поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.04.2010 Мәгариф

БЕЗГӘ НИНДИ УНИВЕРСИТЕТ КИРӘК...

“ВТ” газетасы редакциясендә “Диалог – Авразия” (“ДА”) хәрәкәтенең ТР Милли комитеты белән берлектә башкалабызда оештырыла торган Казан (Идел буе) федераль университеты булдыру концепциясе хакында “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү булып үтте. Сөйләшүдә “ДА” хәрәкәтенең ТР Милли комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән hәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТДГПУ каршындагы Этномониторинг үзәге рәисе, тарихчы-этнолог Дамир Исхаков, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, КДУның татар филологиясе hәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев, ТДГПУдагы физика-математика факультетының алгебра кафедрасы мөдире Ләйлә Салихова, “ДА” халыкара журналының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов катнашты.

“Түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүне мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанова башлады. “Башкалабызда эшли башлаячак Казан (Идел буе) федераль университетының (КФУ) нинди булачагы барча татар җәмәгатьчелеген кызыксындырадыр. Гомумән, бу мәсьәләгә республикабыздагы беркем дә битараф түгелдер дип уйлыйм. Биредә әлеге мәсьәлә җәhәтендә төпле сүзен әйтерлек белгечләр, галимнәр җыелган. Шуңа күрә бу сөйләшүебез бик тә файдалы булыр дип уйлыйм. Әйдәгез, хәзер әңгәмәне алып бару өчен сүзне Разил әфәнде Вәлиевкә бирик.

 

Р.Вәлиев: Монда җыелган кешеләргә “ДА” хәрәкәтенең нәрсә икәнен аңлатып торырга кирәк түгелдер. Биредә утырганнарның күбесе бу хәрәкәт эшчәнлегендә актив катнаша. “ДА” сәяси оешма түгел, халыкара иҗтимагый оешма. Нигездә мәдәният, мәгариф, милли мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Халыкларның бер-берсенә мөнәсәбәте, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге үзара багланышлар, төрле илләрдәге мәдәният, мәгариф өлкәсендәге зур вакыйгалар hәм яңалыклар – эш даирәбез шуннан гыйбарәт. Татарстандагы милли комитет утырышында без республикабыз халкын кызыксындырган иң мөhим проблемалар хакында җыелышып “түгәрәк өстәл”ләр оештырырга кирәк дигән фикергә килдек. Бу әңгәмәләрнең беренчесен “ВТ” газетасы редакциясендә башларга булдык.

 

Хәзерге вакытта җәмәгатьчелегебезне кызыксындырган мәсьәләләр бик күп. Хәзерге вакытта республикабыз өчен генә түгел, бөтен Идел буе төбәге өчен мөhим булганы – ул да булса федераль университет оештыру мәсьәләсе. Бу укытучыларны да, укучыларны да, ата-аналарны да кызыксындыра. Билгеле инде, мөгаллимнәр, галимнәр, җитәкчеләр даирәләр дә бу мәсьәлә белән бик кызыксына. Әмма хәзерге вакытта КФУның ничек булачагын әле күпчелеге анык кына күз алдына китерми. Билгеле, аның концепциясен төзү белән шөгыльләнгән кешеләр моны күпмедер чамалый торгандыр. Тик ул концепция әле кабул ителмәгән, расланмаган. Университетны оештыру турында РФ Президенты фәрманы чыккан булса да, РФ Хөкүмәтенең бу хакта карары юк. Карар булмагач, вузның ректоры да билгеләнмәгән. Әмма фәрман бар икән, университет барыбер булачак (“түгәрәк өстәл” чәршәмбе көнне уздырылды, ә җомга көнне, 9 апрельдә, ниhаять, аның ректоры да билгеле булды).

 

Галимнәр, белгечләр, фән тирәсендә эшләүче зыялылар менә бүген шушы хакта фикер алышырга уйладык. Әгәр бу әңгәмәдә университетны оештыручы кешеләр өчен кызыклы фикерләр булса, аларны искә алмыйча калмаслар дип уйлыйм. Без кемгәдер күрсәтмә бирергә, акыл өйрәтергә җыенмыйбыз. Әлеге вуз монстр дәрәҗәсендә зур булырмы – әлегә билгесез. РФдә төрле статустагы, төрле дәрәҗәдәге университетлар оештырыла башлады. Аларның инде икесе аерылып тора. Болар – Мәскәү дәүләт университеты белән С.-Петербург дәүләт университеты, “Аллаhы тәгаләгә иң якыннары”. Алар башка вузлардан бер-ике башка өстенрәк тора. Алардан бераз түбәнрәк дәрәҗәдәгеләр федераль университет булачак. Аларның берничәсе төзелде, берничәсе төзелеп килә. Менә шулар арасында өч уку йортын берләштергән безнең КФУ булачак. Алардан түбәнрәк дәрәҗәдә булганнары илкүләм тикшеренү университеты дип аталачак. Алардан да түбәнрәк дәрәҗәдәгеләре дә оешырга мөмкин (мин бу хакта Дәүләт Думасында ишетеп, фикер алышып кайттым). Алары 200 дән артык булырга мөмкин. Болары, бәлки, субъектлар карамагына бирелер. Бу әле фараз гына – нәтиҗәсе ничек булыр. Әгәр киләчәктә РФ субъектлары дәрәҗәсендәге вузлар барлыкка килсә, алар нинди булыр, кайсы республика нинди дәрәҗәдәге вуз оештыра алыр, аңа ихтыяҗ нинди булыр? Бу беренче чиратта мөмкинлеккә hәм ихтыяҗга бәйле. Әгәр киләчәктә шундый университетлар оешса, безнең милли университет төзү хыялыбыз тормышка ашмас микән, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Гомумән, фикер алышу өчен җирлек бик зур. Әйдәгез, иң әүвәл сүзне Дамир әфәндегә бирик.

