поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2019 Сәясәт

Депутат Хафиз Миргалимов: “Колхозларны таркатасы түгел иде”

Президент тырыша, ләкин, җитәкчеләр ялкаурак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов журналистлар белән очрашуында шушы сүзләрне берничә мәртәбә кабатлады.

Дәүләт Советында КПРФ фракциясенә 4 ел эчендә халыктан 3 650 үтенеч хат кергән.
 
- Сайлаучылар юлларны һәм клубларны, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзекләндерүне сорый, аварияле торак мәсьәләсен күтәрә. Инвалидлар мәнфәгате тиешенчә якланмый,-диде Хафиз Миргалимов.- Республикада авыл юлларын, клубларны, мәктәпләрне төзекләндерү, фельдшер-аккушер пунктлары төзү буенча эшләр махсус программалар нигезендә алып барыла. Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сарае, Ленино-Какушкино музей-йорты искерә башлаган иде. Без халыктан кергән үтенечләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткердек. Нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз-төзекләндерү үткәрелде.
 
Арча районының элеккеге җитәкчелеге 8 гаиләне өйләрен һәм йорт яны җир кишәрлекләрен калдырып, күп фатирлы йортка күченергә тәкъдим ясаган. Фатир -бушлай, дигән сүзгә ышанганнар. Торак фонды исә, һәр гаиләгә 2 миллион сум түләү кәгазе тоттырган. Шушы мәгълүмат Татарстан Президентына җиткерелгәннән соң гына чишелеш “бөек күченеш” ясаган гаиләләр файдасына үзгәргән.
 
- Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турындагы 181нче федераль закон тиешенчә үтәлми. Инвалидлар: Чистайдан Александр Шишкинны, Кукмарадан Дания Мизипованы һәм Питрәч районының Шәле авылындагы Илдус Мөхәмәтшинны торак шартларын яхшырту исемлегенә куймыйча тинтерәтәләр,-диде Хафиз Миргалимов. - Татарстанда күзләрдәге катарактага операция ясатырга 2018 елның октябренә 16911 кеше чиратка язылган, шулардан 2884 кеше генә кабул ителгән. Халык аптырагач, Чувашиягә һәм башка республикаларга барырга мәҗбүр. Бу мәсьәләне дә республика Президентына әйттек, ул офтольмология үзәген үстерүгә 66 миллион сум акча күчерергә күрсәтмә бирде.
 
Медицина темасы күтәрелгәч, әңгәмәгә Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев та кушылды.
- Казанда гаиләләр авыру сабыйлары белән балалар хастаханәләренә килә. Табипта каралып чыгуларына машиналары юк: эвакуатор алып киткән. Моңа зарланучылар күп. Беренче чиратта хастаханәләр янында парковкалар булдырырга кирәк, машиналарны алып китеп, ансат кына акча эшлиләр,-диде Артем Прокофьев.
 
Финансовые услуги оказывает: АО «Тинькофф Банк», АО «Тинькофф Страхование».
Медицина һәм балалар турында сүзне янә Хафиз Миргалимов дәвам итте:
- Нинди бай илебездә авыру балаларны дәваларга халыктан акча җыялар. Оят мондый нәрсә. Газ тармагында 30 миллиард сумнар белән генә урлыйлар, әнә. Хисап палатасы ачыкласын шундыйларны.
Форсаттан файдаланып, депутат Хафиз Миргалимовтан колхозларга һәм фермерларга карата нинди фикердә булуы белән кызыксындым.
 
- Колхозларны һәм совхозларны таркатырга кирәкми иде. Аларның һәркайсында 15-20 белгеч һәм йөзләгән колхозчылар-эшчеләр эшләде. Әтнәдә бернинди агрохолдинглар юк бит, барысы да элеккечә, авыллар гөрләтеп яши. Чирмешәндә районның элеккеге башлыгы бөтен җирләрне сатып алып бетергән. Россиядә 42 миллион гектар, республикада 65 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелмичә ята. Чит илләрдән 25 ел буена комбайннар сатып алдык. Аларга хәзер запас частьләр кирәк, ә доллар курсын карагыз. Татарстан Президенты, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы фермерларга булыша, ләкин, мәсьәләне федераль югарылыкта хәл итү зарур. Кызганыч, илебездә авыл хуҗалыгына игътибар түбән. Россия бюджетының 1 проценты авыл хуҗалыгына юнәлтелгән, кимендә 7-8 процент кирәк,-диде Хафиз Миргалимов.
 
- Россия Хөкүмәте авылларны үстерүгә 25 миллиард сум күчереләчәген хәбәр итте. Ил күләмендә караганда бу акча “юк” күрсәткечендә. Мәскәүдәге “Зарядье” паркы төзелешенә генә дә 25 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды, - дип өстәде Артем Прокофьев.
 
Хафиз Миргалимов:”Министрлыклардан һәм ведомстволардан, хакимият органнарыннан Президент күрсәтмәләренең үтәлешен катгый таләп итәргә кирәк. Шул вакытта халыктан зарланып мөрәҗәгать итүләр дә кимер иде”,-дип йомгаклады журналистлар белән очрашудагы уй-фикерләрен.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 01.02.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»