поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.02.2019 Язмыш

Язмышлардан узмыш бармы? (АХЫРЫ)

Зиннәт Мәскәүгә, иртәгә апасы диссертация якларга тиеш көнне килеп төште. Хатта өйрәтеп язганча, башта метро белән барды. Аннан троллейбуска күчеп утырды. Троллейбус тәрәзәләреннән Мәскәү урамнарын карап бара торгач, кирәк тукталышны узып киткәнен дә сизми калды. “Көндез дә бик матур башкала, төннә — тагын да гаҗәебрәктер әле, бер атнада күреп бетереп булыр микән?” Ә күрәсе килә! Күпләргә тәтеми әле бу бәхет. Зиннәтнең апасы Мәскәүгә аспирантурада укымаса, белмим, кайчан барып эләгер иде әле ул башкалага.

Башын моннан укырга була.
 
Энекәшен дүрт күз белән көтеп алды Зилә. Беренчедән, сагынган иде. Сагынырлык та шул! Зилә авылга яңа ел каршылаганнан соң, башка кайтып йөрмәде: диссертациясе буенча да бушамады, Илгиз белән аралар бозылу да сәбәп булды. Икенчедән, Зиннәт апасына республикага эшкә кайтырга дигән юлламаны алып килергә тиеш.
 
Зилә диссертациясен яклагач, Мәскәүдә калмаска уйлады. Үзе укып бетергән медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасына эшкә кайтырга уйлаганын әти-әнисенә хат белән язып җибәрде. Ә алар, эшне озакка сузмый, сәламәтлек саклау министырлыгында эшләгән туганнары Таһирга мөрәҗәгать иттеләр. Ул: “Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен”, - дип ышандырган. 
 
Зиннәтнең авыл күчтәнәчләре тулы зур юл сумкасын бергәләп бушаттылар. Зилә үзе дә буш кул белән көтеп тормаган - Мәскәүнең зиннәтле ризыклары белән хәленнән килгәнчә, суыткычын тутырып куйган.
 
Тамак ялгарга утыргач, сүз башта әти-әниләре, туган-тумача, таныш-белешләре хакында барды. Зиләнең иртәгә җаваплы көне булуын истә тотып, Зиннәт сүзне кыскарак тотарга, бигрәк тә Илгиз белән Сәрия тирәсенә ялгыш борылып китмәвен теләде. Апасы: “Эш буенча яңалыклар бармы? - дип сорагач, җиңел сулап, түкми-чәчми сөйләргә кереште.
 
Таһир абыйсы Зиләгә республика дәвахәнәләренең берсендә бала тудыру бүлеген  җитәкләргә урын сөйләшкән. “Медицина институтына укытырга әзрәк практика алгач барыр, бу эшендә яшәү урыны да хәл ителер, кайтсын, берүк Мәскәүдә калмасын” - дип, кат-кат әйтеп җибәргән. Зиннәт:
 
- Апа,  әти белән әни дә сөенделәр. Синең читтә булуыңа алар да бик риза түгел, исән-сау якласын да, кайту ягын карасын, кияүдә булса бер хәл, - дип әти-әнисенең дә фикерен җиткерде.
 
Зилә дәшмәде. Зиннәт: “Әллә ялгыш ычкындырдым инде соңгысын?”  дип уйлап та бетермәде, апасы: “Илгиз кебек беркемне дә ярата алмам ахыры”, - дип, бүлмәдәге бердәнбер тәрәзә каршысына килеп басты.
 
Зиннәт апасының бөтен тәне белән калтыранып куюын тойды. Илгиз белән Сәрия өйләнешкәннән бирле күңеленә оялаган шайтан коткысы тагын уянды.
 
Килен каенана туфрагыннан, диләр. Сәрия туйдан соң озак тормый, авырга узды. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, Илгизгә башкала үзәгендәге бер бүлмәле фатирның ачкычын да тоттырдылар. Ярты ел Сәриясез, башкаладагы апасы гаиләсендә яшәү аны ялкыткан иде. Шуңа күрә, командировка-мазар булса, һәрвакыт сөенеп  кабул итте. Бигрәк тә үзләренең яки үзләре белән күрше районнарга туры килгәндә. Әле бүген дә эш сәфәре тәмамлану белән, авылга - Сәриясе  янына ашыкты. 
 
Машина капка төбенә килеп туктау белән, кай арада күреп калган, кояш кебек нур сибеп Сәриясе йөгереп чыкты. “Ничек, малай, үсәме?” - дип, Илгиз хатынын сак кына кочаклап алды. Бер-берсенә сырпаланып, иркәләнеп, шаярышып сагынуларын бушаттылар.
 
Халидә апа югары очта яшәүче килендәше Сабираның хәлен белергә киткән иде. Соңгы вакытларны бер дә тазалыкка туймый. Югыйсә, яшь бит әле үзе, иллесе дә узган ел гына тулды. Шифаханәдә дә ятып чыкты, файдасы бик булмады, бугай. Шаян, көр күңелле Сабира бирешмәскә тырышса да, чир үзенекен итә, күзләреннән элеккедәй очкын сибелеп тормый. Халидә апа аны артык арытасы килмичә, озак утырмады, кайтырга кузгалды. Озатканда Сабира:
 
- Миндә хатын-кыз чире диләр врачлар. Бөтен өметем Зиләдә,  Халидәкәем! Ул бит хәзер бик зур исемле хатын-кыз врачы булган, башкалага эшкә кайта икән. Авылда да бераз торам дигән. “Кайту белән синең яныңа алып керәм” – ди инде  әнисе.
 
 
 
Сәрия төш күрә, имеш аның эче авырта. Уянып китсә, чынлап та   шулай булып чыкты. Биш минут түзеп ятканнан соң, ул Илгизне уятырга булды.
 
- Илгиз, минем вакыт җиттте бугай, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булыр.
 
- Юк, бернинди дә ашыгыч ярдәм чакыртмыйбыз, барысы да сөйләшенгән, хәзер үзем хастаханәгә илтеп куям.
 
Егерме минут та узмады, алар бала тудыру йортының ишек төбендә иделәр. Сәрияне, акушкерка караганнан соң, өченче этажга  алып менеп китте.
 
-Ике сәгатьтән дә калмаячаксың, - диде ул. Мин инде утыз ел бәби таптырам, бик сирәк ялгышам.
 
Озак та үтмәде Сәриянең тагы тулгагы башланды.  Бераз җәфалагач, җибәргәндәй итте. Түзәрлек әле дип сөенеп тә куйды, әнә аның белән бер палатадагы  Наташа исемле хатын бөтенләй җәфалана. Түзә алмый, коридорга  да чыгып китте. Сәриянең дә тулгагы ешайды.
 
- Әни кеше, малаең белән котлыйбыз!
 
- Аллага шөкер!- дип эчтән генә кабатлады Сәрия. Сәгать уклары җомга көннең  иртәнге бишен күрсәтә иде.
 
Сәрияне палатага илткәндә, аның бәби тапкан урынына Наташаны алып кереп киттеләр. Табигать бушлыкны яратмый шул. Бигрәк тә бала табу йортында. Сәрия эченнән Наташаның исән-сау котылганын, таза бала тапканын теләп калды.
 
Бишенче көнне Сәрияне малае белән өенә кайтырга әзерли башладылар. Гадәттә яңа туган баласын алырга килгән әти кеше бала табу йортына чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән килә. Чәчәк бәйләме әни кеше белән бер рәттән, бәби таптырган табиб-акушерларга, шәфкать туташларына да бирелә. Чәчәкләр янына күчтәнәч-мазар да өстәлә. Бала табу шатлыгы шулай бүлешенә, рәхмәтләр белдерелә.  Илгиз дә гадәтне бозмыйча, нәкъ шулай башкалар кебек, бәлки әле башкалардан уздырып бала табу йортына Сәриясе белән малаен алырга килергә чыкты. Дәваханәнең баш врачына да кереп рәхмәт әйтеп чыгырга булыр.
 
Аермыйм дисә, аермый икән язмыш, менә тагын аларны бер казанга салды да куйды. Алай гынамы, Илгизнең баласын үз кулларына кабул итеп алырга туры килде бит Зиләгә! Әле ярый бала туган чагында бер-берсен танымадылар. Хәер, каян танысыннар, Зилә белән Сәриянең очрашканнары булмады бит. Зиннәт бер тапкыр курслары белән төшкән фоторәсемдә күрсәткән иде күрсәтүен Сәрияне. Бик искә алып карамады ул вакытта. Аннан соң, кеше фотосурәттә бер төсле, ә тормышта бөтенләй икенче төсле булган очраклар да бик күп.
 
