|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2019 Җәмгыять
Алты көн эчендә биш операция. Барысы да гади маникюрдан башланаБерничә атна элек Мельбурнда яшәүче Стелла Фальконе даими йөри торган мастерында маникюр ясаткан булган. Сеанс вакытында маникюр ясаучы ялгыш уң кулының бер бармагын җәрәхәтләгән. Фальконе моңа әллә ни игътибар бирмәгән, ләкин бераздан яра урыны авырта башлаган, үлек җыелган. Күпмедер вакыттан соң ул табибка мөрәҗәгать иткән. Белгечләр хатын-кызның җитди бактерияле инфекция йоктыруын ачыклаган. Җыелган үлекне алу өчен операция ясаганнар, тик бу гына ярдәм итмәгән, дип яза woman.ru.
Фальконега алты көн эчендә биш операция ясаганнар, ахырда аның бармагының өске өлешен кисеп алырга туры килгән.
Хастаханәдән чыккач, зыян күргән хатын-кыз маникюр ясаткан салонны судка биргән. Тикшерү барышында анда приборларны стерильләштермичә генә кулланулары ачыкланган. Фальконе әлеге салонның беренче генә "корбаны" булмаган: моңа кадәр дә берничә хатын-кыз мөрәҗәгать иткән булган.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|