 

 Д.Исхаков: – Билгеле, яңа уку йорты төзүнең уңай hәм кимчелекле яклары бар. Күреп торабыз: балалар саны нык кимеде, алга таба тагын да кимиячәк. Шуңа күрә мондый университет тузан суырткыч кебек үзенә бик күп укучыны тартып алачак. Әле бит Казанда тагын бер тикшеренү университеты бар. Димәк, студентлар җыю өчен җитди конкуренция булачак. Бу бер яктан яхшы, конкуренция әйбәт нәрсә. Икенчедән, кайбер уку йортлары кечкенәрәк булса да ярый. Хәзер безгә КФУ дигәндә иң мөhиме – шушы университет эчендә татар мәнфәгатен ничек кайгырту мәсьәләсе. Чөнки телибезме-теләмибезме бу уку йорты Татарстан өчен иң югары дәрәҗәдәге университет булачак. КДУда hәм аның белән берләшә торган вузларда бүген милли компонент бар hәм алга таба да булачак. Милли компонент булдыру – шактый авыр нәрсә. Без бер төркем галимнәр белән бу хакта уйлаштык. Идел-Урал төбәгендә татарлардан башка халыклар да бар. Сорау туа: бу университет эчендә башка халыкларның мәнфәгатьләрен ничек тормышка ашырачакбыз? Татарныкы белән бергә кушыпмы, аерым-аерыммы? Эшләнгән берничә концепция бар. Анда фин-угор, төрки халыклар юнәлешендә тикшеренүләр алып бару күздә тотыла. Әмма әлегә бу концепцияләр КФУга керүче уку йортларының теләге генә булып кала. Барысын бергә кушкан уртак концепция бүгенгә юк. Аны язган галимнәр, сәясәтчеләр әйтүенчә, бу федераль округта Россиядәге татарның 80 проценты яшәгәч, эшне дөрес оештыра алсак, әлеге вуз татарны берләштереп, туплап торучы концептуаль үзәк тә була ала.

 

Идел-Урал буе – милли яктан бик чуар төбәк ул. Шуңа күрә монда төрле мәдәниятләр, төрле диннәр барлыгын истә тотып эш итәргә туры киләчәк. Бу гади проблема түгел. Билгеле, яңа шартларда яңа типтагы дәреслекләр әзерләргә кирәк булачак. Моңарчы hәр төбәк тырыша-тырыша милли тарихын язды hәм яза. Әнә, Европа шактый зур авырлык белән булса да, Европаның уртак тарихын яза алды. Безнең төбәк өчен шулай ук уртак тарих кирәк. Чөнки арабызда милли тарих язганда була торган каршылыклар бар. Әйтик, татар – башкорт, татар – чуаш каршылыгы hәм башкалар. Шуңа күрә концептуаль яңа дәреслекләр кирәк булачак.

 

Янә бик зур мәсьәлә – бу университетларда уртак белгечлекләр бик күп. Шуңа күрә яңа вузда барча укытучыга да эш табылмаска мөмкин. Шунысы да бар: hәр федераль университет зур тикшеренү үзәге булырга тиеш. Шуңа күрә КФУ эчендә фән hәм укыту белән дә шөгыльләнгән аерым институтларны ничегрәк корырга кирәклеген уйлау зарур. Билгеле, татарны, исламны өйрәнү ягы да булырга тиеш. Бәлкем, христианлыкны өйрәнү буенча да үзәк булдырыргадыр. Шуларны эшли алсак, бәлкем, КФУ безгә алга таба үсү өчен бер этап булыр.

 

Р.Вәлиев: – Бу мәсьәлә, чыннан да, катлаулы булып чыкты. ТР Дәүләт Советына шушы мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Соңгы көннәрдә миңа: “ТДГПУ белән КФЭИ КДУга кушыла икән диләр. Бу бит дөрес түгел. Без бит берләшәбез. Нигә безне икенче сортлы итәләр? Без бит бөтенебез бертигез хокуклы субъектлар. Безне түбәнсетмәсеннәр, берләштерү турында сөйләсеннәр иде”,– диләр. Искәндәр әфәнде, бу мәсьәләне Сез ничегрәк күзаллыйсыз?

 

И.Гыйләҗев: – Дөресен генә әйткәндә, безнең университетта позиция бераз башка. Президент Указында, федераль университет КДУ нигезендә оештырыла, диелгән. Димәк, бу дәгъваларны фәрманга ук ризасызлык дип аңларга кирәк. Шуңа күрә сүз университетыбызның үсүе hәм безгә башка вузларның кушылуы турында алып барыла дип аңлыйм. Билгеле, алар берничек тә кимсетелмәскә тиеш. Инде бүгенге темага килгәндә, шуны онытырга ярамый: без яңа федераль университет турында сүз алып барабыз икән, ул 2005 ел яши торган КДУ үсешендә яңа бер этап. Безнең традициябез, үз горурлыгыбыз бар. Шуны онытырга ярамый.

 

Д.Исхаков: – Андый традицияләр hәркемдә дә бар.

 

И.Гыйләҗев: – Әлбәттә, традицияләр белән генә яшәп булмый. Үзгәрергә, киләчәккә карарга кирәк. Бу, беренчедән. Бәлки мин монда Исхаков әйткәннәрне бераз ачыклабрак китәрмен. Без университетта күптән инде концепцияләр төзү белән мәшгуль. Бу эш бездә көзен үк башланган иде. Hәр факультетта аерым-аерым сөйләшүләр, гыйльми совет утырышлары булды. Hәр факультет үз тәкъдимнәрен ясады. Ахыр чиктә, уртак концепция юк дип әйтсәләр дә, без үз тарафыбыздан уртак концепция эшләп аны Мәскәүгә дә тәкъдим иттек. Әлбәттә, ул концепция – киләчәккә караш, бер проект кына. Анда сүз университетның киләчәге, төзелеш принциплары турында бара. Ул документ бар. КДУның гыйльми советы тарафыннан кабул ителеп, декабрьдә үк Мәскәүгә тәкъдим ителде. Әлбәттә, хәзергә ул проект кына. Тормышка ашармы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә.

