|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2019 Спорт
Алинә Заһитова алга таба планнары белән уртаклаштыФигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядәге дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнүен әйтте. Заһитова Минскида узган Европа чемпионатында, Россия спортчысы Софья Самодуровадан калышып, көмеш медаль яулады. Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак, дип яза Татар-информ.
«Әлегә минем бернинди программалар да көтелми, әмма шөгыльләнүне дәвам итәм, тиздән дөнья чемпионатына әзерлек башланачак. Кәефем яхшы, барысын да булдыра алуымны һәм бөтенесен дә эшләячәгемне барыннан да элек үз-үземә раслап күрсәтәсем килә», - диде Заһитова Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә. Дөнья чемпионатында җиңүгә исәп тотасызмы дигән сорауга Алинә, «Әйе» дип, башын какты.
--- |
Иң күп укылган
|