Зилә Илгиз белән очрашуны башка вакытка, башка  ситуациягә калдырды. Бүген Зилә Мисбаховна  кулыннан игезәк малайларын Сәрия белән биш минут аерма белән тапкан Наташаның ире кабул итеп алачак.  Ә Илгизгә баланы тапшыруны ул акушерка Анна Михайловнага йөкләде.
 
 
 
Иң якты уйларым буталды син киткәч,
Бәхетем кояшы елмаймый, бер сүнгәч.
Әрнетә йөрәкне югалту газабы, -
Әйтерсең лә бу -  гомернең азагы.
Эзләдем мин сине ярсулы язларда,
Ярларга сыймыйча ташулар ташканда.
Эзләдем мин сине иң матур айларда,
Табылмас җиреңнән табылыр чакларда.
 
Сәрия, җырны тыңлап бетермәде. Улын йокысыннан бүлүеннән куркып, радионы сүндереп куйды. Соңгы вакытларда бик еш яңгырый бу җыр. Күңеленә үтеп кереп,  аның иң нечкә кылларына кагылып, йөрәген тетрәндерә. “Минем уйларымны укыган, теләкләремне ишеткән кебек язылган бу җырның сүзләре дә, көе дә”. Тик бүген бердә сагышка биреләсе килми аның. Бәйрәм көн бит - улы Салаватның туган көне!
 
Сәрия бүләген бер атна элек үк әзерләп куйды. Хәзер акчаң булса, бүләк сайлау проблема түгел түгеллеккә, әмма  Сәрия шулай  гадәтләнгән инде. Ун яшь үзенә күрә юбилей да әле. Укытучы зарплатасына әллә ни кыйратып булмас иде, шөкер,  Илгиз аларны кайгыртуыннан аермый. Хәер, аерылган елларны, Сәрия баласына тиешле алиментка да риза булып яшәр кебек иде.  Тик Илгиз үзе иреге белән, җае туры килгән саен, акчалата да, башка төрле дә ярдәмен дә итеп торгач, каршы килеп азапланмады. Үзенең дә гаиләсе бар бит, югыйсә, ике кызлары үсә.
 
Бер очрашканда Сәрия: “Илгиз, хатының беләме безгә алименттан башка да ярдәмеңне?”, - дип сорарга уйлады. Тик уеннан кире кайтты. Нигә әле миңа кирәк бу турыда белергә? Илгиз шулай карар иткән икән, димәк, акчасы җитәдер ике гаиләгә дә. Аннан килеп, Илгиз - шәхси эшкуар, башкалар кебек коры зарплатада утырмый.  Язмыш аларны аерганга уллары Салаватның бер гаебе дә юк, нигә әле ул әти белән үскән балалардан материаль яктан ким булырга тиеш.
 
Әни, нигә бүген иртә тордың, ял көнне дә ничек синең йокың килми ул, ә?
И улым, синең туган көнне йоклап ятып була мени! Туган көнең белән, улым!
- Рәхмәт, әнием! Мин сине бик яратам!” – дип, салам чәчләре белән  әнисенең күкрәгенә сыенды.
 
    Салават иртәнге күнегүләр эшләп, юынып чыгуга, Сәрия туган көн бүләген яшереп куйган җиреннән тартып чыгарды. Салават әнисенең кулында спорт костюмы һәм кроссовкилар күргәч, авызы ерылып ук китте.
 
Ничек әнисе сайлый белгән нәкъ ул теләгән әйберләрне!
 
-Улым, яле киеп җибәр, карыйк әле, размерлары туры килде микән?
 
- Ярамаса да, яратабыз аны, - дигән булды Салават зурларча һәм ялт итеп киеп тә алды.
 
Сәрия улына сокланып карап торды. Зәңгәр төстәге спорт костюмы Салаватның зәңгәр күзләрен тагын да ачыбрак җибәргән төсле булды аңа.
 
Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Илгиз булуына бер шиге дә булмаган Сәрия ишеккә табан атлады.
 
Салават әтисе белән ирләрчә кул биреп исәнләште. Илгиз портфеленнән конверт кебегрәк бер әйбер тартып чыгарды.
 
-Улым, монысы минән синең  туган көнеңә бүләк! -  дип  улының кулына балалар лагерына юллама тоттырды. Илгиз республикадагы иң  яхшы балалар лагерьларның берсенә юлламаны, җәйге каникуллар башланырга бер айдан да әз генә вакыт калганын истә тотып алган иде. Салават сөенеп чәбәкәйләп алды. Уку елы башында лагерьда ял иткән классташ малайларның сөйләгәннәрен кызышып  тыңлап торган иде бит ул. Кайдан белгән  диген син аны әтисе!
 
Әтием, рәхмәт сиңа!
Салаватны спорт мәктәбенә Илгиз ияртеп алып чыгып  киткәч, Сәрия улы яраткан ит  бәлешен ясарга тотынды. Әллә суган әчесеннән, әллә хатирәләрдән атылып чыккан күз яшьләре туктарга теләмичә, актылар да, актылар.
 
Сәриянең бүгенгедәй хәтерендә, Салаватны бала табу йортыннан алып кайткач, икесенең арасында булган сөйләшү.
 
-Син Зиләнең шушы бала тудыру йортында эшләгәнен белеп иттеңме  мине? – дип сорады Сәрия.
 
- Белгән булсам, икенче урында сөйләшкән булыр идем. Мин бит сине баш врач аша салдым.
 
Илгизенә ышанмаска хакы юк иде аның. Шул кадәр сөю-ярату, наз, кайгырту  бүләк иткән кешесе бит  ул аның! Сәрия биш көн эчендә бала табу йортында кичергән газапларын онытырга тырышты. Ләкин “шайтан” аларның тормышына йогынып өлгергән иде инде.
 
Салават елак бала булды. Сәриянең вакытын да, игътибарын да уллары ала торган булып китте. Илгизе аның хәленә керә, аңлый кебек тоелды Сәриягә. Ичмасам, күкрәкне дә якын китерми. Ачка үтереп булмый инде дип, ясалма ашатуга күчтеләр. Бер яше тулганчы, кулга алганны да, куйганны да белми  елады ул. Врачлар сау-сәламәт бала диләр. Аптырадылар! Авылга кайткач, килешмәсме дип, кайнанасы биш вакыт намазын калдырмаган Нәгимә әбине алып килеп, өшкертеп тә карады, файдасы булмады.
 
Аның өстәвенә Салаватның күзләренең зәңгәрлеге дә һич үзгәрергә уйламый. Кайбер балаларның туган чагында күзләре бер төсле була да, аннан үз төсләре кайта дигәнне ишеткәне бар иде Сәриянең.  Башта Илгиз шаяртып: “Әнисе, зәңгәр күзле малайны безнең ерак берәр бабабыз бүләк иткәндер инде, әйеме” диебрәк сөйләнсә дә, тора-бара Салаватның салам кебек сап-сары чәчләре аны чын-чынлап шиккә төшерә башлады. Сәрия көндезләрен, үзе генә өйдә чагында, Илгизнең бала чактагы фотоларын альбомнан алып, улы белән дә чагыштырып карый. Ни гаҗәп бер уртаклык та  юк. Үзенә дә, ерак бабаларына ошамаган. Чем кара чәчле, шомырт кара күзле ата-анадан туган сары чәчле, зәңгәр күзле балага аптырап караучылар җитәрлек иде, әлбәттә.
 
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Сәрия авырга калуын, бер атна үзенең әниләре яныннан авылдан урап килгәч,  әйткән иде.  Бер тапкыр Илгиз: “Салаватны син үзеңнең авылыңнан алып кайттың бугай” дип тә  ычкындырды. Болай да елак бала белән нервылары какшаган Сәрия Илгизне чабып җибәргәнен сизми дә калды. Илгиз артык сүз ычкындарганын аңлап, Сәрия каршы тезләнде. Сәрия  гафу итте. Тик соңгы вакытта  болай да алардан качып йөргән хисләр, тагын да ераккарак яшеренде. Илгиз  гаиләсен кайгыртып яшәсә дә, командировкаларда йөрү ешайды. Салаватка өч яшь тулганда, Илгизне тагын да югарырак вазифага күчерделәр. Вазифа белән бергә ике бүлмәле фатир да хәл ителде.
 
