поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.04.2010 Мәдәният

НӘФИСӘ ИСМӘГЫЙЛЕВА: «ӘЙТКӘНЧЕ, УЙЛАРГА КИРӘК»

Актерларның йөзендә уйналмаган рольләре чагыла, диләр. Соңгы вакытта күзләрендә моңсулык, йөзендә канәгатьсезлек димме, аптыраганлыкмы күзәтеп, аңа да шундый диагноз куярга ашыкканмын. Әңгәмәдән шуны ачыкладым: тәҗрибәле актриса, яшь режиссер Нәфисә Исмәгыйлеваның кеше психологиясе, яшәеш белән бәйле фәлсәфи сорауларга җавап эзләү халәте ялгыш уйларга сәбәп булган.

Театр турында

 

 – Театрның «автоном мәдәният учреждениесе» дигән яңа статусы куркытмыймы?

 

– Эшли белгән, теләге булган кешегә мөмкинлекләр бар. Театрлар бүген бер урында таптана, бигрәк тә үзәктән читтәгеләр. Эш хакы да шул, техник мөмкинлекләр дә теге чордан калган. «Автономия» үзгәрешләргә этәргеч булмасмы әле дип өметләнәнәм.

 

Театр синең эш урыныңмы, әллә язмышыңмы?

 

– Язмыштыр. Әнкәй дә яшь чагында авылда (Тукай районы Яңа Мусабай авылы) драмтүгәрәк оештырып, спектакльләр дә уйнап йөргән. Бу бер ишарәдер. 8 нче сыйныфта укыганда Камал театры артистлары катнашындагы телеспектакльне карап, артист булам дигән уй керде. Дөрес, укытучылар ниятең җитди түгел сыманрак сүз әйткәч, Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Институттан соң Чаллыда, Казанда укыттым. 6 нче лицейда эшләгән вакытта Мехчылар мәдәният йортына драмтүгәрәккә йөрдем. Шуннан соң профессиональ театрга юнәлеш алдым. Яшьләр театрына киттем. Беренче баруымда Ринат Әюпов, укымаган кеше кирәк түгел, дип, кире борды. Икенче визитта режиссер ярдәмчесе, әдәбият бүлеге мөдире вазифаларына расландым.

 

Китеп тә карадың, ахры?

 

– Театрның сәхнә артындагы тормышы белән якыннан танышу «театр – миһраб» дип күзаллавымны җимерде.

 

Әлмәткә килеп «якорь» салганчы кайнар холкы аны шактый йөртә әле. Театр училищесын да читтән торып барыбер тәмамлый ул. «Катыргы юклык турында искәртеп җелеккә үттеләр. Уку йортларын тәмамлаган актерлар укымаган китапларны, режиссерларда булмаган махсус әдәбиятны укып чыктым», – дип искә ала Нәфисә. Фаил Ибраһимов киңәше белән Әлмәт театрына килеп ялгышмадым. Һавасы минеке иде. Килгән елдан күләмле спектакльләрдә рольләрем булды. Ул вакыттагы хыялым – Мисырга бару теләге дә монда чынга ашты.

 

Рольләр турында

 

– Иң якын актерлык эшең?

 

– Барысы да якын. Ләкин М.Кәримнең «Җырланмаган җыр»ындагы Рәхимә хәтердә иң уелып калганы.

 

– Актерлык табигатеңә нинди образлар хас?

 

– Төрле характердагы рольләр уйнарга туры килде. Минем «бәхет» - яшь кызлар. Октябрьдә... нче дистәне тутырдым (көлә), әле һаман яшь кыз роленә сайлыйлар. Әлмәт театрына килгәндә 29 яшь иде 15 яшьлек Гөлфияне уйнадым. М.Кәримнең «Җырланмаган җыр»ында да үсмер Рәхимәне бирделәр. «Тигезсезләр»дә Рокыя... Яшь үз эзен сала, авырлык башка. Ләкин миңа самимилек хас. Шуның аркасында сәхнәдә һаман да яшь. Быелгы сезонны ачкан премьера - Н.Гаетбайның «Кызлар килде авылга» комедиясендәге Нуранияне яратып эшләдем.

 

– «Буй җитмәслек» роль турында да сөйләшәбезме?

 

– Кулга роль алгач башка килгән беренче уй: ничек эшлим?! Бераздан икеләнү чигенә, иҗат башлана. Бөтен рольне дә уйный алам дию тәкәббер яңгырый. Ләкин... һәр кешедә «байлык» тулып ята. Бөтен эмоцияләрне теләгең булганда һәм режиссер ярдәме белән уятырга була.

 

– Геройларның барысын да аклап, яклап буламы? «Юмарт хатыннар»дагы Энҗене, мисал өчен...

 

– Әйе. Кеше гел яхшы гына һәм начар гына булмый. Ситуациягә карап аның уңай яки тискәре сыйфатлары өскә калка. Мин хәзер фәлсәфи, кеше психологиясе турындагы әдәбият белән мавыгам. Фәхешханәдә көн күрүче Энҗе кебекләр турында язалар: әни белән генә үскән, әти назын тоймаган кыз бала, буй җиткәч, яратуны «секс» дип аңлый. Шуңа күрә партнерларын еш алыштырып тора, дип аңлата психологлар.

 

– Кайсы актерларның уенын ошатасың?

 

– Фирдәвес Әхтәмова. Сәхнәдә аннан җылылык бөркелеп, үзенә тартып тора. Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин... Мәскәүлеләрдән Чулпан Хаматова, Евгений Миронов, Олег Меньшиков...

 

Төрмә белән театр арасында уртаклык бар: тегесендә дә, монысында да кем белән утырасыңны белмисең дигән берәү. «Сүнгән йолдызлар», «Тигезсезләр» кебек спектакльләрнең ни белән беткәнен белми торган тамашачылар күбрәк хәзер.

 

– Син әйткән спектакльләргә гадәттә әзерлекле тамашачы, татар җанлылар йөри. Андыйлар зал тутырып килми, ләкин минем ултамашачыга хөрмәтем зур. Шуңа күрә, ныграк бирелеп, ихлас уйныйм. Зал тулы булганда артистның эшен яратып килүләре күңелне күтәрә. Тамашачыдан килгән энергетикада коену рәхәт.

 

Режиссерлар һәм режиссерлык турында

 

– Синең хакта тыңлаучан актриса, режиссер өчен кулай материал диләр.

 

– Спектакльдә хаос була алмый, режиссер ничек күрә, шул линияне тотарга тырышасың.

 

Режиссер белән бер дә бәхәскә кергәнең булмады мыни?

 

– Булды. «Монда тудык, монда үстек»не куйганда Рөстәм Галиев белән килешә алмадык. Ул минем иң уңышсыз ролем дип саныйм. Режиссер белән актер арасында аңлашу иҗат өчен әһәмиятле.

 

– Үз режиссерың бармы?

 

– Байрас Ибраһимовны ярты сүздән аңлыйм. Әлмәттә куйган бөтен спектакльләрендә диярлек катнаштым. Мине дә аңлады, ни теләгәнемне сизеп, шуны үстерә иде.

 

– Кайсы режиссерның эшенә мөкиббән?

 

– Күргәннәрдән Фәрит Бикчәнтәев иҗаты ошый. Һәр эше белән сәнгать әсәре тудыручы режиссер.

 

– Әлмәт театрында 3 спектакль сәхнәләштердең. Режиссерлык актерлыкка караганда төшемлерәк һөнәрме әллә ул?

 

– Бүгенге көндә кеше рухы сагында торучылар: дин әһелләре, рәссамнар, актерлар, психологлар - акчаны иң аз алучылар. Акчада түгел хикмәт, ләкин ансыз да булмый. Икенчедән, элегрәк рольләр көтеп, хыялланып яши идем. Тора-бара эчке халәтемә актерлык кысан тоелды, үземне режиссер буларак карыйсым килде. Хәзер дә рольләрем бар. Ләкин сәхнәгә ашкыну кимеде.

 

– «Культура» каналыннан киноактер Владимир Вдовиченковның «актер-режиссерларга ышанмыйм» диюен ишеттем...

 

– Константин Станиславский, Михайл Чехов, Фәрит Бикчәнтәев, Байрас Ибраһимов, Ренат Әюпов...

 

– Хезмәттәшләрең режиссер Нәфисәне ничек кабул итте?

 

– Авыр булды. Беренче «Ак тычкан» әкиятен сәнгать советы «бу ноль» диде. Актерлар яхшы эшләде, балаларга ошады, аның белән күпме план үтәдек... Күңелем төште, – дип, бер мәлгә уйга калды һәм тынлыкны бүлеп, көлеп җибәрде. – Ну, малай, куясы килә бит спектакль!

 

Нәфисәнең икенче эшеК.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы. Баштагы ике спектакле турында ул «бюджетлы булмады», ди. Шуңа күрә дә тәнкыйтьчеләр тамашада «минимализм» дип бәя куйгандыр.

 

Театрда бай диапозонлы актерлар күп. Бергә эшләгәч, күренә бит. Килгән режиссер аның мөмкинлеген күрәме, аның өчен әсәр сайлыймы әле... көтеп ятасыңмыни?! Эдуард Латыйпов та (Мәхдүм), Мәдинә Гайнуллина да (Сәрвәр) образларын яратып эшләделәр. Спектакльне ошаттылар дип ышанып әйтәм. Мин уйлаганча, 2 ел барды сәхнәдә. Күпләр чыгасына ышанмады. Курыкмыйча, әле сәхнәдә бер сүз әйтмәгән музыка көллияте студентларын массовкага керттем. «Авантюрный» эш булды ул.

 

Классик әсәр кую җиңелме, әллә заман авторына өстенлек бирер идеңме?

 

– Драматургиясе нык әсәрдә режиссерны читкә җибәрми торган үзәк бар. Үзем куйганнардан чыгып әйтәм: Равил Сабырда һәм Илгиз Зәйниевтә драматургия камил үк булмаса да, аларның темалары кызыклы. Килешмәгән әйберләрне киңәшләшеп үзгәртергә мөмкин.

 

Режиссерлар авазыннан еш кына «яхшы драматургия әсәре юк» дигәнне ишетергә туры килә...

 

– Узган ел Әлмәттә драматурглар, режиссерлар катнашында узган очрашуда да күтәрелде бу мәсьәлә. Режиссерларның: «Куярлык әсәр юк», диюенә каршы бер драматург: «Сезгә нинди әсәр кирәк соң?» – дип сорагач, Ф. Бикчәнтәев: «Үзем өчен дип язылганы», диде. Сине борчыганны, күңел таләп иткәнгә язганны, үзем өчен дип куйсаң, бара. Халыкка «җиңелчә комедияләр» кирәк дип уйлап та ялгышабыз.

 

Сәясәт һәм башкалар турында

 

– Сайлауларга йөрисеңме?

 

– Бармасам, ачуланалар. Бүгенге демократиягә ышанмыйм.

 

Күңел тынычлыгын алган берәр сәяси вакыйганы хәтерлә әле?

 

– Сәясәтчеләр уены туйдырды. Сөйләгән сүзләре җиргә төшеп күтәрелми. Шулай да... Шәймиев авызыннан чыккан «Без булдырабыз» дигән сүзләр ошый. Укый торгач, үземне «сүз фикер халәтен үзгәртә, матдиләшә» дигәнгә ышандырдым. Сынап та карадым. Эшли. Көчле шигарь ул.

 

Мин сораштырмаган, син әйтәсе килгән нәрсәләр калдымы?

 

– Хыялымны белмисең бит әле.

 

Ходайны көлдерим дисәң, сөйлә диләрме?!

 

– Архитектурасында милли үзенчәлекләр тупланган мәһабәт бина. Янында бакчасы бар. Бинаның эче танылган шәхесләрнең сыннары белән бизәлгән. Ул барлык сәнгать әһелләрен берләштерә, иҗатларын туплый торган үзәк. Уртада зур, заманча технологияләр белән җиһазландырылган, теләсә кайсы илнең алдынгы театрлары уйнарлык сәхнә (Л.М. Болар ул сөйләгәннәрнең чиреге генә).

 

Без дөньядан киткәнче көтелгән вакыйгамы бу?

 

– Яңа технологияләр чорында шул хәлебездән килмимени?! Лаек түгелмени без моңа?! Мин ышанам.

 

– «Хыялыйлар ялгыз була» дигән Эрма Бомбек атлы журналист.

 

– Ялгызлыгым, мин яратмыйм дигән сүз түгел. Элегрәк бу хакта сөйләшү авыр иде. Хәзер фәлсәфи карыйм: кеше ялгыз туа дөньяга, ялгыз китә.

 

Бу әңгәмәне ничек тәмамлар идең?

 

– ... Әйткәнче, уйларга кирәк.


Ләйләгөл МИНАВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»