поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.02.2019 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев Элвин Грей белән ярышамы? Нигә Уфа спорт сараенда Башкортстан артистлары булмый?

28 гыйнварда Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевка 45 яшь тулды. Җырчы юбилее уңаеннан Уфаның спорт сараенда грандиоз тамаша оештырды. Ни өчен Әнвәрне Элвин Грей белән ярыша дип уйлыйлар һәм ни сәбәпле җырчы концертка Уфа артистларын түгел, ә Казан артистларын чакырган?

Tatar today Әнвәр Нургалиевның уй-фикерләре турында сорашкан.

“Концерт мин көткәннән дә яхшырак узды, барысы да мин теләгәнчә булды, Аллага шөкер. Залдагы атмосфераны аңлатып бирү мөмкин түгел. Андагы энергетика! Хәтта җырламыйча гына басып торганда да каз тәне чыкты. Әлбәттә, иң истә калган чыгышларның берсе – “Соң дисең микән?” җырының яңа версиясен башкару. Аннан соң башкорт телендә “Уфа юкәләре” җырын җырладым”, – ди Әнвәр.

Спорт сарае кебек зур мәйданда концерт оештыру гадәти күренеш түгел. Бигрәк тә Әнвәр очрагында. Ул беренче тапкыр спорт сараенда тулы аншлаг белән концерт куйды. Аны хәтта Элвин Грей белән ярыша дип тә уйладылар.

“Монда бернинди ярышу турында сүз булырга тиеш түгел. Мин, ниһаять, 45 яшемдә зур хыялымны тормышка ашырдым. Бу концертка ныклап әзерләндем, бик дулкынландым. Билетларның тиз арада сатылуы да шатландырды. Спорт сараеның җитәкчесе – милләте буенча рус кешесе, татар җырчыларын белми. Ләкин билет сорап аптыраткач, “Нинди йолдыз соң ул? Барысы да Әнвәр Нургалиевка билет сорый! Шәһәрдә бары Мадонна гына мондый ажиотаж барлыкка китерә ала!” дигән.

Тамаша махсус әлеге концерт өчен аранжировщик Марат Мухин тарафыннан язылган интро белән башланып китте. Яраткан җырлар, берсеннән-берсе танылган йолдызлар, матур котлаулар – концерт әнә шулай бер сулышта тәнәфессез узды. Әлеге концертка ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, сак хезмәте, техник хезмәт күрсәтүчеләр – барлыгы 200ләп кеше җәлеп ителгән иде.

Туган көн сюрпризларына килгәндә, сәхнәгә Әнвәрнең тормыш иптәше Иринадан дүрт катлы торт чыгарылды. Билгеле, бу аның өчен көтелмәгән сюрприз иде. Тагын бер тортны соңрак, концерттан соң дус-туганнар белән ресторанда бәйрәм иткәндә Казан кунагы бүләк иткән. Әйтергә кирәк, Әнвәр Нургалиевның туган көне концерт тәмамлангач, ягъни төнге 12дән соң башланды.

“Мин төнге 1дә туганмын дип беләм”, – ди җырчы. “Залга чәчәктән кала башка бүләкләр алып керү тыелганга күрә, тамашачы зур бүләкләр алып килә алмады. Нигездә чәчәкләр бүләк иттеләр. Шулай ук рәсемнәр дә бар иде. Иҗатташ дустым Радик Юлъякшин исә сәламәтлегеңне кайгыртым, дип дару бүләк итте”, – дип сөйләде Әнвәр.

Иҗатташ дуслар дигәннән, концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Данир Сабиров, Вильдан Яруллин, Алинә Дәүләтханова катнашты. Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов алып барды. Әнвәр Нургалиевның грандиоз концертыннан соң, социаль челтәрләр шартлар дәрәҗәгә җитте.

Барысы да артистка соклануын белдерде, котлауларын юллады. Иң еш очраган сораулар арасында “Ни өчен концертта Казан артистлары гына чыгыш ясады? Ни сәбәпле Уфа җырчылары чакырылмаган?” ише сораулар бар иде. “Беләсезме, мин татар белән башкорт эстрадасын аермыйм, минем өчен чикләр юк. Уфа артистлары Казан артистларыннан бер дә ким түгел. Бүгенге көндә кайсы артистлар белән тыгыз аралашам, концертыма шуларны чакырдым. Дөрес, иҗат юлымны мин Гүзәл Әхмәтова һәм Марат Шайбәков белән башладым. Аларны да юбилей концертыма чакырдым. Ләкин Марат ул көнне башка концертта чыгыш ясады һәм ул алданрак билгеле иде. Ә Гүзәл билгеле бер сәбәпләр аркасында килә алмады”, – диде Әнвәр Нургалиев.

Төп фото: Элвин Грей инстаграмыннан

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»