Гомер дигәнең аккан су кебек икән, һич кенә дә туктатып торып булмый. Халидә апаның Зөлфиясен дә сорап киттеләр. Укуын бетереп, үзләренең авылында бухгалтер булып эшли башлагач, мәктәп директоры булып өлгергән Зиннәт белән очраша башламасыннармы! Зиннәтнең әниләре каршы килеп караган иделәр дә, Зиннәт: “Әгәр ризалыгыгызны бирмисез икән, өйләнешәбез дә Себергә чыгып китәбез”, - дип ярды да салды. Туйны ноябрь бәйрәменә билгеләделәр.
 
Сәрия  эшеннән чыккач, турыга фатирларына кайтты. Илгиз: “Бүген бакчадан Салаватны  үзем алам, иртәрәк кайтам, чөнки иртәгә таң белән икенче регионга командировкага китәсем бар” - дип, искәртеп куйган иде. Сәрия мөмкин булган кадәр, үзе дә мәктәптә тоткарланмады. Шулай булмый ни, иртән поликлинакада аңа куйган “диагноз”ны тизрәк Илгизенә ишеттерәсе килә бит аның. Шулай да, теле ни кадәр генә кычытмасын, аңа бу хәбәрен Салаватны йокларга салгач кына әйтергә туры килде.
 
Ул юынып чыкканда, Илгиз йокыга китеп бара иде инде. Сәрия аның йокысын куып җибәрергә тырышып, иренең чәчләрен сыйпады, колак яфракларын иркәләп үпте. Ләкин Илгиз, файдасы юк, дигән кебек, Сәрия ягына борылырга ашыкмады.
 
- Әтисе, Салаватка бер сеңелкәш алып кайтырбыз, ахры!
 
Илгиз бу төшме, әллә өнме дигәндәй, бер минутлап башта ушын җыя алмый торды.
 
Нәрсә, әтисе, әллә син каршымы?
Юк…. Нишләп каршы булыйм… Нинди срок?
4-6 атна дип куйдылар
Илгизнең иреннәре көчләп диярлек елмаю чыгарды. Аннан ул: “Ярый, Сәрия, ят, минем иртәнге дүрттә торасы бар”- дип стена ягына борылып ятты. Мондый борылышны көтмәгән Сәрия, ни дияргә дә белми, карават янында басып торды да, әкрен генә залда йоклап яткан Салават янына чыгып ятты. Илгизнең торып, үзе янына чакыруын көтеп ала алмый, күз яшьләренә буылып,  йоклап китте. Иртән ул уянганда Илгиз җыенып чыгып  командировкага китеп барган иде инде.
 
Сәрия көне буе, ни уйларга да белми йөрде. Нигә аның авырга калганын Илгиз шатланып кабул итмәде соң әле?  Озакламый Илгизнең сеңелесе Зөлфия туенда барысында шатлыклары белән бүлешергә әзерләнгән Сәриянең кәефе шәптән түгел иде. Ярый, урап кайтсын әле командировкасыннан, бәлки, чынлап та кичә ял итәсе килгән булгандыр. Аруы да җитәрлек, яп-яшь килеш партия өлкә комитетында җаваплы вазифаны ышанып тапшырдылар. Гаиләсен дә, ике як әни-әтиләрен, туганнарын да кайгыртып яшәргә тырыша.
 
Бүген Илгиз кайтып җитергә тиеш. Сәрия иртәгә авылга туйга кайтасы әйберләрен барысын да әзерләп куйды. Әллә авырлы булганга, әллә туйда Зилә белән очрашасын уйлап, үзен башка көннәргә караганда, хәлсезрәк хис итте.  Бакчадан “арып” кайткан улы Салават, тигез генә тын алып йоклап ята. Илгиз кичке сигездән дә калмаска тиеш иде, инде унбер җитеп килә, һаман юк. Ниһаять, звонокка бастылар.
 
Кулына эш портфеле белән кечкенә бер пакет тотып, ишектән Илгиз керде. Кочаклашып күрешкәндәй иттеләр. Сәрия шул чак башы әйләнгәнен сизеп, егылып китмәс өчен Илгизгә ныграк сыенды. Илгиз:
 
-Әнисе, ни булды сиңа, ун көнгә калдырып киткән идем, ун еллык картайгансың, дип, шаяртмакчы булды. Ләкин Сәриянең хәле шаярудан узган, аңа ашыгыч ярдәм кирәк иде. Сәрия туй урынына, дәваханәгә эләкте.
 
 
 
Сәрия  бәлеш исе чыга башлагач, үзенең җиде еллап элек булган вакыйгаларны барлавыннан туктады. Хәер, хәзер ни файда искә төшерүдән. Бар да үткәннәрдә калды бит.
 
Радиодан тагын теге җырны тапшыралар. Үзе генә булганнан файдаланып, күз яшьләренә ирек куеп, азагына кадәр тыңлады ул җырны.
 
 Эзләдем мин сине иң якты еллардан,
Шаулашып-гөрләшеп уйнаган туйлардан.
Эзләдем мин сине гашыйклар иленнән,
Сөелмәс жиреңнән сөелер җирләрдән.
Табышу-кавышу өметләр уята
Яралы күңелне тан җиле юата.
Җирдәнме-күктәнме кайтып төш яныма,
Тере су сипкәндәй булыр бу җаныма.
 
Янымда гына йөрсәң дә, минеке түгелсең шул дип әрни иде аның йөрәге.
 
Салаватны туган көне белән елдагыча, шәһәрдә яшәгән туган-тумача, дус-ишләрләрнең балалары килеп котлап киттеләр. Илгизнең апасы Миләүшә балаларына ияреп үзе дә килгән иде. Шөкер, Халидә апа белән дә, Илгизнең туганнары белән яхшы мөгамәләдә калды Сәрия. Илгизнең сеңлесе Зөлфия Казанга килгән чагында, алар белән күрешмичә калмады.  Зиннәт кенә биш ел бергә укыган Сәрия белән  очрашмаска тырышты.
 
Кунакларны озатып, савыт-сабалар юып йөргән Сәриягә, Салават та булышып йөри.
 
-Әни, бер әйбер сорасам, ачуланмыйсыңмы?
 
- Нишләп ачуланыйм ди, сора, улым!
 
-Минем энекәшем, я сеңелкәшем булачакмы?
 
Менә сиңа мә! Ни дип әйтергә соң балага, дөресенме, әллә “татлы” ялганга төреп бирергәме? Сәриягә көн кебек ачык җавап, Салават өчен кара урман иде шул.
 
Сәрия, сәгатькә күз салып алды да:
 
-Улым, хәзер вакыт соң инде, иртәгә сиңа дәрескә, миңа эшкә, Әйдә, бу турыда иртәгә мәктәптән кайткач сөйләшербез дип, - Салаватка ятар вакыт җиткәнен аңлатты.
 
Икенче көнне, мәктәптән әниле-уллы бергә кайттылар. Сәриянең дәресләрдән соң, өенә кайтырга ашыкмаган әнисенә, Салават  бүген аптырамады. Дүртенче классны гына тәмамласа да, фикерләү сәләте аның олыларча иде.
 
Тамак ялгап алгач, Сәрия Салаватка башта аның ике сеңлесе булуын искә төшерде. Салават чынлап та, әтисенең яңа гаиләсендә үскән кызлары белән еш очрашмаса да, өч-дүрт айга бер күрешеп, үзләренең туган икәнлеген белешеп  яши. Кызларның берсенә - биш, икенчесенә - өч яшь. Аннан килеп, ике туган энекәш-сеңелкәшләренең булуын ассызыклады.
 
Салават: “Ә бертуганым, бертуганым булачакмы? -  дип сабырсызланып сорагач, дөресен әйтергә мәҗбүр булды.
 
- Юк, улым, кызганычка каршы, булмас шул!
 
Сәрия әлбәттә улына, авыры төшүен, алай гына да түгел, үзенең дә гомере кыл өстендә булып, табибларның тырышлыгы белән генә исән калуы турында сөйләмәде. Дәваханәдән чыкканда, ул үзенең башка беркайчанда ана бәхете тоймаячагын белеп чыккан иде.
 
