• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 01 Апрель Көлкебик Шаянов
  • 01 Апрель Равил Кәримов
  • 01 Апрель Мөнир Мазунов (1918-1987)
  • 01 Апрель Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

18.04.2010 «65»

ӘТИСЕЗ БАЛАЧАК...

Сугыш… Шушы сүзне ишетү белән күз алдыма әтисез балачагым килеп баса...

Әтием, Нурмөхәммәт Әхмадиша улы 1941 елның салкын яңгырлы ноябрь аенда сугышка алына. Ә инде бер айдан мин, аның кызы Таһирә дөньяга килгәнмен. Бу шатлыклы хәбәрне әнкәй хат аша әткәйгә хәбәр итә. Җавап хатлары өзелми. Бар хатларында да ул безнең хакта сораша, авыр булса да түзәргә куша, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга өметләнә. Әмма соңгы хатында үзенең тиздән һәлак буласын сизенеп төш күрүе турында бәян итә. “Шартлау булды, ярты гәүдәм күккә очты, яртысы җирдә калды. Исән калмам, ахрысы. Балаларны үстереп кеше итәргә тырыш”, – дип яза ул. 1943 елның 24 февралендә Новая Водолага дигән авыл өчен барган катлаулы бәрелешләр вакытында аның гомере өзелә...

 

Җиңү көне якынайган саен, әткәемне ешрак искә алам. Олы яшьтә булсам да, “әткәй” диеп эндәшәсе килә ( бу сүзне гомер буе күңелдән генә кабатлап йөрдем бит мин!). Җиңүнең 65 еллыгын каршылар язны күңелдә шигырь юллары туды. Бу юллар иң якын, газиз кешем, әткәемнең якты истәлегенә багышлана.

 

Сагыну җыры

 

Каберләрең бигрәк ерак калды,

Барып җитеп башым ия алмам.

Туган авылың туфракларын салып,

“Таныйсыңмы, әткәй?” – дия алмам.

 

Син киткәчтен туган балаң бит мин,

Йөзләреңне бер дә күрмәдем.

Әнкәебез гомере буе көтте,

Аның өчен син бит үлмәдең.

 

Кайгы-шатлыкларны уртак итеп

Язмаган бит бергә яшәргә.

Хыялланып көттем, бер кочаклап,

“Әткәм!” – диеп сиңа дәшәргә.

 

Әле дә бит ишетәсем килә,

“Кызым”, – дигән назлы сүзеңне.

Кочагыңа сыенасым килә,

Күрә алмам инде үзеңне.

 

Язмыш безгә шулай язгандыр да,

Аергандыр безнең юлларны.

Әле булса йөрәккәем сызлый

Искә алсам синсез елларны.

 

Мәңгелеккә мине күрми киттең,

“Кызым”, – диеп бер дә дәшәлми.

Хәзер инде үзем зур әнимен,

Әмма күздә һаман яшь әле.

 

“Әткәй!” – диеп, сагынып көтә идек,

Шәһит киткәнеңне белсәк тә.

Тыныч йокла, – син яшисең әле

Элеккечә безнең йөрәктә.

 

Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы.

Таһирә МИҢНЕМӨХӘММӘТОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (43426) / 08.05.2010 18:28:20

Таһирә апаның язмасын укыгыч,миндә үз фикеремне җиткерәсем килә.Әнием гомере буе Әти,ә мин Бабай диеп дәшәргә тилмереп яшәдек.
Дусларымның бала-чагы бабалары янәшәсендә үтте, ә мин шуңа кызыгып яшәдем.
Сабырлык,мең тапкыр түземлек бирсен сезгә Әти назын күрмәгән сугыш елы балалары!!!!

№12 (42692) / 27.04.2010 13:07:09

Чыннан да, Күке, синең белән килешмичә мөмкин түгел.Я-п ф да кирәк фикер әйтә, чыннан да, инде чит ил булган Украина, Белорусияда калган әтиләре каберләрен күреп кайтыр өчен булса да ярдәм ителсә, бик әйбәт булыр иде. Күптән тугел, ТВдан көн буе \"Единая Россия\" партиясе бер апага әтисенең каберен куреп кайту өчен ярдәм итте дип, күрсәттеләр. Ә бу дәүләт тарафыннан җайга салынган (ә бер партиянең рекламасы гына түгел!) булса, күпме кеше рәхмәтле булыр иде.

№11 (42690) / 27.04.2010 12:40:59

булмаган каберләрне эзләп йөрергә аларның сәламәтлекләре җитмәячәк ЯПФ. Ә менә пенсияләрен даруларга да җитәрлек иттерсәләр,чын ярдәм булыр иде минемчә.

№10 (42689) / 27.04.2010 12:40:49

Иркә эзли күмелмәгәннәрне!

№9 (42686) / 27.04.2010 12:37:01

эй белсәгез сез, ничек бездә ветраннарның һәм дә вдоваларның балалары, оныклары теге "тиешле" квартир/акча артыннан чапканнарын. Моңа хәтле әниләрен бар дип белмәгән малай белән килен, шәһәрдән кайтып, район юлын таптыйлар - күпмедер "чыгарга тиеш" ди...

Ә әтисе сугышта үлеп калган, әнисе яшьли үлеп киткән "сугыш чоры балаларына" хет әтиләренең каберләрен табып-күреп кайтыр өчен генә булса да ярдәм күрсәтелмәсме икән дәүләт тарафыннан?

