поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2019 Җәмгыять

Им-том: «тәлинкә язу» дигән дәва ысулы

Әле дә булса хәтерлим, бала вакытта энекәш гел авыру сәбәпле, әби аңа фарфордан эшләнгән кытай тәлинкәсенә кызгылтрак төстәге кара белән гарәпчә искиткеч тигез, матур итеп язылган дини текстларны юдырып эчертә иде. Сихри язулы әлеге тәлинкә, балачакның мәңгегә хәтердә уелган могҗизаларының берсе булып, һаман да күз алдында тора.

Ул вакытта мин, әлбәттә, бу традициянең татарларда ислам дине мәдәнияте системасы белән килеп кереп, халкыбыз яшәешенең тагын бер хикмәтле үзенчәлегенә әверелгән «тәлинкә язу» дигән дәва ысулы икәнлеген һич тә аңламый идем, башта бер генә теләк — сихри тәлинкә язуын эчеп карау теләге генә бар иде. Бу күренешкә үсә төшкәч тә әллә ни игътибар бирелмәде. Шулай да без үскәндә, авылыбызның үз башыннан өч сугыш афәтен кичергән, колхозлашулар белән бергә коммунистлар идеологиясе машинасын да тойган; ләкин бер вакытта да күкрәгеннән Беренче Бөтендөнья сугышы ордены «Николай патша тәресе»н дә, Бөек Ватан сугышы кырларындагы батырлыклары өчен бирелгән Кызыл йолдыз орденын да төшермәгән иң мәртәбәле карты Шөгаеп бабайга тәлинкә яздырырга йөргәннәре беркадәр истә. Ул заманнардан соң әллә никадәр сулар акты инде, авылыбыз да шактый җыйнакланды, без бала вакытларда авылыбызга яшь киленнәр булган төшкән апаларыбыз да ак яулыклы намаз карчыкларына, мөлаем әбиләргә әверелде. Хәзер авылга кайткач шушы апаларыбыз-әбиләребез белән аралашулар иң рәхәт, күңелләргә беркадәр тынычлык, сабырлык бирә торган яраткан гамәлләрнең берсе булып калды. Шундый аралашуларның берсендә күршедә генә торучы Рәсүлә апабызның инде ничә еллар буе үз авылыбыздагыларга да, якын-тирә авыллардан гозерләнеп килгәннәргә дә тәлинкә язуы билгеле булды. Әлбәттә, балачактан бирле күңелгә сихри көчкә ия күренеш булып кереп калган әлеге гамәл мине бик кызыксындырды. Җай табып, Рәсүлә апага кереп киттем.

Гадәттәгечә, ул йорты тирәсендәге мәшәкатьләре белән кайнап йөри иде. Ул мине капкадан кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә каршылады. Фольклор һәм халык мәдәнияте белән кызыксынуымны белгәнгәдер, минем йомышымны апам шунда ук аңлап алды да: «Әйдә, яза башлаган тәлинкәләрем бар иде, күрсәтәм. Әле ярый өлгердең, иртәгә алып китәргә тиешләр иде», — дия-дия, мине үз артыннан ияртеп алып кереп тә китте. Чыннан да алъякның (өйнең урамга карап торган ягын бездә шулай диләр) тәрәзәсе буенда гарәп язулы өч тәлинкә тора, соңгысының кечкенә генә бер өлеше язу белән тулып бетмәгән әле. Тәлинкәләр янында кечкенә генә дару шешәсенә каләм тыгып куелган. Әлбәттә, болар барысы да миңа кызык һәм мавыктыргыч тоелды. Бердән, гарәп язулы тәлинкәләр искиткеч тигез һәм матур хәрефләр белән бизәлгән, һәр юл арасы бер чамада, тәлинкәнең радиусы буйлап тезелгән хәрефләр асыл сурәтләр кебек күренә. Мин җайлап кына үземә аңлашылмаган күренешкә бәйле сораулар бирәм. Беренче сорау: «Бу нинди текст, берәр догамы?». Сораулар үзләреннән-үзләре бирелә бара, ә мин исләрем китеп серле йомгакның башын тапмакчы булам. Баксаң, бу шөгыльне Рәсүлә апа үзенең кайнанасы Бәдәр абыстайдан өйрәнеп калган икән. Бәдәр абыстай безнең балачакның иң матур карчыкларының берсе иде, сихәтле үлән, кипкән җиләк, кирәге чыкканда тотарга артыш ботаклары дисеңме, барысы да Бәдәр апада була торган иде. Күп балалы гаиләдә бер бала йомышка йөрүче вазифасын үти торган була. Безнең гаиләдә ул роль тәпи атлап, җөмлә төзи белә башлауга миндә булды. Күрәсең, шуңадыр, Бәдәр ападан шифалы үләннәрне, башкаларда булмый торган сихәт хәстәрләрен мин алып чыга торган идем. Ләкин тәлинкәләр дә язуын белми, абайламый калганмын шул. Минем башыма килә барган уйларымны ишеткәндәй, Рәсүлә апа миңа иң кирәкле җөмләләрне тезә бара: «Безнең әнкәйләр (безнең якларда кайнананы әнкәй дип йөртәләр) заманында тәлинкә язучылар ир-атлар иде бит, ир-ат кулы килешәрәк төшә, хатын-кыз шөгыле үк түгел инде болар. Әнкәй үзенә, безнең балаларга гына, үз тирәбезгә генә яза торган иде. Хәзер, башка кеше булмагач, мин язам инде. Адәм баласының гозерен калдыру дөрес түгел, савап булсын дип эшлисең инде. Тик торганнан беркем дә, тәлинкә яз, дип ишек какмый. Һәркемнең үз хәсрәте, үз хисабы, кешеләр арасында да, Ходай Тәгалә алдында да. Җиңел генә бирелә торган гамәл түгел бу. Бердән, Коръәннең үзен, аннан гарәп язуын камил белми торып, язарга ярамый. Икенчедән, күңелең ышанмаса, күңелең белән Аллаһның берлеген, иманыбызның камиллеген тоймасаң язылмый да ул. Берәүләрнең җиткән ир балалары төннәрен йокыда килеш йөри торган булып киткән, менә бу тәлинкәләрне шуңа сихәте булсын өчен яздым. Ата-анасы сорап килде. Кайдан килгәннәрен әйтмим. Аны кычкырып йөрү килешми. Сихәте тиде, дип тә башкаларга бик сөйләмәскә кушам. Барыбыз да Аллаһ коллары, ул хәл итә. Аның ризалыгыннан башка эшләнми инде болар. Җиңеллек тә шуннан килә. Эш дип кабул итмисең инде аны. Үзең тоеп башлыйсың. Бармаса туктап торасың.
 
 
Сәгатен Ходай үзе җиткерә. Бу тәлинкәләргә тулы «Ясин» язылды, шуңа күрә өч тәлинкә килеп чыкты. Тәлинкәне тәһарәтләнеп намазлар укыганнан соң язарга тотынасың. Күңелең тыныч, ышанып тотынганда кул түгел, күңел үзе яза. «Бисмилла» белән башлыйсың да «Амин!» белән тәмамлыйсың. Гозернең эчтәлегенә бәйле догасын сайлыйсың инде. Кайвакыт дога араларына салаватлар да кыстырам. Бер дога беткәннән соң языла инде алар. «Өчәр тәлинкә булганда килешәрәк», — ди торган иде әнкәй. Элек берәр зур тәлинкә генә дә язганнарын беләм. Догасына карап инде. Кайсыбер кеше өчәр тапкыр яздыра. «Килеште» дип килеп әйтүчеләр күп, сихәтләре тисен инде. Кулым килешсен дип тырышам. Хәрефләр тигез, дөрес төшсен дим, хаталы язып, адәм баласына зыян да салуың бар бит, чынлап торып уйласаң, бик җаваплы эш инде, бу. Зәгъфрәнен дә үзем үстерәм, әнә теге аралык ягындагы тәрәз төбендә тотам. Аның җимешләре җитешкәч, җылы суга салып кара ясыйм, шул карага каләм белән манып язам. Әлеге тәлинкәгә язылган доганы су белән чайкап эчәргә кирәк инде. Менә шунда сихәте тияргә тиеш. Ышамый гына эчсәң, шифасы булмый инде, ышанмый эшләгән бер эш тә хәерле булмый бит. Ышанмаган кеше килмидер дим инде. Үзем алтмышлардан өскә чыккач мәдрәсә бетердем, аңа кадәр гарәпчә укый-яза да, догаларны да шактый белә идем инде. Безнең әнкәй бик укымышылы, дини, дөньяның рәте нәрсәдә икәнен белеп, кабаланмыйча, кеше күңелен күреп гомер иткән карчык иде бит. Мин шул өй тирәсендә кыштыр-кыштыр йөри-йөри, аның гамәлләрен, әйткән сүзләрен искә төшереп, бу эшләремне башкарам инде. Инде калган гомерләребез бәрәкәтле булып, хәерле гамәлләр белән үткәрсәк иде. Безнең әнкәй түгәрәк ясиннан да чыгаруларны башкара торган иде. Безнең авылда эпилипсияле нәсел бар бит, син аларны үзең дә беләсең бит инде, безнең нәселгә тоташалар алар, әнкәй үзебезнекеләр дип башкаргандыр инде. Менә шул нәсел балаларын түгәрәк ясиннан чыгарырга китерә торганнар иде. Ходай рәхмәте, кайберләре кияүләргә чыгып, балалар табып, аларны үстереп, хәзер үзләре дә әбиләр булдылар инде. Гел дә гомер кичермәслек булмадылар диюем. Килешкәндер инде. Мин дә әнкәйнең ничек язганнарын белгәч, түгәрәк ясин да әзерләп куйдым менә, кем белә, кемгә дә булса кирәге чыгар дим, дөнья бит».
 
Рәсүлә апамның авызыннан ишетелгән һәр җөмлә халкымның көнитеш тәртибенең кагыйдәсе, җеп очы кебек, акылыма ипләп кенә урнаша бара, аның саен соклануым, күңелемә беркадәр тынычлык урнашуын сиземли барам. Күңелемдә тагын бер кат: «Халкым, син нинди мәнле, нинди эчкерсез, киң күңелле, сабыр һәм нәзәкатьле!» дигән фикерем куәтләнә.

---
Түгәрәк уен
№ --- | 02.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»