поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
23.01.2019 Мәгариф

Мәгариф министрлыгында белдерү белән чыктылар

Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" язуынча, авыл мәктәпләренең башлангыч классларында һава температурасы -23 градус булганда, температура -25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч классларында һәм авыл мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында, -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10–11нче сыйныфларында укулар булмый.
 
Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләрен түбән сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда гына һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына, югары сыйныф укучылары өчен -10 градустан түбән булмаганда, җил секундына 6-10 метрдан да артык булмаганда гына үткәрергә тәкъдим ителә.
 
Һаваның температурасы -30 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда 1нче сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфына кадәрле барлык укучылар дәресләрдән азат ителә.
 
Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатып торырга һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны тыярга тәкъдим итә.
 
ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системалары эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.
Фото: https://pixabay.com/
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы