поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2019 Язмыш

Язмышлардан узмыш бармы? (БАШЫ)

Сәрия диплом алды практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләүче тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән.

Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады - башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы мебельләре, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.
- Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, арып бетәсездер, җыештыра-җыештыра?
- Булганны кая куясың инде? Тән тазалыгыннан аермасын Ходай, сәламәт кешегә эш - физәрәдке генә бит ул. Балалар да еш кайталар, булган эшне бетереп китәргә тырышалар. 
 
Сәрия юлдан алҗып та, ачыгып та килгән иде. Халидә апаның әзер өстәленнән баш тартмады. Юл сумкасыннан әнисе әзерләп салган күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән тагын да сыгылып, кунак көткән кебек булып китте.
Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән декабрь салкынын ияртеп, озын буйлы ир-ат килеп керде. Халидә апа өстәл яныннан кузгалып, ишеккә таба атлады.
- И-и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит?  Илгиз әнисен бик тиз тынычландырды: колхозның правление утырышына килгән, бары шул гына. 
 
Әниле-уллы гөрләшкән арада, Сәрия сиздерми генә Илгизне күзәтте. Ярыйсы гына чибәр, ыспай ир-ат. Райком секретарьләре киеп йөри торган норка бүрегенә караганда, каядыр урында эшләгән кешегә охшап тора.
- Кунак кызы да бар икән!
- Әйе шул, улым. Сәрия исемле, мәктәпкә практика үтәргә килде.
Сәрия бит очларының кызарганын сизсә дә, сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән:
- Исәнмесез, абый! – дип, кулын сузды.
- Менә сеңелем дә табылды, шәп бит ә!- дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды.
Ике арадан ниндидер бер җылы дулкын сызылып үткәнен икесе дә тоемлап калды. Нәрсә булды бу?
 
Табын артында алар бер-берсе белән якынырак таныштылар. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгәнен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең - укытучылар, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.
      Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу беркемгә дә ят хис түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан:
- Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул!- дип, искәртеп куйганы да исендә тора әле.
-Язмыштан узмыш юк, шулай була калса, мин риза!- дип шаярткан иде шунда Сәрия. 
Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, аның шәхси тормышында алга китеш бик булмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, аңардан ераграк йөрергә тырышты. Үзен ошатканнарына күңеле төшмәде.
Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.
   Иртән Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән,  Халидә апа сыер саварга чыгып китеп бара иде.
-Халидә апа!
- Әү, балам!
- Үзем савармын, хәзер тиз генә юынам да.
- Юк, юк, язмаганны, үзем савам, киленем түгел дә инде син минем.
- Булсам, саудырыр идегезме?
Сөйләшүнең бу якка китүен икесе дә көтмәгән идеме, берьюлы көлеп җибәрделәр. Халидә апа сыер савып кергәч, иртәнге чәйне тәмләп эчтеләр. Сәрия киенеп чыгып китим дигәндә генә, телефон чылтырады. 
Халидә апа бераздан трубканы Сәриягә сузды.
-Сәрия, хәерле иртә!
- Хәерле иртә, Илгиз!
- Көтсәң, кичкә кайтып җитәм!
Нишләп көтмәсен инде, кайт кына, өзелеп көтәм!
Сәрия мәктәпкә киткәч, Халидә апа: «Ни булды әле бу?»- дигән кебек, урындыкка барып утырды. Әллә... Араларында бер-бер хәл бармы? Кичә һава сулыйбыз дигән булып, йөреп керделәр. Иртән иртүк Сәрияне чылтыратып сорый. Юк, булмас, Илгиз бала-чага түгел дә инде, бер күрүдә гашыйк була торган. Аннан бит… йөргән кызы Зилә дә озакламый кандидатлык диссертациясен яклап Мәскәүдән кайтып төшәчәк. Җәйгә туй дип сөйләшкәннәр иде... 
 