 

Минем инде монда татар филологиясе hәм тарихы факультеты вәкиле буларак, милли мәсьәләгә, милли юнәлешкә игътибар итәсем килә. Чыннан да КДУ беренче адымнарыннан ук татар дөньясы белән бәйләнештә торды. Гәрчә татар бүлеге 1944 елда гына ачылса да, элек-электән күпмедер дәрәҗәдә татарга да хезмәт итте. XIX гасырда урыс галимнәре татар телен, мәдәниятен, этнографиясен, төбәк тарихын өйрәнгән. Безнең бик күп зыялыларыбыз, фикер ияләребез XIX гасырда ук университет йогынтысында белемнәрен арттырган. Әйтик, Мәрҗани 1877 елда КДУда булган IV археологлар съездында татар халкы тарихы хакында чыгыш ясый. Съезд материалларында урысча язылган әлеге чыгыш, бәлкем, татар галименең беренче мәкаләседер. Бу да бит университетка бәйле кечкенә генә бер факт.

 

Соңгы егерме елда безнең университетта татар филологиясе hәм тарихы факультеты эшли. Әлбәттә, бу концепцияне әзерләгәндә без шушы факультетның киләчәге турында уйландык. Әлбәттә, татар теле, мәдәнияте, тарихын өйрәнү традициясе бу университетта сакланып калсын иде. Бу безнең төп теләгебез hәм төп таләбебез. Бу бай hәм матур традицияне бозарга ярамый. Икенчедән, без шушы кысаларда гына калсак, киләчәгебез бик авыр булачак. Чөнки шушы факультетта татар юнәлешен өйрәнү белән генә чикләнеп калсак, бу татар халкының гуманитар үсешенә әлләни зур файда китермәстер. Шуңа күрә факультетта бу җәhәттә фикер алышканда, беренчедән, традицияләрне сакларга, икенчедән, без үсәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Шунлыктан, үзебезнең киләчәккә булган кайбер проектларыбыз белән сезне hәм газета укучыларны таныштырып узасым килә. Без мәсәлән, факультетыбызның киләчәген институт дәрәҗәсендә күрәбез. Шактый күп бәхәсләрдән соң без аның исемен дә тәкъдим иттек. Аны Татарны өйрәнү hәм тюркология институты итеп күрәбез. Димәк, бер яктан бу татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнүне киңәйтү. Без хәзер бары тик укытучылар әзерләү белән генә шөгыльләнә алмыйбыз. Без монда киң мәгънәдә татар зыялыларын, гуманитарийларын чыгарырга тиешбез. Икенче юнәлеш – без төрки дөньяга да күз салырга тиеш. Төрки дөнья ул – Төркия генә түгел, СССР җимерелгәннән соң барлыкка килгән мөстәкыйль дәүләтләр дә. Уйлап карасак, хәзер Россиядә төрки дәүләтләр – Әзәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан белән чын-чынлап кызыксыну юк, андый үзәк тә юк. Бер җирдә дә аларның тарихын, телләрен, мәдәниятләрен рәтләп өйрәнмиләр. Югыйсә, бу илләр бит Россия өчен стратегик максат, зур максат. Без ул дөньяны белмибез. Дәүләт дәрәҗәсендә ниндидер икътисадый, сәяси багланышлар бар кебек. Ә менә галимнәр тарафыннан өйрәнү көн кадагында. Hичшиксез, “ДА” хәрәкәтенең максатларына туры килә торган бер проект бу. Күп дәүләтләр арасында үзара нормаль диалог алып барылырга тиеш.

 

Инде өченче юнәлеш, Исхаков әйткәнчә, без хәзер Идел буе федераль округының төп уку йортына әйләнергә тиеш. Әйе, Идел-Урал округы ул – Россиянең этник яктан иң чуар төбәге. Монда яшәгән халыклар мәнфәгатьләре, киләчәге хакында да уйланырга кирәк. Әлбәттә, шушы республикалар, халыклар белән киңәшеп, аларны союзник итеп эшләргә кирәк. Әйтик, удмурт телен Ижауда гына өйрәнсәләр, бу тарлык булып калачак. Әгәр без шушы округ кысаларында угро-фин телләрен өйрәнүне халыкара сәхнәгә чыгарсак, яхшы булыр иде. Әле бит угро-фин дәүләтләре дә бар. Әйтик, Эстония, Финляндия бар. Алар белән бәйләнешкә керергә кирәк булачак. Бер яктан эчке үсеш, төбәктәге халыклар арасында аңлашуны тәртипкә салу, тагын да үстерү мөмкинлеге арта; икенче яктан, чит илләр белән мөнәсәбәтләргә керергә дә форсат туа. Бу юнәлештә, әлбәттә белгечләр кирәк. Әлбәттә, бу җәhәттә кадрлар җитми. Бу бик зур мәсьәлә. Шуңа күрә без башка төбәкләр, республикалар белән элемтәләр урнаштырырга мохтаҗ. Әгәр ниятләребез кабул килсә, без киләчәктә шуларны тормышка ашырырга җыенабыз. Кыска гына әйткәндә, бу факультетыбызның киләчәге турында уйлану, бәлкем хыял дип тә әйтергә буладыр. Әлеге хыял тормышка ашса, hичшиксез, Татарстанга да, Идел буе федераль округына да, татар халкына да, Россиягә hәм гомумән, халыкара масштабта да файда китерүче уникаль бер үзәк барлыкка киләчәк.

 

Р.Вәлиев: – Әгәр РФдә дистәгә якын федераль университет була икән, hәрберсенең бер үзенчәлеге булырга тиеш. Татарстанда булачагының үзенчәлеген әйтеп киттегез инде. Әйе, халкыбызның да, Идел-Урал төбәге халыкларының да мәнфәгатьләрен кайгырту кирәклеге – бик әйбәт теләк. Әмма моңа минем генә түгел, безгә мөрәҗәгать иткән башка кешеләрнең дә шиге бар. Көннән-көн мәгариф системасы, университетлар белән идарә итү эше Мәскәү тарафыннан үзәкләштерелә бара... Бүген ректорны да үзегез сайлап куя алмыйсыз. Башка мәсьәләләрдә дә мөмкинлекләрегез кими бара. Мәнфәгатьләребез, таләпләребез астан, төбәкләрдән җыелырга, искә алынырга тиеш булса да, өстә колак салырга теләүчеләр күренми. Татарстан, Башкорстан, Чуашстан, башкасы булсын, hәр республика бу уку йортына өметләрен баглый, анда үзебез өчен бик кирәкле белгечләр әзерләнер дип хыяллана. Бөтен нәрсә дә Мәскәүдән идарә ителсә, ниятләребезгә югарыдан каршылык булмас микән?! Теләкләребез бер төсле, ә өстән төшерелгән карарлар башка төсле булыр кебек. Шундый шигегез юкмы?

 

И.Гыйләҗев: – Билгеле, шик бар инде. Мәгариф системасында гына түгел, сәяси системада да үзәкләштерү бара. Әгәр без бөтен нәрсә Мәскәүдән хәл ителә дип яшәсәк, ул инде Россияне катастрофага китерәчәк. Инде уку системасының төп, генераль линиясен вузлар, факультетлар үзләре билгели алмаса, бу инде тулы фаҗига булачак. Шикләр бар, әмма мин дөньяга оптимизм белән карыйм. Без үз таләпләребезне ачыктан-ачык әйтергә hәм якларга тиеш.

 

Р.Вәлиев: – Безнең, ТР Дәүләт Советы депутатларының, бер тәкъдиме бар. Көнчыгыштагы федераль университетка ярдәм итү, аның белән бергәләп эшләү турында аерым бер региональ закон чыккан. Бәлкем безгә дә Татарстанда федераль университет белән кулга-кул тотынышып эшләү турында (аңа республикабызның таләпләрен дә кертеп, ничек ярдәм итә алуыбызны да әйтеп) закон кабул итәргә кирәктер. Андый теләк бар. Әгәр шундый законыбыз булса, без аның нигезендә үз таләпләребезне университетка турыдан-туры әйтә алыр идек. Шулай бергәләп эшләү мөмкинлеге дә туар иде. Әгәр республикабыз җитәкчелеге дәлилләмәгән, таләп итмәгән булса, бу университет Казанда түгел, башка җирдә оешыр иде. Бу бер яктан караганда, республикабыз өчен җиңү, казаныш булды. Без бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләрбез дип уйлыйм. Чөнки анда безнең балаларыбыз укыячак, галимнәребез укытачак.

 

Л.Салихова: – Безнең уку йорты – педагогик белем бирүче уникаль вуз. Бездә урыс, татар hәм инглиз телендә инновация нигезендә белем бирүче педагоглар әзерләнә. Әйтик, математика, физика кебек белгечлекләр татарча да, урысча да иркенләп укытыла. Инде 2003 елдан фәннәрне инглизчә дә укыта алырлык белгечләр әзерли башладык. Күп телдә белем бирү программалары буенча укыту милли культурабыз үсүгә, туган телебезне фән теле буларак өйрәнелүенә ярдәм итә, туган телебезне кулланылыш даирәсен киңәйтә. КФУда белем бирү өченче буын стандартлары нигезендә барачак. Шуңа күрә бездә педагогик, психологик юнәлеш буенча бакалавриат hәм магистратура программалары эшләнә. Биредә КФУ эшчәнлегендә милли, милли-мәдәни компонент ничек тормышка ашырылыр икән дигән борчылу белдерелде. Хәзер, чынлап та, өченче буын стандартлары нигезендә белем бирү программалары кайта башлады. Аларның бер өлеше расланды, бер өлеше юк әле. Әйтик, педагогик белем бирү стандартларында база өлеше hәм вариатив өлеше бар. Вариатив өлешендә безнең үз ихтыярыбыздан чыгып белем бирүдә милли-мәдәни компонентны файдалану хокукы каралганлыгы әйтелә. Минемчә бу безгә милли мәнфәгатьләребезне яклау мөмкинлеге бирәчәк.

 

Д.Исхаков: – Бу очракта безне укытучылар әзерләү эшенең киләчәге кызыксындырырга тиеш. Бик әhәмиятле мәсьәлә. Әгәр без милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләмибез икән, милли мәктәпләребез автомат рәвештә бетәчәк. Шуңа күрә педагогик университет кушылган вакытта да аның эчтәлеген бетерергә ярамый. Ягъни, эш технологик яктан төрлечә оештырылырга мөмкин. Әйтик, әүвәл барча студентлар да бер төрле белем ала, инде кемдер укытучы булырга тели икән, ул бер ел аерым юнәлештә укый hәм шул юнәлештә сертификат ала, ягъни аның укытырга хокукы була. Бәлкем безгә дә шул юнәлешкә тукталыргадыр. Безнең университет эчендә белем бирү дәрәҗәсе бер төсле булыр, ә инде укытучылыкка специальләшү өчен бер елмы, ярты елмы аерым укыту кирәк булыр. Шул чакта бәлкем укытучылар әзерләү проблемасы хәл ителер. Билгеле, бу гади мәсьәлә түгел. Әлеге мәсьәләгә ТДГПУның үз карашы да бар. Телибезме-теләмибезме татар укытучылары әзерли торган төп үзәк шул университет. Үзгәртеп корганда үзебезнең уртак караш булырга тиеш.

 

Р.Вәлиев: – Мине борчыган тагын бер нәрсә бар. Без соңгы вакытта ТДГПУны күпмедер дәрәҗәдә миллиләштерү, үз халкыбызга якынайту турына сүз алып бара идек. Аның концепциясе дә, стратегиясе дә әзерләнгән иде. Без бу хакта бик күп тапкыр фикер алыштык. Башка вузлар белән бергәләшеп эшләү турында да фикер алып бара идек. Хәзер алар икенче планга күчә. Шушы КФУ оешкач, анда миллилек кимемәс микән?! Без бит инде теге вакытта милли университет булдыра алмагач, ТДГПУда шул хыялыбызны өлешчә тормышка ашырмакчы идек. Белмим, хәзер нәрсә булыр?!

