поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.01.2019 Әдәбият

"Әниеңне сагынсаң, ник кайтып хәлен белмисең?"

Язучы Гәрәй Рәхим килсә, хикмәт көт, диләр бездә. Бу чыннан да шулай. Авырып китсәң, аңардан берәр хикмәтле рецепт, чыныгу серләрен, күңел төшенке вакытта теләсә кемне селкетеп җибәрерлек сүз алып калабыз. Җырлаткан, мәзәк сөйләп, хәл беткәнче көлдергән чаклары да бар. Бүген исә әдәбият һәм милләт турында сөйләштек.

– Гәрәй абый, узган ел мәк­тәпләрдә татар теленең кыс­рык­лануы белән дә тарихка кереп калды. Шушы уңайдан, тел өчен көрәштә язучылар пассив булды, дигән фикерне еш ише­тергә туры килә.
 
– Мин бу фикер белән килешмим. Әйдәгез, сәбәпләрне ачык­лыйк әле. Әйтик, 2018 елда Россия Мәгариф министрлыгы, го­му­мән, федераль үзәк милли тел­ләргә игътибарны киметү ягында булды. Алар моның нинди авыр нәти­җәләргә китерүен аңлый алмады. Милли телләрне укытуны киметү Россия Федерациясенең төп нигезенә, яшәү рәвешенә зыян китерә, илнең төп юлын тарайта. Бу мәсьәләдә шау-шу кузгалды, монда язучылар да актив катнашты дип саныйм. Бу шигърияттә дә ачык күренә. Әйтик, тел турында шигырьләр бик күбәйде. Туган телне бетерү – милләтне бетерү дигән сүз. Чөнки милләтнең иң беренче билгесе – туган тел. Үз теле булган милләт кенә милләт була ала. Әлбәттә, милләтнең  башка факторлары да бар. Әйтик, музыка, гореф-гадәт, аш-су, кием-са­лым. Ләкин тел булмаса, болар­ның да әһәмияте калмый. Дөресен әйткәндә, Россия җирлегендә инде ничәмә-ничә йөз еллар туган телләрне һәм милләтләрне бетерү юлыннан бардылар. Телләрне бетерүнең нинди генә чараларын уйлап тапмадылар. Милли мәк­тәпләрне ябып, хәзер инде татар теле укытучыларын әзерли торган кафедраларны юкка чыгарып, милләтне бетерәбез дип уйладылар, күрәсең. Ләкин татар һаман да бетмәде, алга барды. Хәтта язучы, галимнәрне төрмәләргә утыртып та милләтне юкка чыгарырга тырыштылар, ниятләре барып чыкмады. Хәзер исә мәгариф өлкә­сендә эшләүче галимнәр шундый чара уйлап таптылар, монда кылыч та, кан кою да кирәкми. Аның телен генә бетерергә кирәк. Бу – мәктәптә үз телеңдә укытуны, имтихан бирүне бетерү. Шуңа күрә бүген республика җитәкчелә­ренең, галимнәрнең, язучылар­ның төп бурычы туган телне сак­лап калу булырга тиеш. Әйе, Россия Мәгариф министрлыгы чыгарган канун буенча туган телне атнага ике сәгать укыту каралган. Ләкин бит канунның тагын бер өлеше бар.  Ата-аналар һәм балалар теләге белән татар мәктәп­ләрен булдыру, укыту мөмкинлеге бар. Без бүгенгә кадәр шушыны файдалана алмыйбыз! Ата-ана­лардан 40лап гариза булса, милли мәктәп оештырырга мөмкинлек бар юкса. Ләкин без шуны эш­лә­мибез яки киресен эшлибез. Чөнки халык, татар теле белән ерак китеп булмый, дип уйлый. Ата-аналар белән турыдан-туры эшләп, татар мәктәбендә белем алу турында гаризалар яздыртырга кирәк. Без бер дулкын булып, татар мәктәпләрен саклыйбыз дип күтәрелергә тиеш идек. Ләкин каршылык бик аз булды. Ә язучылар арасында бу фикер яши, ул алар­ның әсәрләрендә дә, чыгышларында да күренә. Ләкин алар күпме генә кычкырса да, эш барып чыкмаячак. Бу мәсьәләне Хөкүмәт, министрлыклар, депутатлар, район хакимиятләре, мәк­тәпләр генә хәл итә ала. Тик алар бу мәсьәләне хәл итүгә аз катнаша. Димәк, безгә депутатларның да фикеренә тәэ­сир итү кирәк. Чөнки җитәкчеләр һәм депутатларның күбесе әле һаман да “безнең фикер генә дөрес, язучылар, журналистлар безне тың­лап кына эш итәргә тиеш” дигән ялгыш уй белән яши. Юкса тел мәсьәләсе һәммәбезнең бер­гәлә­шеп эш­­ләвен таләп итә.
 
– Быел Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бу җәһәттән Сезнең фаразлар нинди? Дәүсовет татар телен чын күңелдән кайгыртучы депутатларга баермы?
 
– Ул шулай булса, бик яхшы булыр иде. Безгә бүген яшьләрнең дә депутат булырга омтылуы ки­рәк. Ләкин мондый омтылыш кү­ренми. Барыбер үткәрмиләр дип уйлау ялгыш, хәрәкәт кирәк. Шул ук татар теле һәм әдәбияты буенча эшләүче галимнәр, укытучылар, җәмә­гатьчелек эшендә актив катнашучылар – барысы да депутат булырга омтылырга тиеш. Омтылмыйлар дип тә әйтеп булмый, ләкин депутатлыкка әзер­ләү­че даирәләрдә без әйткән мәсь­­ә­ләләрне аңлау дәрәҗәсе әллә ни зур түгел дип уйлыйм. Һа­ман да шул баерак, югары чинлы ке­ше­ләрне сайларга тырышалар. Юкса байлар, депутат булмаса да, мил­ләткә ярдәм итә ала. Алар­ның мөм­кинлекләре депутатларга караганда зуррак. Шуңа күрә депутатлыкны шәхси эшендә, бизнесында гына файдаланырга тырышучылар мөмкин кадәр кимесен иде.
 
– Язучыларның ел йомгак­ларында “кызганыч ки, дөнья­ны  шаулатырлык әсәрләр тумый” дигән фикер дә яңгырады. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?
 
– Сәбәп бик гади: илдә, шул исәптән Россиядә дә милли әдә­биятка игътибар бөтенләй юк. Безгә, дөньяга чыгу өчен, тәрҗемә эшен җайга салу сорала. Ә бу бездән генә торган мәсьәлә түгел. Чөнки булган тәрҗемәләрне Татарстанда нәшер итү әсәрне кысалардан чыгарырга барыбер ярдәм итми. Мәскәү исә милли әдә­бият­лар белән аз шөгыльләнә. Бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә шул ук хәл бит. Башкортстанда, мәсәлән, Мостай Кәримнәр китте, анда дөньяга күтәрелерлек шә­хесләр дә бардыр, ләкин Мәскәү алар белән кызыксынмый. Әл­бәттә, үзебездә дә гаеп бар. Бөтен көчебез  телне, милләтне саклауга китә, бик авыр шартларда яшибез. Ә бу инде үтелгән этап булырга тиеш иде. Милләтне саклау турында бүген сөйләшкән өчен бик оят булырга тиеш безгә. Милләт моңа кадәр сак­ланган булырга тиеш иде инде. Ә бүген бөтен көчебезне шуңа сарыф итәбез. Сарыф итмибез икән, бөтенләй бетәбез. Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнү, шуларны әдә­биятта чагылдыру исә  дәүләтле халыкларга бөтенләй кызык түгел. Алар бу чорны үткән инде. Алар хәзер үзләренең те­лендә язылган китапларның дөнья күләменә чыга алуына ышана. Без ышана алмыйбыз. Ә бит күтәрелде бер­ничәсе. Урыс телендә татарны бетереп, мыс­кыл итеп язган әсәр­ләрне күтә­рәләр һәм, кызганыч ки, без аларны үзебез дә күтәрәбез. Үзебездә үк татарны бетерә торган әсәрләрдән кино ясыйбыз, спектакльләр куябыз. Бу гамәл­ләрне үз-үзебезгә каршы эшлибез.

– Сез – китапханәләр чел­тәрендә үткәрелә торган “Ел китабы” бәйгесенең жюри рәисе дә. Татар китабын укучылар артамы, кимиме? Халык­ның зә­вы­гы ни дәрәҗәдә?
 
– Без – Россиядә ел китапларына бәйге үткәрүче бердәнбер милли республика. Нәтиҗәләр бер елда укылган китапларның саны буенча ясала. Сер түгел, китапны уку кими. Чөнки әлеге дә баягы – “татарча укып, зур урынга кү­тәрелеп булмый” дигән фикер халык күңеленә нык кереп урнашкан. Бу фикерне юк итү өчен, мә­гариф системасының үзгәрүе, юга­ры­да­гыларның милләткә карата фи­кер­ләренең яхшыруы кирәк. Китап­ның дәрәҗәсе төшүгә укучы да, язучы да гаепле түгел, китап дөньясына мөнәсәбәт гаепле. Юга­рыдан төшкән мөнәсәбәт бө­тен нәрсәне уңай якка да, тис­кә­ре­гә дә хәл итә ала. Бездә әле тискәре якка гына эшли.  Мин – 1941 елгы, 50 нче елларда мәк­тәптә бары тик татар телендә генә укыдым. Атнасына 1-2 сәгать урыс теле, әдәби­яты укытыла иде, калган бөтен фән­нәрне дә татарча укыдык. Татар теле аша без дөньяга чыктык. Хәзер киресенчә.
 
Зәвыкка килгәндә, без бит укучыны үзебез дә бозабыз. Язучылар һаман мәхәббәт өчпочмагы тирә­сендә бутала. Милләт язмышы, халык язмышы, халыкның гомуми язмышының аерым шәхесләргә тәэсир итүе турында әсәрләр исә аз. Яшьләрнең поэзиясе фәлсәфи яктан бик көчле, ләкин әлеге дә баягы әдәби публицистика җитеп бетми. Җыларга кирәк халкың турында, киләчәкне ничек яхшырту юлларын күрсәтергә кирәк. Ә безнең яшьләрнең күбесе начар якларны күрә, милләтне ничек үстерергә дип баш ватмый, сәбәп һәм тәкъдимнәр күрсәтми.
 
– Шигърият турында сүз чыккач, заман поэзиясендәге төп темаларны барлыйк әле.
 
– Аерым темаларны гына алу дөрес булмас иде. Ләкин һаман да төп тема әнә шул мәхәббәт ти­рә­сендә чуала һәм язучы шәхси эчке хисләрен шигърияткә чыгару юлларын эзли. Бу – начар түгел, поэзияне баетучы күренеш. Тик шул ук вакытта шигъриятнең публицистикасы, сәяси ягы да күтәрелсен иде.
 
– Бездә җыр бәйгеләре күп үткәрелә. Алардан чыгып, җыр текстлары әдәби әсәр булудан туктады бугай, дигән фикергә киләсең.
 
– Җыр түгел, эстрада жанры туктады. Әлеге жанрдагы ши­гырьләр, җыр текстлары шулкадәр түбән дәрәҗәдә язылган, бер-бер­сен кабатлаулар бик күп. Әйтик, бөтен җырда диярлек чишмә ага, каеннар шаулый, сары яфраклар өзелеп төшә. Әниләр турында текстлар эстраданың 80-90 процентын тәшкил итә. Аларда, әнием, мин сине сагындым, авылга кайтып бер күрәсем килә, дип өзгә­ләнәләр. Иренмичә берничә җыр­ны карап чыктым. Баксаң, сагындым дип өзгәләнгән авторларның әниләре Арча районында гына яши икән. Авторлар шунда туып үсеп, хәзер Казанда яшиләр. Казаннан Арчага кайту бик авыр микәнни инде, дип уйлап куйдым. Бу автор-башкаручылар чит ил машинасында җилдерә юкса. Нигә анасын кайтып күреп, сагынуын басмый ул? Моның зур сәбәбе бар. Чөнки әни турында җыр акча китерә. Димәк, ул әле дә әнисен имә. Мондый җырлар әниләрдән читләшүгә алып бара, минемчә. Чөнки, туйдырды инде бу җыр, дигән фикерне әледән-әле ише­тергә туры килә. Радио-телеви­дение, концертлар әниләр турында җыр белән тулды. Эстрада жанры һаман да үз көенә тәгәрәсә, татарча җырдан да, әниләрдән дә бизеп бетмәбез микән дип шик­ләнәм мин.
 
– 2018 ел язучылар өчен нинди булды?
 
– Язучы бер көнлек күренеш белән генә яши алмый. Ул бүгенге күренешләрне киләчәктә әдәби әсәрләрне баету өчен файдаланырга тиеш. 2018 елда чыккан әсәр­ләребезне барласак, поэзи­ядә бигрәк тә, башка жанрларда да әдипләр шушы юнәлештә эш­ләде. Ләкин шунысын да әйтеп китәргә кирәк: чор әдәби жанрларда гына түгел, публицистикада да чагылырга тиеш. Язучы публицистикасы белән журналист публицистикасы исә бер-берсенә бик якын. Алар икесе дә халкыбыз тормышын, үзгәрешләр һәм киләчәккә өметләрне чагылдыра. Ләкин бу ике публицистика бер-берсеннән аерыла да. Журналистлар төп-төгәл фактларга ни­гезләнә, ә әдәбият, бүгенгене узган тормыш белән чагыштырып, ки­ләчәккә өметләрне берләште­реп язылганга, чын мәгънәсендә фәл­сәфи әсәргә әйләнергә мөмкин.  Бу яктан караганда, журналистларыбыз әйбәт эшли дип уйлыйм, ләкин әдәби публицистика булган мөм­кинлек­ләрен файдаланып бетерә алмый. Моның сәбәпләре бар. Берен­че­дән, язучылар бүгенге тормышка бик тирән керә алмый. Бу – киләчәк эше. Икенчедән, темалар бик тиз үзгәреп тора. Мәсәлән, совет чоры һәм коммунистлар партиясе чорындагы пуб­лицистика авторлардан конкрет кешеләр һәм аларның хезмәте турында очерклар язуны таләп итә иде. Әдәби публицистиканы менә шушылай аерым ке­шеләр турында гына язу тарайта да инде. Ул, шушы кешеләр язмышларын, эш­чәнлекләрен фәл­сәфи­ләш­тереп, илне, халыкны, мил­ләтне килә­чәккә күтәрүнең төп бурычларын ачыкларга тиеш. Бу яктан караганда, без әле бүген дә совет чоры таләпләрен үтәүдән читкә китә, тормышның яңа борылышларына кереп җитә алмыйбыз. Шуның аркасында әдәби публицистика әле үзенең чын бурычын үтәп бетерә алмый.
 
– Бәлки бу жанрның аксавына әдәбиятка яшьләрнең аз килүе дә сәбәпчедер?
 
– Яшьләргә публицистикада иҗат итү өлкәннәргә караганда авыррак. Ни өчен дигәндә, өл­кән­нәрнең тәҗрибәсе бар, алар нәр­сәнең кирәк, ә нәрсәнең ки­рәк­мәвен аңлый. Без шундый чорда: совет чоры таләпләре китте, яңа­лары әле чыгып җитмәгән. Яшьләр шуны аңлап бетерә алмый. Монда берәүне дә гаепләп булмый, фә­кать тырышлык сорала. Ләкин яшьләрнең тырышырга телә­мәү­ләре дә бар. Ни өчен теләми? Чөн­ки публицистиканы әдәбиятта вак нәрсә дип кабул итәләр.  Шигырь язу – мәсәлән, бөек иҗат, ә публицистика – көндәлек иҗат, ди­гән караш таралган.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.01.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»