Ничек шулай тиз үтә соң бу кадерле мизгелләр? Талгын гына яуган кар астында бала-чага кебек җитәкләшеп йөрү, бер-берсенә беренче күрешүдә үк омтылган бу парга бик тә рәхәт иде. Җомга кичен ничек кенә сузарга тырышмасыннар, сәгать уклары инде шимбә ягына карый башлады. 
- Халидә апа йокламый көтеп торадыр, керик, Илгиз!
 
Илгиз Сәриянең иреннәренә үрелде. Ай каядыр кереп яшеренергә өлгерде, йолдызлар югарырак атылды. Бар галәмгә бары икәү: Илгиз һәм Сәрия калды. И, бу кайнар мәхәббәттән башлар әйләнеп, йөрәкләр бер булган бәхетле мизгелләр! Кемнәр генә кичермәгән дә, кемнәр генә татымаган. Дөнья яралганнан бирле,  сөюдән дә көчле, сөюдән дә югары тагын берәр хис булдымы икән?  Шушы көнгә кадәр бер сукмакка төшмичә адашып йөргән ике язмыш башка аерылмас өчен бер-берсенә сыенган минутлардан да гүзәлрәк минутлар тагын кайдан табып була? 
         Ишекне сак кына ачып керергә тырышсалар да, Халидә апа аларның кергәнен сизде, ләкин дәшмәде. Сәрия түрдәге йокы бүлмәсенә үтте. Илгизгә әнисе залга урын җәйгән иде, ул шунда килеп ятты.
 
Сәрия кухня ягыннан чыш-пыш килгән тавышка уянып китте. Халидә апа белән Илгизнең нәрсә сөйләшкәннәре аерым-ачык кына ишетелми, тик шулай да Сәриянең күңеле сагаеп калды. Чөнки Халидә апаның: “Улым, практикант кызлар алдап йөрерлек яшьтә түгел син”, - дигәнен аерым-ачык ишетте.
 
 Машина кузгалып киткән тавыш ишетелгәч кенә, торып мәктәпкә барырга әзерләнә башлады. Халидә апа үзен көндәгечә тотарга тырышса да, Сәрия  аңарда булган үзгәрешне сизде. Иртәнге чәйнең тәме бүген икенчерәк тоелды.
 
Кара, тиз үтә икән бу практика дигәннәре, календарь утеп барган елның тагын ун көнен генә саныйсы калган икән, ләбаса! Икесенең дә үзешчән сәнгатьтә актив студентлар булганлыгын белгәнгә, завуч Сәрия белән Зиннәткә яңа ел кичәсен әзерләшергә җәлеп итте. Шуңа күрә бүген Сәрия белән Зиннәт дәресләр беткәч, кайтып китәргә ашыкмадылар. Буфетта тамак ялгап алганнан соң, кичәгә кызыклы детальләр уйлап утырдылар.
 
Мәктәптән кайтырга чыкканда, урамда караңгы капкан, әмма ай яктысы шулкадәр якты - җирдә яткан энәне табырлык. Сәрия белән Зиннәткә таба каршы килгән Илгизне алар ерактан ук таныдылар.
- “Җизни” атна уртасында нишләп йөри ул авылда?- дип ычкындырды Зиннәт.
Сәрия: “Каян белде икән Зиннәт безнең Илгиз белән мөнәсәбәтләрне, әле үзебез дә ныклап аңлап бетермибез, чын хисләрме, вакытлы мавыгумы?”- дип уйлап куйды. Зиннәт белән кул бирешеп күрешкәч, Илгиз Сәрияне култыклап алды. Шул минутта Зиннәтне алыштырып куйдылар мени! Аның йөзендә ниндидер нәфрәт хисләре пәйда булды. Ул  Илгизнең яңагына сугып җибәрде. Үзе, күз ачып йомганчы, якындагы тыкрыктан төшеп югалды. Бернәрсә аңламый калган Сәрия, тораташ булып катты. Илгиз Сәрияне тынычландырырга тырышып, кочагына алды. 
- Илгиз,- диде Сәрия,-  Зиннәт белән безнең арада берни дә юк, үзем дә аңламыйм, нәрсәгә ул көнләшкән булып кыланды.
- Сәрия, синең монда бер гаебең дә юк.
 
