|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2019 Матбугат
Тарихчыдан журналист ясап буламы?КФУ журфагы бюджет урыннарын юкка чыгарып кадрлар әзерләү мәсьәләсен кискенләштерә. Журналистның хезмәт хакы яшәү минимумы дәрәҗәсеннән артмый. 10 ел буе гонорар системасы үзгәрми. Бу һәм башка кискен мәсьәләләрне Татарстан Журналистлар берлеге корылтаенда оешманың элеккеге рәисе Римма Ратникова да, кичә сайланган җитәкчесе Илшат Әминов та күтәрде. Яңа рәис әлеге мәсьәләләрнең хәл ителүенә ирешә алырмы? Дәүсовет Рәисе урынбасары Римма Ратникова корылтайга кадәр үк берлек рәислегеннән китәчәге турында белдерде һәм әлеге урынга Илшат Әминовны тәкъдим итте. Корылтай барышында бу вазифага башка кандидатура тәкъдим ителмәде. Римма Ратникова исә берлекнең эшчәнлеге турында тәфсилле чыгыш ясады. Корылтай Татарстан берлегенең 100 еллыгына туры килгәнлектән, ул аның тарихына да тукталды һәм редакция хезмәткәрләреннән тарихи ядкәрләргә карата сак булуны сорады.
Элекке рәис журналистларның эш шартларына, социаль яктан якланмавына да тукталды. Узган корылтайда сәламәтлек мәсьәләсе күтәрелгән булган, нәтиҗәдә “Татмедиа” әгъзалары өчен диспансеризация оештырылган. Бары тик ике басма – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталары хезмәткәрләре генә медицина тикшеренүеннән читтә калган. Докладчы шушы юлларны укыганда, Фәрит Мөхәммәтшинның гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. Алга таба Ратникова Дәүсовет Рәисенә хезмәт хакларының бик түбән булуын җиткерде. Район журналистларының хезмәт хакы 13-15 мең сум, холдинг буенча уртача хезмәт хакы 20 мең тирәсе булуын искә алып, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәклеге турында искәртте һәм эш урыныннан кыскарту проблемасын да ассызыклады.
“Сер түгел, Журналистлар берлеге әгъзаларының күпчелеге олы яшьтә. Кайбер районнарда бер-ике кеше генә берлек әгъзасы. Димәк, безгә профессиональ журналистларны җәлеп итәргә кирәк. Яуда бер генә сугышчы була алмый бит. Әйе, монда без дә эшләп бетермәгәнбездер. “Татмедиа” системасындагы күп журналистлар кыскартуга эләгүе дә тәэсир итми калмагандыр. Шул ук вакытта баш мөхәррирләр арасында да берлек әгъзасы булмаганнары бар. Ә ничек кабул итәргә өлгерәсең? Кайбер җирләрдә бер елда мөхәррир 2-3 тапкыр алмашына”, – диде ул.
Илшат Әминов исә чыгышын булачак кадрлар мәсьәләсеннән башлады:
– Бүген мәгълүмат чаралары монополияне югалтты. Чөнки гаджеты һәм интернеты булган теләсә кем үзе мәгълүмат чарасына әйләнә ала. Ләкин бу профессиональлек юкка чыкты дигән сүз түгел әле. Шуңа күрә мин журналист белеме мәсьәләсен кабыргасы белән куям. Бу проблема турында озак һәм күп сөйләшәбез инде. Кызганыч, КФУ журналистика белеме юнәлешендә бер генә бюджет урыны калдырмады. Дөрес, бу мәсьәләне ничектер җайларга тырыштык. Бу җәһәттән “Татмедиа” агентлыгына да рәхмәт, бер максатчан төркем җыйдык. Редакцияләр бу балалар өчен акча түли. Ләкин бу дөрес әйбер түгел. Шуңа күрә федераль хакимияткә бюджет урыннары бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итәм. Журналист һөнәре үзгәрде. Ул хәзер мультимедияле, мультиплатформалы. Без барыбыз да коточкыч зур тизлектә үзгәрергә тиеш. Үзгәрмисең икән медиабазардан төшеп каласың. Бүген кичәге тарихчыдан журналист ясап булмый. Журналист яза, сурәткә төшерә, монтажлый һәм эшенең нәтиҗәсен төрле платформаларга тарата белергә тиеш.
Чыгыш ясаучылардан Сөмбел Таишева да залны җанландырды. Ул, “Татмедиа” җыелышларының күбесенә исеме өчен генә йөрергә мәҗбүр булганлыктан, журналистның аналитик язмалар әзерләргә вакыты калмый, диде. Шулай ук сәламәтлек, шифаханәдә дәвалану мәсьәләләрен дә күтәрде. Римзил Вәлиев Татарстан матбугатының хәленә тукталды. Журналист яшьләр өчен бер генә матбугат чарасы да булмавын әйтте. “Молодежь Татарстана” ябылды, ә “Татарстан яшьләре” авыр хәлдә, диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә йомгаклап журналистларны әзерләү өчен бюджет урыннарын кайтару кирәклеген әйтте. “Журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннары булмау безне бизәми. Татарстан Хөкүмәте һәм ректор белән дә сөйләшәчәкбез, яңа мөмкинлекләр табылыр дип уйлыйм. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз. Үзебез, ике, өч телле журналистлар кирәк, дибез, үзебез шуны эшләмибез, – диде ул һәм һөнәргә хөрмәт мәсьәләсен дә кузгатты. – Исемеңне куймагач, дәрәҗәңне төшерәсең бит. Мин легаль эшләү яклы. Исем куймау – һөнәргә карата ихтирамсызлык. Исемсез язмалар белән җәмгыятьтә коткы таратучылар да бар”.
XIX корылтайның төп мәсьәләләре әнә шулар булды. Татарстан Журналистлар берлегенә рәис итеп Илшат Әминов сайланды. Римма Ратникова бу вазифаны 24 ел башкарды. Барлыгы берлектә 1100 әгъза теркәлгән. Шуларның 130дан артыгы корылтайда катнашты.
Фото: Татар-информ
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|