поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.01.2019 Язмыш

Кабатлана микән әллә язмышлар...

Әнисә ятим үсте. Әти итәгенә утырып, иркәләнеп, чәчләреннән сыйпап яратылу кызга насыйп булмады шул. Бергә уйнап үскән кызларга карап көнләшә иде. „Их, минем әтием булса, курчак бүләк итсә,” – дип уйлар иде дә, шомырт кара күзләре яшькә капланыр иде. Әнисе дә, зур әнисе дә сабыйны бик яратып үстерде, тәрбияләде дә соң. Барыбер Әнисәнең әтисенә сыенып иркәләнәсе, яшьтәшләре алдында менә минем әтием шундый көчле, акыллы, чибәр, дип мактанасы, горурланасы килү тойгылары күңелдәге бушлыкны тирәнәйтә торды.

Әлфия белән Ильяс бер-берсен яратып, вәгъдәләшеп өйләнештеләр. Ул вакытта Әлфиягә нибары 19 яшь иде, сатучы һөнәрен үзләштереп, күрше авыл кибетенә эшкә килде. Кыз шушы авылда мәктәпне тәмамлады. Ильяс белән дуслыклары биредә җиденче сыйныфта укыганда башланды. Әмма бу дуслыкны бары тик Ильясның әнисе генә хуп күрмәде. Янәсе, алар гаиләсе хәерче, гади колхозчылар. Аның кебек дипломлы түгелләр! Ничек шулар белән кода булмак кирәк?! Өйләнү турында сүз чыккач, ана кеше зилзилә бураннары чыгарды. Ата кеше ризалыгын риза. Шулай да хатыны сүзеннән чыга алмый. 
–Әнисе, улыбыз яраткан икән ул кызны, алсын, әйдә. Аңа яшәргә бит, безгә түгел. Ризалыгыңны бир инде.
–Бирермен, бирми ни. Килен итә торган кешем бар. Алса да, яшәтмим шул хәерче баласы белән, – дип тузынды.
–Гомер буе үз туксаныңны туксан иткәнгә карап яшәгән мин исәр. Улыбыз бәхетсез булса, бары син гаепле буласың, – дип ишекне шап итеп ябып тышка чыгып китте.
Озын, авыр итеп тын алды да, бигрәкләр юаш-сабыр булдым шул, – дип үкенгәнен аңлатып, кулын селтәп куйды...
Әнисенең каршы төшүенә карамастан, Ильяс Әлфияне килен итеп төшерде. Озак та тормый каенана ачуын тышка чыгара, бар үчен киленнән ала башлый. Адым саен бәйләнә, юктан тавыш куптара, тырнак астыннан кер эзли. Килен эштә чакта Ильясны котырта. Юкны бар дип исбатлый. Шул дәрәҗәгә барып җитә ки, ачудан шашкан каенана, килен башкарган эшләрне бозып куеп, улына күрсәтә. Имеш, менә нинди юньсез, эшкилмәс килен алып башыңны бәхетсез иттең!?
Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Әнисе котырта-котырта улын үз ягына аудара. Яшь гаиләдә татулык бетә. Әлфия никадәр генә тырышмасын, барыбер каенанага ярый алмый. Әнисә исемле сабыйларының дөньяга килүе дә өйгә ямь өстәми. Каенана исә үзе теләгән бай кода-кодагыйны түр башына утыртырга хыяллана. Бу хәл ата кешене дә, туганнарны да борчуга сала. Бер гаепсез бала әтисез үсәргә тиешме инде? 
–Ильяс, син хәзер үзең әти кеше. Гаиләң өчен син җаваплы. Читкә чыгып китсәгез, әйбәт булыр иде. Әниең сүзенә карама, ир бул, – диләр. 
Ә Ильяс, гүя, сихерләнгән, әнисе рөхсәтеннән башка өйдән чыгып бер адым да атламый. 
Бу күренешне йөрәге аша үткәргән Әлфия түзә алмый, баласын күтәреп, әнисе янына туган нигезенә кайтып егыла. Яраткан Ильясының мондый адымга баруына һич тә ышанасы килми. Өзелеп көтә. Килеп керер дә, кызын кочагына алып:
–Гафу итегез мине, әйдәгез, кайтабыз да, читкә чыгып китәбез, – дияр кебек. Ә өч яшьлек Әнисә ишек ачылганны ишетү белән „Әттә, әттә”, – дип сөенеп килә дә, әтисе күренмәгәч, боегып китә. Бу минутларда Әлфиянең йөрәге өзелеп төшкән кебек булып, яшьләренә буыла һәм сабыен кочагына алып:
–Кызым, әтиең еракка китте шул. Тиз генә кайтмастыр, ә без көтик, яме!— дип үзен дә, баласын да юата.
Ике авыл арасы ике генә чакрым булса да, Ильяс гаиләсен күрергә вакыт тапмадымы, әллә әнисе җибәрмәдеме, килмәде. Кая инде хәл белү, Ильяс бит хәзер өйләнү хәстәре белән чаба. Өч ай дигәндә әнисе теләгән кызны — бай киленне хатын итеп алып кайта. Ләкин бу никах бәхет китерми. Башта сыерлары егылып үлә. Улының тәртибе, хатынының ут чәчүе йорт хуҗасының йөрәген шартлата һәм ул дөнья белән хушлаша. Ә бай килен бик тә хәйләкәр каенанасын үз кубызына биетә башлый.
–Мин сезгә Әлфия түгел, елар дип көтмәгез. Үзегезне елатам әле мин сезне. Килен каенана туфрагыннан ул, – дип җибәрә.
Сүзендә тора килен, каенананы да, ирен дә биетепме биетә. Каенана башта тел күрсәтергә тотынган иде, тиз сүрелде. Чөнки, килене үзеннән дә яман усал, тискәре, көнчел. Юктан сәбәп табып, тавыш чыгара башлавы бигрәк тә үзәгенә үтте каенананың. Ана белән улы тиз арада “телсез”гә әйләнде. 
–Ул котырганга каршы дәшеп тагы да очындырасым юк әле, дип каенана үз эченә бикләнде. Ә яраткан килене ел саен диярлек бәби алып кайтып, өчесен дә аның иңенә салды. 
–Бер кыз оныгыңны карарга теләмәгән идең. Менә сиңа өч малай. Рәхәтләнеп карап үстер, – дип кенә куйды. 
Көн артыннан көн узды. Башбирмәс каенана басылды, хәерче киленне еш кына искә ала башлады. Әмма соң иде инде.
 
****
Әнисә дә үсеп килә. Мәктәпкә укырга төште. Әтисен күрү теләге кызда үскәннән-үсә барып, беркемгә әйтми, берүзе күрше авылга әтисе өен эзләп килде. Юл буена нәрсәләр сөйләргә, ни дип әтисенә дәшәргә уйлап, ятлап бетте. 
Менә капка алдында басып тора. Келәгә үрелергә хәле җитми, йөрәге чыгардай булып дөп-дөп тибә. Ятлаган сүзләр баштан чыгып очты. Кызның капканы ачып эчкә үтәргә кыюлыгы җитмәде, ул эскәмиягә барып утырды да, берәрсе чыгар әле, дип көтә башлады. “Әти генә чыксын иде,” дип теләде. Теләгән теләк кабул була шул. Менә капкадан ике улын ияртеп әти кеше килеп чыкты:
—О-о-о, матур кыз. Кунак кызы. Кем кызы син, кемнәргә кунакка кайттың? – дип Әнисәгә дәште.
Әнисә генә бу очрашудан телсез калды. “Әти, әтием, мин бит синең кызың,” дияргә бик исәбе бар, әмма тавышы чыкмый. Ә гәүдәсе һавага күтәрелә төсле. Ул бер мәлгә аңкы-миңке килеп торды да, үксеп елап җибәрде һәм уктай атылып, җан әрнүе белән урам буйлап йөгерде. Ә колагында ике малайның: “Әти, ул кыз нигә елый ул?” — дип сораганы гына яңгырап торды. Ике чакрым араны ул, елый-елый әллә ике, әллә өч-дүрт сәгать бик озак кайтты. 
Әнисе, аны югалтып, эзләргә чыккан иде. Кыз эзмә-эзлекле итеп күргәннәрен сөйләп бирде. Бала күңеленә төзәлмәс яра салды бу көн. Әнисе белән зур әнисе кызның кәефен күтәрергә тырышты. 
–И, балам, күз алмам. Ни хәл итәбез, язмыштан узып булмый. Без исән булсак, сине үстерербез, укытырбыз. Әтиледән ким итмәбез. Барына да вакыт кирәк. Вакыт зур дәва. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы – юк, бәбкәм. Түзик инде...
Еллар уза торды. Әнисә мәктәпне медальгә тәмамлады. Ул тагын әтисе белән сөйләшеп, аңлашып карарга дип өйләренә килде. Әтисе өйдә юк иде, хатыны кызны пыр туздырып әрләп чыгарды...
Әнисә педагогия институты студенты булды. Зур әнисенең теләге тормышка ашты. Аның оныгын укытучы итеп күрергә теләге зур иде. 
Кеше арасында кешечә киенергә, яшәргә кирәк. Әлфия дә кызына ярдәм итәр өчен эшкә Себер якларына юлланды. Бер ел эшләгәч, гомер буе ялгыз яшәп булмас, дип тормышка чыкты. Бәхетенә ире әйбәт кеше булды. Кызны укытып чыгардылар.
Зур әнинең шатлыгының чиге юк. Оныгы-бердәнбере диплом алып кайтты. Ходаем көч бирде авырлыкларны җиңәргә. Көз көне кыз авыл мәктәбенә укытучы булып эш башлады. Каникул көннәренең берсендә бүлмәдәш дус кызы күрше районга туена чакырды. Бик теләп барды Әнисә анда. Егет белән танышу моңа кадәр уена да кереп чыкмады. Чөнки ул ир-ат затыннан курка иде. Барысы да әтисе кебек хыянәтче дип уйлады. 
Туйда егетләр хәтсез генә иде. Әмма Әнисәне берсе дә кызыксындырмады. Хәтта сөйләшәсе дә килмәде үзләре белән. Бер егет танышырга бик теләде сыман. Кыз гына сер бирмәде. Теге егет әрсез булып чыга, дус кызыннан телефон номерын алып шалтырата. Башта Әнисә моңа игътибар итми. Шалтыратулар теңкәсенә тигәч, юри генә сөйләшеп карарга була. Егет үзенең кызга гашыйк булуын әйтә һәм кулын сорый. Кыз бу хәлгә дә көлеп кенә карый. Ә егет бер генә озатып килә дә, икенче килүендә кызны зур әниеңә барабыз, дип алдап машинасына утыртып алып китә. Ә машина эчендә өч кияү егете утыра. Юл ерак кына. 
