поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
02.02.2019 Спорт

Шахмат - зирәкләр уены ул

Камышлы районы спорт буенча алдынгылар рәтендә бара, дияргә була. Мәсәлән, әле өлкә күләмендә дә биатлон өчен уңайлыклар булмаган чорда, Камышлының “Бөркет” спорт комплексында олы яшьтәгеләр дә, балалар да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр иде инде. Һәр авылда баскетбол, волейбол, хоккей кебек команда уеннары уйнау, чаңгы шуу, татар көрәше, каратэ белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Спортның шушы төрләре арасында шахмат уены аерым урын алып тора.

Дөресен генә әйткәндә, шахмат җене кагылган кешеләрнең күбесе Иске Ярмәк авылында яши. Укытучы, шагыйрь, шахмат буенча спорт мастерына кандидат, Камышлы районының Мактаулы гражданины Салих Шәрәфетдинов гомере буе шахмат уйнады, үзенең балаларын да, укучыларны да шуңа өйрәтте. Салих абый күптән вафат инде. Ә аның биш баласы һәм оныклары, әтиләре истәлегенә багышлап, 11 ел рәттән шахмат ярышлары оештыралар. Менә быел да Самара төбәге шахматчылары бик теләп Иске Ярмәк авылына җыелдылар. Бу чара алар өчен дә, авыл халкы өчен дә көтеп алынган вакыйга иде.

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены, компьютер һәм гаджетлар заманында да, Иске Ярмәктә популярлыгын ник югалтмый дип сорасалар, Шәрәфетдиновлар бертавыштан: “Чөнки аны буыннан буынга балаларга өйрәтеп киләбез. Әтиебезнең башлаган эшен дәвам итәбез”, - дип җавап бирерләр иде. Чыннан да, Салих абый кабызган учакка утын салып торучы балалары булганда, Иске Ярмәктә шахмат ярышлары дәвам итәчәк, дип уйлыйм.
 
- Шахмат уены кешенең башын эшләтә, уйлау, берничә адым алга күрү сәләтен арттыра. Шуңа да, гомер буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та акыл камиллеген, зирәк булу сыйфатларын югалтмыйлар. Алар тормыш китереп куйган мәсьәләләргә дә тиз һәм дөрес җавап табалар, - дип сөйли Салих абыйның авылда яшәүче улы Илдар.
 
Чыннан да шулай бит. Шахмат уены салкын акыл белән һәр адымны уйлап уйнауны таләп итә. Анда очраклы җиңү булмый диярлек. Шуңа да шахмат партиясенең ахырын алдан әйтүе мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин...
 
Ел саен үткәрелеп килүче турнирны Камышлы районы администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов ачып, болай сөйләде:
 
- Районыбызда шахмат уены яхшы дәрәҗәдә. Салих аганың балаларына, оныкларына, килгән кунакларыбызга зур рәхмәт, чөнки шушы турнирлар аша шахматчыларыбызга үсәргә мөмкинлек туа, дуслык күперләре төзелә, ә районыбызда шахмат спорты елдан-ел популярлаша бара...
 
Чыгыш ахырында Рафаэль Камил улы Салих Шәрәфетдинов исемендәге “Юкәле тау” балалар шахмат түгәрәгенә шахмат сәгатьләре алу өчен 20 мең сумлык сертификат тапшырды.
 
Ярмәк авылының үзидарә башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Фәһим Йосыпов һәм башкалар шахмат уенын берникадәр элитар уен булса да, шул ук вакытта демократик уен да, дип атадылар. Шахмат уйнау өчен стадионнар салырга да, кыйммәтле җиһазлар алырга да кирәк түгел. Аны һәрвакыт һәм һәркайда уйнарга мөмкин. Шуңа күрә мондый очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләк белдерделәр.
 
Менә “тын спорт” яратучылар бәйгене башлап җибәрделәр. Турнирда катнашучыларның яртысы балалар һәм яшүсмерләр иде. Бу инде перспективалы, көчле яшь шахматчылар үсә дигән сүз. Бүлмәнең бер почмагында чәй өстәле хәстәрләнгәнлектән, турнир барышында кунакларга тамак ялгап алырга да мөмкин булды. Шулай ук Салих Заһит улының балалары төшке аш ашау өчен дә уңайлыклар тудырганнар иде.
 
Өлкәкүләм дәрәҗәгә күтәрелгән шахмат турниры быел да бик җылы һәм шул ук вакытта җанлы үтте. Швейцар системасы буенча 9 тур үткәч, җиңүчеләр дә билгеле булды. Турнирның судьясы - Сергеевск районыннан килгән Александр Рябов җиңүчеләрне атады: олылар белән бер дәрәҗәдә уйнаган балалар арасында Самарадан килгән Анастасия Домченкова - беренче, Сергиевск районыннан Альбина Игътисамова - икенче, ә Исаклы районыннан Роза Сергеева өченче урыннарны алу бәхетенә ирештеләр. Олы яшьтәге шахматчылар арасында да көрәш бик кызу барып, ФИДЕ мастеры Олег Безман - беренче, халыкара гроссмейстер Арсений Алавкин - икенче, спорт мастерына кандидат Алексей Гусаров - өченче урыннарга лаек булдылар. Болары Самарадан килгәннәр иде. Шуны да әйтмичә үтеп булмый: Иске Ярмәк авылының “Ак каен” шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр дә бу ярышта югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Шулар арасыннан Салих Шәрәфетдиновның оныклары Диана һәм Софья бер-бер артлы җиденче һәм сигезенче урыннарны алдылар.
 
Бүләкләр дә бу ярышта мулдан иде: беренче урыннарны яулаучыларга - кубоклар, дипломнар, акчалата бүләкләр, икенче һәм өченче урыннарны алучыларга да, шулай ук, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче-унынчы урыннарда баручы иң олы һәм иң яшь катнашучыларга өлкә шахмат федерациясе, район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге, Ярмәк җирлеге үзидарәсе һәм Салих Шәрәфетдиновның балалары, оныклары әзерләгән акчалата премияләр, бүләкләр, Мактау грамоталары, бөтен катнашучыларга да өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең сувенирлары тапшырылды.
 
Турнирны оештыруда җирле мәктәп хезмәткәрләре бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәттеләр. Ярышта катнашучылар аларга һәм оештыручыларга, җылы мөгамәлә, сый-хөрмәт күрсәтүчеләргә кайнар рәхмәтләрен әйтеп, кабат очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калдылар.
 
Фәния КӘРИМОВА.
 
Иске Ярмәк авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 02.02.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы