поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.01.2019 Мәдәният

Кариев театры февраль аена АФИША тәкъдим итә

"Башмагым", "Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Алмачуар" һ.б. спектакльләрне Кариев театрында февраль аенда күреп булачак. Тулы афиша:

1 февраль (җомга) | 18:30

БАШМАГЫМ / МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
 
Кәрим байны талаганнары ачыклана. Моны белеп алган Зыя бай аңа кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә һәм вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар җибәрә. Сәрвәр һәм аның сөйгәне Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер. Ә аларның хыяллары чынга ашырмы?
 
2 февраль (шимбә) | 13:00
 
КӘҖҮЛ ЧИТЕК / НОВЕЛЛА
 
Гает – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...
 
2 февраль (шимбә) | 18:00
 
МӘХӘББӘТ КҮГӘРЧЕННӘРЕ / КОМЕДИЯ
 
Рәйсә Идрисовна белән танышканнан соң, Василнең кызыклы, аңа аңлашылмаган тормышы башлана. Әмма аның яраткан гаиләсе, күгәрченнәренә бу тормышта урын юк...
 
3 февраль (якшәмбе) | 13:00
 
КЕРПЕ МАЛАЕ ДУСЛАР ЭЗЛИ / МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
 
Керпе малаеның бик тә дуслар табасы килә. Чөнки энәләре аркасында аның белән беркем дә уйнамый. Шуңа Көрән энәле тунын салып ата һәм урманга китә. Әйдә Керпе малае белән дуслашабыз!
 
3 февраль (якшәмбе) | 18:00
 
ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН / МЕЛОДРАМА
 
Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.
 
ПРЕМЬЕРА
 
7 февраль (чәршәмбе) | 13:00
 
ЮЛДАШНЫҢ ТУГАН КӨНЕ/ МАҖАРАЛЫ СӘЯХӘТ
 
Юлдашка 7 яшь тула. Туган көнен түземсезләнеп көтә ул, чөнки иртәгә аңа велосипед бүләк итәчәкләр. Шул уйлар белән йоклап китеп, героебыз Светофория дөньясына эләгә. Анда бөтен нәрсә дә юл йөрү кагыйдәләре буенча яши. Ә аларны белмәгән Юлдаш бу илдә нәрсә эшләр?
 
8 февраль (чәршәмбе) | 13:00
 
ЮЛДАШНЫҢ ТУГАН КӨНЕ / МАҖАРАЛЫ СӘЯХӘТ
 
Юлдашка 7 яшь тула. Туган көнен түземсезләнеп көтә ул, чөнки иртәгә аңа велосипед бүләк итәчәкләр. Шул уйлар белән йоклап китеп, героебыз Светофория дөньясына эләгә. Анда бөтен нәрсә дә юл йөрү кагыйдәләре буенча яши. Ә аларны белмәгән Юлдаш бу илдә нәрсә эшләр?
 
8 февраль (җомга) | 18:30
 
ШИРБӘТ АЕ/ КОМЕДИЯ
 
Заһит белән Сара ширбәт аена диңгезгә китәләр. Әмма көннәрдән бер көнне аларның отельдәге бүлмәләренә тәрәзәдән мөгез килеп төшә. Заһит бу билгегә игътибар итмичә кала алмый. Шул мизгелдә ул үзенең әлеге мөгезләрнең иясе икәнлеген аңлый. Димәк, Сара аңа хыянәт иткән?
 
9 февраль (шимбә) | 13:00
 
АЛМАЧУАР/РИВАЯТЬ
 
Закир, үзенең яшьтәшләре кебек, нәни дусты турында хыяллана һәм теләген бөтен көче белән чынга ашырасы килә. Көтмәгәндә малай тормышында колын барлыкка килә. Ул хыялланып көтеп алган колынга Алмачуар дигән исем бирә. Закир дустын һәръяклап сакларга тырыша. Әмма тугры дуслыкны бер генә хата да бозарга мөмкин...
 
9 февраль (шимбә) | 13:00
 
НИГЕЗ ТАШЛАРЫ/ МЕЛОДРАМА
 
Улларында туган җиргә мәхәббәт тәрбияли алмавында Гарифулла үзен гаепли, чөнки киләчәктә аның нигезендә яшәүчесе юк. Ә нигез ташлары нык булырга тиеш. Шуңа ул, балалары белән җитди сөйләшү өчен, аларны үз янына җыя...
 
10 февраль (якшәмбе) | 13:00
 
ЗӨҺРӘ/КУРЧАК СПЕКТАКЛЕ
 
«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән». «Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана.
 
10 февраль (якшәмбе) | 18:00
 
КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ/ МОҢСУ КОМЕДИЯ
 
16 яшьлек Миргаянның тормышы яшьтәшләреннән аерылмый: ул компьютер уеннарын ярата, программалар ясау белән кызыксына, хәтта яңа проекты өчен грант та ота. Әмма аның тыныч тормышы апасының кинәт кайтуыннан үзгәреп китә: Дилфүзә Миргаянның биологик әнисе булуы ачыклана һәм ул угылын алып китәргә тели.
 