 

Д.Исхаков: – Бу яктан ситуация начар түгел. Хәзер ТДГПУ каршында этник яктан белем бирү үзәге бар. Безнең этномониторинг үзәге дә шуңа керде. Хәзер без ярты ел эчендә КФУ кысасында этник белем бирү концепциясе эшләргә тиеш. Бәлкем көчләрне берләштереп, бу эшкә Искәндәр әфәндене дә кушып, берләшсәк бу университетны үстерү концепциясенең бер өлеше булыр иде. Позициябезне күрсәтүче тагын бер нәрсә – без башка республикаларга да таянырга тиеш. Әйтик, Башкортстанга барып сөйләшкәнебез юк әле. КФУ эшчәнлеген алар ничегрәк күзаллый икән? Без анда барып кына түгел, бирегә чакырып та аларның фикерен белергә тиеш. Моны эшләсәк, безнең позиция көчәячәк.

 

Р.Вәлиев: – Болар инде ректор билгеләнгәч эшләнәсе эшләр. Бүген аны эшләү шактый кыен. Без монда милли төбәк компонентын вузларга кертү бик өметле дигән фикер ишеттек. Ләкин мин эшләр алай гына барыр дип уйламыйм. Узган ел җәй аенда Россия югары уку йортларына яңа устав проектлары таратылган иде. Анда “бөтен фәннәр дә фәкать урыс телендә генә укытыла” дигән юллар бар иде. Шуннан соң ТР Дәүләт Советыннан бу фикер белән килешә алмыйбыз, әлеге пункт РФ Конституциясенә каршы килә, дип РФ мәгариф hәм фән министры Фурсенкога хат җибәрдек. Шуннан соң Фурсенко үз карарына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте. Башлангыч hәм урта hөнәри белем бирү уку йортларына да шушындый ук устав проектлары килде. Аларда да укыту урыс телендә генә каралган иде. Бу юлы да реакциябезне белдердек. Анда да үзгәрешләр кертелде. Hәрдаим бу мәсьәләләрне күз уңында тотмасак, саклык күрсәтмәсәк, мәгариф системасын безгә зыянга борып җибәрергә әзер торучылар күп әле. Әйе, күпмедер дәрәҗәдә мөмкинлекләр бар. Без әле бүген дә югары уку йортларында булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланып бетермибез.

 

Д.Исхаков: – Моңа бер генә мисал китерәсем килә. Безнең әле бүген дә вузларда татар тарихы укыту өчен дәреслегебез юк.

 

Р.Мөхәммәтшин: – Биредә Искәндәр ИФУ оештыру безнең КДУны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача дип әйтте. Мин моны үз-үзеңне юату дип саныйм. Минем аңлавымча, федераль университетлар оештырылу Россия укыту системасына яңа концептуаль үзгәрешләр кертү ул. шуңа күрә дә федераль университет оешкач, анда зур үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Разил әфәнде дә әйтте: император университетында автономия дигән әйбер булган. Федераль университет исә шул автономияне, үзидарәне юкка чыгару ул. Искәндәр үзе дә әйтте: университетларга хакимият вертикале кертү бу.

 

Күптән түгел генә Казанда Европа мәдәнияте көннәре булып узды. Шул көннәр кысасында бер семинар булган иде. Мәгариф системасында төбәкләшү hәм интернациональләшү күзәтелә диделәр анда. Бер яктан без Болон системасына кереп барабыз. Әлбәттә, без дөнья мәгариф системасына яраклашырга тиеш. Дөньяның бер шәhәрендә дә уннан артык университет булганы юк. Бу инде совет чорыннан калган система җимеше. Hичшиксез, зур университетлар булдырырга кирәк. Ләкин шул ук семинарда Франция, Германия, Эстониядән килеп чыгыш ясаган экспертлар, бүген мәгариф системасында төбәкләштерү бара, дип белдерде. Без бер яктан шушы дөнья тенденцияләреннән артта калмаска тырышабыз. Шул ук вакытта бездә төбәкләштерү күренеше дә юк. “Россиядә бөтенләй башка тенденцияләр” ,– дип чыгыш ясадым мин анда. Интернациональләштерү дә, урыслаштыру да түгел, Россиягә хас бер нәрсә шунда. Федераль университетны оештыру ул – бер вертикаль төзеп Россия сәясәтен шушы университетлар аша да уздыру өчен эшләнгән эш, минемчә. Шуңа күрә биредә милли компонентны калдыру милли укытучылар әзерләү юнәлеше булдыру җиңел булмастыр дип уйлыйм. Аннары Идел буе округы университеты булгач, биредә Идел буе халыкларының мәнфәгатьләре ниндидер рәвештә булса да каралырга, күз алдында тотылырга тиеш. Бу университет кысаларында төбәктә яшәгән халыкларның телләрен, мәдәниятләрен өйрәнү, миңа калса, реаль нәрсә түгел. Шул ук вакытта Дамирның фикере белән дә килешәм: биредә, мөгаен, фәнни тикшеренү үзәкләре оештырып, бу федераль төбәктә яшәүче халыкларны өйрәнә алабыздыр. Бездә, әлбәттә, башка халыклар өчен методологик үзәк булырга тиеш. Милли мәдәниятләрне саклау процессларын без фәнни яктан өйрәнергә тиеш. Аның гамәли ягы – татар мәдәнияте. Әмма башка халыкларның телен, мәдәниятен өйрәтә, укыта башласаң, бу зур каршылык чыгарачак. Чөнки Башкорт университеты бетерелми, барыбер кала.

 

И.Гыйләҗев: – Минемчә, сүз монда килешеп эшләү, уртак формалар табу турында бара. Әлбәттә, мин барча Урта Идел буе телләрен өйрәтә, укыта башларбыз дип уйламыйм.