–Без сине урладык, хәзер беркая китә алмыйсың, – диләр.
–Мин сезне белмим. Кияүгә дә чыгарга җыенмыйм. Төшерегез, зинһар, җибәрегез! – дип ялынып та, ялварып та карый. 
Егетләр аңа:
–Ярар, ярар. Менә Рөстәмнең йортын гына күрсәтәбез дә, аннан сине кире илтеп куябыз, – диләр.
Әнисә бу сүзләргә ышана һәм алдана. Улының килен алып кайтуын көтмәгән ана егетләрне кара йөз белән каршы ала. Каты гына сөйләшә, кияү егетләрен әрләп ташлый. Улы белән Әнисәгә карап:
–Ярар, Ходай шулай кушкандыр инде. Үзе егылган еламас. Яшәп карагыз, аннан күз күрер, – ди. Утырып калган кыз булып зур әнисе янына кайтырга ярамый. “Бу хәлне күтәрә алмас. Монда калсам... ни күрермен? Язганым шулдыр инде, Ходаем,” дип уйланып, Әнисә килен булып төшә.
“Бер бәхетең булмаса, ник пешкән алма түгелсең,” – дигәннәр. Ире үлгән, ут чәчеп торган илле яшьлек каенана Әнисәгә гел каршы төшә. Һәр эшеннән гаеп таба. Баштагы айларда ире бик әйбәт тота үзен. Игътибарлы, ярдәмчел. Аннары “бозыла” башлый. Баксаң, моның сере бар икән. Йөргән кызы Рөстәмгә үч итеп тоткан да кияүгә киткән. Кунак ашы, кара-каршы бит инде. Егет тә ике уйлап тормаган, туйда күргән, бер кич озаткан кызны мәҗбүри урлап кайткан. Ике җирдә ике язмыш җимерелә. Бер-берсен яратмаган парлар нинди гаилә корсын ди инде.
Күп тә үтми, теге кыз иреннән аерылып кайта һәм Рөстәмне аздыра башлый. Ә каенана моңа бик шат. Әнисәне ул беренче күрүдән яратмады. 
Әнисә бәби көтә. Ә ире һаман кайтмаган әле. Бик тә авыр яшь хатынга. Абынды шул, абынды. Үкенсә дә, соң шул инде. Бәхетсезлегенә әрнеп башына яман уйлар да килә. Әмма йөрәк астында типкән бәгырь ите хакына яшәргә кирәк аңа. Яшәргә!
Кызлары туды. Нинди шатлык яшь әни өчен! Ә яшь әти генә аңламый да, белергә дә теләми. Тагы өйләнергә йөри икән. Азгынлыгы баштан ашкан атаның. Кызын бала тудыру йортыннан алып чыгасы урынга, яңа хатыны белән туй сәяхәтенә юлланганнар. Ятим бала күз яше төшәр дип тә уйламыйлар микәнни? Каенанага нәрсә, ул такси чакыртып, килен белән оныгын киленнең зур әнисенә илтеп куйды да, эш тә бетте.
Дөрләп янды Әнисә ут эчендә. Ярый әле зур әнисе бар, күңел төшенкелегенә бирелергә юл куймый. Әнисе белән үги атасы да бер сүз әйтми булышалар, сабыйны карашалар. Бик авыр чаклар артта калды. Көчле рухлы ана баш имәде. Алга, гел алга барды. Сабые хакына. 
Менә бүген, йөрәк парәсе Алиясе беренче сыйныфка укырга бара. Үзенең классына. Ана шатлыктан балкый, сабыйда — ятимлек сарысы. Ни өчен язмыш бәндәләре белән шундый усал шаяра икән дә, ни өчен бәхетсезлек буыннан-буынга кабатлана икән? Бу сорауга Әнисә һаман җавап таба алмый. Хак Тәгаләм, берүк кызым-бәгъремне көтмәсен мондый ачы язмыш. Киләчәккә бәхет юрап, үзалдына моңсу елмаеп куйды ул.
 
 

Фируза СИРАЕВА
Өмет
№ --- | 24.01.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»