|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2019 Җәмгыять
2018 елда Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар саны 30%ка артканКулланучылар саны арту тенденциясе сакланып, заказ бирелгән хезмәтләр һәм Портал аша башкарылган түләүләр күләме дә арткан. 2018 елда Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар саны 21 млн га арткан һәм бүген 86 млн тәшкил итә. Көн саен www.gosuslugi.ru сайтына уртача 1,6 млн кулланучы керә. Барлыгы 2018 елда Портал аша кулланучылар Дәүләт хезмәтләре алуга 60 млн электрон гариза тутырып җибәргән, бу узган ел күрсәткечләреннән 55% ка артып китә. Кулланучылар арасында иң популяр хезмәт Россия Пенсия фондында шәхси хисап торышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге булган. Популярлыгы буенча икенче урында-транспорт чараларын теркәү хезмәте күрсәтүдән 4,8 млн тапкыр файдаланганнар. Моннан тыш чит ил паспорты алу, милек теркәү, штрафлар һәм бурычлар түләү сервисларыннан актив кулланалар.
Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|