|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2019 Җәмгыять
Машинада вакытыннан алда тулгагы башланган хатынга ЮХИДИ инспекторлары ярдәм иткәназан ЮХИДИ инспекторлары машинада вакытыннан алда бала таба башлаган хатын-кызга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Казанның Иске Аракчино урамында хезмәт вазифаларын башкарган вакытта составында полиция өлкән лейтенанты Александр Григорьев һәм полиция өлкән лейтенанты Александр Купчихин булган юл-патруль хезмәте нарядына бер машина йөртүче мөрәҗәгать иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Ир-ат машинада хатынының вакытыннан алда тулгагы башлануы хакында хәбәр иткән, дип яза агентлык.
Инспекторлар, бер минутны да әрәм итмичә, сигналларын кабызып, булачак әти-әниләр утырган машинаны 1нче бала табу йортына кадәр озата барган.
Фото: 16.мвд.рф
--- |
Иң күп укылган
|