 

Р.Мөхәммәтшин: – Чынлап та алар белән эшләү формаларын табарга кирәк. Без фәнни өйрәнү, методологик үзәк булырга тиеш. Университет шушы рәвештә эшчәнлеген җәелдерә алса, әлбәттә, бу бик мөhим эш булыр иде. Билгеле, укытучылар әзерләү проблемасы ачык кала. Федераль университет кысаларында бу эш ничек эшләнер? Безнең дипломнарга тарих укытучысы дип язсалар да, без – классик университет тәмамлаучылар психологик яктан барыбер укытучы булып эшләргә әзер түгел. Классик университетларга кергән балалар барыбер укытучы булабыз дип укырга килми. Әйтик, безнең педагогик практика да бик кечкенә иде. Ике-өч ай эчендә генә педагог әзерләп булмый. Безгә методика дигән нәрсә аз укытыла иде. Мәктәп өчен методика да бик мөhим. Шуңа күрә ТДГПУ бетерелгәч, укытучылар ничек әзерләнер икән, зур сорау бу. Дөрес, Европада укытучылар классик университетларда әзерләнә. Ләкин Россия моңа әзер түгел. Моңа фәнни яктан да, педагогик, психологик яктан да безнең халык әзер түгел. Федераль университет эчендәге укытучылар университеты ул бер мескен нәрсә, Казан ятимәсе генә булып калмасмы?! Чөнки укытучылар институты дип әйтү бераз түбәнсетү ул. Сер түгел: бөтен дөньядан аермалы буларак, бездә оештырылган педагогик уку йортлары совет чорында тиз генә яңа идеологиягә кертү өчен оештырылган укыту системасы иде. Ләкин хәзер ул безнең мәгариф системасына кереп урнашты, аның бер мөhим элементына әйләнде. Хәзер аларны федераль университет кысаларына кертеп кенә проблеманы хәл итеп булмас. Монда зур каршылыклар чыгар төсле.

 

Р.Вәлиев: – Монда чыгыш ясаучылар вузларны эреләндерүне хуплады. Шулайдыр. Әмма бөтен уку йортларын да эреләндерү кирәк түгелдер. Әйтик, АКШ, Кытай кебек зур дәүләтләр бар. Шул ук вакытта кечкенә генә Люксембург, Монака илләре дә яхшы гына яшәп ята. Шуңа күрә төрле уку йортлары булырга тиеш – зурлары да, кечеләре дә. Бигрәк тә техник уку йортларын эреләндерү кулайрактыр. Аларның матди-техник базасы куәтле булырга тиеш. Ә инде әдәбият, сәнгать кебек гуманитар өлкәләрне өйрәнгән уку йортлары әлләни зур булмаса да ярый. Мәсәлән, мин үзем Мәскәүдә, әдәбият институтында укыдым. Анда көндезге укуда 125 студент, читтән торып укучылар 250 иде. Мин анда hич кенә дә начар белем бирделәр дип әйтмәс идем. Ул үзенә күрә бер гаилә шикелле иде. Шуңа күрә мин Татарстандагы КФУ үзәктә булып, калганнары да игътибардан читтә калмас дип уйлыйм. Үзебезнең тәгаен мәнфәгатьләрне чагылдыра, үти, җавап бирә торган кечерәк вузлар да булырга тиеш.

 

Д.Исхаков: – Разил әфәнде Сезнең теләгегез яхшы. Әмма безгә икътисад мөмкинлекләр турында да сөйләшергә кирәк. Бездә хосусый уку йортлары да бик аз бит. Әйтик, Төркиядәге вузларның яртысы хосусый. Без дә ул юлдан китә алыр идек. Әмма бүгенгә ул нәрсә юк. Шуңа күрә безгә чит илләрдәге тәҗрибәне үзебезнең тәгаен ситуациягә карап файдаланырга кирәк. Әйтик, АКШтагы Висконсон штатында Мэдисон университеты бар. Анда 120 меңләп студент укый. Әмма шушы университетта казакх, үзбәк, рус теле дә укытыла. Теләк булса hәр телне укытырга мөмкин.

 

Р.Мөхәммәтшин: – Штат университеты ул. Ә бездә федераль университет булачак.

 

Д.Исхаков: – Булса соң! Округ эчендә дә башка телләрне укытырга мөмкин. Автомат рәвештә 100 кеше укытырга димәгән бит. Әгәр 3 кеше удмурт теле өйрәнүгә языла икән, ник аны укытмаска?! Аннан соң студент түли бит, кирәк булганга укый. КФУ эчендә миллилек бетү белән килешеп булмый. Моны без үзебез таләп итәргә hәм эшләтергә тиешбез.

 

И.Гыйләҗев: – Чынлап та башкортлар белән әрләшеп яту турында сүз бармый монда. Нигә Башкортстан укытучыларын чакырмаска – килсеннәр дә укытсыннар.

 

Д.Исхаков: – Башкортстанда әле бит башкортлар гына түгел, татарлар да бар. Аларның барысын да җыя, укыта алсак, яхшы булыр иде.

 

Р.Мөхәммәтшин: – Милли булмаска тиеш дип әйтмим мин. Миллилекне ничек булдырасың бит. Миллилекне теоретик, методологик яктан өйрәнеп була. Аның гамәли ягы да бар. Әлбәттә, КФУ округта яшәгән барча халыкларның милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә алмаячак. Моны эшләү өчен аларның үз университетлары бар. Хәзерге Россия шартларында дәүләт университетлары безнең барча милли мәнфәгатьләрне кайгыртмаячак (ул элек тә булмаган). Шуның өчен дәүләти булмаган университетлар да булырга тиеш. Кайбер милли проблемаларны фондлар оештырып, шулар аша дәүләти булмаган уку йортлары корып хәл итәргә була. Бу форма, ни кызганыч, бездә бөтенләй кулланылмый диярлек. Меценатлар күренми, чөнки байлар юк.

 

И.Гыйләҗев: – Байлар күп тә бит, меценатлар юк.

