поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.02.2019 Ана теле

"Сүз тәртибе әһәмиятле булмаса, без мәгънә аермасын да сизмәс идек"

Татар теленең асылын билгеләүче төп сыйфатларын бөтен милләт аңында “рәсмиләштергән” кануннарын искә төшерүне дәвам иттерик. Галим Гыйбадулла Алпаров аларны алты дип барлаган, дидек. Без әле бары берсен – ялганмалык канунын сабак иттек. Икенче “табигый үзенчәлеге” дип галим тәртип канунын саный.

Без дә аның кыйбласыннан тайпылмыйк инде.  Гәрчә бер караганда телебезнең бу үзенчәлеге хәлиткеч хәсиятле үк түгел кебек– ул бөтен яклап иң “тәртипле” тел: сөйләмдә авазга аваз, иҗеккә иҗек, сүзгә сүз, сүзтезмәгә сүзтезмә, җөмләгә җөмлә рәвешендә рәттән теркәлеп, тезелеп кенә бара, бу тәртипнең бозылу ихтималы да юк кебек –  канун үзеннән-үзе, табигый рәвештә үтәлә бит.
 
Чү, алай кистереп үк бетермә! Моңарчыгы уйлануларда үзең үк “бозылу” очракларын әйтә килдең бит! Канун бар, яши,  хәрәкәттә дип әйтәбез икән, димәк, аның бозылу очраклары да бар, югыйсә ул нигә кирәк  булыр иде – закон ул тиешле гамәлнең үтәлүен кисәтергә кирәк булганда  зарур.
   
Дөрес анысы, Г.Алпаров тәртип канунының бозылу мисалларын башлыча сүзләр тәртибенең, анда да җөмлә кебек “озынрак” берәмлекләрдә очраганнарын мисалга китерә. Ә бит бозылу ихтималын авазлардан ук фаразларга була. Хәтерләсәгез без Матбугат.руда ачып җибәргән Ана теле сәхифәсенең беренче язмаларында ук  аваз әйтелеше (язылышы) кимчелекләрен нәкъ шул аваз хаталарыннан башлап җибәргән идек. Әле дә менә бу язманы әзерләгәндә радиодан әлләкайчангы җырны җырлаталар: “канәгать булганнарга...”. Татарча йомшак кына іәнәѓәт диясе урынга язудагыча Кьанәгать, ди. Авазны дөрес әйтмәүне тәртипсезлек дип атап язып чыкканыбызга да бер ярты гасыр бардыр инде, соңгы тапкыр язганыбызга да бер-ике ел бар бугай. Ә тәртип бозыла бирә. Авазлар әйтелеше белән бәйле “тәртипсезлекләрне” Г.Алпаров үзе дә тәкърар итә, һәм, иң мөһиме, ул аларның фәнни нигезен-сәбәпләрен ачып бирә. Мәсәлән, бүген дә сөйләмдә “аптырау” тудыра торган “тәртипсезлекләр”дән берничәсе генә: “Очрашучы сузыкларның берсе а яки ә авазы булса, башкалары төшеп кала: бара алмый – баралмый; килә әле – киләле”; Ә менә килә алмады булса? Киләлмәдеме, киләалмадымы? Сингармонизм канунын тикшергәндә моңа ачык җавап табарбыз. Ә хәзергә тәртип канунын фәнни өйрәнүнең кирәклегенә инандырып китү белән чикләник. Әйтик, үзем гомер буе борыңгы дип әйттем, гомер буе шулай язып хата җибәрү ихтималын сизеп, мөхәррирләр алдында уңайсызландым; хата чыннан да китапларымда да киткәләде. Ә бит Г.Алпаров әлләкайчан кисәткән булган: “кайбер урыннарда башлар ѓ авазы туктар м, л, н  авазларының түбәнгә тәэсире белән ң авазына үзгәреп әйтелә: иртән – иртәңге, уңган, борыңгы, сузыңкы һ.б.”. Шул ук вакытта тәртип канунын бозу мөмкинлеге дә барлыкка килә: мин+гә – миңа, син+гә – сиңа. Ә нигә сиңә, миңә түгел? (Сүз уңаеннан: Башкортстан татарлары бу мөмкинлектән файдалана бит). “Сүз башындагы й авазы җ һәм й авазларының уртасындарак әйтелгән бер аваз булып чыга. Юк сүзе җук, юк булып ишетелергә мөмкин. Җөмлә эчендә й белән башланган  сүзләр янәшә килгәндә, без аларның берсен җ, берсен й  авазына алмаштырыбрак әйтәбез: җир йиләге, йир җиләге; җакын йиргә, якын җиргә, җангыр ява, яңгыр җава ... кебек” (Г.Алпар. Күрсәтелгән хезмәт, 81 б.); Текст мөхәррире менә мондый искәрмә өстәү кирәк дип санаган: “Хәзерге орфографиядә болар җир җиләге, якын җиргә, яңгыр ява рәвешендә биреләләр һәм язылганча ук әйтелүләре дә орфоэпик норма итеп санала”. Нигә телнең табигый канунын күрәторып бозарга, кем моңа хокук биргән?  
   
