поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.02.2019 Җәмгыять

Эт елына багышлау

5 февральдә Кытай календаре буенча, ниһаять, яңа “дуңгыз” елы килеп җитә, һәм кытайлылар исәпләвенчә, тормыш шул дуңгыз холкы буенча салмак кына дәвам итәчәк. Ә моңа кадәр без әле эт елында яшәгән идек. Кайсысы яхшырак булуын тормыш күрсәтер. Тик безгә, татарларга, эт елы да, эт холкы да, төс-кыяфете дә якынрак бит, әйеме? Шул уңайдан кайбер күзәтүләрем белән уртаклашырга телим.

Умка ашарга бара

 
Мин үзем, инде белгәнегезчә, гомер буе Себер якларында, Яңа Уренгойда эшләдем. Беренче килгән көннәремдә мине бөтен нәрсә дә гаҗәпләндерә иде. Монда бөтен нәрсә дә башкача, “Җир”дәге кебек түгел иде. Без ниндидер утрауда яши идек кебек. Иң гаҗәпләндергәне шул - этләрнең күп булуы. Кая карама - этләр. Вагон шәһәрчегендә дә, предприятиеләрдә дә, бигрәк тә ашханә тирәсендә алар күп бөтерелә. Шунысы гаҗәп - алар беркайчан да усаллык күрсәтеп, кешеләргә ырылдамый да, ташланмый да иделәр.
 
Шулай беркөн, эшем күп булып, бөтен эшчеләр белән бергә вахта автобусына утырып, ашханәгә барырга өлгермәдем. Эшем беткәч, шәһәр автобусына таба киттем. Үткән гасырның 80нче елларында Уренгойда автобуслар ике маршрут буенча гына йөри иде - беренче санлысы аэропорт белән Яңа Уренгойдагы “Шайба” кибете арасында, икенчесе шул ук аэропорттан алып “Уренгойтрубопроводстрой” автопредприятиесенә кадәр.
 
Мин беренчесенә утырдым да тәрәзәгә карап барам. Менә автобус “Вагонгородок” тукталышына килеп җитте. Ишекләре ачылды, һәм урамнан башта зур гына эт килеп керде, аның артыннан ике ир-егет күренде. Берсе шаяртып: “Көмәнле хатынга урын бирегез”, - диде. Карасам, чыннан да этнең корсагы бар иде. Үзе акыллы эткә охшаган, күзләре тирән, тиресе соры, йонлач, ә колаклары тырпайган. “Бу этнең йоны кышын куянныкы кебек акка әйләнә микән?” дип уйлап барган арада икенче тукталышка килеп җиттек. Эт яткан урыныннан торды да, башын ишеккә тыгып, як-ягына каранды һәм тагын урынына барып ятты. Шулай тора-ята дүрт тукталыш үттек без. Бишенчесендә, “АТП-7” дип аталган тукталышта, төшеп калды бу һәм “Молодежная” дип аталган ашханәгә таба юртып китте. Аңа автобустагы кешеләрнең хәйран калып карап торуы да, җирле этләрнең мондый әрсезлегеннән авызлары ачылып калуы да “нипачум” иде кебек. Башын югары күтәреп, булачак ана ашарга бара иде. Ә мин тагын бер тукталыштан соң төшеп, СУ-8 ашханәсенә юнәлдем. Менә башсыз диген инде этләрне!

Сергей Петрович
 
Сергей Петрович СУ-27 “Уренгойтрубопроводстрой” оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшли. Бик яхшы белгеч, куллары алтын кеше ул. 1220 мм диаметрлы торбаларны шулай оста иттереп ябыштыра ки – ис китәрлек. Җөе туп-туры, ялт итеп тора. Бервакыт аңа, шундый яхшы эше өчен, ике көнлек ял, яңа тун һәм унты бирделәр. Ә башында эт бүреге бар иде инде.
 
Ял уңаеннан Петрович шыгырдап торган унтыларын, сап-сары тунын киеп алды да Вагон шәһәрчегенә, якташлары янына кунакка китте. Кышын Себердә көннәр бик кыска бит – кояш иртәнге уннар тирәсендә чыгып күренә дә төштән соң баеп та куя.
 
Менә героебыз яңа киемнәрендә балкып, Вагон шәһәрчеге буйлап атлап бара. Ул барган саен вагоннар астыннан этләр чыгып аңа иярә баралар һәм, берсен-берсе уздырып, һау да һау өрәләр. Тимиләр дә, якын да килмиләр, тик өрәләр генә. Әлбәттә, бу хезмәт ге-роеның күтәренке күңелен төшерә. Тиргә батып, йөзен сытып дусларының вагонына килеп керә ул.
 
Якташлары тундрадан чыккан Сергей Петровичны зурлап каршылыйлар, бергәләшеп көмешке салып алалар, кәеф-сафа корып утыралар. Тик Петрович урамдагы хәлләрне аларга сөйләми, караңгы төшкәч, тагын яңа тунын, эт бүреген, шыгырдап торган унтыларын киеп, кайту юлына чыга. Ни гаҗәп, тагын шул ук хәл кабатлана - этләр аны СУ-27 базасына барып җиткәнче өрә-өрә озаталар.
 
Иртән эшенә баргач, хезмәттәшләре ялны ничек үткәргәне турында сораша башлыйлар, әлбәттә. Сергей Петрович, ачуыннан, барысын да сөйләп бирә. Ирләргә шул гына кирәк тә инде, көлә-көлә, берсе - эт бүрегеңне ташла, ди, икенчесе тунның үләксәдән тегелгән булуын искәртә, өченчесе шыгырдавык унтыга сылтый. Тик берсе генә эшлекле киңәш бирә: “Аптекага бар да аю мае са-тып ал һәм туныңның күренмәгән бер җиренә сөрт”, - ди.
 
Икенче юлы дусларын күрергә барганда Петрович шулай эшли дә. Ә урамга чыккач, ни күрсен: этләр койрыкларын бот арасына кыстырып кайсы кайда йөгереп качалар. Берсе дә аю маена каршы тавыш күтәрергә кыймый. Ә Сергей Петрович, тундрада кем хуҗа булуын күрсәтеп, унтыларын шыгырдатып, үз эшләре буенча китеп бара...
 
 

Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ --- | 04.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»