|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2019 Мәдәният
«Калеб-ликбез» лекцияләренең беренче дәресе «Хәзерге Европа театры үсеше тенденцияләре» темасына багышландыКариев театрында оештырылган «Калеб-ликбез» лекцияләренең беренче дәресе «Хәзерге Европа театры үсеше тенденцияләре» темасына багышланды. Спикерлар – КФУ педагоглары – профессор Вера Шамина, доцент Елена Шевченко; Кариев театры педагогы Нурбәк Батулла. Вера Шамина хәзерге театр деконструкциясе темасына лекция укыса, Елена Шевченко «Германиядә постдраматик театр» темасын алган иде. Нурбәк Батулла физик театр турында сөйләде. Ул лекциясен Виктор Вилисовның заманча театрны аңларга ярдәм итә торган «Нас всех тошнит» китабын тәкъдим итү белән төгәлләде һәм тамашачы соравы буенча физик театр үрнәгендә мастер-класс үткәрде. Лекцияләрен Камал театры, Казан яшь тамашачы театры, курчак театры, Әтнә театры артистлары тыңлады. Лекцияләргә сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина килгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|