Зөлфия белән Зиннәт туена Илгизгә бер үзенә кайтырга үзе ризалыгын бирде шул Сәрия. Ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә, кат-кат әйтте: “Кайтмый калма, икебез исеменнән дә  котлап кил”, - дип. Белгән булса,  мәңге дә ризалагын бирәсе булмас иде дә бит. Хәер, язмыштан узып була мени, син күрәсен кем күрсен? Туйда очрашмасалар, туйдан соң да дөнья бетми бит әле. Барыбер туган-тумача җыелган җиргә, Зилә белән Илгиз очрашмый калмаслар иде. Алай булмаса, башка ситуациясе килеп чыгар иде. Димәк, язмыш аларга бер түбә астында  яшәргә юраган булган. Аннан бит... Илгиз барыбер ташламады аларны. Атнага бер булса да очрашмый калганнары юк. Сәрия үзен шул уйлары белән тынычландырырга тырышса да, әлбәттә ул язмышы белән риза  түгел иде.
 
Әле ярый ул аларның, Зөлфия белән Зиннәт туена бер ел кала очраша башлаганнарын белми иде. Белмәсен, кирәкми. Болай да сынаулар аз булмады аңа. Илгиз белән аерылган елны, әти-әнисең берьюлы фаҗигале рәвештә авариядә үлүләрен әйтәсеңме, “Ел укытучысы” конкурсында җиңүгә бер адым торганда, сәер генә аны исемлектән чыгарып ыргытуларымы дисеңме, санап китсәң...
 
-Әнием, минем өчен көяләнмә,  сагынсам да түзәрмен, - дигән булды Салават лагерь капкасы янында аерылышканда.
 
- Улым, син түзсәң дә, мин түзә алмам, шимбә көн килеп тә җитәрмен, көт, яме.
 
 
 
Зилә лекциясен тәмамлап, аудиториядән чыгарга торганда, аны  студентлар уратып алды.
 
Зилә Мисбаховна, әйтегез әле, табибның ялгышырга хакы бармы?
Зилә корт чаккан кебек сискәнеп куйды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды.
 
- Бу гади сорау түгел, әлбәттә. Бер яктан, берәү дә хаталанудан азат түгел. Әмма, икенче яктан, ялгышулар кеше гомерләре белән бәйле.
 
Медицина институтының соңгы курсында укыган булачак табиблар хөрмәтле доцент - Зилә Мисбаховна белән бу темага озаграк сөйләшәселәре килсә дә, тәнәфес кыска булуы сәбәпле, сүз шул урында бүленде.
 
Зилә кафедрага да кереп тормый, урамга чыкты.
 
 
 
Шимбә бик тиз килеп җитте. Иртә белән Сәрия кибетләрдә йөреп, улына күчтәнәчләр алды. Илгиз сәгать унбердән  дә калмый килеп җитәрмен дип әйткән иде.  Инде уникенче ярты булып бара, һаман күренми. Берәр көтелмәгән эше килеп чыктымы икэн? Алай дисәң, шылтыратып әйткән булыр иде. Кибеттән кайткач, йорт телефонын да тикшереп алган иде, шалтыратучы булмаган.  Сәрия нишлим икән, әллә автобус белән генә барыргамы, ил чиге түгел, барып җитәрмен әле дип, киенә башлады. Шул вакыт телефон шылтырады. Сәрия залга үтеп, тиз генә трубканы алды.
 
Сәрия, бу мин – Илгиз. Бүген Салават янына барып булмас, Зилә үзен начар хис итә. Әгәр хәле яхшырса, бәлки, иртәгә чамаларбыз.
Ярый, аңладым, Илгиз. Мин автобус белән барырмын. Салаватка киләм дип сөйләнгән идем, ул да бүген көтеп торыр...
Сәрия автобуска чак өлгерде. Инде кузгалып киткән автобус шоферын, аның кебек баласы янына лагерьга баручы бер ир күреп туктамаса, белмим, нишләгән булыр иде икән? Алай гына да түгел, теге ир Сәрия кулындагы шактый гына авыр сумканы да күтәреп алды, узе янындагы буш урынга утырырга да булышты. Рифат бик ачык кеше булып чыкты. Ике малае да лагерьда ял итә икән. Лагерьга барып җиткәндә, Сәрия аның заводта инженер-конструктор булып эшләгәнен, тормыш иптәшенең әле ярты яшьлек кызлары белән  декрет ялында утырганын белде. Алар икәүләп, ата-аналар белән балалар очраша торган махсус бүлмәгә керделәр. Дежурда торган малайга балаларының отряд номерын   әйттеләр. Бәй, отрядлары да бер булып чыкты малайларның.
 
-Яшь аермалары зур түгелме әллә малайларыгызның, әллә сөйләшеп икесен бер отрядка урнаштырдыгызмы? - дип сорап куйды Сәрия.
 
- Безнекеләр игезәкләр бит - Данис белән Денис.
 
- Мин укыткан мәктәптә дә бар игезәк парлар, без - укытучылар аера алмый аптырап бетәбез. Сез  үзегез ничек аерасыз соң?
 
- Безнекеләрнең бер мәшәкате дә юк, ягъни «близнецы» түгел, «двойняшки» алар. Данис – минем кебек чем-кара, Денис - суйган да каплаган әнисе.
 
 Тәрәзәдән лагерь ихатасы күренеп тора. Әнә, якында гына бер төркем малайлар туп тибәләр. Сәрия белән Рифат тәрәзәгә якынрак килеп, балаларның футбол уйнаганын карый башладылар.
 
Бәй, минем малайлар туп тибәләр икән бит, - диде Рифат танып калып, - әнә сары футболкадагылар.
Сәрия сары футболкадагы малайларны әзләп тапты.
Тукта, тукта, берсе малайларның Салават бит. Тик нинди сары футболка киеп алган ул, аның сары футболкасы юк иде бит?
 
Рифат, бер сары футболкадагасы минем улым – Салават, сез ялгыш күрәсез бугай.
Ул арада Салават килеп кереп, тәрәзә аша карап торган әнисен килеп кочаклап алды.  Рифат та аларга табан борылды. Сәрия:
 
Гафу итегез, минем күземә күренгән бугай, тегендә сезнең малайлар туп тибәләр булып чыкты. Менә минем улым – Салават.
   Ләкин Рифат бу минутта Сәрияне бөтенләй ишетмичә, күзләрен зур ачып, Салаватка караган килеш  катып калган иде.
 
       Салават, балаларча түземсезлек белән, бер атна эчендә йөрткән яңалыгын әнисе белән  бүлешергә кереште.
 
-        Әни, әни, лагерьда миңа бер тамчы су кебек охшаган малай бар. Исеме – Денис. Безне бөтен кеше бутый, хәтта вожатыйлар да. Без бер-беребезгә “брат”дип кенә эндәшәбез хәзер.
 
-Бәй, менә үзе дә килеп җиткән. Әни, менә ул  минем “брат” - Денис!- дип,  Рифатка якынлашкан сары футболкалы малайларның берсен кочаклап алды.  Ләкин Сәриянен күзләре бу минутта Дениска түгел, малайларның икенчесенә – Даниска төбәлгәннәр иде. Каршында Илгизенең мәктәп елларында төшкән фотосурәте белән бер тамчы кебек охшаган малайны күргәч, Сәрия, аяклары камырлануын тоеп, стенага сөялде.
 
       Күзләрен ачып җибәргәндә, ул бер якты бүлмәдә караватта ята иде. Янында яшь кенә ак халатлы шафкәть туташы басып тора.
 
-        Кайда мин, нәрсә булды?
 
-        Борчылмагыз, сез лагерь медпунктында,  аңыгызны югалткач, сезгә беренче  ярдәм күрсәтеп, кертеп  яткырдык. Үзегезне ничек тоясыз?
 
Әллә... үзем дә аңламыйм әле. Улым кайда?
Улыгыз отрядта. Сез бераз хәл алгач, чакыртырбыз.
Сәрия ни булды соң әле бу дип,  исенә ярты сәгать элек кенә булган вакыйгаларны искә төшерергә тырышты.
 
 Менә аның  каршына  Илгизгә ошаган малай басып тора. Ничә еллар буе улы Салаваттан эзләгән төсмерләрне бу малай ничек үзендә туплаган? “Бала тудыру йортында алышынмадымы?” дигән сорауны ничә еллар үз-үзенә бирергә курыккан Сәриягә, әзер җавап каршында басып торган кебек булды. Салаватның: “Әни, әни! – дип өзгәләнеп кычкыруын ул ерактан, караңгылыкка чума башлаган җиреннән генә ишетеп калды.
 
Шәфкать туташы Сәриянең кан басымын үлчәде. Нормага кайтканын белгәч,  Салаватны чакырып китерделәр. Аңардан сорап та тормый атылып чыккан күз яшьләрен тыярга тырышып, Салават әнисенең кочагына сыенды. Куркытты бит аны әнисе! Бер дә аның мондый чагын күргәне булмады бит әлеге көнгә кадәр. Сәрия улының уйларын укыгандай:
 
-Улым, бар да яхшы, бар да әйбәт. Әгәр син елмаеп та җибәрсәң, тагын да шәбрәк булачак, - дип шаяртырга тырышты. Салават елмаю түгел, күккә кадәр сикерергә дә риза иде, тик әнисе генә чирләмәсен!
 
Шәфкать туташы аларның икесен генә калдырып, алгы бүлмәгә үтте. Сәрия икесе генә калгач, Салаваттан:
 
-Улым, баягы сары футболкадагы малайларның әтиләре кайтып китте микән, белмисеңме?- дип сорады.
 
- Данис белән Денис әтиләре яныннан килмәделәр әле, димәк кайтып китмәгән булырга тиеш.
 
-Алай булгач, йөгереп кенә барып әйтеп кил әле әтиләренә, мине көтеп торсын. Бик нык сорады әнием, Рифат абый, дип әйт, ярыймы.
 
- Хәзер, әнием!
 
Сәрия аннан шәфкать туташына:
 
Үз хәлемә кайттым шикелле, рәхмәт сезгә! Улым белән автобус киткәнче саф һавада сөйләшеп утырасы иде, - диде.
Әлбәттә! Ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт әзер.
Сәрия Салават белән бер сәгатьтән артык булды. Лагерь тормышын сорашты, киңәшләрен бирде.
 
 Рифат малайлары белән саубуллашкач, алар янына килде. Салаватны тагын баштан-аяк күзеннән кичергәч: “Бер тамчы су кебек Дениска охшаган”-дип, беренче тапкыр күргәч туган уйларын тагын бер тапкыр раслап куйды.
 
Автобуска кереп утыргач, башлап Сәрия эндәште.
 
-Рифат, сезнең хатыныгызның исеме ничек?
 
-Наташа.
 
“Наташа” исемен ишетәчәгенә  инанган Сәрия, сулкылдап елап җибәрде. Рифат ни эшләргә белми аптырап  калды. Югыйсә дөнья күргән кеше бит инде, зур булмаса да, үзенә күрә җитәкче дә бит әле. Күпләрнең шатлык-кайгыларын уртаклашырга туры килде яшәү, эшләү дәверендә.
 
- Сәрия, сезгә һич борчылырга ярамый, - дип аны тынычландырырга тырышты.
 
Алар янында утыручы бер хатын-кыз валидол сузды. Тел астына валидол куйгач, Сәрия сулкылдаудан туктады. “Шәһәргә ике сәгатьләп кайтасы бар әле, бер-бер хәл була күрмәсен тагын”, - дип уйлап куйды Рифат.
 
Сибәләп кенә ява башлаган яңгыр, көчәйгәннән көчәйде. Автобус шоферы тизлекне  киметте. Асфальт түшәлгән юл булса да, чокыр-чакырлар җитәрлек. Җитмәсә, бөтен күкне каплап алган кап-кара болытлар, тирә-якны  караңгылатып, юл күрү мөмкинлеген дә авырлаштырды.
 
Рифат, телефоннарны алышыйк әле, безгә күрешеп сөйләшергә кирәк булырга охшап тора, - диде Сәрия бераз баргач.
Рифат шуны гына көтеп торган кебек, Сәриягә үзенең йорт телефонын язып бирде дә, Сәриянекен язырга әзерләнде.
 
Шул минутта каты итеп күк күкрәде, автобус тәгәрмәчләре әллә нишләп, биеп киткән кебек тоелды. Күз йомган арада автобус юл кырыена тәгәрәде. 
 
Рифат тиз һушына килде. Кемдер торырга азаплана, кемдер кычкырып ярдәм сорый, сүгенгән тавышлар да ишетелә. Ул  Сәрияне эзләде.  Ни төсле иде әле күлмәге? Чия төсле, бугай. Әһә, әнә ул! Инженер булуы аны бик күп четерекле хәлләрдән чыгарырга булышты, әле дә югалып калмас.
 
Рифат вакытында кайтмагач, Наташа  нәрсә уйларга да  белмәде. Кайтышлый  эшенә сугылган дисәң, төн уртасына кадәр утырмас иде анда. Аннан килеп, эшендә телефон бар, шылтыратып әйткән булыр иде.  Әллә малайлар белән бер-бер хәл булдымы икән? Ире төнге өчләр тирәсендә кайтып керде. Сыдырылып беткән битләрен күргәч, Наташа бар булган ачуын онытты. Рифат артыгын куертмый гына автобус белән авариягә очраганнарын, авыр җәрәхәт алган бер пассажир хатынны дәваханәгә урнаштырып йөрүе турында әйтте.  Сәриянең Наташа белән бер көнне, хаттә бер сәгатьтә бала табулары, алай гына да түгел,  балаларның  алышынган булуларын фаразлавы, бу эштә аның элекке ире Илгизнең әлеге хатыны, ул вакытта балалар табу йортында эшләгән,  Зиләдән шикләнүе турында сөйләгәннәрен белгертмәде.
 
Рифат икенче көн иртән иртүк, Наташа уянганчы, чыгып китте.  Ул кичә Сәриягә аның туганнарына шылтыратып, кайсы дәваханәдә ятканын әйтергә сүз биргән иде. Шылтыратып әйткәч, тагын бер сәгатьләп урамда йөрде. Ничек итеп Наташага аңлатырга бу хәлләрне? Кинода йә китапта гына була торган тарихны, аларның тормышына килеп кагылыр дип, кем уйлаган? Әллә Сәрия терелеп чыккач, аның белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карарга микән? Ун ел буе үзләренең баласы дип кабул иткән баладан, хәзер ничек итеп ваз кичәсең? Икесенең арасында гына калсынмы әллә бу? Әйе, Сәрия белән сөйләшергә кирәк, акыллы хатынга охшап тора, каршы килмәс дигән ныклы карарга килеп, Рифат кайтыр якка борылды.
 
Дүшәмбе көн эштән кайтышлый, Рифат Сәриянең хәлен белергә шифаханәгә китте. Фамилиясен дә сорамаганмын бит, исеме белән генә табып булыр микән дип,  исемлекне карый башлады. Тик анда Сәрия исеме бер фамилия янында да юк иде. Башлаган эшне азагына җиткерергә яраткан Рифат, тиешле кабинетка керде. Тик анда аңа хәбәрнең аянычын җиткерделәр: бүген таң алдыннан Сәрия дөнья белән мәңгелеккә хушлашкан булып чыкты.
 
Укулар башлануга атна-ун көн кала Илгиз Салаватны авылдан алып килергә булды. Әнисен җирләгәннән соң Салават  авылда - Сәриянең бертуган энесе Наил  гаиләсендә калган иде. Ул үзе шулай теләде. Әнисенең каберен калдырып кая китсен инде ул?!  Хәзер аңа дөньяның бер кызыгы да калмаган кебек тоелды. Лагерда танышкан “браты” Денис та әллә кая томан арасында кереп, югалып калды. Җиңги тиешле Лилия апасының ачык йөзе, җор күңеле Салаватның авыр кайгысын ничек кенә җиңеләйтергә тырышмасын, бала йөрәге әнисен юксынып типте. Суга гына төшкән кебек булды шул аның әнисе! Балалыгы белән әнисенең үлемендә үзен дә гаепләп маташты. Салават олыларның: “Язмыштан узмыш юк, күрәчәк - гүргә кертә” – дигән сүзләрен тыңлый да, “Эх, лагерьга бармаган булсам!”- дип, тагын көрсенеп  куя.
 
Капка төбенә туктаган машинаны иң беренче Наза күреп калды. Сарай янында утын  ташып йөргән Салават белән Азатка “сөенче” кычкырды.
 
Ура, безгә кунаклар килде!
 Йорттан камырлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә Лилия йөгереп чыкты.
 
Салават,  кочагыннан утын кисәкләренең ничек  шуып төшкәнен үзе дә сизми калып, Илгизгә каршы атлады.
 
-Әти!
 
-Улым!
 
Ихата уртасында кочаклашып тын калган Салават белән Илгиз  күргәч, Лилия атылып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, башта кызы Назаның күлмәген төзәткәндәй итте, аннан җәһәт кенә күзләрен алъяпкыч читенә сөртеп алгач,  Илгиз белән күреште.
 
Бергәләшеп кыстыбый белән чәй эчеп утырганда, Наил дә кайтып керде.
 
Чәйдән соң олылар веранда ягына чыкты. Бераздан Салаватны эндәшеп алдылар. Түр якта телевизор карап утырган Наза белән Азат: “Нигә аны гына чакыралар әле”, - дигән кебек, сагаеп калдылар.
 
-Салават, әтиең сине Казанга алып кайтырга килгән. Ризасыңмы, әллә бездә каласыңмы?- дип сүз башлады Наил абыйсы.
 
Салават аптырап калды. Нишләргә? Ул шәһәрдәге фатирларын, дусларын, спорт мәктәбен сагынып өлгергән иде. Аннан бит әле аны Казанда “браты” да көтеп тора. Алар лагерьда адресларын, телефоннарын алыштылар. Һичшиксез очрашырга сүз куештылар. Тик икесе дә тормышның алар уйлаганча түгел, ә башкача китәчәгенә, ул вакытны күз алдына да китермәгәннәр иде шул!
 
Салават тагын чак кына уйланып басып торганнан соң:
 
Әйе, риза, - дип җавап кайтарды.
Зиратка барып, әтисе  алып кайткан роза чәчәкләрен әнисенең каберенә салгач, җыенып юлга чыктылар.
 
Бераз баргач, Илгиз Салаватка:
 
Улым, бүген безгә кайтырбыз, аннан күз күрер!- дип кистереп әйтеп куйды.
Салават ризалык белдереп баш какты. Караңгы төшәр-төшмәс шәһәргә якынлаштылар. Йокымсырап киткән Салават та уянды. Буп-буш, әнисез  шәһәр аны үзенә йотты.
 
 
 
Рифат малайларны лагерьдан алырга баргач, икесен дә кисәтеп куйган иде:
 
-Әниегезгә Салават турында сөйләнмәгез, вакыты җиткәч, үзем әйтермен.
 
Денис:
 
Нигә инде әйтмибез, минем аңа үземә охшаш малайны тизрәк күрсәтәсем килә”, – дип шыңшыса да, әтиләре ризалыгын бирмәде.
Рифат Сәриянең энесе Наилнең телефонын ташламаган иде. Сәрияне  күмеп бер ай чамасы үткәч, ул шылтыратып, Наилдән Илгизнең эш телефонын сорап алды. Наил башта бер белмәгән чит кешегә бирмәскә дә уйлаган иде. Аннан кире уйлады. Апасына беренче ярдәм кулы сузып, дәваханәгә кадәр озата барган, аларга апасы турында хәбәр биргән кешенең мөрәҗәгатен кире кагу  дөрес булмас кебек тоелды.
 
Илгиз белән алар август башында очраштылар. Кеше ышанмас сүзне, чын булса да сөйләнмә дигәнне, Рифат бик яхшы белә иде. Шуңа күрә дә, ул Илгиз белән булачак сөйләшүгә әзерләнеп килде. Балаларының туу турындагы таныклыкларын,  берничә фотосурәт алды. Сәрия әйткәннәрне кат-кат барлады. Рифат күз аллаганча, сөйләшү авыр бармады. Илгиз бик җайлы, тыныч кеше булып чыкты. Алар күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Чөнки аларга язмыш бик зур  эш йөкләгән иде.
 
Рифат алдында үзен тыныч тотарга тырышкан Илгизнең чынында йөрәгендә ут кайный иде. Сәрияне югалту кайгысын ничек басарга белми йөргән көннәрдә, тагын бер олы сынау.
 
Үзе теләп килеп эләктеме соң ул бу тозакка, әллә Зилә шулай оста итеп әзерләгәнме?  Йодрыгын төйнәп өстәлгә каты итеп сукканын сизми дә калды.
 
- Кабәхәт!
 
Кабул итү бүлмәсендә утырган Андрей  сикереп торып хуҗасының ишеген ачты  
 
Илгиз Калимуллович, бар да яхшымы?
Андрей, бар да яхшы... борчылма. Машина әзер торсын, барыр җирем бар.
Илгиз бер нәрсә дә  күрәсе килмичә, күзләрен йомды. Ул үзен океан уртасында йөзеп йөргән йомычка итеп тоя башлаган иде бу минутларда. Өзгәләп ташларга җыенган аҗдаһа  дулкыннар аның өстенә ябырылдылар. Чү, дулкыннар арасыннан аңа каршы Сәрия  йөзеп килә түгелме соң? Илгиз йөрәге чәнчеп куйганын тойды. Күзләрен ачып җибәрде.
 
Андрей!
Тыңлыйм, Илгиз Калимуллович!
Зилә Мисбаховнага шылтыратып әйт, өйдән чыгып китмәсен, ун минуттан өйдә булам.
Үзләре яшәгән йортлары янына борылышка җиткәч, Илгиз кинәт кенә шофeрына маршрутны үзгәртергә кушты.
 
Олег Борисович янына, дәваханәгә!
Зилә үзе ялда чагында кызларын балалар бакчасына йөртмәскә тырыша. Башка елларны, ялга чыккан беренче атнаны ук Илгиздән авылга кайтартып куя да, бер айсыз килми иде. Кызлар Тәнзилә әбисе белән Мисбах бабасын якын иткәнгә, күбрәк алар янында булдылар. Ни өчендер кайнанасы Халидә Салаватны ныграк яраткан төсле тоела иде Зиләгә. Юк, ике арада салкынлык булмады. Килен-кайна бер-берсе өчен өзелеп торды. Шулай булмый, алар арасында икесе дә өзелеп яраткан Илгиз тора бит! Тик шулай да Казанга кунакка килгән чагында да,  Халидә күбрәк вакытын Сәрия белән Салават янында үткәрергә тырышканы Зиләгә көн кебек ачык иде. Доцентларның яллары ике айга якын булгач, диңгез буенда ял итәргә дә вакыт кала. Илгизе дә маладис, мең шөкер! Партия таралгач, ике дә уйламый бизнеска керде дә китте. Авыр чаклары да күп булды булуын, ләкин Илгиз бирешә, кул кушырып утыра торганнардан түгел.   Ике гаиләне тарту өчен, ял күрми эшләгән чаклары да күп булды, башы юлдан-командировкадан чыкмады. Зиләнең Илгизгә ачуы килгән  чаклары да булмады түгел, булды. Тик түзде. Кызлары әтисен эзләгәндә, ул аның Салават янында икәнен белсә дә, кызларына җавабын таба белде, ә Илгизгә үпкәсен белдермәде. Икенче тапкыр югалтасы килми иде аның  Илгизне.   
 
Ә быелгы җәйге ял икенчерәк булды. Сәриянең фаҗигале үлеме аларның җәйге ялларына да үзгәрешләр кертте. Бер ай шәһәр читендәге дачаларында яшәгәннән соң, бүген иртә белән Илгиз аларны эшкә киткәнче, фатирларында калдырып чыкты.
 
Вакытында кайтмагач, Зилә берничә тапкыр Илгизнең кәрәзле телефонына шылтыратты. Тик Илгиз трубканы алырга ашыкмады.  “Сөйләшә алмый микән, әллә Салаватның хәлен белергә авылга кайтып киттеме? Алай дисәң, әйтми йөри торган гадәте юк”, дип аптырап бетте.
 
Илгиз Олег Борисович яныннан берникадәр тынычланып чыкса да, Зиләгә карата  туган нәфрәт хисе кимемәде. Ресторанга да кереп утырган булды, файдасы тимәде. Олег Борисович аның ашыгыч нәтиҗәләр чыгаруын хупламады.
 
–Зилә Мисбаховнаны юк гаепләр белән рәнҗетә күрмә,  барысы да ачыкланыр, эшне анализлардан башлыйк, аннан күз күрер, - дип озатып калды.
 
Илгиз кайтып кергәндә, Зилә ятып торса да, йокламый иде. Илгиз әкрен генә зал ягына кереп китте. Аннан: “Арыдым” - дип, янына килеп утырган хатынына  борылып та карамый, йокы бүлмәсенә кереп китте. Зиләнең тәнен, сулышын тоймас өчен, тахта читенә тартылды.
 
Илгиз икенче көнне Олег Борисовичның киңәшен тотып, Зилә белән  ирләрчә, аек акыл белән сөйләшергә булды. Сүзне ерактан башлады.
 
-Зилә, исеңдәме, синең белән икенче тапкыр очраша башлагач, Салават тышкы кыяфәте белән миңа да, Сәриягә дә охшамаган дип, сиңа врач буларак сорау биргән идем. Шул чагында син Салаватның ни өчен зәңгәр күзле, сары чәчле булуын медицина күзлегенән чыгып аңлатып бирдең.
 
- Әйе, исемдә.
 
- Салават – Сәрия белән минем улым булмаска тиеш, кичә миңа шушы хәбәрне җиткерделәр.
 
- Ничек сезнең балагыз түгел, ә кемнеке?
 
- Менә монысын син белергә тиеш, хәтереңне яңарт, - дип  Зиләгә якынрак килде. Зилә артка чигенде.
 
- Исеңдә булса, Сәрия белән биш минут ара гына Наташа исемле хатын игезәк малайлар тапкан.
 
Зилә исенә төшерергә тырышкандай, кашларын җыерды. Ни дисәң дә, ун ел вакыт узып киткән бит. Барысын да истә калдырып була мени,  аның кулыннан ничә генә бала үтмәде бит эш дәверендә. Кафедрага күчкәч кенә, практиканы бераз киметте.  
 
-Я, ни әйтерсең?
 
Зилә:
 
-Син допрос алган тикшерүче кебек, - шаяруга борырга тырышса да, Илгиз үзе биргән сорауга җавап көткәнен аңлатып, Зиләнең күзләренә карады.
 
- Илгиз, мин чынлап та бер ни аңламыйм, әллә син  юри шаяртасың, әллә..
 
-Эх, Зилә, шундый җитди әйберне шаяртып була мени!
 
Илгиз ишекле-түрле йөрергә кереште. ”Сәрияне, Сәрияне бит бер гөнаһсыз рәнҗеткәнмен. Зилә белән очраша башлауның төп сәбәбе дә бит, Сәриянең: “Сиңа хыянәт иткәнем булмады һәм булмаячак та”,- дип әйткән сүзләренә ышанмау булды. Сәриям үзе дә белмичә, кеше баласын тәрбияләгән”.
 
-Илгиз, син мине  балаларны алыштырган димәкче буласыңмы әллә?
 
- Ниһаятъ, сиңа  да барып җитте бугай! Терсәк якын да бит тешләп булмый, елан кочагына үзем теләп кергәнмен.
 
-Син нәрсә сөйлисең, акылыңа кил! Кызларыбыз хакына!
 
Зилә кинәт кенә нәрсәдер исенә төшкән кебек, үз алдына сөйләнә башлады:
 
Анна Михайловна... Анна Михайловна... әйе.. әйе... ул... тукта...
 
 
Илгиз белән  Зиләне Анна Михайловна сөенеп каршы алды. Пенсиягә чыгуына биш ел булса да, кызлар кебек йөгереп кенә йөри әле ул. Тиз генә чәй әзерләп алды. Зилә Анна Михайловна белән бик сак сөйләште. Ни дисәң дә, яшь бара, дөрес аңламавы да бар. Ләкин үзенең баш очында асылынып торган кара болыттан арынасы килүе көчлерәк иде.
 
Анна Михайловна, онытмадыңмы, эшли башлаган беренче елны мин, Илгизнең малаен кабул иткәнемне, сиңа сер итеп кенә сөйләгән идем.
Нишләп онытыйм ди. Сине бик яраттык бит, Зилә Мисбаховна, яшь булсаң да тырыш, белемле идең бит. Шуңа да кемгә сине алыштырган дип, хатын-кыз кызыксынуы белән кызыксындым Илгизнең хатыны белән. Барыбер килеп кавышкансыз, язмыштан узмыш юк шул, балалар, - дип, какча куллары белән икесенең аркасыннан сөеп тә алды.
Баласы күкрәген дә алмый җәфалады бит ул хатынның, ялгышмасам, - дип дәвам итте сүзен Анна Михайловна.
Ялгышмыйсыз, - диде Илгиз, - ясалма күкрәк сөте белән үсте ул.
Анна Михайловна, Сәрия бала тудыру йортыннан икенче кеше баласын алып кайтып киткән. Менә шуңа килдек без синең яныңа, Ничек шулай булган, кем эше булырга мөмкин.
Ә нинди бала белән алышынган соң?
Сәриядән биш минуттан соң тапкан Наташа исемле хатынның, игезәк сыңары белән!
Анна Михайловна гомер буе акушер булып эшләсә дә, моңа кадәр мондый тарихны ишеткәне дә, күргәне дә булмады.
 
Ә кем аның шулай булганын исбатлый ала?
 Илгиз Анна Михайловнага барысын да сөйләп бирде.
 
Ун ел элек булган хәлләрне исенә төшерергә тырышыпмы, Илгиз белән Зилә сөйләгәнәргә ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй,  Анна Михайловна бераз уелып утырды.
 
Балалар, сез хәзер ишеткәннәрдә, бәлки, дөреслек тә булмас, ләкин балаларның алышынганы хак булып чыкса, башкача булмавы көн кебек ачык, дип сөйләп китте.
Анна Михайловна Наташаның игезәк малайларын Сәриянең малае янына  кертеп салгач, өч сабыйга да беләзекләр әзерли башлады. Медицина көллиятен тәмамлап ярты ел элек кенә эш башлаган Венера:
 
-  Зилә Мисбаховна сезне чакыра -  дип тагын Анна Михайловнага эндәште.
 
Анна Михайловна үзе башлаган эшне Венерага кушты.
 
Кара аны, бутый күрмә!- дип кисәтеп тә куйды.
Наташаның  бәбәйләгәннән соң кан басымы күтәрелеп киткән булган икән. Укол ясагач, Анна Михайловна яңа туган сабыйларның беләзекләре тагу-тагылмавын тикшерде.  Венера кушкан эшне төгәлләп, үзе  постына киткән иде.
 
Илгиз белән Зилә Анна Михайловна сөйләгәнне дикъкать белән тыңладылар. Димәк...  Венера... беләзекләрне ... бутаган.
 
Хушлашканда, борчулары өчен тагын бер кат гафу үтенеп, машинага кереп утырдылар. Шофер янында сөйләшми генә кайттылар. Һәркем үз уена, үз хатирәләренә кереп чумган иде.
 
 “Зилә Мисбаховна, әйтегез әле, табибның ялгышырга хакы бармы?” Яз көне  студентлар биргән сорау тагын кылт итеп исенә килеп төште. Ничә ел инде аңа авылдагы күршеләре Сабира апаның үлеме тынгылык бирми. Зиләне соңгы көннәренә кадәр өметләнеп көтеп торган бит ул. Ә Зилә башта башкалага кайтып, эшкә урнашып йөрде.  Авыр чир Сабира апаны Зилә авылга ялга кайтканчы алып киткән иде. Бүген докторлык диссертациясе өстендә эшләгән Зилә,  Сабира апаның диагнозы белән   аякка басып булмаганын яхшы аңлый. Тик кешенең өметен җимереп, кайтмый калганын, үзенең ялгышы дип кабул итте. Кем белә, бәлки, яхшы сүз дә җанга дәва булып яткан булыр иде.
 
 Һәм менә тагын бер ялгыш. Бу ялгышта ничә кешенең язмышы буталган. Кешенеке генә түгел, үзенеке дә. Туры гаебе булмаса да, Зиләнең кул астында эшләгән хезмәткәрләр аркасында бит булган бу ялгыш. Бүлек  җитәкчесе вазифасына иртәрәк үрелдеме әллә ул теге вакытны?
 
Илгизнең уйлары Сәриядә иде. “Ниләр генә  уйлады  икән Сәрия балаларның алышынганын белгәч? Миңа да ачулангандыр. Ник кенә ичмасам, беребезнең дә башына генетик анализ ясарга дигән уй килмәгән?”  Күңелсез уйлардан арынырга тырышып, ул машина тәрәзәсеннән карап бара башлады.
 
