поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2019 Җәмгыять

“Их, апа, бу пешүдән аякка бассаммы!..” (ЯЗМЫШ)

Иптәшемнең аягы пешкәнгә киләсе елның 17 апрелендә ике ел тула инде. Азнакай сырхауханәсендә терелеп бетә алмагач, безне РКБның янган-пешкәннәрне дәвалый торган бүлегенә салдылар. Ул бүлек бигрәк югары, 9нчы катта икән. Бу больницаның, бу бүлекнең зурлыклары, ияләнгәнче адашып тик йөрисең.

 – Ничек шулкадәр тирәнгә киткән? – диделәр табиблар иремнең ярасын күргәч.

 
– Мин инде аның бөтен ботын үзем терелттем, менә шушы өлешен үзебезнең больницада да төзәтә алмадылар шул, – дидем.
 
Ирем утырган арбаны коридор буенча этеп барганда шәфкать туташы берәр палатага керергә кушты. Әллә нинди әчкелтем исләр килеп торган бүлмәдә бик авыр хәлдәге, япь-яшь егетне күрүгә, кызганудан, йөрәгем кысылып куйды, күземә кара көйгән йөзләр дә чагылып калды. Бу палатадан чыгып, иремнеке кебек инвалид арбасы торган икенчесенә керергә уйладым. Иремне махсус биек караватка салырга дежур врач булышты. “Бүтән көнне ничек салырмын соң мин аны?” – дигән соравыма табиб җавап бирә алмады. Шөкер, ярдәмчесез калмадык үзе, бездән башка биредә тагын ике авыру бар иде, алар ярдәм итте. Берсе Казанныкы. Илле яшьләр тирәсендә икән. Арт шәрифе пешкән, утыра алмый. Кече йомышын махсус савытка йомышлый, бәдрәфкә керүләре мең газап аңа. Икенчесе бер районнан, әле яңа гына пенсиягә чыккан. Үз машинасында такси хезмәте үтәп йөргәләгән. Бензин белән йөрү кыйммәткә төшә дип, машинасын газга көйләгән булган. Руль артында барганда кисәк тартасы килеп, тәмәке кабызуы булган, машинасына ут капкан. Калганын хәтерләмим ди, бирегә китергәннәр үзен. Ярый әле янында пассажир булмаган. Беләкләренә, битләренә тирене үзенең тәненнән үк алып ябыштырганнар. Без кергәндә хәле яхшырган иде инде. Бик озак яткан, терелүенә шатланып бетә алмый. Казанда яшәүче кызлары хәлен белергә килгәлиләр. Ноутбук алып киләләр дә, шуннан кайткач нинди машина сатып алачагын карап, план корып алалар. Бу ир нефть оешмасында кечерәк начальник булып та эшләп алган булган. Шуңадырмы, бераз һавалырак. Арт шәрифен пешергән ир белән еш кына сүзгә килә, аны: “Кече йомышыңны ник вакытында түкмисең?” – дип шелтәли. Тавыш зурга китмәсен дип, мин ул савытны түгеп, үзем чайкап куям. Ә безгә икесе дә шулкадәр ачык, ярдәмчел, мин иптәшемне караваттан төшерә йә шунда менгезә алмый интеккәнне күрсәләр, хәзер килеп җитәләр. “Үзең дә бераз тырыш, ул бит хатын-кыз, аңа да авыр бит”, – дип, иремне шелтәләп тә алалар. Балалар күчтәнәч алып килгәндә икесенә дә өлеш чыгарам, үзләре дә юмартлар.
 
Арбалы күршебез мин гарип дип кул кушырып утырмый, тумбочкасы тулы кирәкле эш коралы. Больницаларда система куя торган нәзек шлангларны җыеп килгән, зеленкага, йодка манып, шулардан ручкалар, төрле сувенирлар ясый. Безгә дә ясап бүләк итте. “Күбесенчә дачада торам, кибеттә бушаган тартмаларны сүтеп, мунчага ягарга утын әзерлим, ә кадакларын, сыра шешәләрен җыеп тапшырып, үземә тәмәкелек акча эшлим”, – ди. Лифт белән төшеп, көненә әллә ничә тапкыр тартып керә. Эш урынында егылып, аяклары гарип калган. Оекларын салса, чәчәк таҗларына охшап калган бармакларын күреп, исләрең китә. Хатыны белән аерылганнар, шулай да дус булып калганнар икән, инде хатыны бүтәнгә кияүгә чыккан.
 
Улы белән кызы, әнисе хәлен белеп торалар. Сүз саен әшәке сүгенүенә якыннары ияләшкән бугай инде, елмаеп кына куялар. Икенче күрше генә аны: “Культурасыз нәрсә!” – дип ачулана.
 