№8 (42676) / 27.04.2010 11:36:33

Чыннан да сугыш чоры балалары
\"әти\"дип әйтергә тилмереп үскәннәр.Мин үзем Балык бистэсе районы Биектау авылыннан Гөлия булам.Минем кайнанам 1941 ел баласы,әтисе сугышка киткәндә әле тумаган да булган.бер мәртәбә дә \"эти\"сузен әйтә алмаган,\"әти\"назын татымаган бала ул.әтисен бары тик әнисе сөйләгәннәрдән генә белә.кайнанамның әтисе дә сугыштан кайтмый,үлеп кала.Кайнанамның бугенге көндэ җаны сыкрый,чөнки сугыш чоры балаларына бернинди дә ярдәм курсәтелми,аларны искә алучыда юк.Дәүләт \"сугыш чоры\"балаларына да бераз ярдәм күрсәтсә иде.күпкенә \"сугыш чоры\"балаларынын пенсияләре бик аз бит,\"сугыш чоры\"балаларының да \"ҖИҢҮ\"дә катнашлары зур,аларда игътибарга лаек!

№7 (42023) / 19.04.2010 23:31:53

Ялгыз хатыннар бүген үз теләкләре белән яши күп очракта. )))
юк чарасызлыктан, ирләр аз булганга, булганы буынсыз булганга яшиләр күп очракта.
син үзең белән чагыштырасың шикелле.
бөтен хатын-кыз да үз рәхәтен кайгыртыр өчен генә ялгызлыкны сайламый.мин бик күп мисаллар китерә алам.
үз теләкләре белән ялгыз булучылар, байларның сөяркәләре. ләкин башта аларда да өмет була әле,бәлки,бәлки диеп. аннары акча биргәненә, елга ике тапкыр чит илгә җибәргәнгә дә куанып яши башлый.
аларның да үз язмышлары.

№6 (42003) / 19.04.2010 21:14:51

Бүгенге көндә кешеләрнең язмышы үз кулында дип уйлыйм.Күпмелек торабыз-шунлык яшибез.
Ялгыз хатыннар бүген үз теләкләре белән яши күп очракта. Ирекле рәвештә үзләре хәл итеп. Элек авыл җирендә ир-ат көчсез яшәү бик авыр иде.Хәзер дә шулайдыр мөгаен.
Гомумән, мин бүгенге юбилейларны патриотик тәрбия йөзеннән генә дип карыйм. Шулай булмаса, тол хатыннарны онытмаслар иде.әгәр алар турында кайгыртсалар, патриотик тәрбиянең файдасы күбрәк булыр иде. Олы яшьтщгелщр болай да белщ хщллщрнеж ничек торганын. Яшьләрне элеккеге идеологик фишкалар белән генә алдап булмый. Алар акыллы.Күбесе.Чөнки информация бик күп. җилкәсендә башы булган кешегә. Безнең аңны информация алуны чикләп томаларга тырышып карадылар, барыбер килеп чыкмады.

№5 (41981) / 19.04.2010 14:37:54

Күке. Мин дә Иркә әйткәнгә кушылып яздым. Миндә дә шул ук хәл. Бары тик сугыш беткәнгә 65 ел, ә үзгәреш юк. "Кемнең кулында, шуның авызында", -дигәндәй.

№4 (41980) / 19.04.2010 14:25:16

бу темага күп яздым. Әти 5 яшендә калган атадан, әни 1 яшендә була. аның хатирәләре дә юк.әти хет искә алып сөйләп утыра.
шуннан ни? бер нәрсә дә үзгәрми бит. хаклы син Авыл Малае. Ачлы туклы үскәен буын вәкилләре кинәнәләр яшәп, барлы-юклы пенсиягә.
зинһар сугыш ветераннарына кизәнү дип кабул итмәгез. дәшәсе түгел идем. Иркә телдән тартканга гына.

№3 (41978) / 19.04.2010 14:18:32

Тол хатыннар, әтиләре сугыштан кайта алмаган балалар иңенә төшкән тормышның иң ачысы.Эшнең иң авыры аларга, сугышка бармыйча качып калган "гарип" ир-атларның мыскыллавы...Барсы да аларга. :5 ел узды.Ә үзгәреш һаман юк. Һәм(мин моңа ышанам) булмаячакта. Үз кешеләренең кадерен белмәгән, үз халкын юкка чыгу чигенә алып барган дәүләттә берни дә үзгәрмәячәк.

№2 (41961) / 19.04.2010 10:40:32

ирсез хатыннарга бүгенге көндә ансатмы Иркә?
таянычсыз кешегә нинди заманнарда да авыр.
сугышлар да юк. ләкин тынычлык та юк.
эшләгән кешегә өстәмә авырлык тудырган илдә яшәп, халык саулыгын да акылын да югалта бара.
яртышар ел хезмәт хакы бирмичә утырсыннар әле, сугышлар булмаган чорда! ул заман хатыннары Гитлерны гаепләгән,хәзергеләр кемне гаепләргә тиеш?

№1 (41958) / 19.04.2010 08:37:55

Күрәсезме? Нинди тынлык монда! Таһирә апай, ни дип әйтим соң!? Сугыштан соң иң авыры тол хатыннарга, ятим балаларга булгандыр. Аларның бит беркайчан яклаучысы булмады. Әле дә шулай. Бернинди ярдәм юк, һаман күңелдәге ачы сагыш кына кала бирә.Бәлки әле аталарыгыз күмелмичә дә ятадыр.Бугенге көндә сау-сәламәт кешеләр тормыш авырлыгына туктаусыз ыңгыраша.Минемчә -бу закончалыклы.Көчсезләргә карата мәрхәмәтсез булган кешеләр көчлерәкләрдән үзләренә мәрхәмәтлелек көтә......

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik