Бер буш конем бар иде авылга кайтып инэйнен Рэхмэтен алып килдем эле
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2019 Шоу-бизнес
Салаватның әнисе янына вертолет белән кайтуы укучыларны икегә бүлде (ВИДЕО)Салават Фәтхетдинов инстаграмына кызыклы видео урнаштырып: "Бер буш көнем бар иде, авылга кайтып инәйнең рәхмәтен алып килдем әле" дип язып куйган. Бер карасаң, бернинди дә гаҗәпләнерлек урын юк кебек. Салават Зәкиевичнең әнисе янына авылга вертолет белән кайтуын исәпкә алмаганда... Анысы шулай, түзеп булмаслык сагынган чакларыбызда газиз кешеләребез янына вертолетка-самолетка утырып та, поезд белән дә, хәтта атка яисә велосипедка атланып кайтырга да әзербез. Алай гынамы, җәяүләп кайтырга да риза, әниебезнең җылы кочагы көтсен генә! Әмма әлеге видео, әлбәттә инде, лайклар җыеп кына калмаган, ә укучылар арасында бихисап бәхәс тудырган. Видеоны караган 70 меңләп кеше кызып-кызып комментарийлар яудыра. Берәүләр Салаватны мактаса, икенчеләре артистның бу адымын мактану дип кабул итә.
--- |
Иң күп укылган
|