 

Р.Вәлиев: – Хәзерге вакытта Россия мәгариф министрлыгында дәүләтнеке булмаган уку йортлары турында закон проекты эшләнеп ята. Әмма әле ул Дәүләт Думасына кермәгән. Мин аның белән таныштым. Үз фикерләремне язып җибәрдем. Анда нигездә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны hәм мәктәп балаларын укыту турында сөйләнелә. Киләчәктә югары уку йортлары турында да шушындый ук закон проекты әзерләнәчәк. Бу – дөнья тәҗрибәсе, димәк, котылгысыз чара. Без барыбер шуңа киләчәкбез, шунсыз булмаячак. Бүген дә дәүләтнеке булмаган уку йортлары ачарга була. Әмма аны финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Әгәр дәүләттән ярдәм булмаса, әлеге эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Башка илләрдә ул дәүләт ярдәменнән башка да эшләнә.

 

Д.Исхаков: – Россиядә дәүләт ярдәменнән башка да эшләүчеләр бар. Әйтик, яhүдләрнең хосусый дүрт университеты бар.

 

Р.Вәлиев: – Әйе, аларның бар. Әмма мин үз республикабыз турында сүз алып барам. Шул ук вакытта республикабызны да бөтенләй бетереп ташлап булмый. Минемчә, республикабыз үз бюджеты хисабына 1-2, хәтта 3-4 әлләни зур булмаган югары уку йорты тота алыр иде. Хәзер дә бар алар. Әнә Әлмәт нефть институты матур гына эшләп килә. Киләчәктә башка шәhәрләрдә дә кечерәк уку йортлары булыр, бәлкем. Мине Искәндәр әфәнде әйткән Татар халкын hәм төрки дөньяны өйрәнү институты теләге булу бик куандырды. Әгәр ул тормышка ашса, безнең татар телен hәм әдәбиятын белүче hәм киләчәктә яшь буынга фәннәрне татар телендә укытырлык белгечләребез hәм галимнәребез әзерләнәчәк. Инде башка телләрне – мари, чуаш, удмурт, башкорт телләрен өйрәнүгә килгәндә, безнең бит Шәрык телләрен өйрәнү институты бар. Бәлкем өлешчә шунда өйрәнерләр.

 

Д.Исхаков: – Кызганычка каршы, анда чит телләрне өйрәнү генә каралган.

 

Р.Мөхәммәтшин: – Анда нигездә кытай телен өйрәнәләр. Чөнки Кытайдан акча түлиләр. Нигездә кытай, япон, кореяле теле анда. Группаларының 80 проценты кытай теле өйрәнә.

 

Р.Вәлиев: – Бәлкем ул институт шәрык телләрен генә түгел, угро-фин телләрен дә өйрәнер.

 

Д.Исхаков: – Республикада сәер генә хәл күзәтелә. Әйтик, Төрекмәнстанга визит белән баралар. Бу илне, бу телне системалы рәвештә бездә берәү дә өйрәнми. Әгәр университетта шуларны өйрәнүче үзәкләр булса, без Хөкүмәтебезгә кирәкле мәгълүматларны бирә алыр идек. Университет эчендә фәнни-тикшеренү үзәкләре булырга тиеш, дидек. Нигә әле безнең университетта этнология институты юк? Төбәгебез бик чуар икән, университет эчендә андый институт та булырга тиеш. Әмма проектта болар күренми. Биредә тикшеренү дәрәҗәсе югары булганда гына без башкалар өчен методологик үзәк була алабыз. Мәсәлән, удмуртларны яисә мариларны тәгаен тикшерү буенча без алардан уздыра алмабыз. Чөнки анда hәрберсе үз юнәлеше буенча эшли. Әмма гомуми, теоретик тикшеренүләр планлаштырырга hәм башкарырга мөмкин. Ул вакытта без алар өчен фәнни-методик үзәк, тәгаен элемтәләр дә урнаштыра алабыз. Шул рәвешле алардан безгә аспирантурага кешеләр чакырырга мөмкин булачак. Моның өчен безгә чит илдән күренекле галимнәрне чакырырга туры киләчәк. Әгәр без аларга тиешле шартлар тудыра алсак, алар каршында безнең дәрәҗә үсәчәк.

 

Р.Вәлиев: – Рәсим әфәнде, Сез Төркия уку йортларын яхшы беләсез. Бу өлкәдә аларда нинди тәҗрибә бар? Анда дәүләти вузлар да, дәүләтнеке булмаганнар да, уртаклары да бар бит.

 

Р.Хөснетдинов: – Төркиядә hәр шәhәрнең үз университетын булдырасы килә. Университет ул яшьләр дигән сүз. Университет югары сыйфатлы белем биргәндә, күркәм эшләгәндә зур белем учагы гына түгел, тормыш казанына әверелә. Хәзер ата-аналар сыйфатлы университетта баланы акча түләп укытырга да, чит илләргә җибәрергә дә әзер. Англиядәге, АКШтагы университетларда уку – дөньядагы миллионлаган яшьләрнең зур хыялы. Россиядә университетлар үзләрен әле дөньяга тиешенчә тәкъдим итми, читтән студентлар килсен өчен җитди эшчәнлек алып бармый. Аерым алганда Универсиада – КФУны дөньяга таныту өчен зур форсат булачак. Кайбер танылган университетларда чит ил студентлары 20 процентка җитә. Аннары ул студентлар синең белән бер телдә сөйләшә ала дигән сүз. Россиядә 90 нчы елларда балалар аз туганга университетка керүчеләр азая башлады. Чит ил студентлары белән бу җитешсезлекне дә капларга була. Моны туризмның файдалы бер төре итеп тә карарга була. Хәзер Мәскәү дә бу эшкә акча бирәм дип тора. Урта Азия илләреннән Көнбатышка китеп укучы студентлар бик күп. Алар нигездә үз акчасына укымый, үзара хөкүмәт килешүләре нигезендә бара. Нигә безгә дә алар белән студентлар алмашмаска?!