 “Салаватны үзебезгә алып кайтам” – дип, Илгиз авылга кайтып киткәч, Зилә кызлары Алия белән Алинага, бүгеннән алар белән Салават абыйлары да яшәячәген әйтте. Биш яшьлек  Алия апасы  “Ура!” дигәнен, икесе тулган Алина кабатламакчы булган иде дә, булмады “Ула!” дан узалмады. Салават еш килмәсә дә, булгалады аларда. Ләкин озак тормый, нигәдер гел әнисе ачулана кебек тоела да, кайту ягын карый. Шуны сизепме, әтисе дә аралашуны күбрәк башка урында сайлый иде.
 
Илгиз белән Салават килеп кергәч, “Ура” да, “ула” да онытылып, кызлар бер мәл ятсынып тордылар. Азакы очрашуларына да бит биш былтыр аларның. Ярты сәгать тә узмады, алар инде бер дә аерылмаган, бер гаиләдә яшәгән кешеләр булып беттеләр.
 
Балаларны йокларга салгач, Илгиз белән Зилә иртәгә эшләсе эшләрен барладылар. Иң беренче Рифат һәм Наташа белән очрашырга булдылар.
 
 
 
Салават озак йоклап китә алмый азапланып ятты. Югыйсә, дүрт сәгатькә сузылган юл арытырга тиеш иде бит инде аны. Әтисе белән Зилә апасының зал ягыннан сөйләшкәннәре өзек-өзек кенә ишетелеп китә. “Рифат, Наташа, анализ”-  дигән сүзләр еш кабатлана. Салаватның да исемен ычкындыргалыйлар.  Шулай ята торгач, ул йокыга киткәнен сизми дә калды. Төшенә әнисе керде. Ул исән, имеш. Тик әллә кайда,  еракта үзе. Салават әтисе белән йорт алдындагы эскәмиядә утырып торалар. “Улым! - ди әнисе, - әтиеңне эзләп та-а-ап!” Салават әнисенә:  “Әни, күрмисең мени, мин бит әтием янында”. Аннан Салават эскәмиядән сикереп тора да, әнисенә таба йөгерә башлый. “Әни, әни! – дип өзгәләнеп кычкыра, тик әнисе ишетми, ерагайганнан ерагая бара.  Уянып киткәндә, янында Зилә апасы басып тора иде. Еламаска тырышса да булдыра алмады. Төш белән өн икесе бергә буталып, йөзе белән мендәргә капланды. “Әнием, әнием” – дип үрсәләнде. Үзен тынычландырырга тырышкан Зиләнең кулларын этәреп җибәрде.
 
Зилә Салаватны йокы бүлмәсендә калдырып, залга үтте.
 
Зилә, син әзерме?
Әзерлеккә әзер лә ул, менә ни... Салават...
Ни булган Салаватка?
Төшенә әнисе кергән бугай, саташып уянды. Мине якын китерми янына, бәлки син тынычландыра алырсың.
Илгиз йокы бүлмәсенең ишеген ачканда, Салават торып киенә башлаган иде.
 
- Хәерле иртә, спортсмен! – диде Илгиз Салаватның кызарып торган күзләрен күрмәмешкә салышып.
 
Хәерле!
Иртәрәк түгелме әле, каникулның соңгы көннәрендә йокыны туйдырып каласы килмиме әллә бер дә? – диде тавышына шаянлык кертергә тырышып Илгиз.
Әти, минем үзебезгә кайтасым килә.
Сүзнең көтелмәгән якка борылуы, Илгизне бераз сагайтты.
 
-Улым, мин сине аңлыйм.  Башта читенрәк булыр, озакламый өйрәнерсең. Без сине  барыбыз да яратабыз, һәм гомумән, син үзеңне үз өеңдә кебек хис ит! Ә әниең белән яшәгән фатирга телисең икән, хәзер үк барып киләбез. Тик анда бер үзеңә яшәү читен булыр. Аннан... Син бит балигъ түгел, шуңа күрә синең өчен мин җавап бирәм.
 
Салават эндәшмәде. Эндәшмәвен ризалык билгесе итеп кабул иткән Илгиз:
 
-Ярый, әйдә, күп сүз китапка яхшы, киттек!- дип, Салаватны ияртеп чыгып та китте.
 
Зилә, иртән иртүк эшләрнең алар планлаштырганча барып чыкмаганына эче пошып, кер юарга тотынды.
 
Салават фатирга килеп кергәч, әнисе килеп чыкмасмы дигәндәй, бөтен бүлмәләрне тиз генә әйләнеп чыкты. Залдагы форточканы ачарга үрелгән Илгизгә:
 
“Әти, кирәкми, ачма, өйдә әни исе бар, шулай гына калсын” – дип, кире туктатты. Илгиз, Салаватның үз яшенә карата иртәрәк әйтелгән бу сүзләрне, башы аша үткәреп маташкан арада, улы аш-су бүлмәсенә чыгып, радионы кабызып җибәрде.
 
“...Әрнетә йөрәкне югалту газабы, -
Әйтерсең лә бу -  гомернең азагы...”
 
Чү, әнисенең  җыры түгелме соң?  Соңгы вакытларда, шушы җыр яңгырый башласа, радионың тавышын ачып куя да, бөтен эшен ташлап, тыңларга утыра иде.
 
Әниеңнең яраткан җыры.
Салават Илгизгә карап куйды.
 
Ә син аны кайдан беләсең?
Беләм, улым, мин барысын да беләм.
Белмисең шул. Менә минем “двойнигым” барын белмисең, вәт!
Денисны әйтәсеңме?
Салават колакларым дөрес ишетәме дигән кебек:
 
- С-с-с ин  аны кайдан беләсең, юк, син аны белергә тиеш түгел идең әле. Мин бит аның турында сиңа сөйләп өлгермәгән идем әле, - дип әтисенә аптыраулы карашын юнәлтте.
 
- Мин шуның өчен дә әти кеше бит, әти булгач, син дә шулай барысын да белеп торырсың, - дип, Илгиз Салаватны күкрәгенә кысты.
 
- Әтием, алай булгач, әйдә без аны Данис исемле туганы белән кунакка чакырыйк. Мин дә аларның адреслары да, телефоннары да бар,- дип,  сумкасыннан блокнот тартып чыгарды. Ә радиодан җыр агылды да агылды.
 
 
 
Зиннәттә яман чир таптылар. Сөлек кебек ир-ат ярты ел эчендә чыра кебек янып бетте. Врач апасы да бу яман чиргә каршы торырдай түгел иде.  Соңгы айда янына бер кеше дә кертмәделәр, нык бетеренде. Чыкмаган җаны гына калды. Тик җан да чыгарга ашыкмады. Сишәмбе көнне Илгизгә сеңелесе Зөлфия шылтыратты. “Абый, Зиннәт сине күрергә тели!” Илгиз шәһәрдән утыз километрлап китеп өлгергән булса да, кире борылды.  Зиннәт бер ноктага караган килеш селкенми дә ята.  Бүлмәдә аларның икесен генә калдыруларын сорады.  Күзләрен караган ноктасыннан алмый гына: “Җизни, бүлдерми генә тыңла, яме”,- диде. Илгиз Зиннәтнең кабер салкынлыгы алган кулларын учына алгач, ул сүзен дәвам итте. “Медсестраны балаларны алыштырырга мин котырттым, апаның үчен аласым килде. Тик апаны рәнҗетмә, аның бер гаебе дә юк. Сәриянең ул эшләгән роддомда бала табачагын миңа ычкындыргач, алдан шәфкать туташы белән танышып, сөйләшеп куйдым. Нинди “шайтан” котырткандыр, үзем дә аңламый калдым. Тик мин хатамны бик соң аңладым, бик соң...”
 
Илгиз үзе дә сизмәстән, Зиннәтнең кулларын ычкындырды.
 
“Зөлфияне яратып өйләндем, гөнаһым юк. Гомер буе әрнеп яшәвем, чиремне дә китереп чыгаргандыр. Җизни, кичер... бәхиллегеңне бир, җәфаланып җир өстендә яшисем килми, бик авыр!”
 
      “Бәхил бул, Зиннәт”, – дигән сүзләрне   ишеткән җан, шул мизгелдә үк күккә ашты. Җаннан кыелып калган “шайтан” чираттагы әшәкелеген эзләп, ракета тизлеге белән ачык тәрәзәдән атылды.

---
Өмет
№ --- | 03.02.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»