14 февраль (чәршәмбе) | 13:00
 
АСЫЛКОШ ҖЫРЫ / ӘКИЯТ
 
Әкият дөнья гизәргә чыгып киткән ике игезәк бертуган – Айбарс белән Илбарс турында бәян итә. Алар Аждаһа тоткыны булган Асылкошны туган илгә алып кайтырга дип чыгып китә. Маҗара һәм бихисап сынау тулы сәфәрдә геройларга татар халык әкиятләренең бик күп каһарманнары Су иясе, Гыйфрит, Тулпар, Аждаһа, Шүрәле, Ай өстендәге Зөһрә кыз һ.б. белән очрашырга, кайсы белән – дуслашырга, кайсы белән – көрәшергә туры киләчәк. (0+)
 
15 февраль (җомга) | 18:30
 
СУПЕР-КИЯҮ/ КОМЕДИЯ
 
Бер бухгалтериядә алты хатын-кыз һәм бер ир-ат эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович алар өчен дус, сердәш, илһамчы, чын ир-ат та. Әмма монда һәр геройның үз драмасы. Шаян, җор телле Рәхмәтулла Хөрмәтулловичның да беркем дә белмәгән сере бар...
 
16 февраль (шимбә) | 13:00
 
КУЯН ЭДВАРДНЫҢ ГАҖӘЕП СӘЯХӘТЕ/ ӘКИЯТ
 
Әкияттә курчаклар җанлана. Алар көтелмәгән кунак - куян Эдвардны үз араларына кабул итмиләр. Ә бит ул курчак кибетенә эләккәнче нинди зур сынаулар үткән. Эдвард белән нәрсәләр булган соң? Куян үзе бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп бирер.
 
16 февраль (шимбә) | 18:00
 
ӘЙДӘ БАРЫЙК, КЫЗЛАР КАРЫЙК / МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
 
Санта-Клаус, Майкл Джексон, Николай Басков, татар эстрадасы йолдызлары бер сәхнәдә чыгыш ясый аламы? Яңа ел кичендә барысы да мөмкин. Җитмәсә, аны Әфләтүн – төнге клуб ди-джее оештыра. Ул кызларны бик ярата, мөнәсәбәтләргә җитди карамый. Шуның аркасында Әфләтүн бер четерекле хәлгә эләгә: Яңа ел кичәсенә ул кайчандыр ташлаган һәм алдаган кызлар килә...
 
17 февраль (якшәмбе) | 18:00
 
КИЛМЕШӘК /ӘКИЯТ
 
Тавык кетәклегендә көтелмәгән вакыйга була: Чуар тавык зур йомырка өстендә утыра, тик чебие генә чыгарга ашыкмый. Көннәрнең берсендә аннан бик зур кош чыкканнан соң, тавык куркып кала һәм аннан баш тарта. Яңа гаилә әгъзасын Килмешәк дип атыйлар. Шул көннән Килмешәкнең маҗараларга бай тормышы башланып китә.
 
17 февраль (якшәмбе) | 18:00
 
ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН ДРАМА
 
Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.
 
22 февраль (җомга) | 18:30
 
ГАЛИЯБАНУ/ ДРАМА
 
Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә ике гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар туй ясарга җыеналар, тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.
 
23 февраль (шимбә) | 13:00
 
КӘҖҮЛ ЧИТЕК / НОВЕЛЛА
 
Гает – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...
 
23 февраль (шимбә) | 18:00
 
ГАШЫЙКЛАР УТРАВЫ / КОМЕДИЯ
 
Гает – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...
 
24 февраль (якшәмбе) | 13:00
 
ӘЙТ ӘЛЕ, КҮБӘЛӘК / МУЗЫКАЛЬ МИСТЕРИЯ
 
Пьеса Тукайның балачагына алып кайта. Апуш ятим калган, аны Казанга Печән базарына алып барып, башка гаиләгә тәрбиягә бирергә тиешләр. Әлеге спектакль нәни Апушның шәһәргә китәр алдыннан кичергән уйлары, әкият геройлары белән очрашулары турында бәян итә. Саубуллашканда Тукай әкиятләренең персонажлары – Су анасы, Шүрәле, Сандугач, Күбәләк балага бүләк тә биреп калдыра.
 
24 февраль (якшәмбе) | 18:00
 
БЕР МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ /МЕЛОДРАМА
 
Чүп-чар арасында буш шешә өчен карт белән карчык әрләшә... Ләкин яшәлгән еллар үзенекен итә: алар инде күпне күргән, сугыш елларын кичергән кешеләрчә аралаша башлыйлар, уртак тел табалар.
 
Күңеле тулып, ир кеше җырлап та җибәрә... Шулкадәр дә таныш җырны ишетә хатын... Бәгырьләрне телгәләгән бу көй гашыйкларны кабат очраштыра, алар бер-берсен таныйлар...
 
27 февраль (чәршәмбе) | 18:00
 
ӘЛИФ / ПЛАСТИК СПЕКТАКЛЬ
 
«Алтын маска» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Пластик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында җырчылар Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.
 

---
Кариев театры
№ --- | 28.01.2019
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»