Сәриянең күзләрендә: “Я, тизрәк аңлат инде, югыйсә әллә ниләр уйлавым бар”, - дигән караш ята иде. Илгиз башта иелеп кар алды, кызара башлаган яңагына куйды. Аннан Сәрияне кайту ягына түгел, икесе дә яратып өлгергән “Аръяк юлына” алып китте.
 
Сәрия көләргә дә, еларга да белмәде. Зиннәт Илгизгә “җизни“ дип эндәшкәндә, күз алдында Сәрияне түгел, ә үзенең бертуган апасы Зиләне тоткан булып чыкты!
Илгизнең: “Зилә белән ярты елдан артык хат алышмыйбыз. Зиннәт безнең аралар өзелгәнен белми. Хәер, әнигә дә син тормышыма килеп кергәч кенә, аңлатып бирергә туры килде”- дигәненә ышаныргамы, ышанмаскамы белми, аптырап калган Сәрия,  эндәшмәде. Аерылушыларының сәбәбе, Зиләнең район үзәгендә яшәргә теләмәве, Илгиз Мәскәүгә күчәргә риза булганда гына, аңа кияүгә чыгачагын ультиматум итеп куюын әйткәч, бераз жинеллек кергәндәй булды.
 
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
 
Җәй бөтен тәрәзәләрне шыр ачып салган. Туй җыры йорт эченә генә риза булмыйча, урамга бәреп чыгып, әллә кайларга кадәр таралып китә. Җыр гына түгел, Илгиз белән Сәриянең сөю хисләре дә күкрәкләренә сыя алмый ташып, күкләргә талпына,  күз күренмәс киңлекләргә тартыла. Алар бер-берсенә  шулкадәр сыенып утырганнар, әйтерсең, кемдер килер дә, аерып, икесен ике якка ыргытыр төсле. Юк, аерылыр өчен кавышмады алар, сөеп-сөелеп яшәр өчен! Бер-берсенә тиң пар итеп яратылмаган булсалар, каян килеп очрашырлар иде?  Туй түрендә әкият дөньясыннан килгән мәхәббәтнең утырганына алар гына түгел, гүя бөтен галәм шатлана,  сөенә иде.
 
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
 
Йола буенча, кыз ягы кызны, егет ягы – егетне мактый. Мактамаслык түгел, икесе дә бер дигән, уңган-булган. Бигрәк тә Сәриянең әти-әниләре горурлык кичереп утырдылар. Шулай булмый ни! Сәрия кебек кызлар, бармак белән генә санарлык! 
 
“Кадерле кәләш-кияү, кода-кодачалар, кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар!“ Котлаулар күмәк җыр, шаян сүзләр белән алышынып тора. Ике як та сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Әзрәк кызмача булып алгач, Сәриянең әтисе дә яраткан җырын сузып җибәрде: 
 
Чылбырдай тезелеп,
Кайтыгыз, торналар;
Бу күлдәй камышлы
Гүзәл күл кайда бар?
 
Бу җырдан соң кияү ягы: «Әллә  кода кияүләренең нәселе “торна” кушаматы йөрткәнен белмиме? Әллә белеп җырлыймы?» - дип, тын кала. Тик озакка түгел. Шаянлыгы белән инде бөтен табынны яулаган Илгизнең икетуганы Мифтах кушаматның тарихын сөйләгәч, күздән яшьләр чыкканчы көлеш китә. Туй кызганнан кыза. 
 
