поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.01.2019 Милләт

Тарих җиле кайтавазы

19 январьда Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Анда урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган.

Кыш уртасы булуга карамастан, Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Билгеле булганча, ярмәклеләр җыр-биюгә дә оста, әдәбият өлкәсендә дә аларга тиңнәр юк. Алар әле бик кунакчыл да. Менә тәкъдим итү кичәсенә кайткан авылдашларны, кунакларны да сый-хөрмәт, ачык йөз белән каршы алдылар, түрдән урын бирделәр. Туып-үскән авылларын яратмасалар, шунда гөрләп үткән бала чакларын, яшьлек елларын сагынмасалар, салкын кышларны җылытырлык мондый матур чаралар оештыра алырлар иде микән алар?

 
Дөресен генә әйткәндә, бәйрәм рухы авылда иртән үк башланган иде. Татарстаннан килгән бер төркем кунакларны Сәләй Вагыйзов туып-үскән Байтуган авылына алып барып, андагы Әлифба музеен күрсәтеп кайттылар. Ә Ярмәктә аларны укучы балалар матур сүзләр, бавырсак белән каршы алдылар һәм урта мәктәп бинасында урнашкан авыл музеена чакырдылар. Тарихи материаллар белән танышу соңында кунаклар мәктәп балалары белән әңгәмә корып җибәрделәр. Сүз милләт, туган тел язмышы, һөнәрнең туган авылыңа, милләтеңә файда китерә торганын сайлау турында барды. “Кунак күчтәнәчсез килми”, дигән гыйбарәне дәлилләп, татарстанлылар мәктәпкә бер кочак китаплар да бүләк иттеләр.
 
Шушы көнне үк мәктәпнең спорт залында шахматчы, шагыйрь, укытучы Салих Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган өлкә шахмат ярышлары үтә иде. Өлкәнең бөтен шәһәр һәм авылларыннан килгән шахматчылар ярышкан арада кунаклар Мәдәният йортындагы күргәзмә белән танышып йөрделәр. Авыл уңганбикәләре чиккән, теккән, бәйләгән, суккан кул эшләре, милли камыр ашлары Мәдәният йорты фойесына шыплап тутырылган иде кебек. Ә осталары санап бетерерлек түгел.
 
 
Менә Фәрид Ширияздановның “Иске Ярмәк авылы тарихы”н тәкъдим итү тантанасы башланды. Кичә сүз остасы Әлфия Баһаутдинова язган сценарий буенча һәвәскәр артистларның, мәктәп балаларының туган авылыбызга багышланган җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: Иске Ярмәк авылының үз шагыйрьләре, үз җырлары, үз биюе дә бар. Хәтта атаклы тальян гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең гармуннары да шушы авылда ясалган бит. Әнә сәхнә пәрдәләре дә атаклы шагыйрь, авылдашыбыз Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җыры белән күтәрелде.
 
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ачып җибәрде. Ул китап авторына изге теләкләрен җиткереп, арабызда аның кебек фидакарь кешеләр булмаса, телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз югалыр иде, дип белдерде. Рафаэль Камил улы китап тәкъдим итү бәйрәменең дәрәҗәсен күтәреп, чарага килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерергә дә онытмады, китап бастырып чыгаруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, тарихи мәгълүматлар җыюда булышкан якташларыбызга Самара Губерна думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.
 
Ерак араларны якын итеп килгән кунакларга да сүз бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов, Россия ислам институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, берничә китап авторы Рәүф Юнысов кебек дәрәҗәле милләттәшләребез татар авыллары, милләт язмышы, тарихыбызны өйрәнү мөһимлеге турында сөйләделәр. Шул исәптән, “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабына да югары бәя бирделәр. Бүләкләрдән тыш, китапка материаллар туплау дәверендә ярдәм иткән авылдашларга - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мактау грамоталары, ә Фәрид әфәндегә “Халыкара Берлеге медале” тапшырылды. Радиожурналист, “Риваять” фольклор ансамбле җитәкчесе Руслан Габитовның милли уен коралларында уйнавын халык бигрәк тә җылы кабул итте.
 
Самарадан килгән кунаклар - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов та китап авторына җылы теләкләрен җиткереп, шулай ук, бүләкләр тапшырдылар, ә Идеал Муса улы, гармунда уйнап, "Аккош күле" җырын башкарды.
 
 
Матур, зәвыклы итеп эшләнгән китап бары тик 300 данә күләмендә басылган. Бәлки киләчәктә аны тагын да тулыландырып бастырып чыгарырга мөмкин булыр, дип өметләнә автор. Чөнки авыл тарихын барлау эше алга таба да дәвам итәчәк.
 
Ә бу китап өчен материаллар туплау эшен Фәрид Хәмәтнур улы әле 2012 елда ук башлап җибәргән. Бу турыда ул үзе сөйләде. Анда тарихи фотосурәтләргә аеруча зур игътибар бирелгән. Аларга карап, узган гасыр уртасында авыл халкы ничек яшәгән, ничек эшләгән — барысын да бер караштан аңлап була. Элек гаиләләрдә балалар күп булган, халык иген иккән, терлек асраган, табигать байлыкларыннан файдаланган. Авылның үз тегүчеләре, тимерчеләре, киез басучылары, тегермәнчеләре, гармун ясаучылары - ягъни, кул эшләре һәм һөнәр осталары булган, мәктәбе, кибете, клубы гөрләп торган, амбарлар һәм терлек утарлары буш тормаган. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен кан түккән, башларын чит җирләрдә салган ир-егетләребез, тылда аяусыз хезмәт күрсәткән якташларыбыз турында да бик күп мәгълүматлар тупланган.
 
Автор Ярмәкнең игелекле кешеләре Салават Йосыпов, Марс Йосыпов, Илдар Гарифуллин, Фәрит һәм Гаилә Гадыевлар, Рәфкать Габидуллин, Фәнис Нәгыймуллиннарга, мәчет картларына һәм башка авылдашларына чиксез рәхмәтләрен белдереп: “Сез булмасагыз, бүген кулыбызда бу китапны тотып тора алмас идек, - диде. - Монда язылган һәр сүзем йөрәкләрегезгә барып җитсә, мин бик шат булыр идем. Аллаһыга шөкер, китап дөнья күрде. Вакыты белән аңа сокланучылар да булыр, себереп түгүчеләр дә табылыр. Кешеләрдә аның турында фикерләр туа икән, димәк аны укыйлар, кызыксыналар. Битарафлар гына булмасын”, - дип өстәде Фәрид әфәнде сүз ахырында.
 
15 - 20 ел элек кенә булган вакыйгалар да югалып барган вакытта, бер гасырга якын чорны үз эченә алган китап туплау - бик мактаулы эш. Бабаларыбыз телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне үз җаннарыннан да кадерлерәк итеп саклаганнар. Ә хәзерге кеше тарихны түгел, якын туганын да оныта.
 
Гомумән, бу кичәдә бик күп авылдашлар китап, авыл тарихы, киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - дип Иске Ярмәк авылының беренче тарихчысы Гатиятулла ага Әхмәдуллинны, аның кызы Әнисә апаны, тарих укытучысы Әсхәт Мөхәммәтҗановны һәм башкаларны зурлап искә алдылар. Бер тында үткән истәлекле бу кичәне Иске Ярмәк авыл җирлегенең үзидарә башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов йомгаклап, кинога төшергән ТНВ каналы хезмәткәрләренә, кунак-ларга, һәвәскәр артистларга рәхмәтләрен белдерде.
 
 
Әйе, туган ил, туган авыл һәркемгә дә газиз, һәркемгә дә кадерле. Ераграк киткән саен, аны көчлерәк сагынасың, төшләреңдә күреп уянасың. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик туган авылларыбызның тарихын саклыйсы, барлыйсы, киләчәк буын кешеләренә матур һәм төзек кенә түгел, тарихлы авыл итеп калдырасыбыз бар әле. Гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны нәсел чылбырын дәвам итүче балаларыбыз, оныкларыбыз өчен ядкарь итеп саклыйсы иде. Аллага шөкер, безнең өлкәдә бу юнәлештә эш алып барыла. Ә Иске Ярмәктә узган чираттагы китап бәйрәме шуның ачык бер дәлиле булып тора.
 
Фәния КӘРИМОВА.
 
Иске Ярмәк авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 25.01.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»