поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.01.2019 Мәдәният

Әтнә театры Казанда музыкаль феерия күрсәтәчәк

Быел Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры өчен яңа театраль сезонны тарихи дип атасак та ялгыш булмас. Данлыклы Әтнә театрының 100 еллык юбилее – Казан арты төбәге өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен әһәмиятле вакыйга.

1918 елда заманында Сәйяр труппасында уйнаган, ул чакта исә Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин районда беренче театр оештыра. Ил казандай кайнаган болгавыр елларда дөньяга килгән театр туганда ук чыныгып туа, ахры. Үз тарихында нинди генә авыр чорлар кичермәсен, исән кала, алай гына да түгел, 1966 елда Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективыннан Халык театры дәрәҗәсенә үсә, 1968 елда халык театрларының Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеменә лаек була.

2011 елда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелде. Бүген ул – Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.
 
Театрның 100еллык юбилее хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле сәхнәләштерелде. Премьера Олы Әтнәдә, 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль Бердәм Россия партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән, 300 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда урнашкан театрларның иҗади эшчәнлегенә һәм материаль-техник базасын ныгытуга ярдәм проекты кысаларында тормышка ашырылды. Шулай ук сезон дәвамында әлеге проект ярдәме белән Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе дә сәхнәгә менәчәк.
 
Морис Метерлинк әсәре буенча куелган “Бәхет кошы” феериясе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача спектакль. Пьесаны татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыев. Рәссамы – Геннадий Сергеевич Скоморохов. Композиторы – Юрий Владимирович Фёдоров. Хореографлар - Лилия Александровна һәм Айрат Әнвәрович Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар "Дорога из города" бию театры аша таныш).
 
Мюзиклда 60ка якын бала катнаша, әлеге хәл – татар театрлары арасында беренче тапкыр. Спектакльдә катнашучы балалар – барысы да Әтнәнеке, алар – “Созвездие-Йолдызлык” фестивале гран-при ияләре “Алчәчәк” бию
 
төркеме, “Конфетки” ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары.
 
Яңа ел төнендә абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил янына Тылсымчы Бөрелинә килә. Тылсымчының оныгы авырый һәм аны бары тик Күк кош кына терелтә ала икән. Бөрелинә балаларга һәрнәрсәнең яшерен асылын ачып бирә алырдай могҗизалы бүләк ясый. Сәгать, Ут, Су, Икмәк кебек җансыз әйберләр үзләренә генә хас холык-фигыле булган тереклек ияләренә әвереләләр һәм балалар белән Күк кошны эзләп юлга кузгалалар...
 
Әкияти декорацияләр, сыйфатлы, профессиональ музыка, җыр-биюләр, режиссерның үзенчәлекле трактовкасы, артистларның гаҗәеп оста уены кушылуыннан сәхнәдәге могҗиза беркемне дә битараф калдырмый.
 
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Морис Метерлинк әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) феериясен 27 февраль һәм 26 мартта Казан тамашачысына да тәкъдим итә. Спектакль “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә уйналачак.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»