Бераз дәвалангач, без арба белән коридорга, урамга чыга башладык. Күрше бүлмәдәге япь-яшь егетне караватка салып йә реанимациягә, йә яраларны бәйләү бүлмәсенә алып китәләр. Кайвакыт аны караватка яткырырга йә күчереп салырга мин дә булышам. Ник бер ыңгырашсын, түземлелегенә исләрең китәрлек. Аңа күчтәнәчләр керткәлим, кайбер йомышларына булышкалыйм. Тик ул бер сорауга да җавап бирә алмый, полициядән дә килеп киттеләр үзе янына. Бер санитарка да өеннән алып килгән ризыгыннан өлеш чыгара аңа. Палата ишеге гел ачык тора, чөнки андагы искә түзәрлек түгел. Шул ук палатада ятучы йөзләре кара көйгән ирләрнең тиреләре куба-куба, битләре төзәлеп бетте. “Чүлмәктән чыккан җен кебек идең, кара, нинди матур егет икәнсең!” – дидем йөзеннән пешкән тиресе кубып беткән яшь ир-атка, елмаеп. Исәнләшеп-сөйләшеп йөргәч, ачык үзләре. Әрнү-сызлаулары басылып, терелү ягына киткәч, көлә дә башлыйлар, соңыннан безгә алар да булышкалады.
 
Безнең бүлмәдәш, арт саны пешкән ир, үзенең ярасын бәйләргә кергән бик тәҗрибәле өлкән шәфкать туташын эт итеп сүгә: “Төрмәдә эшләргә булган сиңа”, – дип тә ычкындыра. “Ә-ә, авыртамы, кызгансаң булмый шул, тизрәк терелсеннәр дип үзләре өчен тырышасың, аннан рәхмәт урынына сүгеләсең”, – ди шәфкать туташы. Ай-һай, аларның эшеннән дә авыррак эш бармы икән?..
 
Санитаркалар да гади идән юучылар гына түгел, авыруларны юындыручылар да, карар кешесе булмаганнарга барлык йомышларында булышучылар да алар, урын-җирне һәркөнне алыштыралар, шәфкать туташлары белән кулга-кул җигелеп эшлиләр. Алардан идеаль чисталык таләп ителә.
 
Теге ике аягы, бүтән җирләре пешеп, бик авыр хәлдә ятучы егет тә сөйләшә башлады. Мин коридордан узганда карашы: “Апа, кер инде”, – дип ялваргандай тоела, кермичә үтеп китә алмыйм.
 
– Башкортстаннан мин, әти дә, әни дә үлде, – диде ул беркөнне. – Үзем дә гаепле инде, апа: салгаларга яраттым. Кызганып, салып бирүчеләр дә булды. Торыр урыным булмагач, чүплек янында йоклый идем, беркөнне бик каты йоклап киткәнмен. Бер төркем яшьләр кыйнаганнар, аннан чүплеккә ут төрткәннәр дә, качканнар. Мин янганмын... Шулай диде дә, күзеннән яшьләр агып чыкты.
 
– Терелсәң, тагын эчәр идеңме соң? – дим.
 
– Юк, юк, апа, әгәр аякка бассаммы!.. – ди балакай, яшьләрен тыя алмыйча.
 
Һәркөнне “аякларын кисәргәме-юкмы” дип уйлашалар икән. Мин һәрвакыт: “Кая куярлар соң инде бу егетне?” – дип борчылып йөрдем. “Кайгырма, урамда калдырмыйлар, йә Картлар йортына, йә йорт-җирсезләр приютына илтеп куялар аны”, – диештеләр. Шөкер, аяксыз калса да урамда калмый икән...
 
Безнең “таксист” саубуллашып китеп барды. Кешегә ияләшәсең бит ул, кем генә китсә дә моңсу булып кала.
 
Аның урынына бер бармагы пешкән, җылы як кешесе керде. Документы юк дип, бик авырлык белән генә салдылар аны. Һаман ятып тора, сабын, бокал, пакетлы чәй кебек кирәкле бер әйбере дә юк, үзебездән артканнарын бирдек. Сөйләвенә караганда ике кибете, сәүдә нокталары бар икән үзенең. Тик янына килүче юк. Иремне яткырырга йә арбасына утыртырга булыш әле дисәм, төсе үзгәрә, турсая, утын пүләне аткан кебек иремне бик тупас кына тотып күчереп, “бүтән эш кушма” дигәндәй миңа карап куя.
 