Тәртип канунының иҗек белән эш иткәндә бозылу очраклары да җитәрлек. Моның ихтималлыгын, мөмкинлекләрен Г.Алпаров та кисәткән.  Дөрес әйтү өчен иҗекләрнең ясалуы һәм бер-берсенә бәйләнүе рәвешләрен ачык күзаллау кирәклеген искәртеп, ул “авазларның санына, сузык авазның торган урынына карап, бездә иҗекләр алты калыпта киләләр”, ди, аларны ачыклап күрсәтә. Бу рәвешләрнең бозылу ихтималын да кисәтә. “Чит телләрдә баштан ике, азактан өч янәшә тартык авазлы иҗекләр дә бар. Мәсәлән, схема, школа, Шмидт, Александр, грамм, Чарльз. Без татарчада бу авыр иҗекләрне икегә бүлеп кенә әйтә алабыз: А-лек-сан-дыр, Чар-лез, гы-рам, эс-хи-ма, ыш-ку-ла”. Тик басманың мөхәррире галимнең бу нәтиҗәсе белән килешми, битасты искәрмәсе  бирә: “ Хәзерге татар орфографиясендә мондый сүзләрнең язылышы һәм әйтелеше рус телендәге куебек итеп алына, орфография һәм орфоэпия нормалары шулай билгеләнә: схема, план, шкаф, штраф, грамм, театр, шрифт... Шулай итеп, хәзерге татар әдәби теле орфографиясендә һәм орфоэпиясендә яңа нормалар туды. Хәзерге татар әдәби телендә иҗек калыплары алты гына түгел, бәлки уннан артык санала. –Ред.”. Кызганыч ки, фәнни мәҗмугада мондый җитди тезислар исбатланырга, ягъни канун үтәлергә тиеш тә бит...
   
Алынма иҗекләрне (-би, -ск,- изм, -аль һ.б.) куллануда, уңай һәм тискәре (аеруча аларның  калька-калып-штампка юл куелу очракларын) күрсәтеп, без инде күп кенә канун бозу очракларын телгә алган идек.
   
Бу мәсьәләгә кире кайтырбыз дип искәртеп, төп тезиска күчик. Бездә мәгънә төсмерләренең барысын да кушымча яисә ярдәмлекләр белән генә биреп бетереп булмый. Әйтик, род төшенчәсен белдерүгә яисә хиснең кайбер төсмерләренә тәгаенләнгән махсус кушымчалар җитеп бетми. Мондый очракта ярдәмгә телебезнең тәртип законы ярдәмгә килә: сүзнең сөйләмдә (җөмләдә) кайда урнашуына карап, аның мәгънә төсмере ачыклана, конкретлана, тулылана ала. Г.Алпаров та: “... җөмләдә сүзнең тәртибен үзгәртү белән күп вакыт әйтергә теләнгән  мәгънә дә үзгәреп китүчән була,– ди,– мәсәлән, аю адәм ашаган яки адәм аю ашаган дигән җөмләләрнең беренчесендә без, сүзләрнең тәртибенә карап, ашаучы аю, ашалган нәрсә адәм икәнне, икенчесендә моның киресе булганын аңлыйбыз. Сүз тәртибе әһәмиятле бер нәрсә булмаса, без боларда мәгънә аермасын да сизмәс идек.
   
Димәк, җөмләләрдә аерым сүзнең тоткан урыны, тәртибе дә бездә үзенә башка тышкы бер төр, бер күренеш саналырга, бөтенләй кушымчаланмый  әйтелгән сүзләрдә дә шушы төр бар дип каралырга тиеш була (Күрс. хезмәт, 30 бит).
   
“...Җөмлә төзелешендә сүзләрне билгеле тәртиптә урнаштыруның гаять зур әһәмияте бар. Җөмләнең кисәкләре телнең үз эчке законнары сыйдырган тәртипләрдә урнаштырылсалар гына җөмлә аңлашу таләпләренә (ягъни сөйләм закончалыкларына – И.Н.) төгәл җавап бирә ала...” ди тагын бер күренекле галимебез Вәли Хангилдин (Татар теле грамматикасы, Казан, 1959, 477 бит). Димәк, бу сыйфат-үзенчәлекне ул да закон дип карый, шул терминны куллана.
   
Законның асылын ул да Г.Алпаровка ияреп билгели: “...Бездә башкарылган сүз башкарылучыдан элгәре килә... Нигә дисәк, бездә: 1) җөмләнең иң төп кисәге – төп башкаручысы булган (хөкем) иң соңыннан килә...”. Аныңча, ия элек, хәбәр аннан соң; аергыч элек, аерылмыш аннан; тәмамлык һәм хәл кисәкләр үзләре бәйләнгән сүздән элек килә (В.Хангилдин. Күрс. хезмәт, 480 бит).
   
Телнең һәр законлы күренеше кебек үк тәртип законы да – катлаулы, фәнни нигездә аңлатыла торган тел күренешедер. Аның асылы аерым бер тел категориясе белән генә чикләнми, ә бәлки күп категорияләрне бер-берсенә бәйләнү закончалыклары белән мөнәсәбәттә торудадыр. “Сүз тәртибе” дигәндә сөйләмдә (иң беренче чиратта, җөмләдә) сүзләрнең һәм телнең башка берәмлек-чараларының дөрес бәйләнештә булуы күз алдында тотыла.
   
Сөйләмне, дөресрәге, сөйләмдә тел чараларының бәйләнешен һәм аларның синонимлык мөмкинлекләрен синтаксис фәне өйрәнә. Ул, башлыча, өч өлештән гыйбарәт: сүзтезмә синтаксисы, җөмлә синтаксисы, сөйләм (текст) синтаксисы. һәркайсында тел берәмлекләренең үзенчәлекле бәйләнеш алым-ысуллары ачыкланып, кагыйләләштерелә.
   
Бу синтаксисларның грамматик ысулын тәфсилле күзаллау бүгенге бурычыбызга керми, без аларның төп фәнни нигез-закончалыкларының сөйләмдә ничек кулланылуына, ягъни тәртип законының гамәлдә ничек-ничек үтәлүенә җентекле тукталырга тырышырбыз.
   
Сүзтезмәдән (әйтмә сөйләмдә ул синтагма дип тә атала) башлыйк. Төп сүзләрне беренчел бәйләүче чара булу белән бергә ул мәгънә төгәллегенә ирешү чарасы да. Күпчелек очракта бит аерым сүз белән генә иң төгәл мәгънә төсмерен биреп бетереп булмый. Ярдәмгә сүзтезмә (синтагма) килә. Әлбәттә, аның да төгәллек мөмкинлеге әле чагыштырмача гына тулы,– тәмам төгәл мәгънә сөйләмнең сүзтезмәләрдән оешкан башка берәмлекләрендә (җөмлә, микротекст, макротекст, текст) ачылып бетә. Шулай да сөйләм оештыру барышында сүзтезмәнең (синтагманың) мәгънә төгәллегенә ирешүнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланып бетерергә, камиллеккә ирешергә күнегү бик зарур. “Җөмлә эчендә, тулаем сөйләмдә барыбер аңлашыла ул”, дип, сүзтезмә кытыршылыкларына гамьсез-ваемсыз калырга ярамый. Мәсәлән, “Зәңгәр Ыгым” дигән тезмә газетта хәтта баш исемендә дә шундук аңлашылмый. “Ыгым” дигән авыл яисә бүтән бер урын-төбәк исемедер кебек шәйләнә. Текст эчендә “Минем Ыгым” дигән тезмәгә юлыккач кына, сүзнең “Ык” елгасы турында барганы аңлашыла.
   
Димәк, ике генә сүзле тезмәнең дә камил аңлаешлы булуына ирешергә кирәк. Моның өчен алар мәгънә төсмере ягыннан да кардәш, бер-берсенә мантыйкый ярашлы һәм грамматик закончалыклы чаралар (кушымча, бәйләгеч, интонация, пауза һ.б.) белән бәйләнгән булуы мотлак зарур. Мәсәлән, авария нәтиҗәсендә, фаҗига уңаеннан кебек мантыйкый каршылыклы (оксюморон) тезмәләрнең гайре табигый икәнлеге һәркемгә аңлашыла кебек тә бит, әмма без әле андыйларга да көндәлек аралашуда бик еш юлыгып торабыз. Яисә безнең аңда акмай ул сыер маеның сөттән ясалган бер төрен белдерүче термин-атама буларак береккән. Аны “Ак майларда...” дигән җырда башка мәгънәдә шундук аңлау һәм кабул итү шактый кыен.
   
Кушманы “вату”: Килә тагын сине күрәсе (җыр): күрәсе килә;
   
Бәйләү рәвешенең дә күнегелгәненә, телнең башка законнарына (сингармонизм, аһәң һ.б.) туры килгәненә таяну зарур. Әйтик, туй төшенчәсе бездә тезмәдәге тартым кушымчасы белән ачыклана: өй туе, бәбәй туе, сабан туе һ.б. Тик менә соңгысы, калька формасын алып, сабантуй рәвешендә дә кулланылуга дучар  ителә. Аның тел законына туры килмәве сөйләмдә килеп туа торган кытыршылыклардан күренә.
   
Алай гынамы! Сүзтезмә ясауның бу калька рәвеше соңгы вакыттта аеруча әрсезләнеп бара, хәтта татар халкы, татар теле урынына татар халык, татар тел, “Ак барс” банк рәвешендә әйтелүе, язылуы күзәтелә. Ана тел дип әйтүгә үк барып җитәбез  бугай. Әстәгъфирулла! 
   
Сүзтезмәдә барлыкка килә торган мантыйкый хата, кытыршылыкларны, ягъни мәгънә хилафлыкларын аерым төркемнәргә туплап анализларга була. Бу тезиска тәфсиллерәк тукталу сорала. Аерым язма әзерләмичә булмас.
                                         Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»