|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2019 Матбугат
"Ничек инде мин кешеләргә зыян китергән акчага үз балаларымны ашатыйм?" - Сираҗи хәләл ит кибете ачканТанылган журналист, "Сираҗи сүзе" басмасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи хәләл ит сата торган кибет ачкан. Алга таба бу дүрт ноктадан торучы челтәр булырга тиеш. Беренче кибет Фучика, 50 адресы буенча Казанда инде эшләп килә. Икенче кибет Гариф Ахунов урамында "Солнечный город" бистәсендә ачыласы. Өченче һәм дүртенче кибетләрнең кайда булачагы турында әлегә сүз юк. Әмма Искәндәр Сираҗи "Матбугат.ру"га белдерүенчә, сату челтәрен алар дүрт кибеттән торыр дип планлаштыра. "Алар" дигәндә, сүз Искәндәр Сираҗи һәм партнерлар турында бара. Әлеге бизнес өч дуска бертигез бүленгән. Сираҗидан башка тагын ике кеше - иҗади өлкәдә танылган кешеләр түгел, элеккедән аның белән эш иткән дуслары. Хәләл итне кибетләрдән сатып алып булачак, шулай ук китереп бирү дә (доставка) каралган. "Язасы булсаң, матбугат белән генә алга китеп булмый икән, Сираҗи ит сата башлаган дип яз", - дип шаярды Искәндәр әфәнде. Шулай ук әлеге кибетләрдә танылган шоумен Илсур Мортаза ясый торган тутырмалар да сатылачак икән. "Ни өчен хәләл ит бизнесын сайладыгыз?" дигән сорауга Искәндәр әфәнде: "Миңа кальян тарту ноктасы ачарга әйткәннәр иде. Аны оештыру арзанракка да чыга. Әмма бу хәләл кәсеп түгел. Ничек инде мин кешеләргә зыян китергән акчага үз балаларымны ашатыйм?" - дип җавап бирде. Кибетләр челтәре "Хәләл мастер" бренды астында эшлиячәк. Бу атамага бәйле домен да сатып алганнар, тиздән әлеге оешманың үз сайты да булачак. Әлеге сайтны эшләү белән партнерларның берсе шөгыльләнә икән. Ул шушы өлкәдә дә оста имди.
--- |
Иң күп укылган
|