Палатада электр тоташтырырга ярамый, кайнар суны кухнядан термос белән барып аласы. Без алып килгәч, бармагы пешкән бу ир дә эчә. Әле урыныннан тормый, тартырга әллә ничә тапкыр чыгып керсә дә. “Апа, миңа чәй яса, китереп бир”, – дип боерып кына утыра. Арбалы палатадаш аңа “аяклы бәдрәф” дигән кушамат такты, чөнки артыннан бәдрәф суын да агызмый, билләһи! “Апа, булышма аңа, ата ялкау бит ул, – ди кушамат тагучы. – Кибетләр тоткач, кешенең нәрсәседер булырга тиеш бит инде”. Тагын шунысы яман, кичтән тәрәзәне ачып, төненә берничә тапкыр тәмәке тарта бу. “Апа, син белмә!” – ди. Белмибез. Дәшмибез. Беркөнне төнлә кизү торучы шәфкать туташы кереп: “Тәмәке тарттыгызмы әллә?” – дип сорады. Мин йоклаганга сабыштым. Шул тартучыга: “Синдер әле”, – дигән иде, ә тегесе, барыбызны да шаккатырып: “Әнием белән ант итәм, мин түгел”, – диде! Икенче көнне тагын шул шәфкать туташы кереп, бу ирнең караваты янында тәмәке көлен күрде дә, ординатурага йөгерде, мөдирне алып килде. “Без сине болай да кызганып кына керттек, авыруың куркыныч түгел, җыен, без сине чыгарабыз”, – диде бүлек мөдире. Чыгардылар. Аның урынына бите, куллары янган япь-яшь егетне керттеләр.
 
Янәшә палаталарның берсенә бик нурлы әби белән бабайны керттеләр. Гади, тыйнак, искиткеч матур пар. Әби ап-актан киенгән, яулыгы да ап-ак, аны минем әни кебек ике читен ияк астына китереп бәйләгән. Намаз вакыты җитүгә укырга тырыша. Коридорга чыгып утырсалар, мин дә ирем белән алар янына барам. “Егерме биш ел шушы карчыгым белән яшим, егеме биш ел шахтада эшләдем”, – ди бабай. “Габделфәк, 50 ел яшибез диген, шахтада да алай эшләмәдең бит, картым”, – дип төзәтә аны карчыгы. Күрешкән саен шул сүз. Бабай да намаз иясе булган, әмма хәтере ялгыша башлаган икән. Үзе шулкадәр чиста, матур, дога да кылып ала. “Без бик тату, сау булып яшәдек, балалар үстердек, – ди әби. – Менә бит гаражда кислота шешәсен табып, шуның белән тәһарәтләнгән”. Әй, күрәчәк, хәтерсезлектән Алла сакласын икән...
 
– Җирдән өстерәлгән күлмәк кию генә динилек түгел бит әле, һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш, – ди мулла нәселен дәвам итүче, гарәп язуын, догаларны үзлегеннән өйрәнгән әби. – Әти әйткәндәй, иман синең йөрәгеңдә, тамырларыңда булырга тиеш. Минем әти указлы мулла булган. Дингә каршы көрәш башлангач, дини басмаларын җыеп, әтинең күз алдында яндырганнар. Дога китапларының дөрләп янганын күреп, яшьләрен тыя алмаган әти, йөрәге турына кулын куйган да: “Менә мондагысын беркайчан да яндыра алмассыз!” – дигән. Әтине алып киткәннәр, күпмедер вакыттан, бер гаебен дә тапмыйча, чыгарганнар.
 
Әбинең картына уколны көчкә кадыйлар, ул, өйгә кайтам дип, бүлмәләргә керә, көчкә йоклаталар. Әбигә аны караулары бик авыр. Әби өйгә чыгаруларын сорагач, җибәрделәр аларны. Мин озата чыктым. Йөрәгемнән әнине кабат өзеп алдылармыни: бөтен больницаның яме, нуры шул әби белән китте. Хушлашканда: “Кызым, биредә күрсәткән игелекләрең меңе белән үзеңә кайтсын”, – дип, әби миңа адресларын да бирде. Күңелем тулып озатып калдым.
 
Пешкәннәрне дәвалау бүлеге әрнү-сызланулардан ыңгырашып торган кебек. Нинди сәбәп белән генә эләкмәгәннәр бирегә: ток сугып, өй янганда чыга алмый калып, чүп яндырганда синтетик киемгә ут кабып, мунчада юынганда кан басымы күтәрелүдән, аңышмыйча кайнар суга пешеп, хәтта графинга кайнар су агызганда пешүчеләр дә бар... Берсе үз-үзенә ут төрткән, акылга таман икән. Хәзер реанимациядә, якыннары саклый. Пешкән җирләрне төрлечә төзәтәләр, кешенең үз тиресен дә файдаланалар, дуңгыз тиресе, хәтта пластик та эшкә җигелә.
 
Ә миңа... Иремнең кан тамырларын тикшереп-тикшереп карагач: “Апа, бу аякның төзәлүе шикле, кисик без аны”, – диделәр. Инде икенче аягын да кистерергә йөрәгем кушмады. Мин каршы дип гариза яздым. Әкренләп терелербез әле дидем.
 
Әле һаман көрәшәбез. Кулланмаган мазь, дару, төнәтмә калмады кебек инде. Ярасы бераз кечерәйде үзе. Тәмам төзәлүенә өметне җуймыйбыз.
 
Больницадан чыккач: “Кешеләр, бәла аяк астында, ут-күздән берүк сак булыгыз!” – дип кычкырасым килде.

Әлфинур ГАЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.01.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»