Өченче тәнәфескә чыккач, Зәлифә җиңги Илгиз белән Сәрияне шыпырт кына чакырып алды. Ике йорт аша “кияү түшәге” әзерләнгән иде.  Тик... Беренче уртак төн өчен дип калдырган ымсындыргыч, кабатланмас мизгелләр икесен дә бөтереп үзенә тартып алырга  торганда,   “шайтан” да күзләрен йоммады.
 
Сәрия, кыенсынып, ялангач тәнен капларга юрганга үрелде. “Җаным, син минеке, мин синеке, оялма”- дигәнгә, эреп төшмәскә тырышса да, иренең кочагына кереп киткәнен сизми дә калды. Илгиз,  аның өчен генә сакланган саф гөлнең таҗларын, сакланып, иркәләп, назлап кына ачты. Хатын-кыз назын үзенә кирәк кадәр татып караган  Илгиз, моңа кадәр булмаган хисләр дулкынында кайнады. “Мин сиңа бервакытта да хыянәт итмәячәкмен, җаным!” – дип, кат-кат кабатлаганда, теге “шайтан” тавышсыз гына үзенең почмагында көлеп утырды.
 
Илгизләр яшәгән йортның капка алдына яшь киленне каршыларга дип күрше-тирә, агай-эне җыелган. Зиләнең әнисе белән әтисе Тәнзилә белән Мисбахның юклыгын, каршылаучылар абайламый калмады, әлбәттә. Кайсы килмәүләрен хуплады, кайсы: “Зилә белән Илгизнең аралары биш былтыр суынган, нәрсәгә үпкә сакларга инде”- дип, тел чарлады. 
 
Машиналар, кычкырта-кычкырта, ишегалдына үтте. Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, ап-ак  мендәргә бастырды. Халидә апа Сәриягә бал-май каптырды:
- Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын!
 
Туйдан соң, бер атна да узмады, Илгизне райкомга чакыртып алдылар. Райком секретаре сөйләшүне кыска тотты.
- Илгиз Калимуллович, сезнең кандидатурагыз Өлкә комитетта каралган, бик җаваплы эш тәкъдим итәләр. Иртәгә җавап бирергә кирәк.
 
Ришат Талиповичка җавабы уңай булачагына, Илгиз шикләнеп тә карамады. Чөнки партия әгзасына Өлкә комитет карарына “юк” дип җавап бирү, үзең теләп тәмугка төшү дигән сүз булачак. Сәриясе дә каршы килмәс. Хатын-кызга нәрсә, ире кайда, ул шунда. Диплом алганына бер ай да юк, кайда эшкә урнашса да, аңа барыбер түгел мени? Менә әнисе генә ничек кабул итәр? Быел алтмыш яшен тутыра бит, яшәрергә таба бармый. Илгиз авылда йорт салыр алдыннан, әнисе: “Картайган көнемдә минем бер үземә нигә кирәк шундый зур йорт, сез берегез дә монда кайтып яшәмәячексез барыбер”, - дигән иде. Әнисе хаклы булып чыкты түгелме соң? “Ярар, алда чамаларбыз”-, дип Илгиз, район үзәгендә өч ел “буйдак” тормыш белән яшәгән фатирына ашыкты.
 
Сәриягә хуҗабикә роле килешкән, үзе дә, аш-су бүлмәсендәге өстәл дә балкып тора. 
        Илгиз тамак ялгап алганнан соң, райкомдагы сөйләшүне Сәриягә җиткерде. 
- Син каршы түгелсеңдер бит, Сәрия?
- Башыма тай типмәгән лә инде минем, нишләп каршы булыйм...тик.. кайда яшәрбез соң? Бу фатирны кемгә калдырырбыз? 
- Сәрия, барысын да үзем җайлармын, көяләнмә.
 
Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, залдагы диванга юнәлде. Иреннәр-иренгә кушылгач, әле генә ике арада булган җитди сөйләшү кайнар куенда эреп, каядыр юкка чыкты, югалды... Сөю фәрештәләре оялып, күзләрен йомды. 
 
Дәвамы бар.

---
Өмет
№ --- | 02.02.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»