 

Р.Вәлиев: – Рәсим әфәнде без әйтмәгән яңа бер фикер әйтте. Чыннан да, без Казанда федераль дәрәҗәдәге абруйлы университет оештыра алсак, безгә чит төбәкләрдән акыллы, булдыклы егетләр, кызлар килер иде. Алар безнең халкыбызга да куәт өстәр иде. Без бит Казанны халкыбызның рухи башкаласы дип саныйбыз. Безнең милләт вәкилләре дә читтән килер, бер өлеше бездә торып калыр. Шулай республикабызга, халкыбызга яңа куәт, яңа кан өстәлер иде. Ул яктан караганда да бу бик кирәкле, бик тә әhәмиятле эш.

 

Д.Исхаков: – Разил әфәнде, мин шушы көннәрдә генә АКШта яшәүче милләттәшебез, галим Юлай Шамилуглы белән сөйләштем. Ул чакырсагыз, килеп укытырмын, диде. Чит илләрдән килеп укыта алырлык башка милләттәшләребез дә бар.

 

Р.Вәлиев: – Берзаман санап утырган идек. Чит илләрдә безгә килеп укытырлык 18 татар профессорын тапкан идек.

 

Р.Мөхәммәтшин: – Чынлап та университет эчендә шушындый мобильрәк, мөстәкыйльлеге булган институтлар булса, үз өлкәсендә эшләүче күренекле галимнәрне җәлеп итү җиңелрәк булачак. Безнең Россия Ислам университеты дәүләт катнашмаган, кечкенә университет булгач, чит илләрдәге вузлар белән элемтәләр урнаштыру ансат. Инде ун ил белән килешү төзедек. Алар безнең бакалавриатны таный. Хәзер без шәкертләребезне аларга магистратурага укырга җибәрәбез. Әлбәттә, студентларны күп җыеп консерватив бер үзәккә әйләнү, бюрократлашу куркынычы да бар яңа университет оештырганда. Шуның өчен дә ТФУ эчендә мондый институтлар булу бик мөhим.

 

Д.Исхаков: – Чын университет булсын өчен барыбер демократия кирәк. Демократия юк икән, аның рәте булмаячак.

 

Р.Вәлиев: – Мин дә нәкъ шуны әйтмәкче идем. Университет өчен аннан да кирәгрәк нәрсә юктыр, мөгаен. Әнә Казан университеты император университеты вакытында да ул автономия хокукларына ия булган. Югыйсә, без хәзер хокукый дәүләт төзибез, җирле үзидарә системасы корабыз дибез. Бер яктан караганда җирле үзидарә системасы кертәбез, халыкка хакимиятне бирмәкче булабыз; икенче яктан, югары укыту системасында, халыкның иң аңлы кешеләре эшли hәм укый торган урынында, киресенчә, тоталитар үзәкләштерү системасы кертеп маташабыз. Монда да җирле үзидарә системасы кертергә кирәк иде, югыйсә...

 

Д.Исхаков: – Шуның өчен дә монда федераль университет корганда Татарстан йогынтысын көчәйтергә кирәк. Әгәр бу эшкә күршеләрне җәлеп итсәк, университетның гыйльми советына hәр төбәктән бер вәкил кертсәк, бу бит шулай ук демократияләштерүнең бер юлы булыр иде. Ул чакта мөмкинлекләребез күбәячәк.

 

Р.Вәлиев: – Аның инде күзәтүчеләр советы, химаячылар шурасы булмый калмас. Анда инде төбәкләрдән дә вәкилләр булыр. Әгәр ул Идел буе федераль округ университеты икән, анда, hичшиксез, hәр төбәктән ким дигәндә бер вәкил булырга тиеш.

 

Д.Исхаков: – Хәзер балалар саны кимеп бара. Бу конкуренцияне көчәйтү өчен дә кирәк. Әгәр төбәкләр белән элемтәләр яхшы булса, безгә абитуриентлар киләчәк. Бу турыда уйлаучылар хәзергә әлләни күп түгел. Читтән килеп Казанда уку өчен шактый акча кирәк. Әгәр Башкортстанда шундый ук йортлары бар икән, ата-аналар балаларын үзләрендә укытырга тырышачак: чөнки ул арзангарак төшә. Монда өстәмә акча кирәк. Казанда кампуслар күп булачак. Шуңа күрә читтән килеп укучыларга биредә җайлы булырга тиеш. Шул вакытта гына Казанга яшьләр күп киләчәк. Бөтен нәрсә дә укытуның сыйфатына гына бәйле түгел. Әгәр безнең федераль университет башка төбәкләр өчен дә үзәк булса, без аларга моннан тиешле дәреслекләрне дә әзерләп, бастырып җибәрә алыр идек.

 

Р.Вәлиев: – Чынлап та, үзәк дигәннән бүгенге көндә татарның сәнгатен, телен, тарихын төрле урында аерым-аерым өйрәнәләр. Ә менә бөтенесен бергә өйрәнә торган үзәк юк. КФУ шундый мәгълүмати-фәнни үзәк база булыр иде. Әңгәмә барышында фикерләребезнең күбесе тәңгәл килде. Монысы әйбәт. Әгәр киләчәктә безнең фикерләребезне искә алучылар булса тагын да яхшырак булыр иде. Ниятебез изге. Республикабыз җәмәгатьчелеге дә, галимнәр, мөгаллимнәр дә әлеге КФУ булдыруны яклый. Каршы кешеләр булса да, сирәктер. Әмма бу университетны ничек оештыру мәсьәләсе безне борчый. Аның плюслары да, ниндидер минуслары да булыр. Мөмкин кадәр минусларын киметә алсак, бу безнең файдага да, бөтен Россия файдасына да булыр иде. Мөгаен, илебездә вузларны эреләндерү уңай хәрәкәттер. Бөтен дөнья буенча шундый процесс бара. Без дә дөньядан артта калырга тиеш түгел. Әгәр без татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз икән, бу уку йорты, hичшиксез, шушы халык мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга тиеш. Федераль университет татар халкы язмышын уңай якка гына хәл кылуга ярдәм итәр дип өметләник.

 

Сөйләшүне Рәшит Минһаҗ язып алды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Газинур Хафизов фотолары.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»