башында халыкның тәрәккыятенә күп өлеш керткән шәхесләр бар. Ул вакытта, чыннан да, милләт аңында үзгәрешләр булган, дип әйтеп була. Ә хәзер?

 

– Бездә, бер яктан караганда, шәһәр мәдәнияте юк дияргә була. Икенче яктан XIX-XX гасырларда бөтен татар мәдәнияте шәһәрдә формалаша. Менә без, татар мәдәниятенең бишеге авыл, дибез, һаман авылга карыйбыз. Авылда татарга хас бөтен уңай һәм тискәре сыйфатлар саклана. Бөтен татар зыялылары моңа кадәр гел авылдан чыккан. Ул авылдан шәһәргә күчеп килгәч, үзе белән авылча яшәү стилен дә алып килә. Әмма шул ук авыл кешесе шәһәргә килеп яши башлагач, авылга “колхоз” дип карый башлый. Бездә татарлыктан оялу белән “без бөек” дип горурлану ничектер янәшә яшәп килә.

 

– Татарны еш кына яһүдләр белән чагыштыралар...

 

– Бездән аермалы буларак аларга бердәмлек хас. Бу гаиләдәге тәрбиягә бәйле. Алар балаларын кечкенәдән “син зур кеше булырсың, галим булырсың” дип, аларда милли горурлык тәрбияләп үстерәләр. Берәр төрле кызыксынуы, сәләте булса, шуны үстерүгә зур көч салалар. Безнең тәрбиядә исә баланы “син кечкенә әле” дип кимсетү бар. Ата-ананың үз милләте белән горурлануы юк, киресенчә, оялу бар. Мин үзем дә, хатыным да урыс мәктәбендә укыдык. Балалар тугач, без өйдә гел татарча аралашуга күчтек. Беренче улыбызга 7 яшь, мәктәпкә барганда юньләп урысча белми иде. Кечесенә 3 яшь, ул да урысча сөйләшә белми әле. Шулай булгач, мин күп нәрсә гаиләдән башлана дип уйлыйм.


Ландыш ӘБУДӘРОВА
Татарстан яшьләре
№ 45-46 | 13.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»